Логотип
Күңелеңә җыйма

Озын колга Нәфисә 7

Җәмилә кыяр-помидорларга су сипкәндә тагын татлы хыялларга бирелә. «Кызым үсеп буйга җиткәч, подиумнарда мода күрсәтүче атаклы модельер булсын иде», дип тели хатын. Нәфисә анасы шикелле 140 килограмм авырлыктагы симез хатын булмаячак, талдан нечкә билле зифа хатын-кыз булачак, Аллаһ кушса!

Башы: http://syuyumbike.ru/news/otkrovenie/ozyn-kolga-nafisa

           http://syuyumbike.ru/news/otkrovenie/ozyn-kolga-nafisa-2

           http://syuyumbike.ru/news/otkrovenie/ozyn-kolga-nafisa-3

           http://syuyumbike.ru/news/otkrovenie/ozyn-kolga-nafisa-4

          http://syuyumbike.ru/news/otkrovenie/ozyn-kolga-nafisa-5

          http://syuyumbike.ru/news/otkrovenie/ozyn-kolga-nafisa-6

Анапаның җылы һавасы, кояш, зәңгәр диңгез, дулкыннар өстендә  томырылып очкан акчарлаклар ял итүчеләргә уңай тәэсир итте: Рәшит тә, Җәмилә дә дөньяларын онытты бугай. Авыл, бакча, терлек турында башларына да китереп карамадылар. Ә бит җир кешесе белә: май-июнь айларында бакчаңны утамый тотсаң, түтәлләр бер атна эчендә бурьянга әверелә, котырып алабута үсә башлый, үсентеләрне чүп үләне каплап китә. Рәшит белән Җәмилә Анапага киткәндә күршеләре терлекләрне карап торырга риза булды булуын... Борчыласы юк: сыерны көтүгә куарлар, каршы да алырлар, савылыр да, тавык-чебешне дә ашатырлар, ләкин бакчага чыгып карарга гына вакытлары булмас. Узган ел Җәмилә, кан басымы күтәрелеп китеп, ике атна чамасы район хастаханәсендә дәваланып кайтты. Хатын өйдә юкта бакчалары джунгли урманына охшап калган иде: помидорлар кып-кызыл булып өлгереп, череп яталар, вакытында җыелмаган кыярлар сары төскә кереп кабакка охшап калганнар. Тракторы белән кырдан кайтып кермәгән Рәшит бакчага чыгып та карамаган. Ярты бакчаны чалгы белән чабарга туры килде. Күршеләр якын-тирәдә чүп үсеп утырганны яратмый: җил чүп үләне орлыкларын бакчага очыртып алып килә, тегеләре ашламалы җирдә шытып чыгып, тамыр җибәрә. Нишлисең, авыру кешегә сорап килми... Рәхмәт төшкере, «бакчаң нигә каралмаган?» дип, усал кайнана чәпчеп тормый. Рәшит әнисез үскән, Җәмиләнең дә әти-әнисе күптән вафат булган. 

Хатын көне буе ашханәдә ашарга пешереп, кич белән генә өйгә кайтып ава. Дөресрәге, Рәшит, тракторына утырып, кичке сәгать биштә Җәмиләне каршы алырга килә. Өйдә тавык чүпләп бетермәслек эш көтеп тора аларны: ашарга пешерәсе, кер юасы, бакчаны карыйсы... Тик, яшелчә, җиләк-җимеш үсеп утырган түтәлләр янына чыгып эшли башлауга, көтү кайтыр вакыт килеп җитә. Сыерны кызлары Нәфисә куып кайта. Тигәнәккә батып кайткан хайванны абзарга кертеп биклиләр, алдына печән салалар. Кайвакыт сыерның җиленнәре пычракка баткан була, аны җылы су белән яхшылап юып, вазелин сылап йомшартырга кирәк. Моның белән генә эш бетми: савылган сөтне марля аша сөзеп, банкаларга урнаштырасы, сепарат аппаратын кушасы, май язасы, каймак ясыйсы бар... Иртә белән авылга сөт заводыннан махсус җыючылар килеп җитә, арзан хакка гына халыктан сөт җыеп йөриләр. 

Шулай, эш дип, көн артыннан көн үтә, хатын-кызның көязләнергә, матурланырга вакыты калмый. Иртән уяналар да, кояш батканчыга кадәр бил бөгәләр. Кичләрен телевизор каршында утырырга вакыт табалар табуын: «Рабыня Изаура», «Простоя Мария» сериалларын кайнар күз яшьләре агызып, елый-елый карадылар заманында. Хәзер ничә еллар узса да, йөрәкләренә кереп утырган геройлар – Мария Лопес, Хуан Карлос, Хосе Игнасионы сагынып сөйлиләр... Җәмилә телевизордан мода, яңа прическалар турындагы тапшыруларны карап, матур хыялларга чума. Еш кына көзге каршына килеп баса: битләренә бармаклары белән басып карый, чалара башлаган чәчләрен сыйпый. Бакчада эшләп, камыр басып, бәрәңге әрчеп тупасланган кулларына, җилдә ярылып беткән иреннәренә карап авыр сулап куя. Кайчакта мунчадан соң битләренә каймактан маска да сылап куя. Андый вакытларда Җәмиләбез үзен патшабикә кебек хис итә. Битеннән ябышып каткан массаны юып төшергәч, бит тиресе яшәреп, матурланып киткән шикелле була. Шул вакытта яшисе килеп китә. Керфекләрне кара тушь белән озынайтып, иреннәргә кызыл иннек сөртеп, матур затлы атлас күлмәк киеп, биек үкчәле туфлиләрдән авыл урамы буйлап «кәс-кәс» атлап узып китәсе килә. Хыяллану мизгелләре тиз уза шул: Җәмилә ун минуттан бумази халатын киеп куя да, аягына үзбәкләрдән сатып алган галошларын эләктереп, «лаштыр-лоштыр» тавышлар чыгарып, бакчага чыгып китә. Бакчада кызу кояш астында әлсерәп утырган кыяр-помидорлар Җәмиләнең лейка тотып килүен сизгәндәй, җанланып куялар шикелле. «Нәрсәгә сиңа мода, син болай да алмагачта тулып пешкән сусыл алма кебек матур, баллы», дип пышылдашалар шикелле. Җәмилә кыяр-помидорларга су сипкәндә тагын татлы хыялларга бирелә. «Кызым үсеп буйга җиткәч, подиумнарда мода күрсәтүче атаклы модель булсын иде», дип тели хатын. Нәфисә анасы шикелле 140 килограмм авырлыктагы симез хатын булмаячак, талдан нечкә билле зифа хатын-кыз булачак, Аллаһ кушса! 

Анапада ял иткән вакытларында Җәмилә судан чыкмый, башка балалар белән чыр-чу килеп диңгездә йөзгән кызын горурланып күзәтте. Нәфисә, Ходай насыйп итсә, Җәмилә кебек кисмәкләрне тутырып борчак ашы пешерүче пешекче булмас, югары уку йортларында белем алган дипломлы белгеч булыр! Матур киенеп, илдән-илгә, курорттан-курортка гына йөрер. Рәшит тә, Җәмилә дә, хезмәт хакларын хәзердән үк банкка салып баралар, кызларын укытыр өчен мая туплыйлар. 

Җәмилә Анапа пляжында ятканда тәненә кояштан саклый торган кремны мулдан сылап кына торды. Кызынам дип, кояшта пешеп кайтмасын тагын. Аллаһ кушса, диңгез суы кызларына да уңай тәэсир итәр, сәламәтлеге ныгыр. Аһ хыяллар, хыяллар... Пляжда башларына эшләпә кигән, кояш күзлекләрен батырып кигән озын аяклы, матур фигуралы кызларга игътибар итте Җәмилә. Әнә ничек кәс-кәс атлап узалар бит. Ул билләр, ул күкрәкләр! Җәмиләне алар янына бастырып куйсаң... Анардан зифа буйлы дүрт кыз чыгар иде. «Ярар, моңаеп утырма әле, булганына шөкер итеп, «Аллага шөкер» дип яшә. Рәшит мине болай да ярата», дип, үз-үзен тынычландырырга тырышты ул. Авыр сулап, киноларда күрсәткән бегемот шикелле ике кулы белән комга таянып, арка ягына сузылып ятты. Яхшы итеп кызынырга кирәк, авылда загарларына карап йөрәкләре янсын көнчеләрнең. Җәмиләнең дус хатыннары акчаларын жәлләп санаторийга да бармыйлар. Ә Рәшит белән Җәмилә дөньяның рәхәтеп тоеп яши белә! 

Шулай итеп бер проблемасыз ике атна узып та китте. Авылга кайтыр вакыт җитте. Чемоданнарына бүләкләр, ракушкалар, Анапа белән бәйле сувенирлар тутырдылар. Мехлар сатылучы кибеткә барып Җәмиләгә төлке койрыкларыннан эшләнгән жилет, Рәшиткә куртка, кызларына пальто сатып алдылар. Анапа базарын да эзләп таптылар: колготки, яулыклар, күлмәкләр җыйдылар.

Марфа Петровна аларны тимер юл вокзалына машинасына утыртып озатып куйды. 
– Еще приезжайте, вы мне как родные теперь, – диде ул поезд кузгалганда.
– Обязательно приедем! – дип кычкырды аңа Рәшит.

Киткәндә ике чемодан белән чыгып киткән ял итүчеләр авылга дүрт чемодан күтәреп кайтып керде. Аларның урамнан үткәнен авылдашлары тәрәзәгә капланып күзәтеп калды. 

Өйгә кайтып керүгә күршеләре кереп җитте. Җәмилә аларга Анападан алып кайткан бүләкләрне тапшырды. Җимешләр, күчтәнәчләр белән чәй эчтеләр. Күрше хатын юлчылар өчен өчпочмак пешереп кергән. Рәхәтләнеп гөрләшеп чәй эчтеләр, яңалыклар белән уртаклаштылар. Рәшит белән Җәмилә, бер-берсен бүлә-бүлә, Анапа турында сөйләде.

Аллага шөкер, йортлары исән торган, күршеләр малларны карап торган, бакчаларын гына чүп баскан иде. 

(Дәвамы бар.)

Фото: Изображение от freepik

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар