Җәмилә үзенең оста пешекче булуын да онытты, бер тапкыр да кухняга кереп карамады. Иртәнге ашны, әбәтне, кичке ашны да кафеда ашадылар. Үгез сатып килгән акча көн узу белән кимеде.
Башы: http://syuyumbike.ru/news/otkrovenie/ozyn-kolga-nafisa
http://syuyumbike.ru/news/otkrovenie/ozyn-kolga-nafisa-2
http://syuyumbike.ru/news/otkrovenie/ozyn-kolga-nafisa-3
http://syuyumbike.ru/news/otkrovenie/ozyn-kolga-nafisa-4
http://syuyumbike.ru/news/otkrovenie/ozyn-kolga-nafisa-5
– О-о-о, татары! Самый трудолибивый народ! Мой первый муж был татарином. Познакомилась я с ним в Крыму. Он был капитаном корабля, родом из Московской области. Жила я с ним всего три года, потом он умер, детей не было. Всю жизнь про него вспоминаю, горько плачу! Предки у него были из Бугульминского района. Но, к сожалению, я ни разу не была в вашем регионе. Говорят очень красиво у Вас...
– Приезжайте к нам, гостям мы всегда рады, – дип җавап бирде хуҗабикәгә Рәшит. Деревня у нас маленькая, люди очень хорошие. Поезда ходят, сами встретим, у нас поживете!
Марфа Петровна чыннан да беренче ирен бик яраткан булган ахры: әллә дулкынланудан, әллә кан басымы күтәрелеп китте: бер мизгелдә йөзе кызарып чыкты, күзләре яшьләнде, алсу битләреннән эре-эре яшь тамчылары тәгәрәде.
Хуҗабикәнең хисләнүе озакка бармады. Рәшитнең аренда өчен сузган акчаларны күргәч, тынычланып калды, өстәл янына утырды да ләззәтләнеп кәгазь меңлекләрне саный башлады. Бер санап чыккач, тагын ике-өч тапкыр санады, соңыннан купюраларны борыны янына китереп иснәп куйды, хәтта күзләрен йомды. Эшен бетергәч, Рәшит белән Җәмиләнең паспортларын, акчаларны шакмаклы сөлгегә төреп, сейф эченә яшерде. Сейфның калын тимер ишеген бикләгәч, ачкычны кесәсенә салып куйды.
– Все, дорогие мои! Желаю приятного отдыха! Располагайтесь! Будьте как дома, но не забывайте, что в гостях! Комнаты в Вашем распоряжении будут ровно две недели!
Марфа Петровна авыз тулы алтын тешләрен күрсәтеп елмайды да, кызу-кызу атлап, икенче катка менеп китте. Ул чыгып киткәч, юлчылар иркен сулап куйды. Җәмилә, чемоданнан киемнәрне алып шкафтагы элгечләргә урнаштыра башлады. Рәшит юлдан килгән киемнәрен салып, өстенә шорты белән майка киеп куйды. Аның тизрәк диңгезгә кереп чумасы, дулкыннар кочагында изрисе, колачлап йөзәсе килә иде. Ул Нәфисәгә диңгездә йөзәр өчен кибеттән махсус сатып алынган «круг»ның капкачын ике ирен арасына кыстырып, бар көчкә һава өреп, кабарта башлады.
– Әйдәгез инде, тизрәк диңгезгә барыййййййк!– дип елый башлады Нәфисә.
– Хәзер, балакаем, урнашып бетик инде, – дип, кызын тынычландырырга ашыкты Җәмилә.
Ниһаять киемнәр, сөлгеләр, гигиена әйберләре шкаф, тартмаларга урнашып бетте. Бәхетле ял итүчеләр башларына панамаларын батырып, кояш күзлекләрен киеп урамга чыкты. Каршыларына очраган ял итүчеләр Рәшит белән Җәмиләнең кояш күрми агарган тәннәренә карап елмаештылар кебек, әйтерсең үзләре гомер буе Анапа пляжларында кызынып ятканнар!
Рәхәт икән Анапада! Бакчаларда виноград агачлары җимешләнеп килә, берәр айдан авыздан су китерерлек итеп балланырлар да. Июнь ае рәхәт вакыт: җир җиләкләре, чия, карлыганнар өлгерә. Август-сентябрь аенда курортларда бәрхет сезоны башлана: диңгез суы май кебек җылына, күктәге кояш сүрәнләнә. Күпләр курортларга шул чорда килергә тырыша: йөрәк белән авыртучылар, кан басымы белән газапланучыларга сәламәтлекләрен ныгыту өчен иң кулай вакыт.
Аh Анапа, Анапа! Ул – һава, ул – яшеллек! Хуҗа хатын ялганламаган: диңгез алар арендалаган йорттан 10 минут чамасы гына аралыкта иде.
Җимеш куаклары үсеп утырган урам буйлап баргач, күз алдына күз камаштыргыч күренеш ачылды: каршыда очсыз-кырыйсыз зәңгәр диңгез, алтын комлы пляж, күктә акчарлаклар оча, дулкыннар чуар ташлы ярларга бәрелеп кире чигенә.
Пляж умарта оясын хәтерләтә: кайсы кеше сузылып яткан, кем утырган, кайберләре газета укый, араларында битләрен панома белән каплап, комда кызынып ятучылар бар. Ир белән хатын шушы мәхшәрдә үзләренә урын таба алмыйча озак йөрделәр . Ниһаять, кулай урын таптылар шикелле: яр буендагы зур таш янына сөлгеләрен җәеп, урнаштылар.
Юлда бик аруларына карамастан, аларның кәефләре шәп иде.
– Кому чебуреки? Кому горячие пирожки?
Тәннәре кояшта каралган бөдрә чәчле егетләр пляж буйлап ризык сатып йөри. Нәрсә генә сатмыйлар: туңдырма, кукуруз пачанкалары, акчаң гына җитсен...
Нәфисә, пешкән кукуруз ашап утыручы малайга карап, әтисенә ялына башлады:
– Әти минем кукуруз ашыйсым килә!
Сәүдәгәрләр бик башлы халык икән: авылда сыерлар гына кимерүче кукурузны суда кайнатып, өстенә тоз сипкәннәр дә, ял итүчеләргә сатып йөри. Вәт, тамаша! Рәшит авылда кукурузны силоска тапап, терлекләргә азык әзерли.
Нәфисәгә кукуруз сатып алганда ирнең башына шәп идея килде. Ярым шаяртып хатынына:
– Әллә инде, фермер хуҗалыгы ачып, басу тутырып кукуруз үстерәбезме, хатын? Машиналарга төяп Анапага озатырбыз, бер сезонда миллионер булырбыз? – дип әйтеп куйды.
Җәмилә иңнәрен генә сикертеп куйды. Аларны гына көтеп торалар ди Анапада! Рәшит белән Җәмилә кукурузлары гына җитми икән пляжларда.
– Әйдә, матурым, хыялланма! Без монда хисләнергә түгел, ял итәргә килдек! – дип җавап бирде ул иренә.
Хатын базардан арзан гына хакка сатып алган эре кызыл чәчәкле үзбәк халатын салып, ком өстенә җәелгән сөлгегә атты да диңгезгә таба атлады. 140 килограмм авырлыгындагы гәүдәсен су күтәрә алыр микән? Гөнаһ шомлыгына каршы, йөзә дә белми бит ул. Гомер буе су кергәне юк. Ярар, Анапага кадәр килеп куркып ятмас, тубыктан суга кереп булса да, бака кебек чапылдап ятар!
Кеше шундый бит ул: рәхәткә тиз күнә. Безнең ял итүчеләр дә Анапага ияләште. Йокыдан торуга, киенәләр дә су буена чыгып китәләр.
Яр буенда атлаган саен – кафе. Нәрсә телисең шул бар: аш та, икенче ризыклар да, шашлыклар да. Җәмилә үзенең оста пешекче булуын да онытты, бер тапкыр да кухняга кереп карамады. Иртәнге ашны, әбәтне, кичке ашны да кафеда ашадылар. Үгез сатып килгән акча көн узу белән кимеде. Ашарга да, бүләкләргә дә акчаны жәлләмәде алар. Кич белән рестораннарда утырдылар, ачык һавада уздырылган концертларны тамаша кылдылар, дискотекаларда биеделәр. Рәшит белән Җәмиләнең мәхәббәте төнге Анапа күгендәге йолдызлар шикелле тагын да катырак балкый, диңгез дулкыннары шикелле шаулый башлады. Алар үзләрен дөньядагы иң бәхетле пар итеп хис иттеләр. Тропик климатта бәхет гармоннары бүленеп чыга дигәннәрне ишеткәне бар иде Рәшитнең. Хак әйткәннәр икән! Ял итү файдага китте: авылда эшләп каткан билләре турайды, сөякләре язылды, диңгез тозы барлык проблемаларны суырып чыгарган кебек булды. Рәшит аякларының авыртуы кимегәнен тойды. Нәфисә дә буйга калкып киткән кебек тоелды. Юкка гына халык күп акчалар түләп, курортларга йөрми икән!
(Дәвамы: http://syuyumbike.ru/news/otkrovenie/ozyn-kolga-nafisa-7)
Фото: Изображение от freepik
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Комментарий юк