Логотип
Күңелеңә җыйма

Коронавируслы тормыш: яңа чынбарлык. (Көндәлек) Икенче көн: 29.03.2020

«Сөембикә» журналы редакциясе хезмәткәрләре дә алдагы атнадан өйдә эшләүгә күчә. Эш тукталмый: апрель саныбыз инде басылып ята, бу көннәрдә май санын әзерлибез. 

«Сөембикә» журналы редакциясе хезмәткәрләре дә алдагы атнадан өйдә эшләүгә күчә. Эш тукталмый: апрель саныбыз инде басылып ята, бу көннәрдә май санын әзерлибез. 
Өйдән чыгарга ярамый торган атнаны без инде дүшәмбене көтмичә, шимбәдән үк башладык.  
Аны ничек җиңелрәк уздырырга, өйдә утыруны, өйдә эшләүне ничек оештырырга, аның өстенлекләре һәм кимчелекләре, коронавирустан ничек сакланырга – безнең журналистлар бу көндәлектә шул хакта язачак. 

Коронавируслы тормыш: яңа чынбарлык. 
Көндәлек. Икенче көн: 29.03.2020
Чынлыкта, без инде күптән ул тормышта яшибез. Моңа дөнья вазгыятен  күзәтеп барган ирем дә, ютубта яшәгән үсмер кызым Әминә дә сәбәпче. Хәзер балаларны шул ютуб тәрбияли. Алар бездән күбрәк мәгълүматлы. Бер ай элек үк инде безнең өйдә маскалар, антисептиклар барлыкка килде. «Сездән аермалы буларак, мин җәмәгать транспортында йөрим, маска алып кайтмасагыз, мәктәпкә бармыйм», – дип шарт куйды безгә Әминә. Кичен өйгә ишекне ачып керүгә Әминәнең тавышы ишетелә: «Бернәрсәгә тотынмагыз, өс киемнәрен салмыйча өйгә кермәгез!» Бөтен күрсәтмәләрен үтәсәм дә, үсмер кызымның хуҗабикә буласы килү теләге көчле дип көлеп кенә карый идем... Карый идем...
Карантинга күптән әзер бугай инде без. Ник кыланып утырырга: кибеттән безнең өйгә дә карабодай да, макарон да кайтты. Антисептик юк дип, гомер рюмка тотмаган ирем өйгә аракы алып кайтып куйды. Миндә һаман елмаю... Ләкин узган атнада илбашы Владимир Путин халыкка мөрәҗәгать белән чыккач, күңелгә корт керде. Өйдәгеләр фаразы әллә чынга аша инде?! Иң явыз дошман – паника... Һәр начарлыкның бер яхшы ягы булмый калмый. Эшкә бармаска икән, димәк, бармаска. Әминә инде күптән өйдән чыкмый. Безнең дә аның компаниясенә кушылачагын белгәч, тынычланыбрак китте. Ә иң сөенгәне Сәидә булды. Уйламаганда бер атна балалар бакчасына барма әле син!
Безнең өйдә ял көне иртән торгач гел беренче сорау: «Бүген кая барабыз?» Ялларда, гомумән, өйдә утырган юк: җыенабыз да кая да булса чыгып китәбез. Шимбә йокыдан торгач бу атнада да өйдә шул сорау яңгырады. Чыгып йөрүгә каршылар табылса да, без Сәидә белән җиңдек. «Паркка бармыйбыз, әйдәгез, табигатькә. Анда кеше йөрмидер әле», – дидем, иремнең бик икеләнеп кенә риза булган күзләренә карап. Тик табигатьтә дә безнең кебек «акыллы башлар» күп булып чыкты. Бер баргач йөрик инде дип ялынгач, әйләнеп килергә ризалык алдык. Әкрен генә бара идек, артта бер кеше төчкереп җибәрде. Әминә корт чаккандай сикереп куйды, ирем Сәидәне җитәкләп читкәрәк китте. Минем күзләр аның ачулы карашы белән очрашты. Аңладым, аңладым: өйдә тек, өйдә!
Кичә, якшәмбе көнне, инде өйдә генә булабыз дип уяндык. Сәидә дә яраткан соравын бирмәде. Ул да хәлнең мөшкеллеген аңлады бугай. Ике көн балалар белән өйдә утыру әле ул берни түгел. Ә монда бер атна (!), ә бәлки күбрәктер... Иртәнге аш вакытында булачак атнаны ничек уздыру турында план кордык (җенем сөймәгән эш – план кору, тик башкача режим кертелмәячәк иде). Һәр кеше үзенә җаваплылык алды: мин кухняда һәм, таләпчән әни буларак, балаларга өй шартларында белем бирү юллары табу белән шөгыльләнәчәкмен, әтиләре – снабженец (әле безнең өйгә кайтмаган дару, ярмалар калган икән) һәм өй эшләре буенча эксперт. Әминә сәламәт тормыш алып баруга җаваплы, Сәидә – күңел ачуга. Мин укырга вакыт таба алмаган китапларымны барладым (алар шундый күп икән!). Бәһасыз вакытны социаль челтәрләр карап түгел (ә хәзер бәхетле булу серләрен өйрәткән бәхетсез блогерлар саны артмый калмас), ә рухи байлыкны арттыруда кулланырга кирәклеген чамалар өчен тормыш тәҗрибәм бар инде, бала-чага түгелмен. 
