Логотип
Күңелеңә җыйма

Халыкта нәрсә культы? (Көндәлек) Сигезенче көн 04.04.2020

«Сөембикә» журналы редакциясе хезмәткәрләре дә алдагы атнадан өйдә эшләүгә күчә. Эш тукталмый: апрель саныбыз инде басылып ята, бу көннәрдә май санын әзерлибез. 

«Сөембикә» журналы редакциясе хезмәткәрләре дә алдагы атнадан өйдә эшләүгә күчә. Эш тукталмый: апрель саныбыз инде басылып ята, бу көннәрдә май санын әзерлибез. 
Өйдән чыгарга ярамый торган атнаны без инде дүшәмбене көтмичә, шимбәдән үк башладык.  
Аны ничек җиңелрәк уздырырга, өйдә утыруны, өйдә эшләүне ничек оештырырга, аның өстенлекләре һәм кимчелекләре, коронавирустан ничек сакланырга – безнең журналистлар бу көндәлектә шул хакта язачак. 

Үзизоляциянең беренче атнасы тәмамланып килә. Ә бит ул шундый күңелле башланган иде... 

Ниһаять, өйдә җыелган бар эшләрне эшләргә, гаиләңә тәмле ризыклар пешереп ашатырга, алар белән утырып рәхәтләнеп сөйләшергә мөмкинлек табылды. Алайса, чаптык та чаптык бит! Күптән инде өйдән торып эшләүчеләргә кызыгып йөри идем. Эшең дә бара, балаларың да караулы. Чынлап та, беренче биш көне кызык булды әле. Тик ил президенты тагын бер кат халыкка мөрәҗәгать итеп, үзизоляцияне озынайткач, нигәдер күңел шатланмады. «Булды туйдым, уятыгыз йокымнан», – диясем килә башлады. Бер атна вакыт өйне генә түгел, уйларны тәртипкә салырга да җитте. Бер танышым берничә ел өеннән торып эшләп, депрессиягә бирелгән иде. Хәзер аңлыйм мин аның хәлен. Әле мин бер атна гына өйне һәм эшне параллель алып барырга тырышам! Атнаның кайсы көне икәне дә онытыла, ялларда да компьютер каршыннан китеп булмый. Җитмәсә, кечкенә кызым: «Әни, эшлисең дә эшлисең, кайчан минем белән уйныйсың инде», – дип җәфалый. 

Безнең гаиләдә иң беренче Сәидә бирешкәндер дә. «Мине балалар бакчасына илтегез», – дия башлады, чөнки берәүнең дә һаман саен аның белән уйнап утырасы килми, вакыты да юк. Хәрефләрне онытып бетерәсең бит инде дип, көн саен китап-дәфтәр тоттырып, Әминәне шөгыльләнергә утыртабыз. Укытучы күрсәтмәсе белән укырга өйрәнгән балага өйдә җыелып бетеп укырга авыр икәнен чамалыйбыз чамалавын. Тик хәзер беркемгә дә җиңел түгел! Мәктәптән тыш түгәрәкләр, секцияләр сезнең дә онлайн барамы ул? Әминә көн саен бию укытучысына яңа хәрәкәтләр төшереп җибәрә. Классика нигезләрен гаилә белән өйрәнәбез хәзер. Ә минем дус кызның малайлары каратэга йөри. «Без каратэ алымнары өйрәнәбез», – дип көлә ул. Иртәгәдән мәктәптә онлайн дәресләр башланасы. Безнең сыйныф укучыларының ата-анасы аны куркып көтеп тора. Интернет юньләп эшләрме, сыйныфта да көч-хәл белән тыйган наян малайларны укытучы дистанцион рәвештә генә тыя алырмы?! Миңа калса, укытучылар үзләре дә борчыла. «Көне буе укыйсы», – диде укытучы. Безнең өйдә бер генә компьютер. Мондый проблема бер безнең гаиләдә генә түгелдер. Тагын берәү кирәк дигән нәтиҗәгә килдек. Сатып алырга кирәк! Ә компьютер-ноутбукларга бәя арткан. Башкача булырга мөмкин дә түгел! Кабартылган бәяләрнең үзизоляция бетүгә шиңәчәген аңлаган әтиебез: «Акчаны җилгә очырмыйк, түзик», – диде. Компьютер алдында утырасы вакытны бүлдек. Иртән Әминә, соңыннан мин (баш редакторыбыз хәлгә керер дип уйлыйм!), төнгә әтиләре. Ул да көннән-көн аз сүзлегә әйләнеп бара. Урта һәм кече эшмәкәрлек кычкырып җан бирергә җыена. Дәүләт ярдәме булмый икән, бик күп ябылган ишекләр кире ачылмаска мөмкин. Чәчтарашханә тоткан энем дә төшенкелектә. «Бизнесымны кабат бер кайчыдан башларга туры килер микән?» – дип борчыла. Ярый да башлый алса, коронавирус кайтавазы илнең социаль-икътисадый хәлендә берничә ел ишетелеп торырга мөмкин диләр аналитиклар. 

Үзизоляциядә утырганда шуны аңладым: безнең халыкта ашау культы икән! Инстаграмм битләрендә нинди генә камыр ризыклары пешереп мактанмыйлар. Ашау өчен генә яшибез кебек. (Маслоу пирамидасының иң аскы катламына бер атнада тәгәрәп тә төштекмени инде?!) Өйдә ябылуда ятканда берничә размерга артмас өчен төрле салатларга өстенлек бирәсе дә соң... Күпләр үзизоляциядән тәгәрәп чыгар, мөгаен. Мин бу мәсьәләне өйдә беренче көнне үк хәл иттем. Тәмле ашап ятарга бәйрәм түгел, аннан соң балкон тулы карабодайны нишләтәсең? Ә ул бик файдалы. Күбрәк шул ярмадан диетик ризыклар пешерәчәкмен. Башта авызлары салынган иде, инде өйрәнделәр. Яратмаган салатлар да яратыла башлады. Элек: «Рәхмәт яугырлары, пешергәнне ашадыгыз. Бу хәтле хөрмәт булгач, табак-савытны үзем генә юып куярмын», – дип, шатланып берсен дә эшкә җикми идем. Путинның икенче кат мөрәҗәгатеннән соң монда да үзгәрешләр керде: табак-савыт юууда чиратлап дежур торалар. Ә мин – пешерүче. 

Куркусыз кеше буларак, кибеткә дә мин йөрим. «Ике көн кеше бөтенләй юк иде, хәзер йөри башладылар», – диләр сатучылар. Кибет тулы халык. Бөтенесендә битлек, тик ул авыз буенда түгел, муен тирәсендә генә. Иң мөһиме: бар. Перчаткалар кигән кеше дә күрмәдем. Димәк, болар телевизор карамый дигән фикергә килдем. Телевизор караган халык әле курка, ә интернетта төрле имеш-мимешләр укыганнар коронавирус афәтен әлләни җитдигә алмыйлар кебек. Гомумән, коронавирус турында утюгтан гына сөйләмиләр хәзер. Кайсы чын, кайсы ялган мәгълүмат икәнен аңламый буталып бетәргә була. Кемнәрдер: «Бу нибары киберһөҗүм» – ди, икенчеләре: «Күзгә күренмәс дошман белән сугыш», – дип кабул итә. Кемдер бик каты шикләнеп паникага бирелә, икенчеләре алардан көлә... Ә кемнең хаклы икәнен вакыт күрсәтми калмас. Һаман коронавирус хакында тыңлау, уку, сөйләшү, уйлау бик алҗытты. Шуңа күрә мин өйдәге телевизор, телефоннардан карантин ясарга булдым. Җитте – тыңламыйбыз да, укымыйбыз да. Бары тик үз саулыгыбызны гына кайгыртабыз. Моның өчен бу көннәрдә бары өйдә генә утырырга кирәк. Ә дүрт стена арасында утырып депрессиягә бирелми калу – монысы инде бөтенләй икенче мәсьәлә...

 

Беренче көн: http://syuyumbike.ru/news/otkrovenie/saklanganny-saklarmyn

Икенче көн: http://syuyumbike.ru/news/otkrovenie/koronavirusly-tormysh-yaa-chynbarlyk-kndlek-ikenche-kn-29032020

Өченче көн: http://syuyumbike.ru/news/otkrovenie/avyl-bakcha-izolyatsiya-kchya-kndlek-ochenche-kn-30032020

Дүртенче көн: http://syuyumbike.ru/news/otkrovenie/vatyk-kompyuter-m-batareykalar-kndlek-drtenche-kn-31032020

Бишенче көн: http://syuyumbike.ru/news/otkrovenie/berenche-aprel-shayartuy-gyna-bulsachy-kndlek-5-nche-kn-01042020

Алтынчы көн: http://syuyumbike.ru/news/otkrovenie/million-dollar-otsam-ide-dip-telise-kalgan-ikn-kndlek-altynchy-kn-0204-2020

Җиденче көн: http://syuyumbike.ru/news/otkrovenie/tels-shatlyklar-tabyla-kndlek-03042020

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар