Логотип
Күңелеңә җыйма

Санаторий маҗаралары 4

Санаторий хатыннарны тиз оныттыра ул. Монда ирләрнең күбесе гаилә тормышыннан ял итәргә, маҗара эзләп килә.

Дәвамы, башы:https://syuyumbike.ru/news/otkrovenie/sanatorii-maaralary

                         https://syuyumbike.ru/news/otkrovenie/sanatorii-maaralary-2

                         https://syuyumbike.ru/news/otkrovenie/sanatorii-maaralary-3

Зөлфия санаторийга ике көн элек килгән иде. Ул яшәгән бүлмә дә Габдерәхим яшәгән өченче катта урнашкан икән.

– Мин монда ел саен килергә тырышам. Ризык та, ял итү программасы да, персоналның ял итүчеләргә мөнәсәбәте дә ошый. Минем яшьтәгеләр курортларга йөри, самолеттан куркам мин, шуңа күрә шифаханәләргә генә барам, – диде Зөлфия.

Диджей парлы бию игълан итте.

– Әйдәгез, бер биеп алыйк, – дип елмаеп дәште яңа танышы иргә.

Габдерәхим бераз аптырап калды. Ул хатын-кызның үзен беренче булып биюгә чакыруына күнекмәгән иде. Яшь чакта да ул бию мәйданының уртасына чыгарга ашыкмады, ә инде хәзер, еллар узгач, кара костюм киеп, галстук таккан килеш, санаторийдагы дискотекада үзеннән шактый яшьрәк күренгән бер хатын белән биергә чыгу аның өчен үзе бер нонсенс иде. Шулай да баш тартмады. Зөлфиянең кулыннан тотып, зал уртасына чыкты.

Башта ул үзен бик уңайсыз хис итте. Аяклары музыка ритмына түгел, үз гадәтенә буйсына иде сыман: бер адым – алга, бер адым – янга, аннары – кирегә.

Зөлфия моны сизеп, аның белән бергә акрын гына хәрәкәт итте, көлмәде, ашыктырмады. Берничә минуттан соң Габдерәхим дә үзен иркен сизде. Талгын музыка, залдагы җылы атмосфера, Зөлфиядән аңкыган тәмле хушбуй исе еракта калган яшьлек елларын хәтерләткәндәй булды.

Бию тәмамлангач та, Зөлфия урынына барып утырмады. Икенче җыр башлангач та, алар тагын бергә биеделәр. Аннары өченчесе дә булды.

Сөйләшү дә шулай, музыка агымында өзелеп-өзелеп барды.

Зөлфия аның кайсы шәһәрдән икәнен сорады. Габдерәхим шәһәрен әйткәч, хатын кинәт аңа гаҗәпләнеп карады. Ул да шул шәһәрдән булып чыкты. Иң кызыгы – аларның шәһәрләре генә түгел, хәтта кайбер таныш урыннары да уртак иде. Зөлфия Габдерәхимнең күптән күрмәгән бер урамын, паркын, элекке кинотеатрны искә алды. Габдерәхим аның сөйләгәннәрен тыңлап, үз шәһәренең урамнарын күңелендә яңадан йөреп чыккандай булды.

Дискотека тәмамланганда, залда берничә кеше генә калган иде. Габдерәхим өчен Зөлфия бу яңа мохиттә бердәнбер якын кеше иде.

– Мин бик шат синең белән танышуыма... Синнән аерыласым да килми, – дип мыгырданды Габдерәхим.

– Минем дә йокым килми. Бәлки, санаторий биләмәләрен урап чыгарбыз? Ишекләр ябылганчы бер сәгать вакыт бар, – диде Зөлфия. Бу тәкъдимгә ир шатланып риза булды.

Төнге һава саф һәм салкынча иде. Көндез җылынып өлгергән асфальттан әле дә җылылык сизелсә дә, агачлар арасыннан искән җил битне чеметеп ала. Санаторий тирәсендәге фонарьлар сукмакларга сары төстәге түгәрәкләр ясап төшкән, ә агачларның күләгәләре юл читенә озын-озын булып сузылган иде.
Алар ашыкмыйча гына атладылар.

Беренче тапкыр санаторийга кайчан килгәнен, монда нинди процедуралар үтүен, кайсы табибның нинди булуын сөйләде Зөлфия. Аннары сүз әкрен генә шәхси тормышына күчте.

Ул кияүгә чыкмаган булып чыкты. Бу сүзләрне әйткәндә, Зөлфиянең тавышында ни үкенү, ни зарлану бар иде. Ул үз тормышын тыныч кына кабул иткән, еллар узган саен, кайбер мөмкинлекләрнең артта калганын аңлаган, әмма моңа карап үзен бәхетсез дип санамаган кеше сыман сөйләде.

Яшь чакта эшләгән, әти-әнисе белән яшәгән, соңрак аларны караган, туганнарының мәшәкатьләре, эш, көндәлек тормыш аның бөтен вакытын диярлек сарыф иткән. Кияүгә чыгарга җыенган берара, әмма ул мөнәсәбәтнең ахыры яхшы тәмамланмаган. Аннан соң тормыш үзеннән-үзе башка юлга кереп киткән. Бер карасаң, әле генә 25 яшьтә кебек тоелган, ә икенче карасаң, инде 50 якынлашып килгән.

Зөлфия зарланмады, киресенчә, үзенең ялгызлыгын да юмор белән кабул итә белде. Габдерәхим аны тыңлап барды. Санаторий бинасы биләмәләрен берничә тапкыр урап, бер-берсенә татлы йокы теләп, бүлмәләренә таба атладылар.

Габдерәхим номерга кергәндә, Наил юк иде. Ир киемен алыштырды, юынды, караватка ятты. Әмма күзенә йокы кермәде. Сәгать төнге уникене узды.
Наил һаман юк. Төнге бер булды.

Габдерәхим торып, тәрәзә янына килде. Санаторий биләмәсендә сирәк кенә кеше күренә, кайбер бүлмәләрдә утлар инде сүнгән, ә ерактарак, караңгы агачлар арасында бер фонарь гына яна иде. «Кая китте икән бу?» – дип уйлады ул.

Йоклап киткәнен үзе дә сизмәде.

Габдерәхимне ишек ачылган тавыш уятты. Сәгать иртәнге алты тулып килә иде.

Наил бүлмәгә керде. Чәчләре тузган, кулына костюмын тоткан, галстугы бер якка кыйшайган. 

Габдерәхим караватына торып утырды. Санаторий йокыдан уянып килә: стена артында кемнәрнеңдер сөйләшкәне, краннан су аккан тавыш ишетелә.

– Хәерле иртә, Габдерәхим абый. Мин бүген йоклап тормам инде. Хәзер юынам, киенәм дә, иртәнге ашка барабыз.

Габдерәхим дәшмәде.

Наил көлеп җибәрде. Аннары үзенең кичке маҗараларын сөйләп китте. Ул бию залыннан чыгуга Самарадан килгән хатын белән танышкан икән. Людмила иреннән аерылган, санаторийга ял итәргә һәм дәваланырга килгән. Алар фойеда сөйләшеп утырганнар, аннары санаторий биләмәсендә йөргәннәр. Шулай итеп, вакытның ничек узганын сизми дә калганнар.

Габдерәхим аның сүзләрен тыңлап, башын чайкады. Кешеләр белән Наилнең уртак телне тиз таба алуын ул чамалаган иде инде, ләкин бер мизгелдә берни әйтмичә ташлап китүен, юкка чыгуын көтмәгән иде.

– Ошадымы дискотека? Берәр күгәрченне эләктерә алдыңмы? – дип елмайды Наил. Аның күзләре ниндидер серне ачкандай ялтырый иде.

– Таныштым. Хәер, мин үзем түгел, минем белән таныштылар, – диде Габдерәхим.

– Соң, юкка гына сине дискотекага алып төшмәдем бит. Димәк, алтын балыкны тиз каптыргансың. Вот шустрый! Ә үзең кичә: «Хатын, хатын», – дип сөйләндең. Санаторий хатыннарны тиз оныттыра ул. Монда ирләрнең күбесе гаилә тормышыннан ял итәргә, маҗара эзләп килә. Әмма без хатыннарыбызны яратабыз. Мондагы мәхәббәт маҗаралары санаторийдан кайткан икенче көнендә үк онытыла. Наил кычкырып көлеп җибәрде. Ул инде Габдерәхимгә «сез» дип түгел, «син» дип дәшә башлаган иде.

Габдерәхим җавап бирмәде. Алар юындылар, трико-футболкаларын киделәр дә, санаторий карталарын алып ашханәгә – иртәнге аш ашарга чыгып киттеләр.
Бүгенге көн тыгыз иде – массаж да ясатасы, парафинга да өлгерәсе, электросон һәм башка процедураларга да барасы бар.

(Дәвамы бар.)

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар