Логотип
Белмәсәң бел

Чәй эчү этикеты

Без, татарлар, чәй яратабыз. Берәрсе бусага-бызны атлап керүгә үк чәйнеккә тотынабыз. Өйгә кергән кешене, тәүлекнең нинди вакыты булуга карамастан, чәй эчертми чыгармыйлар бездә. Шуңа «татар» белән «чәй» сүзе бер-берсеннән һич аерыла торган төшенчәләр түгел. Чәй эчүнең дә үз кагыйдәләре, этикеты бар.

 «Төп кагыйдәләрнең берсе – ашыкмау. Чәйне ашык-пошык, аяк өсте генә эчү – аның бөтен рәхәтен һәм тәмен бетерә, билгеле, этикет кагыйдәләре дә бозыла», – ди дөньяви бизнес этикеты һәм протокол буенча белгеч Гөлназ ГАЛИУЛЛИНА. Чәй табыны корып, бөтен этикет кагыйдәләрен истә тотып чәй эчеп карагыз әле. Һичшиксез, үзегезне Англия королевасы кебек хис итәрсез. 

Чәй табыны әзерләү

Өстәлгә чәй тәлинкәсендәге чынаяк уң яктан бераз өскәрәк куела. Уртада – десерт тәлинкәсе, янәшәдә десерт приборлары (чәй кашыгы, чәнечке), сөт савыты, шикәр савыты, телемләп туралган лимон, җиләк-җимеш. Әйе, җиләк-җимеш десерт булып санала. Әмма бу кагыйдә Россиядә онытылган. Җиләк-җимешләр киселмичә куела. Алманы да кисмибез.

Чәйне кайчан пешерергә?

Аны кунаклар өстәл артына утырыр алдыннан гына пешерәләр. Тагын шуңа игътибар итегез: кунаклар чакырганда пакетлардагы чәйне кулланмыйлар. Алар – иртән бик ашыкканда йә эштә пешереп эчәр өчен генә. Кунаклар өчен чәйне кимендә ике чәйнектә пешерегез. Аның берсе – үләннәр белән кара чәй, икенчесе яшел чәй булырга мөмкин. Пешкән чәй чәйнеге – аерым, кайнар су салынган чәйнек аерым булырга тиеш. 

Чынаякка шикәр яки шикәр комын ничек салырга?

Кагыйдә буенча, чәй өстәленә кечкенә кисәкләргә бүленгән шикәр бирәләр. Аны шикәр савытына махсус куелган кечкенә кыскычлар белән алырга кирәк, ул юк икән, кул белән алырга этикет рөхсәт итә. Әмма аны бик пөхтәләп, башка кисәкләрне тоткаламый гына алыгыз. Шикәрне, лимон кисәген чәйне ясап бетергәч кенә салабыз. 

Чәйдәге шикәрне ничек болгату дөрес?

Сәгать теле уңаена болгатырга кирәк дигән фикер яши, әмма бу – ялгыш фикер. Дөнья этикеты буенча, чынаякны циферблат итеп күз алдына китерсәк: 12 дән 6 га таба, ягъни алга-артка болгаталар. Җайлап кына, кашыкны чынаяк төбенә тидермичә, бераз күтәребрәк – йөздергән кебек кенә. Кашык белән чынаякның кырыйларына да тидермибез. 

Чынаякны ничек дөрес итеп тотарга?

 Сүз белән аңлатканчы, бер тапкыр күрү яхшы булыр. Фотодан карагыз.

Чынаякны тотканда бервакытта да чәнти бармакны тырпайтмыйбыз!
Чынаякны тотканда бервакытта да чәнти бармакны тырпайтмыйбыз!

Элек чәй эчеп туюын белгертеп, буш чынаякны тәлинкәгә каплап куйганнар. Хәзер бу хакта хуҗабикәгә ничек сиздертергә мөмкин? Төгәл мондый кагыйдә юк. Һәм һич тә алай эшләргә кирәк түгел. Европа кагыйдәсендә ул юк, ә без шуңа нигезләнәбез. Иң яхшысы – хуҗабикәгә чәй өчен рәхмәт белдереп, башка кирәк түгеллеген әйтергә кирәк.

Чәйдәге лимонны ашау дөресме?

Һич дөрес түгел! Лимон кисәген җайлап кына, тәлинкәгә йә аерым розеткага алып куябыз, әмма һич тә чынаяк куелган тәлинкә кырыена түгел. Чәйдәге лимонны ни өчен ашамыйлар, чөнки ул тәмләткеч булып санала. Аштагы лавр яфрагын ашамыйбыз бит. Күрәгә, кара җимешне дә чәйгә тәм бирер өчен салалар, шуңа күрә тәме дә инде чыгып беткән була. Аларны ашау гыйбадлык санала. Лимон ашый-сыгыз килсә, аерым кисеп куйганны алып кабыгыз, чәйдәгесен түгел!

Чәйне суыту өчен, аңа өрү йә кашыктан эчү тәрбиясезлек булып саналамы?

Әлбәттә, бу – бик киң таралган хаталы күренеш. Һич тә чынаяктагы чәйгә өрергә дә, кашыктан эчәргә дә ярамый. Берничә минут көтеп торыгыз. Бераздан, рәхәтләнеп, тәмләп эчәрсез. 

Теги: этикет

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар