Логотип
Күңелеңә җыйма

"Чәчүне удаленно чәчәбез..." Авыл хәбәрләре. Көндәлек 05.04.2020

Аллага шөкер, дөньялар иркенәеп китте, чикләр ачыла төште сыман. Смс-код алдык та, күрше районда яшәүче әниемнәргә яшәргә күчендек. Ике сәгать вакыт бирелгән иде, сыештык!


Аллага шөкер, дөньялар иркенәеп китте, чикләр ачыла төште сыман. Смс-код алдык та, күрше районда яшәүче әниемнәргә яшәргә күчендек. Ике сәгать вакыт бирелгән иде, сыештык!


Иртә. 05:00. Аш бүлмәсендә тормыш кайный. Чәйнек шырлаганы ишетелә, идәнне шыгырдатмаска тырышып, әти чыгып-кереп йөри. Пышылдап сөйләшсәләр дә, тавышларында шом сизелә, нигәдер борчылалар сыман... Ни булды икән?! Түзеп ята алмыйм, алар янына чыгам. Чыннан да, зур яңалык бар икән бит! Таң алдыннан гына сыер нәни пути алып кайткан. Пути - бозау дигән сүз ул бездә. Балаларга шулай аңлаталар: сыер пути алып кайткан. Иртән торгач, балалар курткаларын гына элделәр дә пути карарга йөгерделәр. Сыйпадылар да, колагыннан да тотып карадылар нәни бозауны. Аннан бүлеш башланды: миңа була да, миңа! "Казанга аппитәбез! Икебезгә дә була!" –  дип Саҗидә карар чыгаргач, тынычландылар тагы. Дәү әниләре күкәй җыеп керергә чакыргач, бозау яныннан йөгереп чыгып та киттеләр. Шәһәргә китми калганына бәхетле булган пути әнисен имәргә кереште. Тавыклар язгы кояштан мәлҗерәп җырлый, чыпчыклар, песнәкләр аларга салган бодайны урлаша, сыерлар мөгери... Маска киючеләр күренми. Авыл үз иркендә. Рәхәт. Бакчада туфрак өлгерсә дә, әле салкыннар булыр, дип, утыртмыйча торалар. Шулай да, тик утыра алмыйм мин, дип, әни кишер чәчеп куйды. Күрше апасы шалтырата, шәһәрдә коронавирустан халык кырыла икән, ничек исән-сау кайтып җитә алдыгыз, ди... Ни диим?! Телевизорны ачсаң  – шуның турында гына сөйлиләр бит! Кая карама куркыныч! Вирус йөри! Менә җитмешен тутырып килүче күршем үзенә күрә нәтиҗә дә ясап куйган. Авылда информация басымы юк. Монда әле табигый инстинктлар идарә итә. Шуңа да җиңелрәк, рәхәтрәк. Үзең теләп телевизорны кабызып яңалыклар карамасаң –  берни белми яшәп ятасың... Хәер, район газетасы килә. Аңа да бу вирус турындагы информация кереп ияләгән. Арт бакчадан гына чыгып, тауга күтәреләм. Горизонтта – иркен кырлар! Урман ягында чәчү чәчәләр. Ә-ә-әнә теге зәңгәр трактор – Альбертныкыдыр әле. Альберт – авылда калган уңган классташым ул. Тракторда эшли. Бар күңеле белән җир эшенә бирелгән бик тәртипле егет. Кайчан карама, колхоз эшендә. Ватсаптагы классташлар төркеменә мәзәк шигырьләр җибәреп торучы да, әче шоколадның файдасы турында язучы да, кырлардан фотолар җибәреп торучы да ул. Үзизоляция турында сөйләшә башлагач, Альберттан да хәбәр килеп төште: "...чәчүне удаленно чәчәбез!" дип шаярткан иде ул. Мәзәк итеп язганын белеп торсам да, күңел әллә нишләп китте. Иген кырларына ук барып җитмәсен иде инде бу күренешләр! Каян чыккан –шунда китсен, дип әйтү дә дөрес булмас... Ничек тиз килеп чыкса, шулай тиз генә бетсен иде бу яман вирус! Чәчүләрне туктатырлык яман хәлләрдән Алла сакласын менә! Кырлар тутырып иген чәчәргә чыкканнар икән, димәк, тормыш дәвам итә. Нәкъ бүгенгедәй тургайлар сайрап торсын!
Кырлар иген белән тулы булсын! Чәчүгә чыгу, урак өсте мәшәкатьләре туктамасын ул! Һәр яз саен ап-ак кар астыннан исән-сау чыккан яшел уҗымнарны күреп сөенергә язсын, илләр-көннәр имин булсын берүк!
Илһам Шакиров җырындагыча:
Саф торсын ил күге,
Игеннәр уңсын.
Дөньяда кешеләр
Бәхетле булсын!

 

Беренче көн: http://syuyumbike.ru/news/otkrovenie/saklanganny-saklarmyn

Икенче көн: http://syuyumbike.ru/news/otkrovenie/koronavirusly-tormysh-yaa-chynbarlyk-kndlek-ikenche-kn-29032020

Өченче көн: http://syuyumbike.ru/news/otkrovenie/avyl-bakcha-izolyatsiya-kchya-kndlek-ochenche-kn-30032020

Дүртенче көн: http://syuyumbike.ru/news/otkrovenie/vatyk-kompyuter-m-batareykalar-kndlek-drtenche-kn-31032020

Бишенче көн: http://syuyumbike.ru/news/otkrovenie/berenche-aprel-shayartuy-gyna-bulsachy-kndlek-5-nche-kn-01042020

Алтынчы көн: http://syuyumbike.ru/news/otkrovenie/million-dollar-otsam-ide-dip-telise-kalgan-ikn-kndlek-altynchy-kn-0204-2020

Җиденче көн: http://syuyumbike.ru/news/otkrovenie/tels-shatlyklar-tabyla-kndlek-03042020

Сигезенче көнhttp://syuyumbike.ru/news/otkrovenie/khalykta-nrs-kulty-kndlek-sigezenche-kn-04042020

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар