Логотип
Күңелеңә җыйма

"Анна Каренина"дан башланган көн... Көндәлек, 08.04.2020

Ышанасызмы, Толстойның "Анна Каренина"сын укый башладым. Мәктәптә дә, университетта укыдык анысы. Ләкин алары сочинение язар, зачёт тапшырыр өчен иде. Мәҗбүри уку...

Ышанасызмы, Толстойның "Анна Каренина"сын укый башладым. Мәктәптә дә, университетта укыдык анысы. Ләкин алары сочинение язар, зачёт тапшырыр өчен иде. Мәҗбүри уку... Хәзер өйдә сигез томы тезелеп тора, ингизчәгә тәрҗемәсе 4 басмада, татар телендә Мәхмут Максуд тәрҗемәсендәгесе дә бар. Алмаз кызыктырды: Левинны мактый, Толстой әсәрләрендәге иң Толстойрагыдыр ул, ди.


Американың атаклы язучысы Уильям Фолкнердан дөнья әдәбияты буенча 3 иң яхшы романны атарга кушканнар. "Анна Каренина", "Анна Каренина" һәм тагын бер тапкыр "Анна Каренина" дигән ул.
Облонскийлар өендә бар да буталган... Бәхет һәм бәхетсезлек... Бәхетле һәм бәхетсез гаиләләр... Хатын-кызлар эмансипациясе, җәмгыятьтә үзгәрешләр көтәләр, революция турында сүз алып баралар, әхлак турында бәхәсләшәләр...


Мин үземне Щербацкийлар өендә итеп тоям... Стива, Кити, Левин... Графлар, баллар, аксөякләр... Мин XIX гасырда...
Ватсаптан килгән хәбәрләр бүгенгә кайтара.
Группадаш Кадрия, ниһаять, Тайландтан кайтып җиткән! Ике атна карантинда...
Икенче группадаш - Зөбәйдә шалтырата: "Сөембикә" килде, журнал бик матур!" – ди.
Раилә май саны өчен блокадада булган герое турында язмасын салган. Димәк, тизрәк укырга.


Yandex Дзен Советлар Союзының иң матур киноактрисаларын белүемне тикшермәкче! Аһ, минем хобби иде бит ул! Тест сораулары дөньямны оныттыра.
"Студентка, спортсменка, красавица" - әлбәттә, Варлей! Матурлык эталоны Элина Быстрицкая инде! Оһо! Татьяна Самойлова! Анна Каренина ул уйный бит! Инопланетянкага охшаганы - Анастасия Вертинская, Канны фестивалендә "мисс-шарм" титулын алган Ирина Скобцева... Ура! Барысын да дөрес атадым!


Ватсаптан классташлар хәерле иртә теләп яза. Ришат Төхфәтуллин, Әнвәр Нургалиев җырларын, Роберт абый Миңнуллин шигырен куйганнар... Рәхмәт!
Сез Алинә Заһитованың Казанда икәнен беләсезме соң? Эпидемия вакытында әти-әнисе янында Казанда Алинә. Тренировкалары өйдә уза. Әтисе Илназ Олимпия һәм дөнья чемпионын үзе контрольдә  тота, әнисе Ләйсән растяжка ясата... Ә бүген Алинә сеңлесе Сабина белән Беренче каналдан телевизор караучыларга видеомөрәҗәгать белән чыктылар. Кызлар коронавируска каршы көрәш турында сөйләделәр: "Әйдәгез, үзебезнең һәм якыннарыбызның сәламәтлеге турында кайгыртыйк", - диделәр. Афәрин, кызлар! Сез бик матур күрендегез! Ә Алинәне тиздән Cosmopolitan журналының май саны тышлыгында күрербез! Чи-бәәр!


Кичә диктофоннан язасы материалымны әйләндереп утырган идем. Бик авыр язмышлы булган Рәҗәп апа... Хәзер менә язасы...
Зәңгәр битлек-масканы кидем, зәңгәр яулык бәйләдем - эшкә барам.


Редакциядә - укыйсы, кыскартасы, ачыклыйсы, төзәтмәләр кертәсе, язасы текстлар...
Көн үтте дә китте! Җәяүләп кайттым да (эш белән өй арасы 3 км) ашарга әзерләргә керештем. Күркә итенә суган, кишер, кабак, кызыл борыч, баклажан, бәрәңге һәм күп итеп кәбестә турап салдым һәм томалап пешердем. Тиз дә, җайлы да, тәмле дә!


Россия Президенты Владимир Путин мөрәҗәгать белән чыга. Чыгышы ихлас. Бирешмәскә куша, җиңәбез коронавирусны ди. Врачларга, шәфкать туташларына, "Ашыгыч ярдәм"дә эшләүчеләргә, артистларга... ЖУРНАЛИСТЛАРГА рәхмат белдерә. Ә диктор Клейменов, беләсезме, нәрсә ди? Безнең бүген эшкә бару ачык космоска чыгу кебегрәк. Без космонавтлар булып эшлибез ди!


Күңелдә оптимизм туа. Кирәк бит: "Время"ның ахырында Казанны күрсәтәләр, Советлар Союзы Герое Мәгубә Сыртланова турында сөйлиләр, кызы Светлана Шәфигуллина интервью бирә. Корреспондент Светлана Костина: "Шул чорның иң популяр журналы "Азат хатын" Мәгубә Сыртланова турында язып чыга", - диюгә, сөенечтән редакциядәгеләргә хәбәр салам: "Ура! "Время"дан "Азат хатын" турында сөйлиләр!"


Кирәк бит, ДокТок тапшыруы коронавирус буенча Ватан, ил сулышын бирә һам иң беренче сүз - Казанга, Татарстанга! Алып баручы Александр Гордон да, Елена Малышева һәм башка табиблар да безгә аерым бер хөрмәт һам җылылык белән карый.
Инфекцион хастаханәнең баш табибы Марат Гатауллин бик белеп, ышандырып һәм тынычландырып сөйли.
Бар да яхшы булачак! Тыныч йокы! Ой, сәгать инде төнге 2.40.
Хәерле таң атсын!

 

Беренче көн: http://syuyumbike.ru/news/otkrovenie/saklanganny-saklarmyn

Икенче көн: http://syuyumbike.ru/news/arabyzdan-berebez/koronavirusly-tormysh-yaa-chynbarlyk-kndlek-ikenche-kn-29032020

Өченче көн: http://syuyumbike.ru/news/otkrovenie/avyl-bakcha-izolyatsiya-kchya-kndlek-ochenche-kn-30032020

Дүртенче көн: http://syuyumbike.ru/news/otkrovenie/vatyk-kompyuter-m-batareykalar-kndlek-drtenche-kn-31032020

Бишенче көн: http://syuyumbike.ru/news/otkrovenie/berenche-aprel-shayartuy-gyna-bulsachy-kndlek-5-nche-kn-01042020

Алтынчы көн: http://syuyumbike.ru/news/otkrovenie/million-dollar-otsam-ide-dip-telise-kalgan-ikn-kndlek-altynchy-kn-0204-2020

Җиденче көн: http://syuyumbike.ru/news/otkrovenie/tels-shatlyklar-tabyla-kndlek-03042020

Сигезенче көнhttp://syuyumbike.ru/news/otkrovenie/khalykta-nrs-kulty-kndlek-sigezenche-kn-04042020

Тугызынчы көн: http://syuyumbike.ru/news/otkrovenie/chchne-udalenno-chchbez-avyl-khbrlre-kndlek-05042020

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Мин генә шундый "тәртипсез" түгел икән, төнге 12 дә йокларга ятсам горурлык белән үземә: "Вәт бүген иртә яттым бит, ә" дип куям. Журналистның көне-төне буталып беткән инде. 2.40 - бер яктан нормально инде, әле бит үзебезне формада да тотасы, үзаллы гыйлем дә аласы бар. Мин дә студент чакта: "Менә эшли башлагач, античканы да, зарубежканы да, рус әдәбияты классикларын да өр-яңадан укып чыгам" дип уйлаган идем. Көтеп тор, күбесе шул ВУЗдагы килеш кенә калды дияргә була.

    Хәзер укыйлар