Логотип
Проза

Ике көзге 7

Игезәкләр... Бу сүз элек Айгөлгә көч бирә иде. Айсылу белән моңа кадәр бер җан – ике тән кебек яшәде бит алар. Ә хәзер ул сүз йөрәген яралый.

 Дәвамы. Башы: https://syuyumbike.ru/news/proza/ike-kozge

                          https://syuyumbike.ru/news/proza/ike-kozge-1767079382

                          https://syuyumbike.ru/news/proza/ike-kozge-1767082954

                          https://syuyumbike.ru/news/proza/ike-kozge-1768292372

                          https://syuyumbike.ru/news/proza/ike-kozge-5

                          https://syuyumbike.ru/news/proza/ike-kozge-6

                  

Өч атнадан Айгөл дә шәһәргә әйләнеп кайтты. Вакыт узса да, әбисен югалту кайгысы, озакка сузылган авыруы эзсез үтмәгән иде: бит очлары ябыккан, күзләре эчкә батып калган, карашы моңсу иде.

Вокзалда аны Айсылу каршы алды.

– Нигәдер Ринат үзгәрде… – диде Айгөл, юл сумкасын кулыннан төшермичә. – Элек гел яза, шалтырата иде. Авылга кайткач, аңа тиешле игътибар да күрсәтә алмадым. Кичә телефоннан сөйләшкәндә тавышы салкын иде. Әйтерсең алыштырып куйганнар. Сорамакчы идем: юлда сиңа берәр нәрсә әйтмәдеме?

Айсылу игезәгенең сорау тулы карашыннан качарга теләгәндәй, күзләрен читкә алды. Күкрәгендә нидер кысылып куйгандай булды.
– Сезнең мөнәсәбәтләрегезне мин каян белим инде… – дип мыгырданды ул. – Үзеннән сорап кара.

Айсылу алдашты. Авылдан шәһәргә килгәннән бирле Ринат белән очраша, кич саен диярлек рестораннарда утыра, паркларда йөри иде. 
Бу хакта Айгөлгә әйтү – игезәгенең дөньясын җимерү белән бер булыр иде. Әле генә авырудан тернәкләнеп килгән, күңел яралары да төзәлеп бетмәгән Айгөлгә бу серне ачарга ярамый иде.

«Вакыты килер, без капчыкта ятмаган шикелле, серебез дә ачылыр, дип, үз-үзен юатты Айсылу. Айгөл – акыллы, аңлар, күңеле нечкә, кичерер...
ӘРинат үз халәтен үзе дә аңламый иде. Әйтерсең ул ике көзге арасына эләккән, хисләренең кайсысы чын, кайсысы ялган икәнен үзе дә аерып бетерми. Кайчак Айсылуга да Айгөл дип дәшә. Бу мизгелләрдә Айсылуның йөрәге «жу» итеп китә. Авылдан Айгөл килгәч, Ринат чынбарлыкка кайтып төшәр, ялгышын аңлар, буталуын сизәр кебек тоела иде аңа.

– Ринат турында уйлама әле, – диде ул Айгөлгә, теманы алыштырырга тырышып. Үзеңнең сәламәтлегеңне кайгырт. Дарулар килештеме?

– Үземне яхшы хис итәм. Үзем белән дә иммунитетны күтәрә торган үләннәр алып килдем, бүлмәдәшләр белән бергә эчәрбез.

Кич белән кызлар яшәгән бүлмәгә Ринат килеп керде. Кулына ике букет тоткан иде: берсен – Айгөлгә, икенчесен Айсылуга сузды. Үзе исә нәрсәдәндер аптыраган шикелле, әле Айсылуга, әле Айгөлгә карап алды...

– Киенешегез, холыкларыгыз төрле булса да, сез бер кеше кебек миңа, – диде ул ярым шаярту белән. Аннары сүзен дәвам итте:

– Авылда хәлләр ничек? Барысы да әйбәтме? – дип сорады.

Ринатны күрү белән Айгөлнең йөзе яктырып китте, күзләренә нур кунды. Егетен кочагыннан җибәрмәде, югалтудан курка иде кебек.

Айсылу бу күренешкә читтән карап торды. Айгөлнең чыркылдап көлүенә, Ринатны кочаклавына игътибар итмәгән булып кыланса да, эчендә көнләшү уты яна иде.

Ринат, үч иткәндәй, Айгөлгә яңадан-яңа комплиментлар яудырды.

– Синең күңелең бик чиста, Айгөл, – диде ул. – Андыйларны үпкәләтергә дә, рәнҗетергә дә ярамый. Шәһәрдәге кешеләр арасында мондый чисталык сирәк очрый.

Бу сүзләрдән Айсылу тешен кысты.

– Ә мин? – дип көлеп сорады. – Мин, синеңчә, кара күңеллеме?

– Син… очасың, – диде Ринат уйланып. Ә Айгөл җирдә нык басып тора.

Бу сүзләр Айсылу күңеленә энә булып кадалды.

Ринат чыгып киткәч, ул түзмәде:

– Син һәрвакыт шулай яхшы булып кыланасыңмы? – дип сорады ул Айгөлдән.
– Бу сүзләрең белән нәрсә димәкче буласың? – дип аптырады Айгөл.
– Берни дә… 

Айсылу бераз дәшми торды, аннары кинәт әйтеп салды:

 – Син авылда чакта Ринат минем белән очрашты. Без хәтта үбештек.

Айгөлгә кинәт аяз көнне яшен суккандай булды. Ул шок хәлендә игезәгенә текәлде, ышанмыйча баш чайкады.

– Син нәрсә сөйләгәнеңне аңлыйсыңмы? – диде ул көч-хәл белән. – Ринат андый түгел. Син аны үзеңнең егетләрең рәтенә куйма.
Айсылу хихылдап көлеп җибәрде. Бу мизгелдә ул бөтенләй икенче кеше кебек иде: күзләре ялтырый, иңсәләре дерелди.

– Без икебез дә бер егетне яратабыз, – дип пышылдады ул. – Тормышта шулай да була икән. Ә Ринат кемне сайлар – анысын Аллаһы Тәгалә генә белә…
Айгөл дәшмәде. Аннары көч-хәл белән телгә килде.

– Син акылдан язгансың бугай... 

– Игезәкләр еш кына бер үк кешегә гашыйк була диләр, – дип дәвам итте Айсылу. – Син Ринатны миңа беренче тапкыр күрсәткәч, йөрәгем түбәнгә тәгәрәде. Мин шул мизгелдә үк аңа үлеп гашыйк булдым. Төннәр буе елап чыктым. Онытырга тырыштым, булдыра алмадым. Үз-үземә «уйлама» дигән саен, уйладым, төшләремдә күреп саташып чыктым. Теләсәң, мине күралма, теләсәң, нәфрәтлән, әмма үзем белән мин берни эшли алмыйм...
Айгөл тын калды. Аның йөрәгендә саклап йөрткән ышанычы, мәхәббәте, игезәге белән бәйләп торган туганлык җебе чатнап өзелгән иде.

Айгөл төн буе йоклый алмады. Бүлмәдә тынлык хөкем сөрде, бушлык аның колак төбендә дөп-дөп суккан йөрәк тибеше белән ярыша кебек тоелды. Айсылу инде күптән йокыга талган, хәтта тыныч кына сулыш алганы да ишетелә иде. Ә Айгөлнең күз алларыннан бер-бер артлы мизгелләр уза: Ринатның елмаюы, аның тавышы, кулларының җылылыгы... Һәм бүген ишеткән сүзләр.

Игезәкләр... Бу сүз элек Айгөлгә көч бирә иде. Айсылу белән моңа кадәр бер җан – ике тән кебек яшәде бит алар. Ә хәзер ул сүз йөрәген яралый. Кыз авыр уйлар белән таң алдыннан гына йокыга китә алды.

Иртән ул беренче булып уянды. Тәрәзәдән шәһәр урамына карады: кешеләр ашыга, машиналар агыла, һәркемнең үз юлы, үз кыйбласы. Ә аның язмышы нигә шулай буталды соң?

(Дәвамы бар.)

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар