Дәвамы
Башы: http://syuyumbike.ru/news/otkrovenie/ozyn-kolga-nafisa
Халыкта «көтеп алынган бала бәхетле була» дип әйтәләр. Җәмилә балага узгач, Рәшит нишләргә белмәде: хатынын шатландырасы килеп, эштән кайтканда кибеттән ризыклар сатып алуны гадәткә кертте. Авыл кибетләрендә товарларга ассортимент сай булса да, киштәләр конфет-печеньелар, коробкалы соклардан сыгылып тора. Ризыклар салган пакетны тотып, горур кыяфәт белән кайтып кергәч, дегеткә батып, пычранып беткән кулларын да юмыйча, Рәшит хатынын кочаклап ала. Әкрен генә халат төймәләрен ычкындырып, бармаклары белән Җәмиләнең беленеп килүче корсагыннан сыйпый, баласы белән исәнләшә. Аннары, иелеп, колагын хатынының корсагына куя, сабыеның йөрәк тибешен тыңлый, янәсе. Карындагы баланың 18-19 нчы атнадан соң гына тибенә башласын каян белсен инде гади тракторчы? Шушы гадәткә кергән исәнләшүдән соң ир кеше кухняга чыга, пакетындагы ризыкларны өстәлгә тезә башлый. Матур тышлы кәгазьләргә төрелгән бисквитларның саклану вакыты бер-ике ел. Ә Җәмилә пешергән пироглар, ГМОлар кушылмагач, ике көндә күгәреп чыга.
Җәмилә повар булгач, эшкә уңган: идән астында кышкылыкка әзерләп куйган йөзәрләгән пыяла банкалары саклана аның. Нәрсә генә юк анда: тозланган кыяр-помидорлар, компот, лечо, керәнле помидор, торма, ташкабак икралары, джем, кайнатмалар... Җитмәсә, хуҗабикә көнаралаш мич ягып, өй ипие, пироглар, бәлешләр пешерә. Иренең пакет тутырып кибет торты, бисквит, печенье, конфетлар алып кайтуын башка хатын-кыз аңламас иде, акча туздырасың, дип, кара тавыш чыгарыр иде. Ә Җәмилә бик басынкы, сабыр холыклы. Ул ире алып кайткан ризыкларны рәхмәт әйтеп ала, алай гына да түгел: «Син минем алтыным, матурым, җанымның яртысы», – дип кабатлап, Рәшитнең кара мыеклары астына яшеренгән иреннәрен «чуп» итеп үбеп ала.
Ир-ат заты бала-чага шикелле бит ул: җылы сүз ишеткәч, эри дә китә. Рәшит тә шундыйлардан: назлы сүзләрне ишеткәч, Берлинны алган солдат шикелле тураеп баса, башы югары күтәрелә, күзләре ялтырый башлый. Мондый иргә нинди эш кушсаң да эшләячәк, нәрсә сорасаң да алып бирәчәк, хәтта күктәге йолдызларны да җыеп, хатыны алдына тезеп куяр, билләһи! Макталган ирне юкка гына фермадагы нәселле үгезгә тиңләмиләрдер. Энергиясен ызгышуга, сүз көрәштерүгә түгел, файдалы гамәлгә тотачак ул: сукранмыйча гына бакчаны казып чыгачак, бер өем печәнне «ых» итмичә таратып ташлаячак!
Башка ирләр ничектер, Җәмиләсе мактагач, Рәшит аз сүзлегә әйләнә: хатыны салып биргән ашны ләззәтләнеп, авызларын чапылдата-чапылдата ашый да, өч-дүрт чынаяк лимон, мәтрүшкә яфрагы салып төнәткән чәйне бушатып куйгач, абзар тирәсенә эшләргә чыгып китә. Авырлы хатынына авыр эш эшләмәскә, үзен сакларга куша. «Ярар, матурым, ятып кына торырмын, эшләмәм», дип калса да, тик тора алмый хатыны: идәнен дә юа, бәлешен дә пешерә, керен дә уа.
Шулай бертөрле генә, тынычлыкта уза көннәре... Ир, хатынын шатландырам дип, кибеттән күчтәнәч ташый, хәтта тракторында 5–10 километр ераклыктагы Бәстерәй аланына барып, чәчәкләрдән букет ясап, хатынына бүләк итә... Ләйлә белән Мәҗнүн, Йосыф белән Зөләйха гыйшкына шикләнсәгез, Рәшит белән Җәмилә мәхәббәтенә ышаныгыз. Дөньяда бар әле бер-берсенең күзләренә генә карап, бер-берләрен кадерләп яшәүче гашыйк җаннар!
Менә шушы матур парның кадерле баласы булып Роза дөньяга аваз салды. Җәмиләнең яраткан чәчәге булганга, исемне дә «Роза» дип куштылар аңа, Дөньядагы иң матур, иң акыллы, иң бәхетле кеше булып үсәсенә барысының да иманы камил иде. Кызы тугач, ата кешенең башы күккә тиде: мәчеткә сәдака илтте, авылда яшәүче ялгыз әби-апаларның бакчаларын тракторы белән бушка гына сөреп, тырмалап чыкты ул.
Ата-ана Розаның аппетиты юклыгына бик борчылды: ялынып та, куркытып та карадылар, ләкин ничек кенә тырышмасыннар, кызның аппетитын уята алмадылар. Роза кечкенә булса да, бик кире, үссүзле иде. Ботка салынган кашыкны кечкенә куллары белән этеп кенә җибәрә. Кайбер көннәрдә бер касә баллы чәй эчкән килеш йөри иде. «Әллә ашказанында авыру бар микән, язва булып, үлеп китмәсен» дип, хафага калган ата-ана кызны авыл фельдшерына күрсәтеп карарга булды. Бәлки, берәр дару язар, киңәш бирер, дип өметләнделәр. Наилә ханым Розаның йөрәген тикшерде, пульсын санады да, калын дәфтәрен ачып, кызны авырулар исемлегенә теркәп куйды. «Тиздән авылга комиссия киләчәк, шунда табибларга күрсәтеп карарбыз», – диде.
Бәхеткә, авылга килгән медицина хезмәткәрләре арасында балалар табибы да бар иде. Ул Розаның анализларын карап, начар нәрсә тапмады. «Вакыты җиткәч ашар әле, баланы газапламагыз», – дип, өйгә кайтарып җибәрде.
Чыннан да, шәhәр табибы хаклы булып чыкты. Ата-ананың борчылулары юкка булган: 7-8 яшьләрдә кызның аппетиты кисәк ачылып китте. Җәмилә нәрсә генә пешерсә дә, кызы яратып ашады: бәлештән, аштан да, өчпочмактан да баш тартмады. Ләкин ашау белән ашамау арасында аерма сизелмәде –кызның ашаганы гәүдәсенә ит булып ятмады, ул бәләкәй, ябык булып калды. Ата-ана тагын пошаманга төште. Кызны табибларга алып бардылар, төрле анализлар тапшырдылар. Ләкин табиблар бу юлы да куркыныч нәрсә тапмадылар: «Кызыгыз атасына охшап, ябык булып калачак, тазарыр дип өметләнмәгез», – диделәр.
Сыйныфта Розаны үзе кебек бәләкәй гәүдәле, начар күрә торган Наил исемле малай белән алгы партага утырттылар. 7 нче сыйныфка җиткәнче алар бергә булды.
Роза мәктәптә бик тырышып укыды, 20 бала арасында отличник булып барды. Ата-ана өчен шуннан да кадерле нәрсә булуы мөмкин түгел. Рәшит белән Җәмилә ата-аналар җыелышына парлашып йөрделәр. Җәмилә бәйрәм саен мәктәпкә пироглар, бәлешләр пешереп китерде, Рәшит исә укытучылар кушкан йомышны бер каршылыксыз үтәп торды. Хәтта укытучыларның шәхси йомышларыннан да баш тартмады: тракторында салам, силос та, сенаж да китерде, хезмәте өчен акча сорамады.
(Дәвамы бар.)
Фото: Изображение от freepik
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Комментарий юк