Логотип
Проза

Ике көзге 2

Ә шәһәр... Авылны ташлап килгәннәр өчен монда башка дөнья ачыла, ташкалада үзеңне табар өчен, ай-һай, күпме тырышырга, сыналырга, абынырга, югалтырга, табарга кирәк...

Дәвамы. Башы: https://syuyumbike.ru/news/proza/ike-kozge

Шәһәргә икесе дә бер юл белән кузгалып китте игезәкләр. Автобус тәрәзәсеннән карап барганда үз уйларына тирән чумып, дәшми барды алар. Ниһаять, кызларның иң зур хыяллары тормышка ашты – мәктәпне «яхшы» билгеләренә генә тәмамлап, яңа тормыш юлына аяк бастылар, алда аларны яңа үрләр көтә!

Айгөл дә, Айсылу да авылны калдырып шәһәргә чыгып китәсе мизгелләрне бик күп тапкыр күз алдына китерде: төннәрен йомшак ятакларында йоклый алмый боргаланып ятканда хыяллары кино кадрлары шикелле әллә ничә тапкыр күз алдыннан узгандыр: менә алар шәһәргә барып урнаша, укырга керә, эшли башлый. Үз хыялларында йөрткән сөйгән ярларын очратып гаилә кора – күз явын алырлык ак туй күлмәкләрендә килен булып төшә...

Автобус тәрәзәсеннән ачылган туган як табигатенең сихри манзарасы аларны кабаттан балачакка дәшә шикелле – кызлар күңелдә генә булса да узган хатирәләргә чумып, авылның таныш сукмакларына әйләнеп кайта, тузанлы басу юлыннан яланаяк йөгерә, Шушма елгасының салкын суларына кереп чума.

Авылда вакыт башкача ага шул. Анда еллар түгел, истәлекләр вакытны тәшкил итә. Айгөл белән Айсылу киләчәктә туган якларын бик сагыныр, тик әлегә алар бу турыда уйламый. Капка төбендә үскән яшел чирәм, сары гарәбәне хәтерләткән каз бәбкәләре, каен күләгәсендә кояштан качып китапханәдән яздырып алган яңа китапларны укып утырулар, иске капка шыгырдавы, әниләренең һәр иртә саен кабатлаган назлы сүзләре төшләренә кереп йөдәтер, балачак хатирәләре гомер буе озата барыр...

Игезәк кызлар бер төнне, бер сулышта туды. Әниләре соңыннан аларга еш кабатлый торган булды:

– Берегезне кочакласам, икенчегез елаган кебек тоела иде миңа…

Игезәк кызлар үсә барган саен, авыл кешеләре аларны бутамый башлады. Айгөл һәрчак әнисенең янында, өй тирәсендә бөтерелсә, Айсылу – капка төбендә, агач эскәмиядә утырган килеш басу юлына карап хыялларга чумып утырырга яратты. Әйтерсең лә ул кечкенәдән үк шәһәргә китәсе вакытның җитүен көтте.

Мәктәп еллары игезәкләрне аерды бугай. Айгөл укытучыларның горурлыгы, ышанычлы кешесе булса, Айсылуның укуда гаме булмады: ул күбрәк егетләр янында бөтерелде. Айгөлне башка укучыларга үрнәк итеп куйсалар, Айсылуны күбрәк ачуланалар иде. 8 нче сыйныфта укыганда сыйныф җитәкчесе тәртибенә «ике»ле чыгарды, кызларның әти-әнисен мәктәп директоры кабинетына чакырды.

– Ике игезәк кызларның холыклары, тәртипләре ике төрле. Айгөл белән горурланабыз, Айсылу турында уйланыгыз, – диде мәктәп директоры.

Габдерәшит Айсылу кызы белән бик каты итеп сөйләшергә вәгъдә бирсә дә, өйдә аларга авыр сүз әйтмәде. Чөнки ир кеше аңлый: Айгөл холкы белән әнисенә охшап туса, Айсылу әтисе кебек тиктормас, җиңел холыклы иде.

Изезәкләр төс-кыяфәтләре белән бер тамчы су кебек охшаш булсалар да, холыклары белән төрле була ала икән.

Соңгы кыңгырау бәйрәме көнне игезәкләр мәктәпкә ак алъяпкыч бөркәнеп киде. Әмма күңелләре төрле икәнен күзләре сөйләде: Айгөл мәктәп белән хушлашуны йөрәге аша кабул итте – күзләреннән яшь бөртекләре тәгәрәп төште. Айсылуның йөзе тыныч калды. Әйтерсең бу минутларда аның җилкәсеннән зур авыр йөк төште. Ниһаять, ул үзен зур җиңүче итеп тойды.

...Кызларны автобуска утыртып шәһәргә озатканда әниләре шакмаклы кулъялык белән битеннән тәгәрәгән күз яшьләрен сөртте.

– Укуны тәмамлагач, яныбызга әйләнеп кайтасызмы? Авылда да медиклар кирәк, – дип сорады Гөлҗамал кызларыннан.

Айгөлнең әнисен кызганудан йөрәге кысылып куйды, ул аны ике кулы белән кочаклап алды, күзләреннән яшь тамчылары тәгәрәде.

– Кайтам әни. Мин сезне беркайчан да ташламыйм, – диде ул.

Айсылу гына дәшмәде.

– Мин кайтмыйм, шәһәрдә калам – диде ул, бараздан телгә килеп. – Минем яныма үзегез кунакка килерсез!

Аның тавышында ниндидер салкынлык бар иде.

Ниһаять, авыл басулары артта калды, алда ап-ак кирпечләре белән шәһәрнең биек йортлары калкып чыкты.

Автобус киң урамнар буенча барып соңгы тукталышта туктады. Салондагы халык сумкаларын күтәреп тышка атылды. Айгөл белән Айсылу автобустан соңгы пассажирлар булып чыкты. Кызлар чемоданнарын асфальтка куеп, кайсы тарафка кузгалырга белми аптырап калды.

– Кызлар, такси кирәк түгелме? Җил кебек теләгән җирегезгә илтеп куям! Алар янына бармаклары белән машина ачкычын әйләндереп, озын буйлы, кара мыеклы, башына кара төстәге кепкасын батырып кигән таксист ир килеп басты.

– Юк, рәхмәт, без трамвай тукталышына барабыз, – дип җавап бирде аңа Айгөл.

Шәһәр – авыл түгел, монда кеше үзен ком буранына килеп эләккән бәләкәй кыйпылчык итеп хис итә икән. Язмыш кешене кайсы тарафка илтеп ташлый, нинди хәлләргә дучар итә – бер Аллаһы Тәгалә үзе генә белә. Кемнәрнеңдер тормышы бәхетле була, кайсыларына язмыш сынауларның иң олысын бирә. Сынмый калганнар гына бу тормышта җиңүчеләрдән санала.

Авыл шәһәр түгел, анда икенче төрле тормыш. Сине һәркем белә, син дә аларны беләсең. Юл читендәге тәгәрәп яткан ташлар да синең тормышыңның бер өлешенә әверелә, аларның нинди зурлыкта булуларын күз йомган килеш тә чамалыйсың, яланаяк басканда тәпиләрнең ничек авыртканлыгын да сизәсең. Ә шәһәр... Авылны ташлап килгәннәр өчен монда башка дөнья ачыла, ташкалада үзеңне табар өчен, ай-һай, күпме тырышырга, сыналырга, абынырга, югалтырга, табарга кирәк...

(Дәвамы бар.)

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар