Чәйдән соң хуҗабикә кабат телефоннан социаль челтәрләрне барлап чыкты, ВКонтакте да берничә авыл хатынының видеосына юлыкты. Булдыралар: кемдер камыр баса, кемдер кибеттән алган ризыкларны мактый, кемдер яңа сатып алган киемнәре белән мактана.
Иртәнге алты тулыр-тулмас, Гөлсинә апа тәмле йокысыннан уяткан телефонындагы будильникны сүндереп куйды да, «тагын биш кенә минут ятып алыйм», дип, башын җылы юрган астына тыгып, төренеп ятмакчы булды. Тик кайда ул биш минут…
Ул әле генә бик тәмле төш күреп ята иде, югыйсә: имеш, яшь чактагы кебек, ишегалдында каз-үрдәк чирәм йолкып йөри, өстәлдә самавыр гөжләп утыра, әнисе камыр баса, күршеләр кунакка кергән… Өстәл тулы коймак, яңа гына аертылган сөт өсте, барысы да исән-сау, тормыш гөрли. Үзе дә җиңел, борчу-мәшәкатьсез, көлеп кенә йөри. Шундый матур төшнең кинәт кенә өзелүенә кәефе киткән Гөлсинә апа күпме генә тырышса да кабаттан йоклап китә алмады, авыр гәүдәсен ятактан көчкә күтәреп, торып утырырга мәҗбүр булды. Өйдә караңгы түгел инде, тәрәзә аша иртәнге яктылык керә. Авыл уянып килә: еракта машина тавышы ишетелеп китә, кемдер капка ябып-ача, этләр өрә.
Хатын мендәр астында яткан телефонын кулына алып, экранга төбәлде. Телефондагы аралашу группасында күршеләр чаты «пип-пип» итеп хәбәрләр җибәрә башлаган. Берсе: «Кемдә бәрәңге орлыгы калды?», икенчесе: «Авыл йомыркасы сатуда бармы берәрсендә?», өченчесе инде төнлә үк язып куйган: «Иртәгә кем районга базарга бара?»
– Һай, бу чат халкы әтәчтән дә иртәрәк уяна инде, – дип мыгырданды Гөлсинә апа, күзләрен уа-уа. – Әтәчне бөтенләй эшсез калдырдылар…
«Бер карап кына чыгам» дип телефонга текәлде дә, йокысы бөтенләй качты хуҗабикәнең.
– Ярар, торырга туры килә инде, – дип көрсенеп, ниһаять, юрганын читкә этте.
Өй эче салкынча гына, ялан аягы белән агач идәнгә басуга ук сискәнеп куйды. Тәрәзәдән урамга күз төшерде: урам тыныч, берән-сәрән генә кешеләрнең узып киткәне күренә. Капка төбендә күрше тавыклары казына, йорт каршыннан гына җиңел машина үтеп китте – кемдер эшкә чыгып китте бугай.
Хатын кухняга чыгып, газ плитәсен кабызды, «шып» итеп чәйнекне утыртты. Ут кабынуга ук өйгә җылылык кергәндәй булды.
– Кызга Казаннан электр чәйнеге алып кайтырга кушам әле, бу галәмәт тә озак кайный, – дип, үзе белән үзе сөйләшеп алды.
Бер кулы белән чәй хәстәрли: бокалга чәй агызды, шикәрен салды,
икенчесе белән телефонын актарып, чатка җавап язды.
– «Йомырка бар ул барын… кемгә ярый – кереп алыгыз инде...»
Аннары уйлап торды да, язганына кушып өстәп куйды: – «Иртән иртүк язып утырганчы, кереп сорагыз инде, капка ачык!»
– Элек бит болай түгел иде… Кемгә нәрсә кирәк – керә дә сорый, сөйләшеп чыга. Хәзер барысы да телефон аша, – дип көрсенеп куйды ул.
Гөлсинә апа кызы туган көненә бүләк иткән чәйле бокалын кулына тотып, өстәл янына килеп утырды.
– Тормыш үзгәрде, – дип, үз-үзенә сөйләнүен дәвам итте. – Тик иртәнге чәй генә шул ук калды…
Телефон янә «пип» итте.
Чатта инде җавап килгән:
– «Ярар, хәзер керәм!»
– Менә, хәзер кунак та килеп җитәр, – дип, үзалдына елмайды хуҗабикә.
Шул арада ишек ачылып китте – бусагада күршесе Миңлегөл күренде.
– Гөлсинә, синең Wi-Fi эшлиме? Минеке төнлә үлгән!
– Кер, кер, пароль шул ук – «12345678», – дип кул селтәде аның ягына Гөлсинә апа.
Ике хатын кухняда утыра, берсе чәй эчә, икенчесе интернетка тоташырга маташа.
– Кара әле, синең Wi-Fi да акрын икән, – диде Миңлегөл.
– Акрын түгел ул, синең телефон карт инде, – дип җавап бирде хуҗабикә.
Шулчак ачык тәрәзә аша «Чубайс» исемле җирән төстәге этнең «һау-һау»лап өргәне ишетелде.
– Менә, монысы гына «офлайн режимда» калды әле, – диде Гөлсинә апа.
Капкадан түбән очта яшәүче Сәгыйдә очып килеп керде. Кай арада чатта җавапны да укып өлгергән, җиз чиләген кулына тотып йомырка алырга килеп тә җиткән…
– Чаллыдан ирнең сеңлесе кайтты, йомырка сорый. Минем быел тавыклар йомырка салмый башлады, картайдылар. Көзгә суеп, яңа чебешләр сатып аласы булыр, – диде ул.
Гөлсинә апа чоланга чыгып йомыркалар салынган катыргы тартманы күтәреп керде. Нәрсә-нәрсә, Аллага шөкер, хуҗабикәнең тавыклары йомырканы яхшы сала. Кызы Камилә интернет кибет аша тавыклар өчен махсус витамин комплексына заказ биреп кайтаргач, җырлап салалар. Кыш буе туктамадылар. Элек ноябрь аенда йомырка салмый башлылар иде, кибеттән сатып алып ашарга туры килә иде. Хәзер рәхәт, ризыкка кытлык юк: ашарга да, сатырга да җитә. Авылда сыерлар бик тотмыйлар, тавыклар хуҗалыкларда бар әле. Аңа карап аптырамый халык: кибеттә кәгазъ пакетларда сөтнең ниндие генә юк: майлысы да, майсызы да. Катык, каймак, кефир – җаның ни тели! Элекке заманнарда сыер асрап җәфаланган кешеләргә коммунизм килде: авылда яшәп, авыл хуҗалыгы продуктларын кибеттән генә сатып алалар. Сыйфаты ниндирәк икәнен тикшереп булмый – әллә чын сыер сөте, әллә порошоктан ясалган – анысын бер Аллаһы Тәгалә генә белә. Иң мөһиме – тәмгә тәмле, төскә ак. Ипи дә салып азапланмый хуҗабикәләр: кибет киштәләрендә батон да, ак ипи, кара ипи – җаның ни тели. Пенсиягә чыккач рәхәткә чыкты авыл хатыннары, эш эшләмичә генә телефонда утыра башлады. Ярты халык блогер булып китте.
10 йомырканы 100 сумнан сата Гөлсинә апа. Менә бүген 50 данә йомырка өчен шыгырдап торган 500 сум кәгазъ акча килеп керде кулына. Элемтә эчен акча беткән иде, телефонга түләргә бик яхшы булды.
Чәйдән соң хуҗабикә кабат телефоннан социаль челтәрләрне барлап чыкты, ВКонтакте да берничә авыл хатынының видеосына юлыкты. Булдыралар: кемдер камыр баса, кемдер кибеттән алган ризыкларны мактый, кемдер яңа сатып алган киемнәре белән мактана.
(Дәвамы бар.)
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Комментарий юк