Ә кешеләр арасында сүз таралды: – Гөлсинә баеган икән. – Интернеттан акча эшли ди...
Дәвамы. Башы:
https://syuyumbike.ru/news/otkrovenie/bloger-golsina-apa-4
https://syuyumbike.ru/news/otkrovenie/bloger-golsina-apa-3
https://syuyumbike.ru/news/otkrovenie/bloger-golsina-apa-2
https://syuyumbike.ru/news/otkrovenie/bloger-golsina-ap
Видео астында бер комментарий пәйда булды: «Гөлсинә апа… сез мине яшәргә кире кайтардыгыз. Мин ялгыз калдым. Күптән беркем белән сөйләшкәнем юк иде. Беркөнне очраклы рәвештә сезнең видео килеп чыкты. Сез аш кына пешергәнсез юкса. Әмма өй җылысы, тавышыгыз… Мин елап утырдым. Рәхмәт сезгә».
Гөлсинә апа бер мизгелгә сүзсез калды, күзләреннән яшь тамчылары бәреп чыкты.
Ул башта телефонын кулында куркыбрак тота иде әле. Видео төшергәндә дә үз-үзенә сөйләнә иде:
– Әй, бетте бугай?.. Кайсы җиренә басасы соң моның?..
Тора-бара Гөлсинә апа тормышын телефонсыз күз алдына да китерә алмый иде инде. Иртән күз ачуга, тәрәзә пәрдәсен күтәргәнче үк, телефондагы тыңлаучылар язган хәбәрләргә күз сала иде. «Хәерле иртә, Гөлсинә апа!», «Бүген нәрсә пешерәсез?», «Кичәге видеогызны әни белән елап карадык…»
Бу сүзләр аның күңеленә аңлатып бетергесез яңа көч өсти иде.
Хәзер ул интернетка иртән генә түгел, кичләрен дә видео урнаштыра башлады: мунча якса да, кыяр тозлаганда да, салат ясаганда да каршысына телефонын куя. Кызы шәһәрдән телефон куяр өчен махсус җайланма белән лампа алып кайткач, эшләре бөтенләй җиңеләйде: төшергән видеолары кинокадрлар кебек матур килеп чыга башлады.
Кешеләр блогерның гадилегенә мөкиббән китте. Бер видеода хуҗабикә өйдәге иске сандыгын ачып, әнисеннән калган саргаеп беткән кәшемир яулыгын тыңлаучыларына күрсәтте.
– Моны әни сугыш елларында башына япкан… – дип сөйли башлады ул, шул вакытта күз яшьләре бәреп чыкты, тыела алмыйча үксеп елап җибәрде. Көчкә тынычланып, әнисе сөйләгән хатирәләр белән уртаклашты, сугыш чорында авыл кешесенең иртәдән кичкә чаклы колхоз басуында бил бөгүен, балаларның авызларына бер кашык ризык капмыйча йоклап китүләрен сөйләде.
Бу видео бер төн эчендә йөз мең карау җыйды. Халык комментарийлар язды: «Елап карадым…», «Үз әбием искә төште…», «сезнең сөйләгәннәрне китапка язарга кирәк…»
Гөлсинә оныгына:
– Кешеләр бигрәк нечкә күңелле икән хәзер… – диде
– Юк, әби, – диде Алинә. – Кешеләр чынбарлыкны сагынган.
Язылучылар саны үсә барды:10 мең, 50 мең,100 мең…
Шул саннарны күргән саен, Гөлсинә апа куркып та куя башлады.
– Бу хәтле кеше мине карыймыни? – дип шаккатты ул, күзләренә ышанмады.
Гөлсинә апа өчен «100 мең кеше» район халкыннан да күбрәк тоела.
Бер көнне ул кухняда бәрәңге кыздырып йөри иде. Май чыжлый, кухняга суган исе таралган. Шулчак оныгы Алинә залдан кычкырып җибәрде:
– Әби!!! Сиңа реклама тәкъдим иткәннәр!
– Нинди реклама тагын?..
– Акча түлиләр!
Гөлсинә апа, каушап, кулындагы табаны идәнгә төшереп җибәрә язды.
– Кем түли?..
– Компания! Карале монда!
Алинә йөгереп килеп телефонын әбисенә сузды. Анда озын хәбәр язылган иде:
«Хөрмәтле Гөлсинә апа! Безнең чәй брендын видеогызда күрсәтсәгез иде…»
Астында түләнәчәк сумма язылган.
Гөлсинә апаның күзләре зур булып ачылды.
– Бу хәтле акчамы?! Болар ялгыш язгандыр!
– Юк инде, әби! Син хәзер супер популяр блогер!
«Блогер» дигән сүзне ул һаман үзенә туры китерә алмый әле.
– Минме?.. Мин бит гап-гади авыл хатыны…
Ләкин Алинә инде план кора башлаган.
– Әби, син рекламага ризалашсаң, без сиңа яңа телефон алабыз. Камерасы әйбәтрәк була.
– Иске телефон да эшли бит әле…
– Юк, сиңа сыйфат кирәк!
Гөлсинә апа көлеп җибәрде.
– Кара син аны… «сыйфат» ди…
Тик эчтән генә рәхәтлек кичерде. Гомерендә беренче тапкыр оныгы аңа шулай җитди итеп карый иде. Моңа кадәр ул күбрәк: «Әби, даруыңны эчтеңме?», «Әби, егылма тагын!» дигән сүзләр генә ишетеп яшәде.
Ә хәзер ул оныгы белән киңәшә. Алинә яшь булса да, төпле киңәшләр бирә белә:
– Синең аудитория моны яратачак.
– Бу видеоны кич чыгарыйк.
– Әби, стилең бар!
«Стиль» дигән сүздән Гөлсинә апа тагын көлеп җибәрде. Ләкин акрынлап ул үзе дә үзгәрә башлады: кибеткә барганда матуррак яулык сайлый, гардеробын да яңартты…
Хәтта бер көнне көзге каршында туктап калды, чәчләрен рәтләде. Иреннәренә аз гына төсле бальзам сөртте.
Үзен күреп, үзе оялып елмайды.
– Кара син моны… яшь кыз кебек…
Шул көнне ул беренче реклама видеосын төшерде.
Өстәлдә – чәкчәк, самавыр, чынаяклар.
– Мин бу чәйне кичләрен эчәргә яратам… – дип тыныч кына сөйләде ул.
Видео чыкканнан соң кешеләр тагын да ныграк ярата башлады аны.
Чөнки ул кычкырып, ясалма итеп мактамады, чын күңелдән сөйләде.
Берничә көннән акчасы да күчте.
Банк кушымтасын ачып карагач, Гөлсинә апа озак кына сүзсез утырды.
Аның күз алдына иске еллар килеп басты: мәктәп, сулы чиләкләр, идән чүпрәге, салкын автобус, ай азагына кадәр акча җиткерү, балаларга төннәр буе кием тегү…
Менә менә хәзер – телефонга сөйләп утырган өчен акча алу.
Бу дөньяның шулай үзгәрүенә күңеле белән ул һаман ышанып бетә алмый.
Тик иң гаҗәбе – блогерлыкка килгән акча аны бозмады. Киресенчә, ул күрше әбиләргә күчтәнәчләр кертә башлады. Мәчеткә ярдәм итте, авыл клубына яңа пәрдәләр алдырды.
Ә кешеләр арасында сүз таралды:
– Гөлсинә баеган икән.
– Интернеттан акча эшли ди...
– Телефон тотып кына баеп буламыни?..
Һәм шул сүзләр белән бергә авыл эчендә күренмәс дулкын күтәрелә башлады…
(Дәвамы бар.)
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Комментарий юк