Логотип
Күңелеңә җыйма

Озын колга Нәфисә 9

Ир белән хатын арасындагы мәхәббәт суынмады, киресенчә Рәшит хатыныннан көнләшә башлады...

Башы: http://syuyumbike.ru/news/otkrovenie/ozyn-kolga-nafisa

           http://syuyumbike.ru/news/otkrovenie/ozyn-kolga-nafisa-2

           http://syuyumbike.ru/news/otkrovenie/ozyn-kolga-nafisa-3

           http://syuyumbike.ru/news/otkrovenie/ozyn-kolga-nafisa-4

           http://syuyumbike.ru/news/otkrovenie/ozyn-kolga-nafisa-5

           http://syuyumbike.ru/news/otkrovenie/ozyn-kolga-nafisa-6

           http://syuyumbike.ru/news/otkrovenie/ozyn-kolga-nafisa-7

           https://syuyumbike.ru/news/otkrovenie/ozyn-kolga-nafisa-8

Кайбер кызлар буйлары белән мактана алмаса да, төс-кыяфәтләре белән алдыралар. Нәфисәгә озын булганы өчен «Озын колга» кушаматы тагылса да, килеш-килбәтенә тел-теш тидерерлек түгел иде. Аллаһы Тәгалә аңа йөз матурлыгын жәлләмәгән: әтисенеке кебек җирән чәчләре, әнисенеке шикелле грек алиһәләрендә генә тасвирланган озынча төз борыны, ямь-яшел төстәге күзләре... Нәфисә авылдагы бер кызга да охшамаган: сыйныфташ кызларының күбесе кара чәчле, кара күзле, араларында зәңгәр күзле, сары чәчлеләре дә бар. Нәфисә буеннан оялса да, үзен ямьсезгә санамый: билдән озын чәчләрен туздырып йөрергә ярата, мәктәпкә барганда гына калын толым итеп үрә. Кайвакыт усал малайлар кызның чәченнән тартып китә. Бу очракта кыз югалып калмый, җавап кайтарырга тырыша: йә кулындагы китабы белән башларына китереп суга, йә йодрыгын эшкә җигә. 

Хәзер ул мәктәптән елап кайтмый инде, үз-үзен якларга өйрәнде. Үчекләшкән малайларга тиешле җавапны кайтырырга әтисе өйрәтте. Озын буе белән шулай җирән чәчләрен туздырып, кара каргалар янындагы бердәнбер ала карга булып йөри бирде Нәфисә. Озын аяклары җитезлектә ярдәм итте: физкультура дәресләрендә алдынгылыкны бирмәде, спорт ярышларында теләп катнашты. Физкультура укытучысы җиңел атлетика буенча районда узган ярышларда катнаштырды. Нәфисә судьяларны шаккаттырып, башка катнашучыларны күпкә артта калдырып, финишка иң беренче булып килә иде. Тантаналы линейкада директор мәктәп данын яклаган кызны мактап ялкынлы нотык тотты, кулын кысып, Мактау грамотасы да тапшырды.

Нәфисә билгә хәтле төшкән чәчләрен тубыкка кадәр үстерергә хыяллана. Тора-бара «Озын колга» дигән кушаматына да күнекте. Нишлисең инде буе колга шикелле булгач, язмышны үзгәртеп булмый. Буе үсә барган кызына карап, әнисе авыр гына көрсенеп куя: соңгы үлчәнүдә Нәфисәнең буй озынлынгы 1 метр 80 сантиметрны күрсәтте. Бу юлы Җәмилә түзмәде, күңелендәгесен кызына әйтеп салды:
– Балакаем, мондый озын буең белән егет таба алырсың микән үзеңә? Хәзер бит ир-егетләр буйга үсми, күбесе кәтүк кебек...

Әнисенең сүзләренә кыз үпкәләмәде, көлеп кенә куйды:
– Әни, борчылма, дөньядагы иң шәп егеткә чыгармын әле! – дип җавап бирде.

Җәмилә бу сүзләргә башын селкеп:
– Амин, амин! Сүзләрең рәхмәт фәрештәләренең «амин» дигән вакытына туры килсен, – диде. 

Рабига карчык янына барып өшкертеп кайткач, Нәфисә буйга үсеп китсә, Җәмилә ябыга башлады. Ул әби өшкереп җибәргән йөземнәрне ике ел буе ашады. Кичке 5 тә ике йөземне авызына каба да бер стакан су эчеп куя, башка нәрсә тамагыннан үтми. Ике ел эчендә Җәмиләнең артык килограммнары юкка чыкты: 140 килограмм авырлыктан 73 кә генә калды. Хәзер ул үзен бөтенләй икенче тәрле хис итә: атлап йөрүләре дә, тын алулары да җиңеләйде. Үзе йөгереп кенә йөри! Ләкин ябыгу белән хатынның башка проблемалары туды: инде шкафтагы киемнәренең берсе дә кияргә яраклы түгел. Хатын гардеробны яңартырга мәҗбүр булды: кибетләрдән кыйммәт бәягә сатып алган күлмәкләрен, чалбарларын район үзәгендәге мохтаҗларга ярдәм итү үзәгенә илтеп тапшырды. «Аллаһы ризалыгы өчен булсын, рәхәтләнеп кисеннәр», дип, үз эченнән кабатлады ул киемнәр тутырган капчыкларны тапшырганда.

Җәмиләнең кисәк кенә ябыга башлавы Рәшиткә ошамады. Ул төннәрен хатынының салынып төшкән тән тиресен бармаклары белән капшый да, ризасызлыгын белдерә:
– Хатын, ябыгуыңны туктат. Мин кочаклап ятарга рәхәт булган фигураны яратам. Әгәр диетаңны ташламасаң, ахирәтең Гөлбануны икенче хатын итеп алып кайтам. Ул бер дә ябыкмый, елдан-ел түгәрәкләнә генә бара!

Җәмиләнең бу сүзләргә исе дә китми. 
– Башканы тапсаң, тап! Миңа ябык булып йөрү бик рәхәт. Теләсәм, мин дә башка ирне тиз табармын, – ди ул. 

Җәмилә үзен ярата башлады. Районга барып кибетләрдән биек үкчәле түфлиләр, нечкә билен ассызыклап күрсәтүче күлмәкләр, чалбар-костюмнар сатып алды. Хәзер хатын өчпочмаклар, бәлешләр пешереп азапланмый, майсыз ризыклар гына пешерә. Иренә, кызы Нәфисәгә карабодай, тары боткалары, майсыз иттән пешерелгән ашлар ашарга туры килә. 

Ир белән хатын арасындагы мәхәббәт суынмады, киресенчә, Рәшит хатыныннан көнләшә башлады: Җәмилә кая бара, кем белән сөйләшә, нәрсә эшли – барысын да контрольдә тота. Кайвакыт алдан хәбәр бирмичә генә Җәмилә эшләгән ашханәгә дә килеп керә. Янәсе, башка ирләр белән сөйләшмиме, мәхәббәт куертмыймы... Иренең бу кыланмышларына Җәмилә үпкәләми, эчтән генә көлеп йөри. «Әйдә көнләшсен, кадеремне белер», – дигән уй уза башыннан. 

Аллага шөкер, ябыгуның тагын бер уңай ягы булды: Җәмиләнең анализлары яхшырды. Соңгы тапкыр авылга килгән табиблар комиссиясе хатынның кан, сидек анализларын җентекләп тикшергәч, аптырашта калды: «Нинди дарулар кулланасың, үләннәр суы эчәсеңме?» – дип, төрле сораулар яудыра башладылар. Җәмилә аларга нәрсә дип әйтергә дә белмәде, бары диета тотканын, кичке биштән соң ашамаганын гына әйтте. Рабига апа турында сөйләсәң ышанмаслар, юләргә санарлар, дип уйлады.

Ә бит дөньяда могҗизалар булып тора. Кайвакыт белеме булмаган әбиләр, дога укып, куркыныч авыруларны дәвалыйлар. Рабига апаның укыган догалары кабул булды, өшкергән ризыкларның файдасы тиде. Врачлар халык табибларына ышанмый, һәр нәрсәне фән, медицина казанышлары белән бәйләп аңлатырга тырыша. Кызык, фән кешеләре үзләре авырып китсә, дару белән генә дәваланалар микән? Әллә өшкерүчеләргә сихәт эзләп баралармы, мәчеткә барып Аллаһы Тәгаләгә ялваралармы? Дөнья булгач, төрле хәл була. Баралардыр... «Аптыраган үрдәк арты белән күлгә чума», – дигән гыйбарә шуннан чыгып әйтелә торгандыр...

Җәмилә озын буеннан оялган кызын тынычландырырга тырыша. Телевизордан мода тапшыруларын күрсәткәндә Нәфисәне телевизор каршына китертеп утырта да бармагы белән экранга төртеп күрсәтә.

– Күрәсеңме бу кызларны? Аларның буйлары синекеннән дә бәләкәй. Ә үзләре дөньяда танылган модельләр. Кәттә машиналарга утырып йөриләр, матур киенәләр. Алар минем кебек башларын аска иеп, зур казаннарда борчак ашы пешерми: подиум буйлап йөреп миллионнар ала. Аллаһ сиңа озын буй, камил акыл биргән, классташларыңның көлүенә исең китмәсен! Мин сине Казанга җибәрәм, Гөлнур апаларда торып укырсың. Әтиең каршы килмәс. Урысчаң да яхшырыр. Модельләр әзерләүче студиягә шөгыльләнерсең!

(Дәвамы бар.) 

Фото: Изображение от freepik

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар