Логотип
Күңелеңә җыйма

Блогер Гөлсинә апа 3

Тормышы бертөрле генә узды: балалар үстерде, аш пешерде, кибет юлын таптады. Пенсиягә чыккач та берни үзгәрмәде: бары битендә җыерчыклар артты, төз гәүдәсе бөгелә төште, сәламәтлеге начарайды: аякларында артроз, билендә – биш төрле грыжа, йөрәгендә – аритмия. Кешеләр кебек санаторийларга да йөрергә насыйп булмады аңа, әллә ничек узды да китте гомер...

Газ өстендәге кәстрүлгә су салгач, Гөлсинә апа бераз тынычланып калды. Кухня тәрәзәсеннән ишегалды күренә: җил акрын гына каен ботакларын селкетә, еракта балалар тавышы ишетелә. Көн дә шул ук күренеш кебек, әмма бүген нигәдер күңеленә җылы булып тоелды.

Ул ашка бәрәңге турап салды, кулын сөртеп, янә телефон ягына күз төшерде.

Экранда инде хуҗабикәнең видеосы астында «23 кеше ошатты» дигән билге бар иде.

– И-и, әллә бәлеш пешергәнемне ошатканнар инде… – дип әйтеп куйды Гөлсинә апа, йөзендә шатлык нурлары балкыды, кәефе күтәрелде, үзе дә сизмәстән елмайды.

Шунда телефонына «пип» итеп яңа хәбәр килеп иреште. Таныш булмаган кыз комментарий язган: «Апа, сезнең тавыш шулкадәр матур! Тагын шундый матур видеолар көтеп калабыз».

Гөлсинә апа хәтта аптырап китте.

– Минем тавыш шулкадәр матур микән? – дип үзалдына мыгырданып алды.

Гомер буе үзен гади кеше итеп санады ул. Шәһәр хатыннары кебек матур күлмәкләр киеп, үкчәле туфлиләрдән «шак-шак» басып, көязләнеп йөрергә насыйп булмады аңа: Сабан туе бәйрәменә шкафта эленеп торган чәчәкле күлмәген киеп, башына матур косынкасын урап чыга иде халык арасына. Эшләгән чагында да өстеннән кара халаты төшмәде: кулы сулы чүпрәк сыга-сыга тупасланып, суелып бетте. Тормышы бертөрле генә узды: балалар үстерде, аш пешерде, кибет юлын таптады. Пенсиягә чыккач та берни үзгәрмәде: бары битендә җыерчыклар артты, төз гәүдәсе бөгелә төште, сәламәтлеге начарайды: аякларында артроз, билендә – биш төрле грыжа, йөрәгендә – аритмия. Кешеләр кебек санаторийларга да йөрергә насыйп булмады аңа, әллә ничек узды да китте гомер... Аның өчен «кызык кеше» дигән сүз һәрчак артистларга, җырчыларга гына карый кебек иде. Ә монда бөтенләй таныш булмаган кешеләр аның видеосын карап утыра икән.

Гөлсинә апа уйланып урындыкка чүкте.

Кичә кич кенә оныгы Алинә:

– Әби, синең белән берәр шаян видео, рилс төшерик әле! – дип бәйләнеп йөрде.
– Кирәкми инде, кызым, кем карый аны, – дигән иде ул чакта.

Ә кешеләр менә карый икән бит.

Кухняда аш кайный башлады. Капкач астыннан чыккан пар бераз тәрәзәне томалады. Гөлсинә апа торып, газны сүрәнәйтте, аннары камыр басарга тотынды. Кул эшләгәндә уйлар да тәртипкә салына бит ул.

Тик күңеленең бер почмагында һаман шул телефон.

Озак түзә алмады, янә барып алды.
Инде 41 лайк.

Өстәвенә, әле тагын бер хәбәр: «Сезне карагач, үз әнием искә төште…»

Бу юлы Гөлсинә апаның күңеле нечкәреп китте. Экранга озак кына карап торды да акрын гына диван читенә утырды.
Чынлап та, кешеләргә, бәлки, нәкъ менә шундый гадилек җитмидер? Кемдер ясалма елмая, кемдер масая… ә ул бит бары тик итле бәлеш пешергәнне генә күрсәткән иде.

Шулчак ишек шакыдылар.

– Керегез! – дип кычкырды ул.

Ишектә күршесе Рәмзия күренде. Кулында – кечкенә генә банка белән бал.

– Мә әле, иртән генә аертып куйган идек, – диде ул. – Ә синең «интернет йолдызы» булганыңны бөтен авыл белә инде!
Гөлсинә апа көлеп җибәрде.

– Кит инде, Рәмзия, нинди йолдыз ди…
– Соң, дөрес бит! Минем кыз да җибәргән. – Әни, безнең күршедә нинди рәхәт апа яши икән», – ди.

Бу сүзләрдән соң Гөлсинә апаның бит очлары кызарып чыкты. Ул хәтта яшь кызларча оялып куйды.
Рәмзия кухняга күз салды.

– Ашың тәмле исләнә. Нәрсә пешә?

– Яңа суйган тавыктан гади генә токмачлы аш.

– Менә шул «гади генә» әйберләр хәзер кешеләргә кадерле дә инде, – дип җавап бирде күршесе.

Алар бераз сөйләшеп утырды – авыл хәлләре, балалар, бәяләр турында. Әмма Рәмзия чыгып киткәч тә, аның соңгы сүзе Гөлсинә апаның колагында яңгырап калды: «Кешеләргә җылылык җитми».

Тәрәзә төбендәге гөлләргә су сипкән арада, аш та пешеп бетте, өй эче тәмле ис белән тулды. Гөлсинә апа өстәл әзерләде, ипи кисте, чәй куйды. Кызы, кияве, оныгы белән бергәләп утырып ашадылар. 

Оныгы Алинә бер кулы белән кашык, икенче кулы белән телефон тотып утыра иде, кинәт кычкырып җибәрде:

– Әби!!! Синең видеоңны 1000 кеше караган!!!

Гөлсинә апа, дөрес күрмимдер дип, хәтта күзлеген сөртеп алды.

– Мең кеше?.. – дип пышылдады ул.

Әкрен генә урыныннан торып, тәрәзәгә карап тынып калды.

Тышта кичке кояш йорт түбәләренә ятып маташа. Ә аның күңелендә ниндидер яңа, үзе дә аңлап бетермәгән хисләр уянды.

Бәлки, тормыш әле һаман да кызыктыр.

Бәлки, алтмыштан соң да кеше яңадан ачыладыр.

Бәлки, бер кечкенә видео гына да кемнеңдер күңелен җылыта аладыр...

(Дәвамы бар.)

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар