Казанның Ибраһимов урамындагы 9 нчы йортта урнашкан «ZA мирное небо» хәйрия фонды штабына, эштән соң ашыга-ашыга, әнә шулай дип волонтерлар килә. Штаб кырмыска оясын хәтерләтә. Бик күп гуманитар ярдәм склады, бер якта маскировка җәтмәсе үрәләр, бер як стенада – егетләр җибәргән байраклар, хәрби артефактлар, СВОда һәлак булган дусларының фотолары... Моннан һәрвакыт кеше өзелми. Берләшеп фронттагы егетләргә ярдәм итәләр. «Зур эшләр һәрвакытта да зур мөмкинлекләрдән башланмый. Кайвакыт барысы да гади генә – ярдәм итү теләгеннән башлана. Купшы сүзләрсез, рәхмәт һәм бүләк көтмичә. Яныбызда ярдәмгә мохтаҗ кешеләр булганга гына. Бердәмлектә – көч», – ди фонд җитәкчесе Тимур ЭТКЕЕВ. Бүген « ZA мирное небо» хәйрия фонды хәрбиләргә маскировка җәтмәләре белән генә түгел, техника, электроника җибәрә, яңа территорияләрдәге социаль учреждениеләргә булыша, ә хәзер ветераннарны эш белән тәэмин итү юнәлешендә дә эшли.