Логотип
Күңелеңә җыйма

Без, без, без идек...

Университетта уку елларында студентларны колхозга бәрәңге алырга җибәрү чоры үзе бер вакыйга ул. Химкорпус яныннан машина әрҗәсенә төялеп китүләр, юл буе җырлап барулар, безне каршылаган Казан арты авылы...

Үзем авыл кызы булсам да, бәрәңге басуы, кичке клубка «вичыр»га чыгу, Казан студентлары концертында катнашу, көтүләре белән авыл егетләренең озата кайтуы, хуҗасыз өйдә йә ташландык  башлангыч мәктәп бинасында кунулар – миңа таныш булмаган үзе бер серле дөнья икән. Без, без, без идек, без сигез кыз идек. Камәрия, Рәйханә, Зөбәйдә, Миләүшә, Роза, Тәгъзимә, Әлфия, мин... Группада кызлар аның кадәр генә түгел инде. Тик кемдер стройотрядта булган, кемнеңдер эштән азат ителү турында справкасы бар, шуңа сигез бөртек кенә калганбыз кохозга. Бездән югарырак курслар – күрше авылларда. Җыеныбыз өчен үзәк саналган зур авылда концертлар куйганда күрешәбез. 

Балтачның Таузар, Биектауның Солабаш авыллары, бәлки, әле дә хәтерлидер безне. Күрше апалар яңа сауган сөт кертә, мунча ягып  үзләренә чакыралар. Алмашлап дежур торып ашарга пешерәбез. Кабыклы бәрәңге, табадан кызган бәрәңге, төйгән бәрәңге... Анекдотка әйләнгән мәзәктәге бәләкәй малай хәлендә идек без. «Үскәнем, иртән нәрсә ашыйсыз?» –  дип сорыйлар икән аннан.. Малай бәрәңге дип әйтә алмый, горур гына: «Мәңге, апа», – ди. «Ә көндез?» дигән сорауга тагын шул ук җавап: «Мәңге ашыйбыз», – дип чатнатып җавап бирә. «Кичен нәрсә ашыйсыз инде алай булгач?» дигән сорау тәмам ачуын кабарта: «Нәрсә булсын, тагын шул мәңге инде...» – ди еларга җитешкән малай. Шуны искә төшереп, үзебездән үзебез көләбез. Ә бәрәңге кыстыбые пешергән көн бәйрәмгә әйләнә! Колхоздан безгә  ипи, май, шикәр, чәй китерәләр. Конфет-печенье ашыйсыбыз килсә, Таузардан Карадуганга, Солабаштан Дөбъязга барып кайтабыз. Ни дисәң дә, зур авыллар, кибетләре дә баерак. Без тәмлетамакларга прәннек, лимонный карамель байлар сые инде!

Иртән эшкә чыгып киткәнче, казан астына чыбык-чабык өстәп яндырып, кичтән калган ашны җылытабыз. Беркөн гопыр-гопыр кайнаган ашны дежур Роза тәлинкәләргә бүлә тора, Рәйханә өстәлгә тезә тора. 
– Абау! Ите шулай таралганмы соң?
– Мунчала кебек булган!
– Күзегезне әчебрәк карагыз: савыт-саба юа торган юкә мунчала казанга төшеп киткән ич, җаным! – дип черелдәп кычкыра Арча кызы Тәгъзимә.

Менә шундый хәлләр дә була кайчак. Ни көләргә, ни еларга белмибез. Ипигә май ягып, аннан-моннан сөтле чәй чөмерәбез дә – әллүр басуга! 

Барыбыз да авылныкылар: җир җимертеп эшлибез, ызаннар буйлап бәрәңге чүплибез. Ялан кул! Кая инде ул пирчәткә киюләр. Кайбер көннәрдә ындыр табагында эшлибез. Бригадир абзый гел мактый: мондый эшчән студентларның килгәне юк иде әле, ди!
Ә кич – иң күңеллесе! «Ленинградская» тушен төкрекләп керфекләрне буйыйбыз, иреннәргә перламутр помадалар сөртәбез, «вечерний» күлмәкләр киябез. Рәйханә баянын ала. Һәм көтү кайткач кычкырып җырлап клубка юнәләбез. 

Гомергә, мәңгегә истә калсын
Таузарның кадерле кичләре...

Тәрәзә пәрдәләре күтәрелә, койма ярыкларыннан күзәтәләр, капка төбендә утыручылар чыш-пыш килә. Колак локаторлары «Казан студентлары!» – дигәннәрен бик тиз эләктереп ала.
Ә клубта инде безне  көтәләр!

Рәйханә ымлап алуга, җыр башлыйбыз:

Ап-ак була, йомшак була
Быел баскан каталар.
Җыен җебегән җегетләр
Безнең арттан кайталар.

Авыл егетләренә ошамый, әлбәттә. Шундук җавап яңгырый:

Әнә килә автомобиль,
Төягәннәр кыярлар.
Бик күтәрмә борыныңны –
Чиләк элеп куярлар! 

Китә кара-каршы такмаклы җырлар. Үзебез көләбез, үзебез җырлыйбыз:

Әнә килә автомобиль,
Төягәннәр пыяла.
Безнең группа кызлары
Үбешергә ояла.

Без, оялган булып, башларны иябез. Егетләр азартка кереп китә. Каян сүзен табалардыр!

Әнә килә автомобиль,
Төягәннәр порошок.
Таңга кадәр утырабыз 
Бер-беребезгә карашып. 
Без дә төртмә телле:
Дулкынланып сулар керә
Пароход идәненә.
Ышанмагыз егетләрнең
Яратам, дигәненә.

Ничек җавап бирерләр икән, дип торганда, тагын такмаклар яңгырый:

Тәгәрмәчләр тәгәриләр,
Әллә кая китәрлек.
Сөйсәң, сөйдең, сөймәсәң – юк,
Запасларым җитәрлек.

 Рәйханә аккордлар бирә, без җавап белән чыгабыз:

Әнә килә автомобиль,
Төягәннәр мәтрүшкә.
Бу авыл егетләренең 
Аяклары кәкрүшкә...

Егетләр бер безгә, бер аякларына карыйлар – бергәләп көлешәбез. «Түгәрәк уен»га чират җитә.

Алын алырсыз микән,
Гөлен алырсыз микән?
Урталарга чыгып сайлап,
Кемне алырсыз икән?

– дип җырлый кызлар. Егетләр әле беребезне, әле икенчебезне биюгә чакыра. 

Аннары танцылар башлана. Җырлый-җырлый, «Әкълимә»гә шейк биибез.

Карама, уйлама, эндәшмә, Әкълимә,
Син генә минем уемда...

Әкълимә исеме әле Миләүшә, әле Әлфия, әле Камәрия, әле Зөбәйдә булып кабатлана. Без шат, без канәгать! 

Теге «җебегән егетләр» арттан кайта. Юк, без җырлаганча җебегән түгел икән алар. Айлы кичтә капка төбендә сөйләшеп утырабыз. Зөбәйдә янына әнә, Карадуган егете Хөрмәтулла килгән... Алар аулаграк урын тапканнар, серләре дә килешкән... Рәйханәгә Кенәбаш егете күз аткан... Җырчы Римма Ибраһимова авылыннан, ди. Әллә инде туганы да ди шунда... Егетләр безнең кызларны мактый, шәп җырлыйсыз, диләр. Болай булгач, университет студентлары концертына бер фишка ясыйбыз әле!

Уйлаштык та, кызлар ансамбле оештырырга булдык. Арабызда университетның атаклы татар хорына йөрүчелә дә бар. Ансамбль булгач, бертөрле күлмәкләр дә тектерергә, репертуар да сайларга, ике тавышка җырларга да кирәк. Әмәлен таптык. Рәйханәбез күлмәкләр тегә бит. «Син бәрәңге чүпләргә барма, безгә күлмәкләр генә тек», – дидек уенын-чынын бергә кушып. Риза булды. Кибеткә разведкага да барып килде. 

– Кызлар, авыл кибете бай икән, штапель тукымалар да бар. Яшел җирлеккә кызыл, сары чәчәкләр төшкәне бигрәк матур. Ат бәясе дә түгел: метры ике сум да егерме тиен. Озын итәкле күлмәк тексәк... Җыеныбыз бер чама: юаннар да, бәләкәй буйлылар да юк. Бер кешегә ике метр ярым ситса җитә инде... Алабызмы? – ди Рәйханә.
– Бер кешедән 3 сум 60 тиен була, – дип, тиз генә исәпләде Роза. – Сигезебезгә 28 сум 80 тиенгә төшә. 

Тукымасын да күтәреп кайттык, күрше апаның тегү машинкасын да алып тордык. Рәйханә примерка ясый башлады. Билләрне, иңсәләрне, буйларны үлчи.  Келдер-келдер килеп машина җөй тегә. 

Без кич басудан кайтуга дүрт күлмәк әзер дә булган! Икенче көнне калган дүртесе хуҗаларын көтеп эленеп тора иде инде. Фонарик җиңле, өзек билле, озын итәкле... Без ул күлмәктән тагын да зифарак, нечкәрәк күренәбез. 
– Әйдәгез, «Ак каен» ансамбле дип атыйк, – ди Камәрия. – Без бу күлмәкләрдән каеннарга охшап торабыз бит.
– Ифрат Хисамовның «Ак каеннар» җырын җырларбыз, – дип, мин дә аны җөплим.

Бераздан инде репетициядә ансамбль гимны булып китәсе җырны сузабыз: 

Ак каеннар, ак каеннар
Тибри җилләрдә.
Күзем төште ак каендай
Назлы чибәргә..

...Студентлар концертында «Ак каеннар»ны, «Ай былбылым»ны җырладык. Клуб ду килә. Кул чабалар, ялларга Казаннан кайткан егетләр «Браво!» дип кычкырган була... Белмим, әллә озын күлмәкләребез (кып-кыска итәкләр киеп йөргән заманнар бит!), әллә җырларыбыз (халык күңеленә хуш килердәй җырлар сайладык!), әллә үзебез (без яшь, сылу күренгәнбездер, мөгаен) ошады бу халыкка...
Концерттан соң озатучы егетләр саны да бермә-бер артты. Төрле яктан комплиментлар яуды, безне тиз генә җибәрәселәре килмәде.
– Апасы, бераз гына сөйләшеп торыйк инде...
– Каен кызы, сезне озатырга мөмкинме?
– Әйдә, «Түгәрәк уен»га калыгыз инде...

Ә без ул кичне үзебезне чын артистлар итеп хис иттек.

...Көзге эшләргә нокта куеп, Казанга кайткач, татар бүлегенең туган көнендә университетның Актлар залында бәйрәм чарасы оештырылды. Концерт программасына безнең «Ак каен» ансамбле чыгышын да керткәннәр! Кәс-кәс атлап сәхнәгә чыгуыбызга ук: «О-о! У-уу!» дигән авазлар ишетелде. Беләбез инде, җырыбыздан бигрәк, бертөрле озын күлмәкләр тәэсир итте шулай. Кул да чаптылар. Тик татар хоры җитәкчесе Ирнис абый Рәхимуллин гына сәхнә читеннән елмаеп, баш чайкап куйды. Ә Мөхәммәт абый Мәһдиев үзенә хас сарказм белән:«436 нчы группа кызлары фурор ясады!» – дип бәяләде. Мактап әйттеме, көлепме –  аңламассың. Ә без барыбер бәхетле идек!    

Фото: группадаш Камәрия архивыннан
     


       
  

Теги: күңелеңә җыйма

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар