– Ихтыяр көче юк икән синдә, ашавыңны киметмәсәң, йөри дә алмый башлаячаксың! Мин сиңа өшкереп җиде төрле ризык бирәм. Ике кило кара йөзем алып килерсең, өшкерермен.
Дәвамы
Башы: http://syuyumbike.ru/news/otkrovenie/ozyn-kolga-nafisa
http://syuyumbike.ru/news/otkrovenie/ozyn-kolga-nafisa-2
Көн артыннан көн узып Роза да 6 нчы сыйныфка күчте. Әнисе өчпочмаклар, тәмле бәлешләр ашатып торса да, кыз буйга калыкмады: кечкенә буйлы, урамга чыкса, җил очыртып китәрдәй чыпчык түшеннән коелып калган мамык кебек ябык, җиңел гәүдәле булып калды. Җәмилә исә, киресенчә, вакыт узган саен тазара гына барды. Соңгы үлчәнүдә үлчәү уклары 145 килограммны күрсәткәч, чын-чынлап хафага төште хатын. Әйтерсең ул кызына тиешле авырлыкны үзенә алып бара! Розаның ябык гәүдәсенә карап йөрәге өзгәләнде әни кешенең: күзләреннән яшьләр атылып чыгып, алсуланып торган кабарынкы битләре буйлап акты.
Җәмилә белән Рәшит табибларга йөрүнең файдасын тапмагач, мишәрләр яшәгән күрше авылда яшәүче Рабига карчык янына барып карарга булдылар. Им-томчы әбинең даны еракларга таралган иде. Имеш-мимешләр буенча, аны эзләп ерак районнардан да киләләр, төрле авырулардан дәва табалар. Авылның аракы эчеп, сәрхуш булып йөрүче ир-егетләрен дә догалар укып айныткан, төнәтмәләр эчереп, яшел еланнан гайрәтен кайтарган данлыклы әби иде ул. Авылдагы көн дими, төн дими аракы эчеп ятучы исерек Илдусны искә төшерде Җәмилә. Армиядән кайтып авылда төпләнеп калган егет эшкә уңган, акыллы, басынкы гына кеше иде бит югыйсә. Аракы дигән яшел елан гына харап итә язды ирнең тормышын...
Яшьләр мәктәпне тәмамлагач, тизрәк шәһәргә китеп урнашу ягын карый: авылда беркемнең дә чиләнеп ятасы килми. Эш юклык та үзенекен итә: калада исә эшче кулларга кытлык, эшлим дигән кешегә эш бар, бер дә булмаса, трамвай-троллейбус йөртергә урнашып була. Читтән килгәннәргә тулай тораклардан бүлмә бирәләр, укыган өчен ай саен стипендия түләп торалар. Авылда калган егетләргә өйләнергә кыен, чөнки кызлар юк диярлек. Шәһәргә китеп урнашкан гүзәл затлар яңадан авылга яшәргә кайтырга теләмиләр, туфлиләрен пычрак буялган галошка алыштырасылары килми. Гомер буе култык асларына ридикюльләрен кыстырып, асфальт түшәлгән урамнардан биек үкчәле туфлиләре белән «кырт-кырт» басып йөриселәре килә аларның.
Илдус башка егетләр кебек шәһәргә җиңел тормыш эзләп китмәде, армиядән кайтуга мәктәп котельныена кочегар булып эшкә урнашты. Эш авыр түгел, 40 яшькә җитеп тә бер тапкыр да өйләнеп карамаган Рәис исемле егет белән сменалап эшләделәр. Графигы туры килмәсә дә, хезмәттәше Илдус янына килеп утыруны гадәткә кертте – култык астына ярты литр аракы шешәсе дә кыстырып килә. Өйләнмәгән егетләргә күңелсез: күңелгә кереп оялаган бушлыкны аракы белән басмакчы булалар.
Илдусның ялгыз йөрүенә апалары бик борчылды. Асия апасы күрше авылда яшәүче, балалар бакчасында тәрбияче булып эшләүче Кадрия исемле кыз белән таныштырды. Илдус белән Кадрия бер-берсен ошаттылар булса кирәк, ярты еллап очрашып йөргәч, егет кызга кияүгә чыгарга тәкъдим ясады. Туй төшерделәр, матур гына яши башладылар, бер елдан соң уллары туды. Кочегарның хезмәт хакы аз булса да, яшәргә була: хуҗалыкта мал-туар асрап, бакчада яшелчә үстереп көн күрәсең. Шулай пар күгәрченнәрдәй гөрләшеп яшисе генә дә бит, Илдусның аракы белән мавыгуы үзенекен итте: ир көн саен диярлек эчә башлады. Холкы да үзгәрде: хатынына кул күтәрә икән дигән имеш-мимешләр таралды. Эш урынында да проблемалар туды: акт төзеп эштән кудылар. Эчкән кешегә кем түзеп торсын, хатын да түзмәде, көннәрдән бер көнне, малаен алып, үз авылларына кайтып китте. Шушы аракы дигән зәхмәт күпме ир-атны аздырды, күпме хатыннарның, аналарның күз яшен койды! Илдусның әнисе дә улы өчен бик борчылды. Кадрия аерылып озак тормас, авылда өйләнергә теләүче буйдак егетләр тиз табылыр. Яхшы йортларда ялгыз гомер иткән ир-атлар буа буарлык! Шуңа да Фатыйма апа озак уйлап тормыйча, сәрхуш малаен күндереп, күрше авылга Рабига карчык янына киткән. Тегесе исә Илдусны каршысына утыртып, борын астыннан үзе генә белгән догаларны укыган, баш очыннан түгәрәк Ясин язылган кәгазьне җиде тапкыр әйләндергән дә, өшкертелгән 3 литрлы банкадагы суны эчеп бетерергә боерган. Илдус нишләсен, әнисеннән дә курка, хатынын да кайтарасы килә: әби биргән суны бер тында эчеп тә бетергән.
– Шул вакытта әллә нәрсә булды, – дип сөйләгән ул, авылдашларына. – Әйтерсең эчемдәге зәхмәт косык белән авызымнан иреккә атылды!
Хәзер инде биш еллап Илдус аракы дигән нәрсәгә якын килми: исе борынына килеп бәрелүгә үк, укшый башлый икән. Кадрия дә ире янына әйләнеп кайткан.
Җәмиләнең күңелендә дә өмет уянды. Хатынга ябыгырга, кызына тазарырга ярдәм итсә, Рабига карчык кына ярдәм итә алыр дип, уйлады ул.
Рәшит белән Җәмилә кызларын ияртеп им-томчы карчык яшәгән йортка барып кергәндә Рабига әби, күзлеген киеп, диванда утырган килеш дога китабы укып утыра иде. Башына ак төстәге яулыкны дүтпочмаклап бәйләгән, кара бөрчекләр төшкән ситсыдан тегелгән күлмәк, яшел камзул кигән, аякларында күннән тегелгән балтырлы читекләр. Әби 80 яшен тутырса да, яшь күренә: битендә хәтта җыерчыклары да юк диярлек. Им-томчы чакырылмаган кунакларны баштанаяк сөзеп карап чыкты да тәрәзә каршында тезелеп куелган агач урындыкларга утырырга кушты.
– Син тазарасың, кызың ябыгамы? – дип әйтеп куйды ул Җәмиләгә карап.
Хатын дәшмәде, «әйе» дип кенә башын селкеде. Рабига апаның башындагы уйларын әйтеп бирүенә шаккатты ул. Күңелендә булган борчулары кабат кузгалып, хатынның йөрәген әчеттереп куйды, иң башларын селкетеп елап җибәрде.
– Рабига апа, коткар, ярдәм итсәң син генә ярдәм итә аласың! – диде хатын.
Им-томчы дәшмәде. Акрын гына Роза янына килеп, кытыршы бармаклары белән кызның чәчләреннән сыйпады.
– Барысы да әйбәт булыр, балам, – диде ул. Бәхетең йокламасын. Син әле дөньяда иң бәхетле кеше булырсың, байлык та килер, даның да еракларга танылыр! Исемең туры килми синең. Кайткач, авыл мулласын чакырып исемен үзгәртегез. Нәфисә исемен кушыгыз. Буе да калкыр, Идел камышыдай нәфис булыр!
Рабига әби Җәмилә янына килеп, кулларын хатынның башына куйды.
– Ихтыяр көче юк икән синдә, ашавыңны киметмәсәң, йөри дә алмый башлаячаксың! Мин сиңа өшкереп җиде төрле ризык бирәм. Ике кило кара йөзем алып килерсең, өшкерермен. Кичке биштән соң җиде йөзем кабып, бер стакан су эчәрсең, таң атканчыга кадәр ашарга ярамаячак. Өч ай буе эчәрсең, хәлең яхшырмый калмас!
– Ярар, ярар, барлык кушканнарыңны да үтәрмен, шифасы гына тисен, дип кабатлады Җәмилә.
(Дәвамы: http://syuyumbike.ru/news/otkrovenie/ozyn-kolga-nafisa-4)
Фото: Изображение от freepik
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Комментарий юк