Логотип
Күңелеңә җыйма

Озын колга Нәфисә 5

Табиблар күптәннән инде аңа диңгезгә барып ял итәргә, көньяк һавасы сулап кайтырга киңәш итәләр. Колхоз эше генә бетми: берничек тә вакыт табып өлгереп булмый...

Башы: http://syuyumbike.ru/news/otkrovenie/ozyn-kolga-nafisa

           http://syuyumbike.ru/news/otkrovenie/ozyn-kolga-nafisa-2

           http://syuyumbike.ru/news/otkrovenie/ozyn-kolga-nafisa-3

           http://syuyumbike.ru/news/otkrovenie/ozyn-kolga-nafisa-4

Рәшит поездга билет алганда станциядәге кассирдан гаиләсе өчен аерым урын сорамады: купемы, плацкартмы – аңа барыбер иде. Соңгы тапкыр поездга армиядән кайтканда утырган иде ул. Әле дә хәтерли: урыны плацкарт вагонда, өстәге ятакка туры килгән иде. Ике көн буе вагон тәрәзәсеннән урам-кырларны, күперләрне, юлларны күзәтеп кайтты ул, торса да, бәдрәфкә генә барып килде. Сәбәп шунда: билет алганда, Рәшитнең кесәсеннән караклар акчасын урлады, үзе бу хакта касса каршына басып торганда гына белде. Чалбар кесәсен актарган солдатны чиратта торучы халык кызыксынып күзәтте. Ярый шунда өлкән яшьтәге мыеклы бер ир кеше ярдәмгә килде: билетына да түләде, юлына бераз акча да бирде. Шул вакытта күзләреннән яшьләр атылды Рәшитнең, мыеклы ир кешегә ничекләр рәхмәт әйтергә белмәде. «Не благодари, я сам бывший солдат, а теперь полковник в отставке», – дигәне генә хәтерендә калган ул абзыйның. Ул вакытта юлдашлары да – яхшы кешеләр туры килде: солдатны жәлләделәр, ризыклары белән бүлештеләр. Рәшит хәзер дә аларга рәхмәт әйтеп яши...

...Анапага кузгалган сәяхәтчеләрнең поездда урыннары купелы вагонга туры килде. Рәшит белән Җәмилә ашыкмый гына чемоданнарны урнаштырдылар. Ире солдат вакытларын искә төшереп, өстәге ятакка урнашты, кызы белән Җәмилә астагы урыннарны алды. Ни гаҗәптер, дүртенче урын буш калды. 

«Ду-ду» дигән тавышлар чыгарып, поезд алга – телевизордан гына күреп белгән алтын комлы диңгез буена – Анапага таба чапты. Юлда өч көн барасы булганга, Җәмилә ныклап әзерләнде: чемоданнарга бер зур мәҗлескә җитәрлек ризык тутырган иде. Нәрсә генә алмаган ул: түтәлдән өзеп кергән яшел кыярлар, кызарып килүче помидорлар, ысланган колбаса, кыздырылган тавык, пешкән бәрәңге... Ризыкларның күбесе тиз бозыла торган булганга, ашап өлгерергә кирәк иде. Рәшит белән Нәфисәнең (мулла исемен алыштырганга, Розаны Нәфисә дип үзгәртәм) юлда аппетитлары уянды: алар өстәлгә тезелгән ризыкларны «ялт» иттереп ашап бардылар. Җәмиләнең генә тамагыннан ризык үтмәде. Йөзем кабып, су эчеп утырды. Хатын юлга консервалар, ипи, «доширак» ашлары да алган иде. Аларны өстәлгә чыгармады, кыздырылган бәрәңгеләрнең ашалып бетүен көтте.

Их, рәхәт икән «ду-ду» килеп алга чапкан поезд тәрәзәсеннән карап бару! Авыл кешеләре өчен моңарчы күрмәгән дөнья ачылды: җәйрәп яткан иксез-чиксез кырлар, урманнар, исемнәре таныш булмаган күлләр-елгалар! Нинди киң, матур Җир шарында яши кеше! 

Поезд станцияләрдә туктаган арада Нәфисә әтисенә ияреп урамга да чыкты: башларына газетадан ясалган эшләпә кигән күзлекле апа-әбиләр нәрсә генә сатмый: туңдырма, көнбагыш, чикләвек, лимонад... Биленә каеш белән бөркетелгән кара дермантин барсеткасын ачып, Рәшит кәгазь меңлекләрне чыгарып кына тора. Ата кеше ялга зур җаваплылык белән әзерләнгән, акчаны да жәлләмәскә исәбе. Ул кызы сораган бар әйберне дә сатып алды: туңдырма, тәмле конфетлар, җиләк, матур рәсемнәр төшерелгән журналлар...

Поезд көньякка якынлашкан саен, һава да бөркүләнә бара. Ачык тәрәздән кергән һава эссе вагонны җилләтми, вагон кызганнан-кыза. Проводник хатын кондиционерның яздан ук ватылганын хәбәр итте, әле һаман ремонтламаганнар. Ярый инде авыл кешесе сабыр: эссегә дә, салкынга да түзә. Җәмилә газетадан җилпәзә ясаган да, күлмәк изүен ачып, җилләнеп бара, Нәфисәгә дә шундый ук җилпәзә ясап тоттырган.

Кара диңгез аларны җылы һавасы, тозлы суы, халык белән шыплап тулган ыгы-зыгылы пляжлары белән каршы алды. Тропик климат авылдагыдан аерыла монда: һава бик эссе булса да, организм җиңел кабул итә, суларга рәхәт. Җәмиләнең дә сулышы ачылып киткән кебек булды: балачактан бирле хроник бронхиттан интегә ул, кыш көне башланган ютәле җәйгә хәтле бетми интектерә. Табиблар күптәннән инде аңа диңгезгә барып ял итәргә, көньяк һавасы сулап кайтырга киңәш итәләр. Колхоз эше генә бетми: берничек тә вакыт табып өлгереп булмый...  

Поезд Анапа шәһәренең тимер юл вокзалына килеп туктады. Вагон ишекләре ачылуга, бер төркем халык юлчыларны каршыларга чолгап алды. Күпләр муеннарына катыргы кәгазъ аскан, анда: «Сдаю комнату, квартиру! Цены приемлемы!» дип язылган иде. Рәшит белән Җәмилә каршына чалбар белән ак футболкадан, башына панама кигән 60 яшьләр тирәсендәге таза гәүдәле ханым килеп басты.

– Здравствуйте, Я – Марфа Петровна! Не хотите у меня жилье снять? До моря всего 300 метров, все удобства, душ в доме, туалет на улице! Квартиранты вчера съехали! Вы мне сразу понравились, я людей вижу насквозь!

Марфа Петровна дигәннәре артык бәйләнчек һәм бик әрсез булып чыкты, башка арендага бирүчеләр Рәшит белән Җәмилә янына килергә базмады. Урысчаны бик белеп бетермәгән авыл туристларына чемоданнарын күтәреп бу ханым артыннан иярергә генә калды. 

Марфа Петровна аларны машиналар торган урынга алып килде. Совет заманыннан калып, тимере коррозиягә бирелә башлаган соры төстәге «Москвич»ының багажнигын ачып, чемоданнарны урнаштыра башлады. Пассажирларны салонга утырткач, аягы белән бар көчкә сцеплениегә басып,  газны кушкач, үз гомерендә күпне күргән машина «пытыр-пытыр» килеп, кара төтеннәр чыгарып кузгалып китте. 

Анапаның шау-шулы урамнары, виноград бакчалары буйлап ярты сәгатьләп баргач, машина «Московская урамы, 36» дип язылган, яшел буяуга буялган, агач читәнле, шифер түбәле искерәк кенә бер йорт янына килеп туктады. Бу агач өйне виноград ботаклары чорнап алган, бакча шау чәчәкләргә күмелеп утыра. Йорт үзе ике катлы, иске, агач бүрәнәләрдән салынган булып, совет заманындагы баракка охшап тора иде. 

– Бу йортны без күп еллар буе туристларга, ял итүчеләргә арендага бирәбез. Үзем икенче катта яшим, беренче каттагы бүлмәләрне тулысы белән туристларга бирәм. Ике бүлмә сезнең карамакта. Кухняда иске булса да суыткыч эшли, өстәл, шкафлар бар, ике диван җәелә, рәхәтләнеп яшәргә була. Телисез икән үзегез пешерәсез, акчагыз булса, ресторан-кафеларда тукланыгыз. Бары тәртип бозмагыз, исереп сугышмагыз! Саксыз кыланып ут чыгармагыз. Акчаны ике атна өчен алдан алып куям, паспортларыгыз миндә сакланачак. Без квартирантлар белән шулай эшлибез, бу беренче чиратта, безнең куркынычсызлык өчен кирәк! Күп еллар кеше кертеп яшәгәч, төрле хәлләргә очрадык, сөйләп тормыйм. Мин сезгә вагоннан төшкәндә үк игътибар иттем. Сезнең авылдан икәнегез еракткан ук кычкырып тора. Кайсы регионнан сез?

– Татарстаннан без, татарлар! – дип җавап бирде Рәшит!

(Дәвамы: http://syuyumbike.ru/news/otkrovenie/ozyn-kolga-nafisa-6.) 

Фото: Изображение от freepik

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар