Логотип
Проза

Ике көзге 8

– Без игезәкләр, – диде ул йомшак кына. – Ләкин һәркайсыбызның үз юлы бар. Иң мөһиме – шул юлда кеше булып калу.

Ахыры. Башы: https://syuyumbike.ru/news/proza/ike-kozge

                          https://syuyumbike.ru/news/proza/ike-kozge-1767079382

                          https://syuyumbike.ru/news/proza/ike-kozge-1767082954

                          https://syuyumbike.ru/news/proza/ike-kozge-1768292372

                          https://syuyumbike.ru/news/proza/ike-kozge-5

                          https://syuyumbike.ru/news/proza/ike-kozge-6

                          https://syuyumbike.ru/news/proza/ike-kozge-7

Иртән Айгөл беренче булып уянды. Тәрәзәдән шәһәр урамына карады: кешеләр ашыга, машиналар агыла, һәркемнең үз юлы, үз язмышы. Ә аның язмышы нигә шулай буталды соң?
Ул үз-үзенә бер сорауны кабатлады: Ринат Айсылу белән чыннан да очрашамы? Әллә игезәге тарафыннан ямьсез бер шаяру, ялганмы?
Көн уртасында Ринат шалтыратты.
– Айгөл, очрашып сөйләшә алмыйбызмы? – диде ул, гадәттәгедән җитдирәк тавыш белән.
Айгөлнең куллары дерелдәп куйды.
– Ярый, – диде ул кыска гына.
Алар шәһәр уртасындагы кечкенә паркта очраштылар. Көн кояшлы, һава саф, ләкин салкын иде. Агачлардагы шәрә куаклар җилдә тирбәлә, әйтерсең алар тирә-юньгә серләрен пышылдый иде.
Ринат дәшми генә янәшәдә атлады. Икесе дә сүзне нидән башларга белми аптырады.
– Мин буталдым, Айгөл... – диде Ринат ниһаять телгә килеп. – Син авылда чакта мин үземне югалттым. Айсылу... синең кебек, ләкин син түгел.
Бу сүзләр Айгөлнең йөрәгенә энә булып кадалды. Ләкин ул сер бирмәскә, тыныч калырга тырышты.
– Миңа Айсылу барысын да сөйләде. Мин авылда чакта вакытны бергә уздырганыгызны беләм. Әйе, без бер-беребезгә охшаганбыз, – диде ул тыныч кына. – Ләкин игезәкләр булсак та, без бер үк кеше түгел. Син моны аңларга тиеш идең.
Ринат аңа күтәрелеп карады. Күзләрендә үкенеч, оят, курку хисе бар иде.
– Мин сине яратам, – диде ул. – Ышан, бары тик сине генә.
Айгөл башын чайкады.
– Ярату – ул сайлау, Ринат. Ә син сайлый алмадың.
Кыз барган җиреннән туктап калды. Бу мизгелдә ул үзен гаҗәеп тыныч хис итте. Күңелендә авырту бар иде, ләкин ул инде эчтән янмый, ә сабырлыкка әверелә башлаган иде.
– Рәхмәт. Башка миңа бернәрсә дә әйтмә. Мине озатма да, – шулай диде дә кыз автобус тукталышына таба йөгерде.

...Кич белән Айгөл Айсылу белән сөйләшергә булды.
– Мин сине нәфрәт итмим, – диде ул. – Әмма хәзер мине аңла: мин үземне сакларга тиеш. Безгә аерым торырга кирәк.
Айсылуның күзләренә яшь тулды.
– Син мине калдырасыңмы? – дип пышылдады ул.
– Юк, – диде Айгөл. – Мин сине калдырмыйм, бары үземне сакларга телим.
Бу сүзләр Айсылуны тын калдырды. Ул беренче тапкыр игезәгенең никадәр көчле икәнен аңлады.

Берничә көннән Айгөл үзенә кечкенә генә бүлмә арендалады. Кызлар аерым яшәячәкләре турында әти-әниләренә хәбәр итмәскә килештеләр. 
Вакыт дәвалый диләр. Айгөлнең кайчак йөрәге сызлый, әмма ул инде белә: кайгы дәвасыз түгел. Ул барлык көчен белем алуга юнәлтте, буш вакытларында китапханәдән кайтып кермәде.
Авылга кызлар аерым кайтты. Игезәге юлга чыкканда Айгөл төрле сәбәп табып шәһәрдә калырга тырышты.

...Кичләрен тулай торакта Айсылу тәрәзә төбендә утырып, игезәгенең буш караватына карап уйга чума иде: Шундый вакытларда аның башында бер уй бөтерелде. «Мәхәббәт кайчак – яулап алу түгел, ә җибәрә белү икән...
Яз шәһәргә сиздерми генә килеп керде. Кар эреп беткән, урамнарда җылы җил исә, кешеләрнең йөзендә дә кышкы авырлык түгел, ә яңарыш чагыла иде.
Айгөл яңа тормышына ияләшеп өлгергән иде инде. Кечкенә генә бүлмәсе, тәрәзә төбендә гөлләре, эштән соң укый торган китаплары бар. Кайчак күңеленә моңсу уйлар килсә дә, ул аларга бирешмәде: һәр иртәне рәхмәт әйтеп каршы алды.
Бер көнне аңа Айсылу шалтыратты.
– Айгөл... – диде ул сак кына. – Очрашып сөйләшә алабызмы?
Алар элек яратып йөри торган кофейняда күрештеләр. Айсылу үзгәргән иде: ашыгып сөйләшми, күзләрендә артык очкыннар юкка чыккан, үзе дә сабыррак.
– Мин сине аңладым, – диде ул. – Соң булса да. Мәхәббәт өчен кешенең йөрәген ватып булмый икән. Ринат белән мин барысын да өздем.
Айгөл дәшмәде, тик күңеленнән авыр таш төшеп киткәндәй булды.
– Мин сине югалтудан курыктым, – дип дәвам итте Айсылу. – Ә син мине җибәрдең. Шунысы белән дә коткардың…
Айгөл аның кулыннан кысып тотты.
– Без игезәкләр, – диде ул йомшак кына. – Ләкин һәркайсыбызның үз юлы бар. Иң мөһиме – шул юлда кеше булып калу.
Алар икесе дә елмайдылар. Бу елмаюда үпкә дә, көнләшү дә юк иде инде.
Кызлар икенче көнне бергә авылга кайтты. Зиратка барып әбиләре кабере янына чәчәкләр куйдылар. Агач яфракларын җил тибрәтә, күк йөзе аяз.
– Рәхмәт сиңа, – диде Айсылу тын гына. – Син булмасаң, мин бу дөньяда адашып йөрер идем...
Айгөл күккә карады.
– Әби безне күрәдер, – диде. – Һәм шатланадыр...
Алар кулга-кул тотынышып кайтып китте. Артта – авыр сынау, алда – һәркайсының үз юлы. Әмма кызлар күңелләренә тынычлык иңгән халәттә иделәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар