– Балалар, кайгылы хәбәр җиткерәм. Әле генә әбиегез арабыздан китеп барды... Ничек тә булса кояш чыгуга авылга кайтырга кузгалыгыз, шәригать буенча, мәрхүмне вакытында җир куенына тапшырырга кирәк, – диде ул ишетелер-ишетелмәс тавыш белән.
Дәвамы. Башы: https://syuyumbike.ru/news/proza/ike-kozge
https://syuyumbike.ru/news/proza/ike-kozge-1767079382
https://syuyumbike.ru/news/proza/ike-kozge-1767082954
https://syuyumbike.ru/news/proza/ike-kozge-1768292372
Вакыт үз җае белән акты. Ринат Айгөл янына көн саен диярлек килеп йөрде: уку йортыннан кызны машинасы белән каршы алды, рестораннарга алып барды, чәчәк букетлары бүләк итте.
Ринатның әти-әнисе Казанда билгеле эшмәкәрләр булып чыкты, ул аларның бердәнбер уллары икән. Ата-ана аңа зур өметләр баглый, киләчәктә бизнесларын дәвам итүче булыр дип ышана. Шуңа да мәктәпне тәмамлагач, Ринатны юристлар әзерләүче университетка укырга керткәннәр.
– Мин кечкенәдән табиб булырга хыялландым. Ләкин әти-әниләрнең теләкләренә каршы килә алмадым, – дип сөйләде егет.
Ринат Айгөлнең дару үләннәре белән кызыксынуын белгәч, аңа үләннәр турында язылган китаплар бүләк итте.
– Укы, өйрән. Киләсе җәйдә бергәләп урман-кырларга барырбыз, шоферың булырмын. Мин шәһәр малае, үләннәр темасы минем өчен ят, бәлки, миңа да серләрен аңлатырсың. Син бәхетле! Ә минем авылда туганнарым юк, җәй айларында әти-әнием мине спорт лагерена җибәрде яисә курортларга алып барды. Ялларын авылда уздырган дусларымнан көнләштем: аларның балыкка йөргәннәрен, бабаларына ияреп көтү көткәннәрен мавыктыргыч итеп сөйлиләр иде. Синең белән танышуыма бик шатмын, бәлки киләчәктә балачак хыялым тормышка ашар, миңа да авыл тормышы белән яшәп алырга насыйп булыр, – дип хыялланды егет.
Ринат белән Айгөлнеңнең сөйләшеп сүзләре бетмәде.
Дус кызлары Ринатны мактап туймадылар.
– Айгөл, син бәхетле! Шундый акыллы, чибәр егет белән очрашасың, – дип сокландылар.
Вакыт үз җае белән акты. Көн артыннан – төн, төн артыннан көн туды. Айгөл уйларга да курыккан мизгел озак көттермәде. Әбисе дөрес сизенгән икән: кызлар яңа ел каникулларыннан соң Казанга китеп, ай ярымлап вакыт узгач, төнге икедә кесә телефоны шалтырады. Көтелмәгән тавыштан Айгөл сискәнеп уянды, тизрәк ятагы янындагы розеткага урнаштырылган кесә телефонын колагына куярга ашыкты. Әтисе шалтырата икән:
– Кызым, гафу ит, зинһар, төнлә борчыйм...
Габдерәшит сүзен дәвам итә алмыйча, тын калды, бары аның телефоннан еш-еш сулыш алганы, чарасызлыктан тешләрен шыкылдатканы ишетелде: ата кеше тавышсыз елый иде.
Айгөлнең бу минутларда йөрәге өзелеп төшкәндәй булды: нәрсәдер булган, әтисе аңа бу турыды әйтергә базмый, ниндидер гадәттән тыш хәл килеп чыккан... Юкса ата кеше караңгы төндә кызын борчырга кыймас иде...
– Әти, нәрсә булды? Нигә сүзеңне әйтә алмыйсың? – дип ачыргаланып сорады кыз. Айгөлнең кискен тавышыннан ятакларында тәмләп йоклап яткан бүлмәдәшләре дә уянды. Кызлар караватларыннан сикереп торып, йокы күлмәкләреннән Айгөлгә сырышты.
Ниһаять үз-үзен кулга алып, ата кеше сүзен дәвам итте:
– Балалар, кайгылы хәбәр җиткерәм. Әле генә әбиегез арабыздан китеп барды... Ничек тә булса кояш чыгуга авылга кайтырга кузгалыгыз, шәригать буенча, мәрхүмне вакытында җир куенына тапшырырга кирәк, – диде ул ишетелер-ишетелмәс тавыш белән.
Айгөл дә, Айсылу да, бүлмәдәш кызлар да шок хәлендә калды. Әбиләре үлү хәбәреннән игезәкләр бер-берсен кочаклап, үкси-үкси елый башлады. Йокы онытылды: бүлмә утын кабызып, юл сумкасына киемнәрен тутыра башладылар.
Айгөл Ринатка шалтыратты. Аның бәхетенә, егете телефонын сүндермәгән булып чыкты, ике-өч гудоктан соң җавап бирде:
– Алло, нәрсә булды? – дип сорады ул йокылы тавыш белән.
Айгөл үкси-үкси гозерен җиткерде:
– Зинһар гафу ит, борчыдым сине. Син безне иртән машинаңа утыртып авылга алып кайта аласыңмы? Минем әбием үлде...
– Авыр кайгыгызны уртаклашам... Борчылма, алып кайтырмын, иртәнге алтыда тулай торак каршында булырмын, – диде Ринат.
...Айгөл белән Айсылуның яраткан дәү әниләре бакыйлыкка үзе теләгәнчә күчте. Хәлимә карчык соңгы көнен алдан кайгырткан шул – хәтта моргка алып барып ярдыртмасыннар өчен нотариустан махсус документ эшләткән. Мәрхүмне юарга тиешле кешеләрнең исемнәрен дә кәгазьгә язган: авыл остабикәсе Миңнур карчыкны, кордашы Хәтимәне һәм оныгы Айгөлне күрсәткән.
Айгөлнең моргта булганы бар – үлгән кешеләр булачак медикларны куркытмый. Ләкин газиз әбисенең таш булып катып калган гәүдәсен күргәч аның гәүдәсе калтырый башлады, аркасыннан салкын тир тамчылары бәреп чыкты. Кыз үз-үзен тынычландырырга тырышты: «Әбием гәүдәсен юганда минем дә катнашуымны теләгән. Аның васыятен җиренә җиткереп үтәсәм, еламасам, догада булсам, рухы шат булыр», дип уйлады ул.
Хәлимә карчыкны соңгы юлга озатырга халык күп җыелды: хәтта күрше авыллардан да килделәр. Күрше-күлән чыш-пыш килде: «Бигрәк изге карчык иде, күпме кешегә ярдәм итте. Хәзер авыртсак, кемнән ярдәм сорарбыз?» – диештеләр.
Шулай итеп, Ринатның Айгөлнең туган авылына аяк басуы уйланмаганча килеп чыкты. Ә бит кыз моны бөтенләй башкача күрергә хыяллана иде: әнисе кунаклар кайту хөрмәтенә тәмле итеп өчпочмаклар пешерер, әбисе хуш исле мәтрүшкә, бөтнек яфракларынан шифалы чәй төнәтер, әтисе шатлыктан шкаф башында тузан җыеп моңаеп утырган тальян гармунын кулына алып, яратып җырлаган «Галиябану» көен сузар... Иһ, язмыш бар нәрсәне дә үзенчә хәл итә икән шул.
Өй тулы туган-тумача. Башына ак яулыгын кысып бәйләгән әнисе аягында көчкә басып тора, елаудан күз төпләре күгәреп чыккан, иңнәре дерелди... Туганнар бер-берсенә күтәрелеп карарга уңайсызланып башларын түбән игән. Хәлимә карчыкның яшелгә буялган, калайдан чүкеп бизәкләр төшерелгән агач сандыгыннан сәдакага дип сакланган сөлге-яулыкларны чыгардылар, Авыл мәчетеннән хәзрәт тә килеп җитте...
(Дәвамы https://syuyumbike.ru/news/proza/ike-kozge-6 .)
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Комментарий юк