Логотип
Проза

Ике көзге

Айгөл – тыныч, уйлап сөйләшә торган, нинди эшкә тотынса да, ахырына кадәр җиткерә белә. Айсылу – хыялый, тиз кабынып китә, күз карашы гел еракка төбәлер иде. Мәктәптә дә шулай булды: икесе дә яхшы укыды, тик Айгөл көндәлекнең һәр бите өчен җаваплы, ә Айсылу «мин булдырам» дип очынып йөрде.

Май аенда авыл иртәсе кабатланмас төсмерләре белән истәлекле: капка төбендә тузганаклар төнгелеккә йомылган таҗларын ачып, сап-сары башлары белән кояшка үрелә башлый, ындыр артыннан ук авыл урамнарын камап алган томан эченнән көтүченең «шарт-шорт» итеп чыбыркы шартлатканы ишетелә: көтүгә куылган терлек тоякларын көчкә атлатып, елга ярындагы болынлыкка юл ала...

Иң тәмле йокы – таң алдыннан булган йокы. Кич буе авыл урамнарында тузан туздырып уйнап чапкан, көне буе Шушма елгасын колачлап йөзеп гәүдәләре камырга әйләнгән балалар җылы ятакта җиденче төшләрен күреп йоклый.

Иһ, рәхәт чаклар! Йокы никадәр тәмле булмасын, абзарда сөрән сарып кычкырган әтәч тавышы, хау-хаулап өргән этләр авыл балаларына йомшак ятакта озак аунарга ирек бирми шул – күз кабаклары бик иртә ачыла. Олылар балаларны уятмас өчен аяк очына басып йөрсәләр дә, колак бар тавышны ишетә: веранда ягында әниләре Гөлҗамал апа яңа савылган сөтне марля аша сөзеп бетонга тутыра: тиздән сөт җыючылар килеп җитәчәк, көттерергә ярамый... Ат арбасы таккан ат килеп җиткәнче, бетонга салынган сөт капка каршына куелган булырга тиеш.

Иртәнге сәгать алтыда өй эченә камыр исе тарала. Әни балалар йокыдын торганчы дип, мич тә ягып өлгергән, «чытыр-чытыр» килеп янган утын тавышына идәндә уйнап чапкан песи балаларының мияулаганы кушыла.

– Кикерикүүүк! Кикерикүүүк!

Айгөлләрнең әтәче йоклап ятучыларны уятыр өчен бугазын махсус киереп кычкыра бугай: аңа авылның башка тавышлары кушыла, бераздан тирә-якны әтәчләр хоры баса.

Балалар «Кытай әтәч» дип юкка гына исем кушмадылар аңа. Аны узган җәй Чирмешән районы Кара Чишмә авылыннан әтиләре Габдерәшит алып кайтты. Күрше авылда чыбык очы туган тиешле Гариф абзый яши.

– Алып китегез бу ристанны, бушка бирәм. Йорттагы башка әтәчләргә тынгы бирми, гел сугышырга тора. Күршедәге казларга да ташлана, чалып ташласаң, гөнаһысыннан куркам, яшәсен, дим. Ул «ристан» әтәчнең бер яхшы ягы бар – тавыклар янына күршедәге әтәчләрне якын җибәрми – дип, калай әтәчен мактый-мактый, киндер капчыкка салып, Габдерәшитнең кулына тоттырып җибәрде.

Ул елны Айгөлләрнең әтәчләре чирләп китеп җан – тәслим кылган иде, тавыклар әтәчсез йомырка салмый башлады.

Габдерәшит өйгә кайткач, кулында капчыкның бавын ачып җибәрде, аннан атылып кечкенә генә буйлы, сугышып, башында йоннары калмаган, кикериге чукылган ак төстәге әтәч килеп чыкты. Җитмәсә, аксак та иде бугай. Атылып чыгуга башын борып як-якка каранды да, муенын киереп, бугазын ярып кычкырып та җибәрде.

 – Кикерикүүүк! Кикерикүүүк!

Үзе кечкенә булса да, тавышы яман каты чыга иде әтәчнең: тыныч кына үлән чемченеп йөргән тавыклар, шым калып, янына йөгерешеп килде.

Игезәк кызлар Айгөл белән Айсылу –, йорт тирәсендә кайнашалар иде, Айгөл исемлесе әтәчкә исе-акылы китеп карап торды да әйтеп куйды:

– Калай әтәч түгел бу, Кытай әтәч!

Шушы хәлдән соң яңа әтәчнең исеме «Кытай әтәч» булып калды.Чыннан да, ул авылның башка әтәчләренә охшамаган: үзе кечкенә генә, муены кыска, түше дә елкылдамый: суйсаң, ите дә чыкмый торган бер нәрсә шунда. Тик үзе никадәр кечкенә булмасын, тавыклар арасында авторитеты көчле: аларны күрше-тирә кош-кортлардан күз карасы кебек саклый, үзе усал, тавыкларына якынлашсалар, хуҗа кеше дип тормый, канатларын җәеп таларга килә.

Габдерәшит абый бу калай әтәчне суярга да уйлаган иде, ләкин кире уйлады: хуҗалыкта әтәч барлыкка килгәч, тавыклар йомырка салуны арттырды, хәтта бер ел буе күкәй салмый йөргән карт тавык та йомырка сала башлады. Әмма йомыркалары да әтәч токымы кебек булып чыкты: күгәрчен йомыркасы хәтле генә, бик бәләкәй иделәр.

– Ярар, яшәсен, тавышы да көр, ашавы да экономный, – диде Габдерәшит.

Кытай әтәч Айгөл белән Айсылуның яраткан әтәченә әверелде. Балалар аны читтән генә күзәтеп торырга ярата иде. Келәткә кереп лардагы бодайны соскыч белән чумырып алып чыгып, никадәр сыйласалар да, әтәч ябык булып калды. Кызлар никадәр тырышмасыннар, әтәчне тазарта алмадылар. Үзе арык булса да, усаллыгы көннән-көн артты гына Калай әтәчнең: койма башына очып кунып тирә-якны күзәтергә ярата иде, якында гына чит әтәчләр күренсә, бугазын киереп шундук сөрән сала:

–.Кикерикүүүк! Кикерикүүүк!

Айгөл белән Айсылу йөзгә бер тамчы су кебек охшаш булсалар да, холык-фигыльләре белән берсенең капма-каршысы иде. Айгөл иртәнге биш тә күзен ачып әнисенә өй эшләрендә булышырга тотынса, Айсылу исә һаман йокы симертә иде.

– Аның кадәр күп йоклама, бәхетеңне йоклап уздырырсың, – дия иде әнисе Айсылуга.

Кызларның йөзләре охшаш, тавышлары бер чишмәдән аккандай булса да, күңелләрендә ике төрле көзге бар иде: берсендә – ышанычлы кояш, икенчесендә – бераз болытлы офык.

Айгөл – тыныч, уйлап сөйләшә торган, нинди эшкә тотынса да, ахырына кадәр җиткерә белә. Айсылу – хыялый, тиз кабынып китә, күз карашы гел еракка төбәлер иде. Мәктәптә дә шулай булды: икесе дә яхшы укыды, тик Айгөл көндәлекнең һәр бите өчен җаваплы, ә Айсылу «мин булдырам» дип очынып йөрде.

Мәктәпне тәмамлаган җәйне авыл капкасы каршында ике чемодан торды. Әнисе кызларын кочаклап, һәрберсенә икешәр киңәш бирде:
– Кешелекле булыгыз, эштән курыкмагыз, үзегезне саклагыз, – диде ул, күз яшен күрсәтмәскә тырышып.

(Дәвамы: https://syuyumbike.ru/news/proza/ike-kozge-1767079382)

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар