Шул вакыйдан соң авыл, чынлап та, икегә бүленде. Берәүләр сокланды. – «Молодец!», «Үз көче белән күтәрелде!», «Беркемгә комачауламый бит». Ә икенчеләре көнләшә башлады. Кибеткә керсә дә сүз ишетә. «Вәт, интернет йолдызы килә», «Безне дә төшереп миллион ясарсың инде»
Дәвамы. Башы:
https://syuyumbike.ru/news/otkrovenie/bloger-golsina-apa-5
https://syuyumbike.ru/news/otkrovenie/bloger-golsina-apa-4
https://syuyumbike.ru/news/otkrovenie/bloger-golsina-apa-3
https://syuyumbike.ru/news/otkrovenie/bloger-golsina-apa-2
https://syuyumbike.ru/news/otkrovenie/bloger-golsina-ap
Беркөнне Гөлсинә апага Казаннан Вероника исемле ханым хәбәр язды: «Исәнмесез! Мин блогерлар белән эшләүче менеджер булам. Сезнең аккаунтыгызны күптән күзәтеп барам. Аудиториягез бик актив, кешеләр сезгә ышана. Әгәр теләсәгез, киләчәктә хезмәттәшлек итә алабыз.
Гөлсинә апа шул ук минутта җавап язып салды: «Рәхмәт, Вероника. Мин бит гади авыл хатыны, бу реклама дигәнне бик аңлап та бетермим...»
Җавап хаты озак көттермәде. «Мин турыдан-туры реклама бирүче компанияләр белән эшлим. Сезгә рекламаны үзегезгә эзләп йөрергә кирәк булмаячак. Мин тәкъдим иткәннәрне генә урнаштырырсыз. Килгән керемнең 20 проценты – миңа, 80 проценты сезгә кала. Риза булсагыз, бүгеннән үк эшли башлый алабыз».
Гөлсинә апа озак уйлап тормады. Бу эштә әллә ни аңламаса да, Вероника ышанычлы кеше булып тоелды. Өстәвенә, оныгы да:
– Риза бул, әби. Хәзер күп блогерлар шулай эшли, – дип киңәш бирде.
Шулай итеп, алар хезмәттәшлек итә башладылар.
Вероника сүзендә торды. Бер-ике атна эчендә үк Гөлсинә апага төрле компанияләрдән реклама тәкъдимнәре килә. Кайсысы чәй рекламалый, кайсысы кухня кирәк-яраклары, кайсысы бакча өчен товарлар тәкъдим итә.
Гөлсинә апаның банктагы счетына даими акча күчеп тора иде. Ай саен түгел, хәтта атна саен диярлек.
Хәзер ул шәһәргә ешрак йөри башлады. Бер көндә ике-өч урында реклама төшергән чаклары да булды. Кайчак иртән чыгып китә дә, кич кенә кайтып керә.
Ләкин бер мәсьәлә килеп чыкты.
Гөлсинә апаның иске генә машинасы мондый йөрүләргә түзми башлады. Атна саен диярлек ремонтка кертергә туры килде. Бер көнне тәгәрмәчләре белән проблема чыкса, икенче атнада двигателе көйсезләнде.
– Машина ремонтларга гына эшлим бугай инде, – дип көлә иде ул үзе дә.
Бер ял көнендә, кызы шәһәрдән дәртләнеп кайтып керде.
– Әби, җыен!
– Нәрсә булды?
– Машина карарга барабыз!
Гөлсинә апа аптырап калды.
– Нинди машина? Кемгә?
– Сиңа, әлбәттә!
– И, кызым, кирәкмәс инде…
– Кирәк! Син хәзер көн саен юлда. Иске машинаңның хәле бетте бит инде.
Алар тиз арада җыенып, шәһәргә чыгып киттеләр.
Ә ике көннән соң авыл урамында өр-яңа ак төстәге машина пәйда булды.
Руль артында – Гөлсинә апа үзе.
Ул әле моңа үзе дә ышанып бетә алмый иде. Машинасын акрын гына авыл урамы буйлап алып барганда, капка төпләрендә кешеләр җыела башлады.
– Карале, Гөлсинә машина алган икән!
– Блогер бит хәзер ул!
– Акчаны көрәп ала, диләр!
– Без гомер буе эшләп тә андыйга ирешә алмадык…
Бу хәбәр бөтен авылга яшен тизлегендә таралды. Берәүләр аның өчен ихлас сөенде, берәүләр көенде дигәндәй.
– Молодец! Үз көче белән ирешкән!
– Хезмәтенең җимешен күрә икән, рәхәтләнеп яшәсен!
Ә икенчеләре көнләшүен яшерә алмады.
Ләкин Гөлсинә апа инде бер нәрсәне аңлаган иде: кеше нәрсә генә эшләсә дә, аны мактаучылар да, гаепләүчеләр дә табылачак. Шуңа күрә ул кешеләр сүзенә артык колак салмаска тырышты һәм үз блогерлык эшен дәвам итте.
Шул вакыйдан соң авыл, чынлап та, икегә бүленде. Берәүләр сокланды. – «Молодец!», «Үз көче белән күтәрелде!», «Беркемгә комачауламый бит». Ә икенчеләре көнләшә башлады. Кибеткә керсә дә сүз ишетә. «Вәт, интернет йолдызы килә», «Безне дә төшереп миллион ясарсың инде», «Карчык кылана башлаган...»
Тора-бара Гөлсинә апаның йортында да күзгә күренерлек үзгәрешләр башланды.
Башта ул җыела барган акчасын тотарга да курыкты. Банк картасына килгән сумманы ачып карый да, яңадан ябып куя иде. Үзенә нәрсә дә булса алырга кызганды, хәтта уңайсызланды да кебек.
– Кеше акчасын җилгә очырырга ярамый, – дип кабатлый иде ул.
Ләкин кызы аны акрынлап күндерде.
– Әни, син гомер буе башкалар өчен яшәдең. Бераз үзең турында да уйларга вакыт, – диде.
Иң беренче итеп өйдәге күптәннән тавышланып эшләүче иске суыткычны алыштырдылар. Ул суыткычның гөжләвенә Гөлсинә апа шулкадәр ияләшкән иде ки, яңасын куйгач, өйдәге тынлык сәер булып тоелды.
– Карале, әллә ватылдымы икән бу? – дип, берничә тапкыр кухняга чыгып тикшереп тә керде.
Аннары кухняга өр-яңа гарнитур урнаштырдылар. Ак төстәге ялтырап торган шкафлар, уңайлы тартмалар, матур өстәл – барысы да кечкенә генә кухняны бөтенләй икенче төрле итеп күрсәтте.
Көннәрнең берендә күршесе килеп керде дә бусагадан атлап керүгә туктап калды.
– Иии, Гөлсинә, шәһәр фатирыннан ким түгел бит бу!
Ул әле бер шкафны ачып карады, әле икенчесен.
– Менә монысы савыт-саба өченме?
– Әйе.
– Ә монысы?
– Белмим әле үзем дә, – дип көлде Гөлсинә апа. – Кызым күрсәтеп китте дә оныттым.Өйрәнәсе бар әле аларны.
Урамда очраган кешеләр елмаеп исәнләшсәләр дә, көнләшүле карашларын тоярга да күнегә барды. Кешегә чит кешенең уңышын кабул итүе авыр икән. Кайберәүләр хәтта исәнләшкәндә дә элеккечә елмаймый башлады. Еллар буе күрше булып яшәгән кешеләрнең карашларында салкынлык барлыкка килде. Менә шул иң авыры иде дә инде.
Чит кешенең сүзенә түзәргә була. Ә менә балачактан таныш кешеләрдән, бер урамда үсеп, бер чишмәдән су эчеп йөргән авылдашларыңнан «блогер акча каера» дигән сүзләрен ишетүе йөрәккә генә тия иде.
Кайчак кичләрен Гөлсинә апа тәрәзә янына килеп утыра. Урамга карап озак кына уйлана. Авыл элеккечә тыныч: шул ук йортлар, шул ук капкалар, шул ук кешеләр. Тик нәрсәдер үзгәргән кебек. Андый чакларда күңеленә шик тә кереп ала иде. «Бәлки, чынлап та артык күзгә чалына башладыммы икән?..»
Ләкин бераздан ул һәрвакыт бер үк нәтиҗәгә килә иде. «Мин бит беркемгә дә начарлык эшләмәдем. Кешене алдамадым, рәнҗетмәдем. Хезмәтем белән тапкан бәхетем өчен нигә оялырга тиеш соң әле мин?»
Шул уйлардан соң күңелендә ниндидер җиңеллек тоя иде.
Икенче көнне ул яңадан телефонын кулына ала, камерасын кабыза һәм меңләгән тамашачысын елмаеп каршы ала. Чөнки ул күптән аңлаган иде: тормышта кеше нәрсә генә эшләсә дә, аны тәнкыйтьләүчеләр дә, күтәреп алучылар да булачак. Әмма иң мөһиме – үз юлыңнан тайпылмау.
Ә Гөлсинә апаның юлы инде күптән табылган иде. Һәм аны яратучылар, һәр видеосын көтеп алучылар, җылы сүз язучылар көнләшүчеләрдән күпкә, күпкә күбрәк иде. Гөлсинә апага эшләргә алар алар дәрт бирә иде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Комментарий юк