Әзерләнү нидән башлана? Әлбәттә, итәк-чабу җыюдан. Кунак көткән кебек күбегез кичә минем кебек генеральная уборка ясагандыр. Атна буе урамга пычрак тәрәзә аша карап утырып булмас. Май башында гына юылырга тиешле тәрәзәләр бер сәгатьтән кояшка көлеп торалар иде. Тәрәзәдән кергән кояш өйдәге барлык тузаннарны төртеп күрсәтте... Бергәләп бар җирне сөртеп чыктык. Европадагы кебек өйдән чыгарга ярамаса дип, урам һавасы сулау мәйданы таптык: лоджия (балкон). Ә анда... Әйе, һәр гадәти кешенеке кебек үк: кыш буе җыелган банкалар, Яңа елда бизәлгән чыршы, ыргытасы чүп-чар һәм азык-төлек склады... Ике сәгать эчендә тәртипкә китердек. Гөлләрне чыгарып тездек (суыклар булмас, шәт), идәнгә келәм җәйдек, кечкенә мендәрләр чыгардык. Ял бүлмәсенә әйләнде дә куйды. Эшне тәмамлап, алҗап килеп кенә утырган идек. Әминә физкультминутка кодалый башлады. Гаилә белән растяжка ясарга тезелеп бастык. Кызлардан калмаска тырышып, каткан сөякләрне озак шыгырдаттык. Һәм үзебез өчен гаилә марафоны игълан иттек: бер атна эчендә туры итеп басып торганда тезгә маңгайны тигерергә һәм «планка»ны 3 минут тота алырга (монысында иң яхшы күрсәткеч әлегә минеке булып чыкты). Әйдәгез, сез дә кушылыгыз!
Соңрак Сәидә уеннарын күтәреп килде. Без болай да гаилә белән өстәл уеннары уйнарга яратабыз. Дөньяларны онытып, елашып (Сәидәгә җиңелергә ярамый!) уйнап алдык. Режим буенча кичен – спектакль. Республика театрларының спектакльләрен онлайн режимда карау мөмкинлеге барлыгын беләсездер инде. Без инде берничәсен карадык. Аннан рәхәтләнеп фикер алышабыз. Гаилә белән үткән рәхәт кич дип атадык без аны. Атналык репертуар да төзеп куйдык. 
Көн менә шулай өйдән чыкмыйча диярлек узды. Режимны Сәидә генә бозды. Аның велосипедта бер генә тапкыр әйләнеп керәсе килә икән. (Аның бит көне дә ымсындыра, чукынчык!) Кешеләрсез һава сулауны да хәл иттек. Йортның гомум чатында кемнәр бала белән кайчан ишегалдына чыга дигән график төзергә тәкъдим ясалды. Моңа шатланып риза булдылар. Һәр кешенең үз вакыты билгеләнде. Күршеләр белән дә очраша калсак, кул кысышмыйбыз, якын килмичәрәк кенә хәл белешәбез дип килештек.  Вакытыбыз бетеп кереп барганда подъезда ут күршебез элеп калдырган язуга күз төште: «Мин карантинда утырам. Музыка тыңларга яратам. Аудиосистемам бик көчле. Кечкенә балаларыгыз кайчан йоклый  – язып куегызчы, ул вакытта музыка уйнатмам». Бер мизгел эчендә минем гармонияле тыныч тормышым эреп юкка чыкты. Балалар йоклавын йокламый,тик мин бит эшлим! Иҗат кешесе, гомумән, ял итми ул. Тәүлегенә 24 сәгать, атнасына җиде көн эшли. Хәтта йокларга яткач та иренең назларга дип үрелә башлаган кулын алып ташлап сикереп торып утырырга мөмкин. Иртәгә язасы мәкаләнең беренче җөмләсе тәки туды бит, язып куярга кирәк!.. «Кызлар, коронавирус бетәр, журнал чыгарасы барлыгын онытмагыз», – дип озатты безне баш редакторыбыз Лариса ханым. Язасы язмалар байтак! Ә монда – музыка... Ручка алып чыгып хаты астына җавап яздым: «Өйдә эшлим. Музыканы беркайчан тыңламау сорала». Күрше белән уртак фикергә килербез дип өметләнәм. Чираттагы өмет... 
Ә алар соңгы вакытта шундый күбәйде. Өйдә бары тик бер атна гына эшләрмен дип өметләнәм... Мин язганда балалар комачауламас дип өметләнәм... Бер атна эчендә, ниһаять, вакыт табып Сәидәне ныклап торып укырга өйрәтә алырмын дип өметләнәм... Әминәнең мәктәптә дистанцион укуын оештыра алырлар дип өметләнәм... Бер атна буе күзгә-күз карашып өйдә утыра торгач ирем белән мәхәббәтебез артыр гына дип өметләнәм... Үзебез, әти-әниләребез авырмас дип өметләнәм... Ә иң мөһиме: бу чуманың бик тиздән чигенүенә өметләнәм. Өйдә утырып кешелекне саклап калу вакыты җиткәндер, күрәсең. Коронавирусның җиңелүе барыбызның җаваплылыгында! Миңа тимәс әле дигән уй булырга да тиеш түгел! Әллә ни дә эшләргә кирәк түгел, югыйсә. Бары тик өйдә  – гаиләң белән булырга. Бәлки, бу сынау тиккә генә бирелмәгәндер дә?!. Дөнья куудан туктап торып, гаиләң белән бергә булган минутларның ләззәтен аңларга, балаларың белән рәхәтләнеп иркенләп сөйләшергә, ирең белән кочаклашып утырырга, булганына, хәзерге тормышыбызга шөкер итәргә бирелгән вакыттыр бу. Гомер бит ул – бер мизгел. Күпләребез, нигәдер, шуны оныта... Сәламәт булыйк! Илдә хәвеф булмасын!  Тиккә генә әйтмәгәннәр бит: ялгыз башка килгән кайгы китәр, Ил өстенә кайгы килмәсен...

 

Беренче көн: http://syuyumbike.ru/news/otkrovenie/saklanganny-saklarmyn

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар