Логотип
Күңелеңә җыйма

Озын колга Нәфисә 8

Авылда кешегә кушамат тагылса, гомерлеккә ябышып кала. Күзенә карап әйтмәсәләр дә, Розаның исеме икегә төрләнде. Берсе мулла кушкан исем – Нәфисә булса, икенчесе балалар таккан кушамат – «Озын колга» булып тагылды.

Башы: http://syuyumbike.ru/news/otkrovenie/ozyn-kolga-nafisa

           http://syuyumbike.ru/news/otkrovenie/ozyn-kolga-nafisa-2

           http://syuyumbike.ru/news/otkrovenie/ozyn-kolga-nafisa-3

           http://syuyumbike.ru/news/otkrovenie/ozyn-kolga-nafisa-4

           http://syuyumbike.ru/news/otkrovenie/ozyn-kolga-nafisa-5

           http://syuyumbike.ru/news/otkrovenie/ozyn-kolga-nafisa-6

           http://syuyumbike.ru/news/otkrovenie/ozyn-kolga-nafisa-7

Әллә Рабига апаның өшкерүе уңай тәэсир итте, әллә Анапа hавасы, тозлы диңгезнең файдасы булды: Роза–Нәфисәнең организмы уңай үзгәрешләр кичерде. Кыз җәйге каникулдан соң 1 сентябрьдә мәктәбенә укырга килгәндә танымаслык булып үзгәргән иде. Әйтерсең кояш күрми караңгыда хәлсезләнеп утырган роза гөлен чүлмәктән алып кара туфраклы бакчага күчереп утыртканнар! Нәфисә гәүдәгә ныгып, буйга үсеп киткән иде. Мәктәптә узган тантаналы линейкаларда аны һәрвакыт беренче рәткә бастыралар иде. Бу юлы да ул, гадәт буенча, бакчадан яңа өзгән дәлия, кашкарый чәчкәләреннән ясалган букетын кулына тоткан килеш алгы рәткә килеп басты. Шул вакыт артта өелешеп торган классташлары манзараны каплап торган Нәфисәне куллары белән этеп җибәрделәр. Арадан берсе, шәрран ярып, барысына да ишетелерлек итеп кычкырып җибәрде:
– Озын колга, нигә алга бастың? Бар нәрсәне каплыйсың!

Бу сүзләр башка балаларга кызык булып тоелды, күрәсең, барысы да көлешә башлады. Сыйныф җитәкчесе Рәйсә Гәрәевна Нәфисәне, кулыннан җитәкләп алып, арткы рәткә чыгарды:
– Син үскәнсең, арткы рәткә бас! – диде. 

Физкультура дәресләрендә Нәфисә, буе бәләкәй булганга, сафта торганда иң соңгы кеше булып баса иде. Бер җәй эчендә ике башка калкып киткән кызны физкультура укытучысы Рәфис Рәфыйкович классташлары каршысына бастырып нотык тотты:

– Менә, укучылар, җәйге ялның файдасын күрәсезме? Мин сезгә, каникулларда физкультураны ташламаска, спорт белән шөгыльләнергә вакыт табыгыз, дидем. Роза молодец, урамда еш булган, диңгезгә баруы да файдага киткән. Хәзер ул сафта иң беренче булып басып торачак! Роза, мин сине баскетбол түгәрәгенә чакырам. Тырышып шөгыльләнсәң, бу спортта зур уңышларга ирешерсең!

Рәфис Рәфыйкович Нәфисәне укучы кызлар баскан сафка иң беренче итеп куйды. Беренче булуның уңай яклары бар икән: тупны да беренчеләрдән булып ыргытасың, «кәҗә»дән дә башкалардан алда сикерәсең. Күңелендә яңа хисләр уянганын тойды Нәфисә, үзен бүреләр өерендә әйдәп баручы «вожак» итеп тойды. «Көлегез, соңыннан көлү күңелле ул» дигән уй узды аның башыннан. 

Шәһәрдә булсынмы, авылдамы, балалар кырыс була: араларында бер көчсезне, йомшак холыклыны сайлап алалар да үчекли башлыйлар. Башкаларны кимсетеп, үз бәяләрен күтәрәләр, усал кызлар-егетләргә яраклашалар. Нәфисә белән дә шулай булды. Камыштай озын, нечкә булып үсеп киткән кыздан балалар бер сәбәпсез көлә, үчекли башладылар. Мәктәп коридорының почмакларында балалар үзара «чыш-пыш» килде, малайлар исә бармак төртеп, Нәфисәгә: «Әй, кая үсәсең, озын колга, тиздән мәктәп түшәмен тишеп чыгасың бит инде», – дип көлештеләр. Шулай итеп, Роза – Нәфисәгә «Озын колга» дигән кушамат тагылды. 

Малайларның үчекләшүләренә гарьләнеп өйгә елап кайтты кыз.
– Син гаепле! Исемемне алыштырмаган булсагыз, мин болай озын булып үсмәс идем!, – диде ул әнисенә. Баласыннан мондый сүзләр ишетү ана кешенең йөрәгенә капты. 

Кич белән ире эштән кайткач, аш өстәле артында Җәмилә Рәшиткә мәктәптә булган хәлләрне сөйләп бирде. Ул кичне ата кешенең тамагыннан аш үтмәде, күтәргән кашыгын ташлап, утырган урындыгыннан торып басты. 
– Хәзер үк директор өенә барам. Нинди хәл бу?

Җәмилә ирен көчкә тынычландырды: 
– Җаным, бик каты дулама әле син. Тормышта хәл итмәслек хәлләр юк.

Иртәгә икәүләп мәктәпкә барырбыз. Укытучылар белән дә, директор белән дә сөйләшербез. 

Икенче көнне иртәнге сәгать унда Рәшит белән Җәмилә мәктәп директоры кабинетында утыралар иде инде. Тимер Вәлинурович 20 ел буе директор булып эшләү дәверендә төрле хәлләр күргән тәҗрибәле педагог буларак, ярсыган ата-ананы бүлмичә генә тыңлап утырды. Акыллы укытучылар иң беренче чиратта ата-ананы бүлдермичә тыңлыйлар. Күңелендә кайнаган хисләрне тышка чыгарган кеше күңелендәгесен бушаткач тынычланып кала. Шуннан соң гына андыйлар белән конструктив әңгәмә корып була. 

Директор каршындагы урындыкта утырган Рәшит озак тынычлана алмады: 
– Нинди тәртипсезлек инде бу? Бар яктан тәртипле булган, «5»кә генә укыган кызымнан үчекләшәләр. Бу хәл уңай якка үзгәрмәсә, РОНОга барып гариза язачакбыз, прокуратурага хәтле барып җитәчәкбез. Ата-аналар белән сөйләшегез, телләшкән малайларны мәктәптән куыгыз!

«Роно», «Прокуратура» дигән саллы сүзләрне ишеткәч, директорның кара калын кашлары җыерылды, парланып чыккан калын линзалы күзлеген бер салды, бер киде. 

Ниhаять, Рәшит тә, Җәмилә дә тынычланып калдылар бугай. Алар «Ни әйтерсез», дигән караш белән Тимер Вәлитовичның күзләренә карап тын калды. Директор костюм кесәсеннән зәңгәр шакмаклы кулъяулыгын тартып чыгарып, пеләшләнә башлаган башын, муен тирәләрен сөртеп алды. Аннары, ашыкмыйча гына, өстәлдә торган сары төстәге телефонын алып шалтырата башлады.
– Рәйсә Гәрәевна, срочно кабинетыма кер, урынбасарыма да әйт, ул да керсен! 

Бер авылда яшәгәч, һәр кешенең тормышы уч төбендә кебек күренә. Рәшит белән Җәмиләнең бик тату гаилә булуын авыл советында да, мәктәптә дә беләләр. Җыелышларда халыкка үрнәк итеп куялар. Кызлары белән һич уйламаганда шундый хәлнең килеп чыгуы укытучылар коллективында зур шау-шу уятты. Сыйныф җитәкчесе Нәфисә белән күзгә-күз бик озак сөйләште, классташлары турында сорашты, телләшкән малайларның исем-фамилияләрен дәфтәргә язып алды. Тәртипсез укучыларның ата-аналарын мәктәпкә чакырдылар, укучылар белән сөйләшү уздырдылар. 

Шушы хәлләрдән соң Нәфисәгә караш үзгәрде. Бәлки, әти-әниләреннән дә каты эләккәндер, балалар кызны үчекләп, «Озын колга» дип, башка телләшмәделәр.

Әмма ләкин авылда кешегә кушамат тагылса, гомерлеккә ябышып кала. Күзенә карап әйтмәсәләр дә, Розаның исеме икегә төрләнде. Берсе мулла кушкан исем – Нәфисә булса, икенчесе балалар таккан кушамат – «Озын колга» булып тагылды. 

(Дәвамы: http://syuyumbike.ru/news/otkrovenie/ozyn-kolga-nafisa-9)

Фото: Изображение от freepik

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар