Логотип
Проза

Өмет йолдызы кабынса

Хикәя

Зөлфия СИРАИ-МУЛЛАЯНОВА

Галимә әбинең бу көннәрдә йокысы качты. Балама багышлап Коръән чыгам, Аллаһ боерса, дип, үз-үзенә сүз биргән иде ул. Коръән дә чыкты, әмма йөрәгенең түренә кереп урнашкан борчуы аңа тынгылык бирмәде. Төшендә бүген дә кызы Гөлсемне күрде. Матур бизәкләр төшкән җиңелчә күлмәк кигән бала ромашкалы болында колындай уйнаклап чаба. Әнисе аның артыннан көчкә-көчкә җитешеп бара. Кызын кочагына алып, аны кысып-кысып сөясе, иркәлисе, алсу битләреннән үбәсе килә. Галимәнең икегә аерып үрелгән озын толымнары кызын кочагына алырга комачаулый. Сабан туена дип бәбәй итәкләп тектергән күлмәге атларга ирек бирми... Галимә шабыр тиргә батып уяна да, ярты гасыр элек булган хәлләрне күз алдына китереп уйланып ята башлый... Бер кеше гомере!.. Менә вакыт шулай аккан сулар кебек узган да киткән. Әйтергә генә ансат! Шул еллар эчендә бала кайгысыннан түгелгән күз яшьләре, толлык газабы, сугыш китергән авыр тормыш. Әмма Галимә һаман нәрсәгәдер өметләнеп яши. Төшенкелеккә бирелми. Тормышта нинди генә могҗизалар юк! Әнә ич, кичә телевизордан барган «Жди меня» тапшыруында илле ел бер-берсен югалткан кешеләр очрашты. Бәлки, аның кызы да исәндер?! Исән булса, барыбер табылыр! Ул аны җирләмәде. Балам, багалмам, балакай гынам! Әниең сине туйганчы сөя дә алмады шул! Нәни кулларыңнан җитәкләп Көмешле күл буйларында да озаклап йөрергә туры килмәде. Сиңа нибары 3 кенә яшь иде әле ул чагында, газизем минем!.. Алдагысын бер Аллаһ кына белгән икән шул...

Галимә төшләрендә баласының шат йөзен күрә. Менә шул елмайган сабый анда өмет чаткылары уята да инде. Сүнмәгән әле аның өмет йолдызы, сүнмәгән!

* * *

Галимә әби апасы Мәрфуга белән Казан Кремленә барып тоташкан урамда яши. Фатирлары бер бүлмәле булса да, өйнең диварлары биек, тәрәзәләре дә өч метрлап булыр. Шуңа да инде бүлмә эчендә «икенче кат», безнеңчә әйткәндә, сәндерә дә ясалган. Картайган көннәрендә үзләренә иптәш булсын дип студент кызларны да кертәләр. Кызлардан гел уңды алар. Бик тырышлар, тәртиплеләр, пөхтәләр. Үзләренең «икенче катларын» гына түгел, ялт итеп бөтен фатирны юып чыгалар. Дәресләрен әзерләп бетерү белән шәл бәйләргә тотыналар. Ял көннәрендә авылларына, әти-әниләре янына кайтып киләләр. Бер атна дигәндә мамык шәл бәйләнеп тә бетә. Үзара ярыша-ярыша аның читен бизәкләп бәйли башлыйлар. Мәрфуга әби аларга элеккеге бизәкләрне күрсәтә. Кызлар отып калырга тырыша. Ә Галимә әбиләре чигү чигәргә ярата. Аның чигүендә җете бизәкләр күбрәк булганга, кызлар күңеленә алар аеруча хуш килә. Төсләрнең ачыкларын үз итә Галимә әби. «Ут чәчеп торган бизәкләрне яратам шул. Яшь чагымда да ачык төсләрне Үзбәкстаннан ук кайтарта идем...» – дип сөйләп китә ул. Эш эзләп, ачлыктан качып, бик күп якташлары туып-үскән җирләрен ташлап чыгып киткән иде җылы якларга...

* * *

Казанның данлыклы Ульянов-Ленин исемендәге университетында укып йөргән чаклар. Имтиханнарга әзерләнәм. Университет китапханәсендә көннәр буе утырам. Китапханә зур һәм бик бай. Әгәр дә мөмкинлекләр булып шунда торып кына укыган булсам, валлаһи, китапханәдән гел чыкмый ятар идем. Татар тарихы, Татарстан тарихы белән аеруча кызыксына башладым. Ул безгә факультатив буларак кына керә, ә минем сорауларым артканнан-арта бара. Зачёт кына бирәсе ул фәннән дисәләр дә, кызыксынуым көчле. Диплом эшен дә шуның буенча яклармын дип торам. Мине аеруча кызыксындырган сораулар Бөек Ватан сугышы чоры белән бәйле. Факультетта бик күп чит илләр тарихларын өйрәндек, әмма ләкин үзебезнең республика тарихы, татар тарихы тиешенчә өйрәнелмәгән дип исәплим. Менә мине шулар борчый да инде. Моның буенча монографияләр өйрәнәм. Ул мәгълүматлар кайчан мәктәп дәреслекләрендә тиешле урын алыр, әлегә билгесез. Ничек инде үз туган ягың тарихын белми торып чит илнекен өйрәнеп була. Бәлки, бу минем сай йөзүемдер? Вакыт күрсәтер! Тырышып эзләнергә генә кирәк. Әле сугыш чорының тере шаһитлары бар. Алар исән, алар сафта! Шундый уйлар белән янып йөргән көннәрдә сугыш чорында Казанның вертолёт заводында эшләгән өлкән яшьтәге ханым белән танышырга туры килде.

Көн кичкә авышкан иде. Алай да, фатир хуҗасы янына кайтканчы, бакчада бераз йөргәннән соң, утыргычта китабымның берничә битен булса да укырга булдым. Мавыгып китеп, яныма килеп утырган ханымны абайламый да калганмын. Черек күл буен бар да ярата. Машина тавышларыннан читтә булгангадыр инде, яше-карты шунда йөри. Күпчелек утыргычларда студентлар. Кулларында калын-калын китаплар. Алар да минем сыман ни белән булса да кызыксына булса кирәк.

Яныма килеп утырган ханым үзе миңа беренче булып эндәште. «Татар кызы буласыңдыр ич? Шулай да чәчеңне бик кыска йөртәсең икә-ә-ән», –дип сузып кына әйтеп куйды. Безнең якта ич дигән сүз юк. Шуңа күрә мин бу ханым турында Казан арты ягы кешеседер дип уйлап алдым. «Әйе, чәчемне кыска йөртәм шул, кечкенә вакытта бәрәннәр чәйнәгәнгә үсми ул», – дип, әбекәемнең әйткән сүзләрен искә төшереп, җавабымны тиз тоттым. Ханым көлемсерәп: «Безнең чәчләрне бәрән ашаса да ике толымнан үрерлек иде», – дип әйтеп куйды. Аның минем белән бик тә сөйләшәсе, нәрсә беләндер уртаклашасы килгәне күренеп тора. Авыл турында уртак темалар табып, матур гына сөйләшеп киттек. Аның үзенә генә бу көннәрдә бик күңелсез, бер түбә астында гомер иткән апасының вафат булуын да әйткәч, мин аны кызганып: «Әйдәгез, мин имтиханнарымны биреп бетергәнче кичләрен шушы урында очрашабыз», – дип, ханымны өметләндереп куйдым. Мин – әйткән сүземдә тора торган кеше. Әйе, билгеләнгән урында очрашабыз. Безнең уртак темалар күбәйгәннән-күбәя бара. Нигә генә журналистика факультетына кермәдем икән дип уйлап куя башладым. Алар матур сөйләшергә, кешеләр белән аралашырга, интервьюлар алырга өйрәнә. Ә минем сөйләм корырак чыга. Фактлар, даталар белән күбрәк кызыксынам. Ниндидер дәлилләр эзли башлыйм. Гомумән, әлегә яхшы әңгәмә дә кора белмим. Күбрәк Галимә ханым сөйли. (Икенче очрашуда гына аның исемен белдем). Көмешле күл авылында туып-үскән икән. Шунда тормышка чыккан. Ире Бөек Ватан сугышының беренче көннәрендә үк авыр яраларыннан вафат булган. Авылда кайнана белән кайнатасы, иренең энесе яшәгән. Үзенең әти-әниләре бик иртә гүр иясе булганнар.

Галимә сугышка кадәр сөйгән егете белән Казанда укыган. Шунда алар матур гына тормыш корып җибәргәннәр. Кызлары Гөлсем туган. Ә сугыш барысын да җимергән. Бөтен уй-хыялларын юкка чыгарган. Гөлсем кебек меңәрләгән балалар ятим, ә япь-яшь хатын-кызлар тол калган. Галимәгә дә баласын авылга кайтарып, җаваплы эштә көне-төне фронт өчен эшләргә туры килгән. Тулай торакның бер бүлмәсендә бишәр кеше торып, завод эшендә булганнар. Алар кулы белән эшләнгән У-2 очкычлары дошманның кирәген биргән. Сугышта катнашкан һәр унынчы очкычны Казан вертолёт заводында җитештергәннәр. Эш урыннарында кунып калган чаклары күп булган. Тамаклары туйганчы ашамасалар да, бирелгән паёкларыннан авылдагыларга да өлеш чыгАрганнар. Анда да хәлләр бик мөшкел булган шул. Җир эшкәртерлек атларын сугышка алып киткәннәр. Йөк ташырга кирәк булса тыңлаусыз үгезләрне җиккәннәр...

Эх, ул сугыш дигәннәре! Күпме кешеләрнең гомерләрен өзгән, күпме гаиләләргә кайгы-хәсрәт китергән. Бу фани дөнья гел сугышлардан гына тора түгелме соң? Илләр тарихы буенча ничәмә-ничә еллар буе барган сугышларны өйрәндек. Кемнәр өчендер алар байлык китерә торгандыр. Кирәк микән соң кеше каннары, кеше каргышлары эчендә талап җыйган ул байлык?..

***

Кичке поезд тиздән кузгалачак. Унсигез сәгать буе станок артында басып торган аяклары аны тыңламый. «Мин килгәнче китеп бармаса гына ярар иде», – дип, Галимә алдын-артын карамыйча чаба. Ниһаять, ул поездда. Тиздән кызы янында булачак! Ул аңа матур күлмәк, сандалилар алды. И ничек куаныр инде аның сабые. Бигрәк сөйкемле бала үсеп килә бит. Озакламый балалар бакчасыннан урын бирсәләр, ул аны шәһәргә алып китәчәк. Әбиләренә ял көннәрендә генә кайтачаклар. Гөлсеменә 3 яшь тула инде. Зур кыз! Матур кыз! Күзләре гел әтисенеке кебек чем-кара, керфекләре өскә бөтерелеп тора. Яңа күлмәкләрен дә киеп куйса... Шундый уйларга бирелеп йокыга талып барганда аны уяттылар. Каратунда төшеп калгач та әле аңа берничә чакрымны атлыйсы бар. Шатлыклы очрашулар гына булсын! Нәрсә ул биш-алты чакрым...

Галимә авылга кайтып җиткәндә көн кичкә авышкан иде. Урамда бала-чага да күренми. Әбиләре белән чәй табынындадыр әле кызы. Менә күр дә тор, тәрәзәдән күреп йөгереп чыгачак. Ишегалдында да тавыш-тын юк. Көне буе урамда чабып арыгандыр да, әбисе йокларга яткыргандыр үзен. Икенде белән ахшам арасында йокламагыз дисәләр дә, бу сүз балаларга кагылмый, күрәсең.

(Ахыры бар.)

Фото ясалма фәһем ярдәмендә ясалды

Теги: Хикәяләр

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар