Логотип
Күңелеңә җыйма

Теләсәң, шатлыклар табыла! (Көндәлек.) Җиденче көн: 03.04.2020

«Сөембикә» журналы редакциясе хезмәткәрләре дә алдагы атнадан өйдә эшләүгә күчә. Эш тукталмый: апрель саныбыз инде басылып ята, бу көннәрдә май санын әзерлибез. 

«Сөембикә» журналы редакциясе хезмәткәрләре дә алдагы атнадан өйдә эшләүгә күчә. Эш тукталмый: апрель саныбыз инде басылып ята, бу көннәрдә май санын әзерлибез. 
Өйдән чыгарга ярамый торган атнаны без инде дүшәмбене көтмичә, шимбәдән үк башладык.  
Аны ничек җиңелрәк уздырырга, өйдә утыруны, өйдә эшләүне ничек оештырырга, аның өстенлекләре һәм кимчелекләре, коронавирустан ничек сакланырга – безнең журналистлар бу көндәлектә шул хакта язачак. 

– Бүген атнаның нинди көне әле ул?
Улым Булат мине шунда ук бүлдерә: 
– Әнием, сиңа барыбер түгелмени?!
– Барыбер...
Рәхәтләнеп көлешәбез. 

Әйе шул, «иртәгә дүшәмбе» дип кайгырасы, «җомга җитте, яллар җитте» дип сөенәсе юк – көннәр барысы да бер хәзер. Юк, юк, зарланырга җыенуым түгел. Барысы да буталды дип кенә әйтмәкчемен. Җырдагыча «теләсәң, шатлыклар табыла» дип яшәп ятыш бит әле. Ә шатлыклар табылып тора! Ул шатлыкларның без белмәгән әллә ниндиләре бар икән бит. Моңарчы белмәгән, дөресрәге, аңламаган. Чүп чыгару, мәсәлән. Ничек без аның моңа кадәр тәмен, рәхәтен, шатлыгын сизмәгәнбез, гаҗәп! Эшкә китешли тотып чыктың, аттың,  киттең  – бетте иде бит. Ә хәзер...

Көннең иң зур вакыйгасы! 
Иң рәхәт минутлары! 
Язучы Әхәт Мушинский Фейсбуктагы битендә: «Бүген шәп кенә физзарядка ясап алдым әле. Чүп пакеты тоткан килеш өй тирәли 5 чакрым йөгердем», – дип яза. Аны лайк куючыларның берсе дә көлми! Бер атна элек: «Бу абзыйга ни булган?» – дип елмаерлар иде, хәзер юк. Иманым камил, күпләр: «Кара нинди  шәп идея!» – дип күңеленә салып куйды аны. Әйбәт бит, каршыңа Росгвардия егетләре очраса да: «Урамда бер сәбәпсез нишләп йөрисез әле? Справкагыз бармы? Чыгарга рөхсәт алдыгызмы?» – дип бәйләнә алмаячак. Алар якынлашканда,  чабудан туктап, кызу-кызу атлап баруга күчәсең (чүп капчыгы тоткан килеш йөгереп бару барыбер сәеррәк күренер), кулыңдагы чүпле капчыкны иң зур байлык тоткан кебек тотып,  яннарыннан горур гына узып китәсең... 

Кемдер Әхәт абыйга: «Эт кенә алмыйсызмы соң?» – дип язды. Ул кешегә олпат язучыбыз: «Дуслар минем өчен дип сукбай бер этне тотканнар инде. Иртәгә җаен табып китерәчәкләр», – дип җавап бирде. (Яңа гына тагын бер шәп идея яңгыравын искәрдегезме? Эт хуҗалары аерым почетта бит хәзер: дүрт аяклы дусларын җитәклиләр дә, җаннары теләгән чакта һава суларга чыгалар. Син утарасың тәрәзә аша аларга кызыгып... Хайванның теле юк: «Бүген бишенче тапкыр алып чыга инде... Ятып ял итәргә дә җай тими», – дип зарлана алмый. Эшләр болай торса, урамда бер сукбай маэмай да калмас әле.)
Бүгенге көннең иң популяр мәзәкләре нәрсә турында дип уйлыйсыз? Әйе, чүп чыгару турында! 
Менә берсе.

«Хатын белән иртүк талаштык. «Чүпне чыгарырга минем чират!» – дим. Ә ул ишетергә дә теләми: «Минеке ди!»... »

Чүп чыгарырга дип ыжгырып торган бу хатынны бер атна элек без әле аңламас идек. «Нинди хәл бу, өйдә гренадердай ирең булганда чүп күтәреп йөрү? Үз кадереңне үзең белмәү. Үзеңне үзең яратмасаң, сине кем яратыр?!» – дип күңелдән дулар идек. Бүген дуламыйбыз: хатын-кызның хәлен хатын-кыз аңламыйча кем аңласын?! Минеке дә иртүк киенеп чүпне тотып урамга чыгып китте әнә. «Үзем чыгарыйм әле», – дияргә йөрәк җитмәде...  Нәрсә әйтәсен беләм инде: «Ирең, буй җиткән ике улың барындамы?! Күршеләр күрсә ни әйтер?» – диячәк. Әйтсәләр – әйтерләр иде дә әле... Чүп чыгару аркасында тавыш чыгарып булмый бит инде, дәшмәдем. Мәзәктәге теге хатын миннән кыюрак. Бәхәстә кем җиңгәне аңлашылмаса да, бүген булмаса иртәгә чүп чыгару чиратын барыбер үзгәртәчәк ул – шулай сизәм. Кызыгам! 

Безнең бүгенге тормышта рәхәт минутлар тагын бар әле. Кибеткә чыгу, мәсәлән. О-о-о, монысы чүп чыгару гына түгел инде – бөтенләй башка! Зур дөньяга чыгу! «Татар җыры» концертына (тормышның теге өлешендә калган әллә ниләр искә төште кинәт. Җырчылар арасындагы ыгы-зыгылар... Вирус килеп чыкты да, кемнең хаклы, кемнең юк икәнен, бәхәстә кем җиңгәнен дә белми калдык ахрысы. Юкка бу хакта сүз кузгаттым – колаклары ишетмәсен, дөньялар тынычлангач, тагын башлый күрмәсеннәр.), Камалга премьерага, опера театрына балет карарга, опера тыңларга бару белән бер бит бу хәзер!  «Ура! Ирем белән урамга он алырга чыгабыз! Ирем Алжирдан алып килгән Франция парфюмын да сибенде. Ә ул аны особый случайларга гына саклап тора иде. Димәк, бүген шундый көн!» – дип яза Гөлназ исемле бер танышым Фейсбукта. Җөмлә ахырындагы өндәүләрне мин өстәмәдем, үзе ничек язган – шулай күчереп алдым. Куанычы сизелә бит, әйеме? (Икенче бер танышым: «Узган җомгадан бирле беренче тапкыр кибеткә чыктым», – дигән хәбәренә 5 (!) өндәү куеп җибәргән иде әле. Менә ул шатлык кайда!).

«Икәү бергә чыкмагыз, прогулкада йөриләр дип уйлаулары бар», – дип, кемдер Гөлназны җиргә төшерергә маташты. Көнләшүе булды бугай... Ярмаларны алдан күбрәк алып куючыларның берсе булгандыр. Кибеткә чыгарга сәбәп тә юк бит хәзер андыйларга. Ялгыштылар... 

Ипи бетеп килә әле. (Ура, бетә!) Иртәгә кибеткә чыгып керәсе була инде. Әле нәрсә киеп чыгасын гына хәл итмәдем. Бәйрәм булгач, матуррак күренәсе килә бит... Шул татлы уй белән йокыга китәм. Колакта һаман Римма Ибраһимова җыры яңгырый. Тәмам бәйләнде!

Сөенеч җилләре янәшә,
Күңелдә шатлыклар кабына.
Зарланмыйк әле бу дөньядан,
Теләсәң, шатлыклар табыла! 
Ахырда өндәү бар идеме, юкмы, хәтерләмим. Үзем өстәдем бугай... 

 

 

Беренче көн: http://syuyumbike.ru/news/otkrovenie/saklanganny-saklarmyn

Икенче көн: http://syuyumbike.ru/news/arabyzdan-berebez/koronavirusly-tormysh-yaa-chynbarlyk-kndlek-ikenche-kn-29032020

Өченче көн: http://syuyumbike.ru/news/arabyzdan-berebez/avyl-bakcha-izolyatsiya-kchya-kndlek-ochenche-kn-30032020

Дүртенче көн: http://syuyumbike.ru/news/arabyzdan-berebez/vatyk-kompyuter-m-batareykalar-kndlek-drtenche-kn-31032020

Бишенче көн: http://syuyumbike.ru/news/arabyzdan-berebez/berenche-aprel-shayartuy-gyna-bulsachy-kndlek-5-nche-kn-01042020

Алтынчы көн: http://syuyumbike.ru/news/otkrovenie/million-dollar-otsam-ide-dip-telise-kalgan-ikn-kndlek-altynchy-kn-0204-2020


 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Шәп шундый! Кибеткә чыгасы килеп китте! Их, матур язылган!!!

    • аватар Без имени

      0

      0

      Эфэрин, шэп язма!Колэ - колэ укыдым, азрак елыйсы килсэ дэ. Эле тонлэ бер абый улгэн авылда, бездэн ерак инде. Шунда барып килдек курше хатыны белэн сэдака илтергэ. Биттэ маска, пакетта однораз. перчатки и справка с места работы. Урамнар почти буш, иясез этлэр генэ хужа булып йорилэр. Инде районда ничэ кешене штрафовать иткэннэр. Авылда да участковыйлар гел йореп тора.

      • аватар Без имени

        0

        0

        Утерден Голнур, колдереп?Безнен дэ Монядан бэхетле эт юк. 3 эр тапкыр чыга, чират. Элек 1 апчыгарга да проблема иде?

        • аватар Без имени

          0

          0

          Бар икән бәхетле кешеләр, чүп чыгару эчен талашучылар. Безнең йортта чүпне урамга чыгарасы да юк шул. Мусоропровод!.

          • аватар Без имени

            0

            0

            Ник ул алай икән ул ; урамга чыгарга рөхсәт булганда, урамга чыгасы килми, ә рөхсәт булмаганда чыгасы килә. Балконга чыгып бүре кебек улыйсы килә кайчакта. Карчыгым белән, балконнан кергән дә юк.

            Хәзер укыйлар