Логотип
Күңелеңә җыйма

Масянялар тагын бармы? Көндәлек. 10.04.2020

​​​​​​​Йә, ни  хәлләрегез бар? Ничек яшәп ятасыз? Безнекеме? Безнеке әйбәт! 

Йә, ни  хәлләрегез бар?
Ничек яшәп ятасыз?
Безнекеме? Безнеке әйбәт! 

«Хрущевка»да торучы танышым белән бервакыт аның кухнясында чәй эчеп утырганда, ул миңа: 
– Гөлнур, бер минутка гына ишек янында басып карап тор әле, мин сиңа хәзер трюк күрсәтәм, – дигән иде. Аннан урындыгын аз гына өстәлдән читкә, бүлмә уртасына таба этте дә, кулы белән башта суыткычка, аннары шкафка үрелде: – Күрәсеңме, ничек рәхәт! Урынымнан тормаган килеш бөтен җиргә җитәм! Хәтта газ плитәсендәге чәйнекне дә утырган җирдән шулай сузылып кына ала алам!

Кызганыч, ул танышым еракта, башка шәһәрдә үк яши – мин аңа хәзер шундый трюк күрсәтер идем!  
– Син менә безнең фатирны – фатир гына дип уйлыйсыңмы? – дияр идем мин аңа. – Ялгышасың, дустым! Күрәсеңме, менә монда Татарстан китап нәшрияты. Иремнең эш урыны... Тавышлана күрмә, эштән бүлдергәнне яратмый. Ул эшләгәндә үзем дә аяк очына гына басып йөрим. Ир-атның эше гел безнекеннән мөһимрәк инде аның... Ә монысы «Сөембикә» журналы филиалы... Минеке икәнен беләсең инде. Мароккода йөрим әле. «Мин ачкан дөнья» рубрикасына килгән бер язманы тәрҗемә итеп утырам. «Нинди сәяхәт, оныттыңмы әллә?» – дисеңме? Алай димә, безнең халык сәяхәт итәргә ярата ул. Коронавирус дип тормады, путевкаларның бәясе төшкәч, март уртасында да чыгып китте бит әле әнә кайберәүләр. Аннан ул вирус безгә гомерлеккә дип килмәде, китәр... Ярый, алга таба барабыз. Монысы – Булатның офисы, ул бер реклама фирмасында эшли... Ә бу почмакта Азатның лицее, дәресләр тәмамлангач компьютер клубына да әйләнә әле ул. Озын тәнәфесләрдә дә шул вазыйфаны башкарып ала – балалар бер минутны да әрәм итми...
Сыябыз кебек. 

Бер нәрсәне генә аңламыйм. Азатка лицейга барып җитү өчен өч адым кирәк хәзер. Урыныннан торып урындыкка күчеп утыруга ул инде классында.  Беренче көннәрдә дәрес башланырга ярты сәгать алдан уяна иде. Хәзер 15 минут калганда да: «Иртә әле», – дип, тагын 5 минут ятып торырга мөмкин. Теш чистартырга да беренче тәнәфестә генә чыгып керә кайсы көнне. Әмма төшке ашка утырган саен (бездә төшке аш хәзер көндезге 2 ләргә күчте – Азатның укудан «кайтканын» көтәбез) гел бер сүзне кабатлый: 
– Мәктәпкә барасы килә!

Мондый сүзләрне дә  ишетер көн бар икән!  Өч айга сузылган җәйге каникул ахырында да аны авызларыннан тартып кына ала идек, ә монда сорамыйча да әйтәләр! Мин генә түгел, күп әти-әниләр шакката дип беләм. Диктофонга яздырып алам әле – киләчәктә кирәге чыгуы бар. (Азат бу юлларны укыса үпкәләячәк, «Мин бит лицейны гел яратам», – диячәк. Анысы шулай, уку дип егылып китмәсә дә, лицейда, дуслары янында төн кунарга да әзер ул.)
Кичә ата-аналар җыелышы булды. Әтиебезне борчып тормадым инде, бу юлы да үзем бардым. Аннан ерак та барасы түгел бит, ноутбугым белән кухняга гына кердем. Балаларга Алла ярдәм бирсен, дистанцион уку бер дә җайлы эш түгел бугай, җәмәгать. Наушник киеп бер сәгать тыңлап утырганда да арытты. Дөресрәге, начар ишетелүе арытты. Хәер, балалар болай укуның кызык якларын да табалар бугай. Ул кызыкларны үзләре дә чыгарып торалар икән. Укытучы көлә: «Сорау бирүгә югалалар, – ди. – Аннан: «Технические неполадки», – дип әйтәләр».  

Көндезләрен эшлибез, ә кичен әтиләре белән икәү йөрергә чыгабыз. 
Дөрес аңламадыгыз, урамга түгел – өй буйлап. 
Көнгә ничә адым атларга кушалар әле безгә? Ун меңнеме? Юк, аның кадәр булдырып булмый – алты меңнән узган юк. Ул залдан – кухняга, мин кухнядан залга барганда очрашабыз да, бер-беребезгә: «Тагын синме?» – дип узабыз. 
Бу сезгә нәрсәнедер хәтерләтмиме? 

– Опять ты?
– Опять ты?!
– Опять ты!!!

Әйе, «Масяня» мультфильмын! «Изоляция» сериясен. Бу көннәрдә ватсаптан аны алмаган, карамаган кеше калмагандыр дип уйлыйм. Күпләр, мөгаен, өйләрендә Масяня сүзләре белән сөйләшәдер. (Башында алты бөртек чәче булган Масяняның чынлыкта Мария исемле икәнен белә идегезме? Вакыт бар бит – тарихы белән кызыксындым әле. Питер рәссамы уйлап чыгарган персонаж бу. Онытыла язганда, менә тагын популяр булып китте.)

Алты мең адым ясар өчен дә өй буйлап шактый йөрергә туры килә. Астагы күршеләр шаулашкан саен (ә алар көн саен нигәдер кычкырыша: карантиннан соң күп гаиләләр аерылышачак дип юкка әйтмиләр бугай), күңелемнән генә аларга «яныйм»: «Бүген үкчәле туфли киеп йөриячәкмен! Алты мең түгел, ун мең адым!» Минем «куркытканны» ишетүче генә юк... Әллә берәр көнне, чыннан да, шулай эшләп караргамы соң? 

Тик бүген озак йөрергә вакыт юк әле – кунакка китәм. Әнкарага! Нинди кунак хәзер, дисезме? Тагын ялгыштыгыз! Замана мөмкинлекләреннән нигә файдаланмаска – кунакка виртуаль  рәвештә генә барабыз! Дустым Гөлнаралар яңа фатирга күчкәннәр иде, өйләрен күрергә чакырды менә. Карарбыз, алар өчен куанырбыз, аннан чәй эчәргә утырырбыз: Төркиягә ялга баргач алып кайткан «бардак»ларны – төрекләрнең яраткан чынаякларын чыгардым инде. Гөлнара экранның теге ягында мин яраткан симитне ашар, мин монда чәй эчәрмен...

Ярый, кунакка көттереп барырга ярамый, киттем мин...
Яңача яшәргә тәмам ияләшеп киләбез бугай, җәмәгать. Масяня кебек соңыннан: «Анда – тышта безгә берни калмаган!» – дип кире ишекләрне ябып кереп китмәсәк ярый инде...      

Беренче көн: http://syuyumbike.ru/news/otkrovenie/saklanganny-saklarmyn

Икенче көн: http://syuyumbike.ru/news/arabyzdan-berebez/koronavirusly-tormysh-yaa-chynbarlyk-kndlek-ikenche-kn-29032020

Өченче көн: http://syuyumbike.ru/news/otkrovenie/avyl-bakcha-izolyatsiya-kchya-kndlek-ochenche-kn-30032020

Дүртенче көн: http://syuyumbike.ru/news/otkrovenie/vatyk-kompyuter-m-batareykalar-kndlek-drtenche-kn-31032020

Бишенче көн: http://syuyumbike.ru/news/otkrovenie/berenche-aprel-shayartuy-gyna-bulsachy-kndlek-5-nche-kn-01042020

Алтынчы көн: http://syuyumbike.ru/news/otkrovenie/million-dollar-otsam-ide-dip-telise-kalgan-ikn-kndlek-altynchy-kn-0204-2020

Җиденче көн: http://syuyumbike.ru/news/otkrovenie/tels-shatlyklar-tabyla-kndlek-03042020

Сигезенче көнhttp://syuyumbike.ru/news/otkrovenie/khalykta-nrs-kulty-kndlek-sigezenche-kn-04042020

Тугызынчы көн: http://syuyumbike.ru/news/otkrovenie/chchne-udalenno-chchbez-avyl-khbrlre-kndlek-05042020

Унынычы көн: http://syuyumbike.ru/news/otkrovenie/anna-kareninadan-bashlangan-kn-kndlek-08042020

Унберенче көн: http://syuyumbike.ru/news/otkrovenie/min-nishlim-alar-nishli-kndlek-9-04-2020

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Үтердең көлдереп, Гөлнур. мин кычкырып укыдым, хатыным көлеп тыңлап утырды. Бездә сезнең кебек, өйдә адымнар җыябыз. Юк без сезнең кебек түгел, ә култыклашып икәү бергә өйрибез. Сөйләшергә сүз табыла инде. Үткән гомерне, оныклары искә төшереп сөйләшеп йөрибез. Ипине Фирдәүсә үзе пешерә, бәрәңге бар, чечевица бар шуларны ашыйбыз. Сигезенче көн өйдән чыккан юк.

    • аватар Без имени

      0

      0

      ...яки Винни Пух кебек ишеккә сыймыйча чыга алмый ятмасак...)))

      • аватар Без имени

        0

        0

        Бу атнаныкы - адаптацияне утеп бетерэ торган язма. Син ничектер бу ситуацияга кунегеп тэ барасын кебек, тик шул вакытта бик каты дулап та аласы килэ, тик... ярамый. Ничек тэ сабыр итеп уздырып жибэрэсе иде инде. Язма жылы, нурлы, бер тында укып чыктым.

        • аватар Без имени

          0

          0

          Кон кадагына гади дэ, кызыксындыргыч та итеп.Афарин!

          • аватар Без имени

            0

            0

            Шэп? чынбарлык...

            Хәзер укыйлар