Ринатка ияреп Казанга юлга кузгалган Айсылуның гына кайгыга батканы сизелмәде. Әйтерсең тормышта бернинди үзгәреш булмаган – үлем-китем дә, кайгы җиле дә капканы килеп какмаган.
Дәвамы. Башы: https://syuyumbike.ru/news/proza/ike-kozge
https://syuyumbike.ru/news/proza/ike-kozge-1767079382
https://syuyumbike.ru/news/proza/ike-kozge-1767082954
https://syuyumbike.ru/news/proza/ike-kozge-1768292372
https://syuyumbike.ru/news/proza/ike-kozge-5
Хәлимә карчыкны зиратта ире янында алып калган урында җирләделәр. Мәрхүмнең гәүдәсен йорттан алып чыгып киткәч, тәрәзә төбендә шау чәчәктә утырган гөлләр мәлҗерәп төшкәндәй булды, әйтерсең өйнең нуры сүнде. Хәлимә карчык үзе исән чагында өйдәге барлык гөлләрне карап, тәрбияләп торды. Су сипкәндә яңгыр суын гына куллана, кыш көннәрендә чиләккә кар тутырып, махсус чиләктә эретә иде. «Гөлләр чиста, йомшак суны гына ярата, чүлмәктәге туфракларны вакытында ашламаландырып, йомшартып тормасаң тамырлары корый. Гөлләр үзләре белән сөйләшкәнне ярата, – дип әйтә иде ул оныкларына. – Бу дөньяда һәрнәрсәнең җаны бар, тауларның, елга-урманнарның, хәтта ташларның да. Кешеләр генә моны аңларга теләми, үзләрен дөньяның кендеге итеп саный, зыян итә: табигатьне агулый, урманнарны кисә, диңгез-океаннарны агулый, чүп белән тутыра. Җир шарында иң куркыныч зат – кеше. Имансызлар арта бара... Мәрхәмәт дигән нәрсә онытыла бара, җир йөзендә күпме начарлык кылына. Туганнар арасында да дуслык җепләре өзелә. Болар барысы да – заман ахыры галәмәтләредер инде», – дип, бик үтемле итеп сөйли иде әбиләре.
Кешеләрне иманга эндәгән, мәрхәмәтлелеккә чакырган үләнче карчыкның үлеп китүен авылдашлар бик авыр кичерде. Мәрхүмне соңгы юлга озатырга халык күп килгән иде.
Айгөлне машинасында утыртып кайткан шәһәр егете Ринатка игътибар да итүче булмады, һәркемнең башында үз уе, үз кайгысы иде. Айгөлне хәсрәт бөтереп алган, ул аңа тиешле игътибар да күрсәтә алмады.
Айсылу гына Ринат янында бөтерелде. Егетнең Казанга китәргә җыенуын белгәч, аның белән юлга чыгарга җыенды.
– Ринат, мин синең белән Казанга утырып барам. Минем кичектергесез эшләрем бар, – дип үтенде.
Егет каршы килмәде.
– Әлбәттә, кирәк икән алып барырмын, – диде.
Айсылуның кайткан көнне үк Казанга китәргә ашкынуын күреп, әнисе аптырашка калды.
– Өй юышырга да калмыйсыңмы? Айгөл көчкә аягында басып тора, аны бу хәлдә калдырасыңмы? – дип сорады.
– Әни минем җитди эшләрем бар. Мин бүген деканатта булырга тиеш! Имтиханны вакытында тапшыра алмадым, «койрыкларым»ны төзәтергә кирәк. Айгөл минем проблемаларымны белеп бетерми, чөнки сөйләмим. Декан чакыргач, вакытында килә алмаган идем, бүген соңгы шанс. Үз проблемаларым белән сезнең дә башыгызны катырасым килми, машина булганда китеп калыйм, – дип акланды Айсылу.
Игезәгенең юк сәбәп уйлап табып шәһәргә китәргә ашкынганын Айгөл сизде. Аны деканатта көтмиләр, Айсылуның бу ыгы-зыгыдан качасы, шәһәрдәге дуслары белән очрашасы килә. Ләкин бу хакта әйтеп, кайгысыннан кан басымы күтәрелгән әнисен тагын да борчуга саласы килмәде.
– Әни Айсылуның чыннан да эшләре бар. Кирәк икән барсын, өйне юарга кешеләр күп, минем өчен борчылма, – диде ул.
Айсылу Ринат машинасына утырып китеп баргач, Айгөлнең күңелен нидер сызып алгандай булды. «Хәерлегә түгел бу» дигән уй узды аның башыннан. Игезәкләр ана карынында чакта бер-берсенә күренмәс җеп белән бәйләнә, дип әйтәләр. Ләкин әбисен югалту кайгысы кызны тулысы белән бөтереп алган иде, игезәгенә каршы әйтерлек сүз таба алмады.
Хәлимә карчыкны җирләп кайткач, хатын-кызлар тәрәзәләрдәге пәрдәләрне салдырып, өй диварларына беркетелгән калын келәмнәрне кузгатып, өйне яңабаштан юып чыкты. Халык арасында шундый ышану яши: имеш, кеше җан биргәндә каны чәчри, аны гади күз белән күреп булмый икән.
Айгөл, Айсылудан аермалы буларак, әбисен югалтуын бик авыр кабул итте. Нык кайгырудан иммунитеты төшкәнгәме, кичкә таба температурасы күтәрелде, авырып урынга ятты. Авыл фельдшерын чакырып китерделәр. Саибә ханым кызга эчәсе дарулар исемлеген язып, укол кадады, ятак режимын сакларга, юлга чыкмаска киңәш итте.
Ринатка ияреп Казанга юлга кузгалган Айсылуның гына кайгыга батканы сизелмәде. Әйтерсең, тормышта бернинди үзгәреш булмаган – үлем-китем дә, кайгы җиле дә капканы килеп какмаган. Аның йөзеннән нур чәчелә иде – көлде-шаярды, төрле мәзәк хәлләр сөйләп барды. Ринат Айсылудан бөркелгән магнит көченә буйсынып, аңа тартылды. Кызга күңелендәгесен ачты, уй-планнары турында сөйләде. Алар Айгөлне искә төшермәделәр дә. Әйтерсең Ринат янәшәсендә Айсылу түгел Айгөл утыра, тик аның холкы, киенү рәвеше генә үзгәргән: кыска итәк кигән, чәчләрен кистергән, йөзенә кычкырып торган макияж яккан...
Аның шомырттай кара күзләрен төбәп карап алулары егетне дулкынландырды, йөрәген каты итеп тибәргә мәҗбүр итте. Айсылу Айгөл кебек оялчан түгел: теләгән сүзен әйтә, эшләргә теләгән эшне эшли. Алар ике көзге кебек: йөз-кыяфәтләре охшаш булса да, холык-фигыльләре, эчке дөньялары капма-каршы. Айсылу күңелне күтәрә белә икән, берәр мәзәк сөйләгәч, ап-ак тешләрен күрсәтеп яңгыратып көлә башлый. Кызның онытылып китеп бармаклары белән егетнең кулына кагылып алуы күңелдә сүз белән аңлатып булмастай рәхәт дулкыннар кузгата. «Башымны югалтам бугай», дип уйлап куйды Ринат. «Ике кыз, ике көзге, мин аларның икесен дә яратам бугай...»
Машина урман юлы буйлап сәгатенә 140 километр тизлектә алга чапканда, Айсылуның урамга чыгып саф һава сулыйсы килде.
– Ринат, зинһар, машинаңны туктат. Минем күңелем чайкала, – диде ул хәлсез тавыш белән. – Һавага чыгасым килә.
Ринат тизлекне киметеп, машинасын юл читенәрәк китереп, аяклары белән тормозга басты. Салон ишеген ачып, сак кына урамга чыкты, Айсылу утырган якка килеп, кызга урамга чыгарга булышты.
Тышта яз исе бөркелә иде.
– Рәхмәт, син әкияттәге принц кебек, кызлар күңелен күрә беләсең, – диде Айсылу.
Һава җитмәгәнлектән зарланып, курткасының замогын ачты, ак кофтасының муен тирәсендәге күкрәк төймәләрен ычкындыра башлады. Бу хәлне күреп егет оялып кызарды, карашын читкә борасы килсә дә, сихерләнгән төсле кызның калку күкрәкләреннән күзен ала алмады,
– Хәлем бераз җиңеләйде, – дип елмайды Айсылу.
(Дәвамы бар.)
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Комментарий юк