– Исәнмесез инде… – дип кенә әйтә алды ул. Комментарийлар йөгерә башлады: «Нинди ягымлы апа!», «Әниемне хәтерләтәсез…», «Тавышыгыз бигрәк ягымлы…»
Дәвамы. Башы: https://syuyumbike.ru/news/otkrovenie/bloger-golsina-apa-3
https://syuyumbike.ru/news/otkrovenie/bloger-golsina-apa-2
https://syuyumbike.ru/news/otkrovenie/bloger-golsina-ap
Гөлсинә апа, үзе дә сизмәстән, әкренләп телефонга ияләшә башлады.
Башта ул бары тик карап кына утыра иде: кем нәрсә язган, кемнәр «йөрәк» куйган. Аннары кызы өйрәтеп калдырганча, комментарийларга җавап бирергә өйрәнде: «Рәхмәт, балакаем», «Исән-сау булыгыз», «Мин гади генә кеше инде…»
Шушы сүзләрне язганда да ул уңайсызланып елмая иде.
Көннәр үткән саен, төшерелгән видеолар да күбәя барды. Берсендә ул камыр басса, икенчесендә гөлләргә су сибә, өченчесендә тәрәзә янында утырып оекбаш бәйли.
Һәм кешеләр аны карый иде. Видеолар астында комментарийлар күбәйгән саен, язылучылар саны да арта барды. Кайбер видеоларның караулары бер айда бер меңнән ун меңгә җитте.
Бер көнне район газетасыннан шалтыраттылар.
– Гөлсинә ханым, мин «Авыл йолдызлары» газетасы журналисты Чулпан булам. Сезнең турында газетабызда мәкалә язасы килгән иде…
Гөлсинә апа каушап калды.
– И-и, юктыр инде, балакаем… Мин бит артист түгел бит… Алардан алыгыз…
– Нәкъ шуның өчен дә сез безнең укучыларыбызга кызык, – дип үзенекен тәкрарлады журналист.
...Икенче көнне иртәнге якта Гөлсинә апа яшәгән йорт каршына җиңел машина килеп туктады. Ишек ачылып, аннан ике кеше чыкты: берсе – машина йөртүче, икенчесе – ябык кына гәүдәле яшь кыз иде.
«Журналистлар килеп тә җиткәннәр икән», – дип уйлап куйды хуҗабикә. Ул тиз генә үзен тәртипкә китерергә ашыкты: шкафтан өр-яңа яулыгын алып башына япты, көзге каршына килеп, иреннәренә кызыл иннек сөртте.
Журналист Чулпан яшь кенә, кыска итеп киселгән җирән чәчле булып чыкты. Аның җитезлеге дә, әрсезлеге дә сизелә иде: кулына телефонын алу белән, ул Гөлсинә апаның йортын, ишегалдындагы тавык-чебешләрне фотога төшерә башлады.
– Бу фотоларны без газетабыз битләрендә урнаштырачакбыз, – диде ул елмаеп.
Чәй табыны янында корреспондент Гөлсинә апага бер-бер артлы сораулар яудырды:
– Ни өчен блогер булырга уйладыгыз?
– Беренче видеогызны төшергәндә нинди хисләр кичердегез?
– Киләчәккә нинди планнарыгыз бар?
Гөлсинә апа, бераз каушап калса да, журналист биргән сорауларга ихлас күңелдән җавап бирергә тырышты. Ул уңайсызланып кына, ихлас елмаеп, блогерлык белән бөтенләй очраклы рәвештә шөгыльләнә башлавын әйтте. Баштарак телефонга кечкенә видеолар төшерүен, соңрак авыл тормышын күрсәтүен – бакчадагы эшләр, тавык-чебешләр турындагы видеоларны кешеләр яратып карый башлагач, ул бу эшнең үзенә дә ошап китүен сөйләде.
– Башта мин моңа уен-көлке итеп кенә карый идем, – диде ул, кулындагы чынаягын әкрен генә өстәлгә куеп. – Соңыннан кешеләрнең җылы сүзләрен укыгач, күңел күтәрелә башлады. Кемдер рәхмәт әйтә, кемдер киңәш сорый. Шуннан соң төшерәсе килеп кенә тора икән ул.
Чулпан, аның җавапларын бүлдермичә генә тыңлап утырды яңа сораулар бирде. Гөлсинә апаның көндәлек тормышы белән дә, гаиләсе белән дә кызыксынды.
– Ирегез исәнме, ул сезнең блогерлык эшегезгә ничек карый?
– Балаларыгыз сезнең блог алып баруыгызга ярдәм итәме?
– Авыл халкы нәрсә ди?
Бу сорауларны ишеткәч, Гөлсинә апаның йөзе бер мәлгә моңсуланып китте. Ул тәрәзәгә күз ташлады, әйтерсең лә күңелендә сакланган хатирәләрне яңадан барлый иде.
– Ирем Фазыл бик әйбәт кеше иде, – дип, хатирәләрне искә төшерде. – Тик язмыш безгә озак бергә яшәргә насыйп итмәде… Ул бик яшьли китеп барды. Кызыбыз ул вакытта әле кечкенә иде.
Өй эченә бер мизгелгә тынлык урнашты. Гөлсинә апаның тавышы калтыранып чыкты.
– Бик авыр булды миңа… Берүземә бала үстерергә туры килде. Көндез эшкә йөри идем, кич кайткач хуҗалык карыйсы, баланы укытасы. Кайчак төннәр буе йокламыйча елаган чаклар да булды. Әмма бирешмәскә тырыштым. Кызым кеше арасында ким-хур булмасын, дидем.
Ул яулыгының почмагы белән күзләрен сөртеп алды, ләкин яңак буйлап тәгәрәгән яшь тамчыларын яшерә алмады. Чулпан да бу мизгелдә сорауларын туктатып торды. Аның күзләрендә дә кызгану һәм хөрмәт чаткылары күренә иде.
– Хәзер инде, Аллага шөкер, – дип сүзен дәвам итте Гөлсинә апа, бераз тынычлана төшеп. – Кызым үсте, үз тормышы белән яши. Менә хәзер кешеләр белән аралашып, видеолар төшереп күңел юана. Бәлки, шуңа күрә дә картлыкта үземне ялгыз итеп сизми башладым.
Чулпан телефонын читкә куеп, Гөлсинә апага җылы караш ташлады. Аның өчен бу әңгәмә гади интервью гына түгел, ә тормыш авырлыкларын җиңеп чыккан көчле хатын-кыз язмышы турында тирән бер сөйләшүгә әверелгән иде.
Язма газетада басылгач, Гөлсинә апаның авылда популярлыгы тагын да артты. Кибеткә чыкса да аңа сорау яудыралар.
– Видео төшермисеңмени бүген?
– Аш рецептын көтәбез әле!
– Әй булдырасың инде, Гөлсинә җаным! Интернетка сине карарга гына керәм...
Популяр блогер булдым, дип, Гөлсинә апа һаваланып йөрмәде: ул шул ук авыл хатыны булып калды. Өстендә шул ук гади халат, гади генә обойлы кухнясы, шул ук чәйнек.
Гөлсинә апаның күңелендә генә нәрсәдер үзгәргән иде.
Элек өйдәге тынлык аны баса иде. Ире үлгәннән соң бигрәк тә. Кызы читтә, оныклар сирәк кайта. Кайчак көне буе беркем белән сөйләшмичә дә кала иде.
Хәзер исә иртән күз ачуга телефон «пип-пип» килә.
«Хәерле иртә, Гөлсинә апа!»
«Бүген нәрсә пешерәсез?»
«Чыгыгыз әле бер туры эфирга, без сезне көтеп калабыз».
Гөлсинә апа үзен кешеләргә кирәкле кеше итеп тоя башлады.
Бер кичне кызы телефоннан әнисенә яңа эш кушты.
– Әни, сиңа туры эфир ясарга кирәк!
– Нинди эфир тагын?..
– Кешеләр белән сөйләшәсең онлайн!
Гөлсинә апа куркып ук китте.
– Юк-юк, анысын булдыра алмам…
Тик кызы барыбер үгетләүдә булды.
– Бернәрсә дә эшләмә. Гади генә сөйләш.
Экран кабынды.
Башта берничә кеше генә керде. Аннары сан арта башлады. 50…
120… 300…
Гөлсинә апаның йөрәге жу итеп куйды.
– Исәнмесез инде… – дип кенә әйтә алды ул. Комментарийлар йөгерә башлады: «Нинди ягымлы апа!», «Әниемне хәтерләтәсез…», «Тавышыгыз бигрәк ягымлы…»
(Дәвамы бар.)
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Комментарий юк