Логотип
Күңелеңә җыйма

Блогер Гөлсинә апа 2

«Нәрсәсе бар соң блогер булуның» – дип уйлый ул. – «Мин дә бит көн дә камыр басам. Минем кыяр тозлавым да начар түгел. Әгәр аларны карыйлар икән… бәлки, минекен дә карарлар?»

Гөлсинә апа блогер булырмын дип башына да китереп карамагандыр. Аның өчен «контент» дигән сүз элек-электән бик гади, тормышчан мәгънәгә ия булды: тавыкларының ашарлары җитәрлекме, бәрәңге уңышы нинди, йомырканы күпмедән саталар. Телефон дигән нәрсә дә аның өчен күбрәк шалтыратырга, балаларына «хәерле иртә», «хәерле кич» дип СМС язарга, дус-танышларына чәчәкле открыткалар җибәрергә, авыл төркеменнән яңалыкларны укып барыр өчен генә кирәк иде.

Бер көнне хуҗабикә янына почтальон булып эшләүче Рәмзия керде. Гөлсинә апага пенсиясен кулына тапшырып, кенәгәсенә кул куйдыргач, гадәттәгечә өстәл янына чәй эчәргә утырды. Хәл-әхвәл сорашып, дөнья хәлләрен сөйләшеп алгач, кесәсеннән телефонын тартып чыгарды:
– Гөлсинә апа хәзер мин сиңа бер кызык әйбер күрсәтәм, – диде.

Хуҗабикә башта аңа шикләнеп кенә карады:

– Нинди кызык тагын? Тагын шул сериаллармы әллә? Мин аларны карап бетерә алмыйм инде, – дип кырт кисте.
– Юк ла, сериал түгел, – дип көлде Рәмзия. – Бу – ВКонтакте! Монда хәзер барысы да видео төшерә.

Телефонны Гөлсинә апаның кулына тоттырды да, экранда видеоны ачып җибәрде.

Шунда Гөлсинә апа авылдаш хатынның видеоларын күреп шаккатты. Элек мәктәптә повар булып эшләгән, бүгенге көндә пенсионер Сабира, кулларын онга батырып, камыр баса-баса, камерага карап елмая:

– Кызлар, минем видеоны карагач, комментарий языгыз, лайк куярга онытмагыз! – ди.
Гөлсинә апа аптырап калды:

– Кемгә әйтә ул «кызлар» дип? Кемнәр карый моны? – дип сорады.
– Барысы да карый, – диде Рәмзия горур гына. – Мин дә карадым менә.

Икенче видео ачылды. Анда Сабира өстәлгә колбаса, сыр, ниндидер әзер салатлар тезеп куйган да берсен кисеп күрсәтә:

– Менә бу колбаса – просто бомба! Кибеттән алдым, бик тәмле, киңәш итәм! – ди.

Гөлсинә апа кашларын җыерды:

– Колбасаны кем мактап утыра инде… Үзе пешерсә, ичмасам, – дип мыгырданды.

Өченче видео тагын да гаҗәбрәк булды. Анда Сабира көзге каршында әйләнә-әйләнә:

– Кызлар, карагыз әле нинди күлмәк алдым! Скидка белән – 50 процент! Шундый уңайлы! – дип, итәген селкетеп күрсәтә.
Гөлсинә апа түзмәде, көлеп җибәрде:

– Һай, бу хатыннар шаша бара! Эшләре беткән, ахрысы! Күлмәк күрсәтеп утыралар! Без яшь чакта бер күлмәкне биш ел кия идек, беркемгә дә мактанып йөрмәдек!

Рәмзия дә көлде, ләкин бераз җитдирәк итеп өстәде:

– Син көлмә, Гөлсинә. Аларны меңләгән кеше карый. Кайберләре акча да эшли ди әле.
– Ничек инде акча? Камыр басыпмы? – дип гаҗәпләнде Гөлсинә апа.

– Әйе, нигә булмасын? Караулар күбрәк булган саен, төрле рекламалар бирәләр икән.

Шул сүзләр Гөлсинә апаның күңеленә кереп калды. Бер сүз дәшмичә генә интернеттан тагын берничә видео карады. Блогерлар шактый икән социаль челтәрләрдә: берсе кыяр тозлый, икенчесе мунча яга, өченчесе тавыкларын ашата – барысы да гади, көндәлек эшләр. Тик алар нигәдер телефонга төшерелгән, ә меңләгән кеше шуны карый.

Рәмзия кайтып киткәч, Гөлсинә апа озак кына уйланып утырды. Тәрәзә аша ишегалдындагы бәрәңге бакчасына карап алды, сарай янында йөргән тавыкларын күзәтте.

«Нәрсәсе бар соң блогер булуның», – дип уйланды. – «Мин дә бит көн дә камыр басам. Минем кыяр тозлавым да начар түгел. Әгәр аларны карыйлар икән… бәлки, минекен дә карарлар?»

Шунда ук башына икенче уй килә: «Юк инде, оят бит! Сабира – повар булган кеше, аңа килешә, ә мин гомер буе мәктәптә идән юган кеше, блогер булып китсәм, авыл халкы көлеп үләр!»

Ләкин кызыксыну көчлерәк булып чыкты. Ул телефонын кулына алды, сак кына «ВКонтакте»ны ачты, караган видеоларны тагын бер карады. Бу юлы инде ул көлеп кенә карамады, ә игътибар белән күзәтте: кем ничек сөйли, камераны кая куя, нәрсә күрсәтә.

Бермәлне үзе дә сизмәстән:

– Мин булсам, башкачарак сөйләр идем әле… – дип куйды.

Бу минутта ул әле белми иде: гади генә уй аның тормышын бөтенләй үзгәртәчәк икәнне. Блогер булып китү теләге аңарда көн узган саен көчәя генә барды.

Бәлешкә бәрәңге тураган арада тагын үз-үзенә сөйләнде Гөлсинә апа:

– Минем көн дә болардан ким түгел бит… Нигә миңа да төшереп карамаска?

Баштарак ул озак кына батырчылык итә алмады. Телефонны куя, ала, тагын куя…

Ахыр чиктә, кухня өстәлен сөртеп куйды да, гади генә видео төшереп карарга булды:

– «Исәнмесез… мин Гөлсинә… без авылда яшибез…» – дип башлады да, туктап калды.
– Юк, болай килешми, – дип, видеоны сүндерде.

Икенче тапкырда бераз иркенрәк чыкты:

– «Бүген мин сезгә пешерәчәк бәлешемнең эш процессын күрсәтәм…»

Видео бик гади генә булды: артык сүз юк, фильтр юк. Шулай да ул аны үзенең ВКонтакте челтәрендәге аккаунтына урнаштыра алды.

Кызы кунакка кайткан вакытны туры китереп, видеоны монтажларга өйрәнде. Кызы бармак белән бик озаклап кайсы нокталарга басарга икәнен күрсәтте. Барысы да бик гади икән: төшергән видеоларны чиратлап берсе артыннан берсен ялгыйсың, аннары «Экспорт» дигән җиргә басасың. Видео әзер булып библиотека дигән җиргә төшә дә утыра. Җитмәсә, кызы да мактап туймый.

– Әни синдә блогерлык таланты бар. Экранда үзеңне бик матур тотасың, матур сөйлисең, кулларың да калтырамый. Монтажны да тиз өйрәндең. Әни син молодец! Хәзер видеоларны еш төшер, мин синең шәхси менеджерың булам, аккаунтыңны үстерүгә булышлык итәрмен.

Гөлсинә апа эчтән бик канәгатъ калса  да, «кирегә сукалавын» дәвам итте:

– Ярар, караган кеше – карый инде, ошамаса карамаслар – дип, телефонын читкә куйды.

(Дәвамы бар.)

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар