Казанның Ибраһимов урамындагы 9 нчы йортта урнашкан «ZA мирное небо» хәйрия фонды штабына, эштән соң ашыга-ашыга, әнә шулай дип волонтерлар килә. Штаб кырмыска оясын хәтерләтә. Бик күп гуманитар ярдәм склады, бер якта маскировка җәтмәсе үрәләр, бер як стенада – егетләр җибәргән байраклар, хәрби артефактлар, СВОда һәлак булган дусларының фотолары... Моннан һәрвакыт кеше өзелми. Берләшеп фронттагы егетләргә ярдәм итәләр. «Зур эшләр һәрвакытта да зур мөмкинлекләрдән башланмый. Кайвакыт барысы да гади генә – ярдәм итү теләгеннән башлана. Купшы сүзләрсез, рәхмәт һәм бүләк көтмичә. Яныбызда ярдәмгә мохтаҗ кешеләр булганга гына. Бердәмлектә – көч», – ди фонд җитәкчесе Тимур ЭТКЕЕВ. Бүген « ZA мирное небо» хәйрия фонды хәрбиләргә маскировка җәтмәләре белән генә түгел, техника, электроника җибәрә, яңа территорияләрдәге социаль учреждениеләргә булыша, ә хәзер ветераннарны эш белән тәэмин итү юнәлешендә дә эшли.
2011 ел. Тимур Эткеевка эшкә махсус подразделение ветераны килә. Нәкъ менә шул хәрби кайнар нокталардагы егетләргә ярдәм итү теләген уята Тимур Николаевичта. Ул чакта Төньяк Кавказда хәрби бәрелешләр бара. Алар хезмәттәше белән шундагы егетләргә ярдәм күрсәтә, аннан безнең махсус отрядлар Сириягә китә. Алар да егетләр белән Сириягә «күчә». СВО башлангач, Татарстаннан киткән «Барс» махсус билгеләнешле отрядка булышалар. Аннан башкалары кушыла: 430, 428, 1232, 1233, 1234 нче полклар. Безнең егетләрне төрле полкларга җибәрәләр. Кайда Татарстан егетләре бар, шунда ярдәм итәргә тырыша волонтерлар. «Безнең полкта Татар-станнан бер егет булса да, аңа ярдәм киләчәге билгеле», – ди башка сугышчылар. Моңа хәтта батальон командирлары гаҗәпләнә икән. Хәзер инде фронттагы егетләрне үзебезнекеләргә һәм башкаларныкына бүлмиләр.
– Фронт сызыгы бик озын – 2000 чакрымга якын. Ул Херсоннан Брянск өлкәсенә кадәр сузылган, – дип сөйли Тимур Эткеев. – Чик буе территорияләрендә дә шундый ук хәрби бәрелешләр: Курск, Брянск, Белгород... Без беркемне дә Татар-станга, Бурятиягә, Якутиягә, Хабаровскига яки Кара диңгез белән Баренц диңгезенә аермыйбыз. Башка төбәкләр белән чагыштырганда, безнең республикадан ярдәм җибәрү бик оешкан төстә бара. Татарстан гадәттән тыш активлыгы белән аерылып тора. Мессенджерларда бөтен республика волонтерлары төркеме бар. Анда барысы да күренә инде. Волонтерлар Татарстаннан көн саен диярлек фронтка барырга юлга чыга. Бу – республиканың бердәмлеген күрсәтә.
Волонтерлар хәрәкәте белән башлаган ярдәмне Тимур Николаевич тагын да колачлырак итү өчен коммерцияле булмаган оешма төзергә кирәген аңлый. «ZA мирное небо» хәйрия фонды әнә шулай төзелә. Ул коммерцияле булмаган социаль юнәлешле оешмалар реестрына кертелә. Бу меценатларга ярдәм килешүе төзергә һәм тапшыру-кабул итү акты нигезендә мөлкәтне фондка тапшырырга, аны хәрби частька җибәрергә мөмкинлек бирә. Үз чиратында, меценат сатып алынган мөлкәт суммасына салым салына торган базаны киметә ала. Меценатлар өчен өстәмә стимул да ул. Фондка яңа меценатларны җәлеп итү өчен төрле механизмнар, юллар эзлиләр. Ярдәм Татарстанның төрле почмакларыннан килә. Кемдер акчалата ярдәм күрсәтә, кемдер азык-төлек яки кирәкле материаллар тапшыра, ә кемдер транспорт, төзекләндерү эшләре яки үз хезмәте белән булыша. Мәсәлән, фонд өчен бинаны Тимур Николаевичның дусты Денис бушлай биргән. «Барысы да кул кысышу аша, үзара ышанычта башкарыла», – ди ул. Аның эш өстәлендә өем-өем папкалар ята. «Безгә килгән һәр ярдәм теркәлә, аны кая җибәргәнебезне язып, техникалар өчен тапшыру-кабул итү актлары төзибез. Барысы да төгәл булсын өчен тырышабыз. Фондыбызның төп эш принцибы – ярдәмне кулдан-кулга тапшыру. Шуңа күрә гаризалар буенча җыелган һәр йөк шәхсән тапшырыла», – дип сөйли фонд башлыгы.
Йөкне алып барып тапшыру өчен фондта 16 ир-ат бар. Алар даими рәвештә махсус әзерлек үтә: тактик медицина, ату әзерлеге, урында ориентлашу, шулай ук пилотсыз аппаратларны ачыклау чаралары, рацияләр һәм башка кирәкле җиһазлар белән эш итү күнекмәләрен үзләштерәләр, чөнки фронтка бару юлы елдан-ел куркынычрак. Егетләр айга ике тапкыр фуралар белән гуманитар ярдәм илтә. Үзе дә фронтка 48 тапкыр барып кайткан. Максаты – ярдәм сораучылар белән шәхсән барып танышу, элемтә урнаштыру. Дөнья буйлап тиенләп җыелган ярдәмнең кайдадыр базар киштәсенә түгел, нәкъ менә егетләргә барып җитүен кайгырта ул.
Сугышчыларыбызга ярдәм итү – бу ниндидер хобби түгел, ә барыбыз өчен дә мөһим эш. «Волонтерлар кирәк әйберләрне җыеп җибәрмәсә, безнең хәлләр бик авыр булыр иде», – ди егетләр, без гуманитар ярдәм алып баргач.
Алар өчен генә түгел, безнең өчен дә авыр булыр иде, чөнки аларның анда үз-үзләрен аямыйча хезмәт итүе һәм гомерләрен куркыныч астына куюы аркасында гына тыныч күк йөзе астында яшибез. Сугышчыларга тылда сагынып көтүләрен, онытмауларын тою бик мөһим…
Фондтан фронттагыларга һәртөрле ярдәм җибәрелә. Универсаль ашларның нинди генә төрләре ясалмый. Элек ашлар әзерләү өчен азык-төлекне торак пунктлар буйлап йөреп җыйсалар, хәзер Казан шә-һәре мэриясе каршында Координацион совет төзелгәч, Азык-төлек департаменты белән килешү булдырыла. Алар ай саен яшелчә, ит, ярмалар белән тәэмин итә. Волонтерлар исә аларны турап, киптереп, төрле рецептлар белән аш ясап, пакетларга тутыра. Шул рәвешле быел гына фронтка 41 мең порция җибәрелә. Һәр волонтерлар хәрәкәтендәге кебек үк, чәйләр дә, чәк-чәкләр дә ясыйлар. Без килгәндә тартма-тартма чәкчәк китергәннәр иде. Осиново бистәсендәге мәчеткә йөрүче апалар ясый икән. «Чәкчәккә дә заявка бармы?» – дип сорыйм. «Әле ничек кенә! – ди Тимур Нико-лаевич. – Донецкидан бер командир беренче тапкыр безнең чәкчәкне СВОда ашап караган. Хәзер заявка биргән саен, иң беренче «чәкчәк» дип әйтә».
Әмма фонд күптән инде азык-төлек, медицина кирәк-яраклары җибәрү белән генә чикләнми. Хәзер төп ярдәмнәре – техник яктан катлаулы эшләнмәләр. Егетләр, нигездә, әнә шуларны сорый.
СВОда безнең сугышчылар дош-ман дроннарын дробь белән ата торган мылтыктан җиңелрәк бәреп төшерә икән. Моны белгәч, фонд инициативасы белән 2024 елдан республикада солдатка мылтык тапшыру программасы эшли башлый. Ул Росгвардиянең Татарстан Республикасы буенча Идарәсенең Лицензияләү-рөхсәт бирү эше үзәгендә уза. Аучылар анда мылтык-ларын (ау мылтыклары нәкъ менә дробь белән ата) сугышчыларга бүләк итә. Бу акциядә шәһәр мэры Илсур Метшин да катнаша. Бүгенге көнгә фронтка 3000 гә якын ау мылтыгы, патроннар тапшырылган. Фонд махсус патроннар сатып алып та егетләргә илтеп кайткан. «Ау мылтыкларына ихтыяҗ бик күп, чөнки пилотсыз аппаратлар очуы артып тора. Бүген республикада 40 мең кешедә 70 мең данә корал бар. Димәк, запас зур. Без халыкка бу коралларның алгы сызыкка кирәклеген җиткерергә тырышабыз», – ди Тимур Николаевич.
Фонд СВОга радиоидарәле техника да җибәрә. Аны дуслары – Идарә итү машиналары заводындагы волонтерлар җитештерә. Әлбәттә, техниканы югалту хәрбине югалтуга караганда мең мәртәбә хәерлерәк. Радио аша идарә ителүче бу платформада дүрт чакрым ераклыкка йөк җибәрергә мөмкин. Ул 200 килограммга кадәр йөк күтәрә ала. Әлеге техника алгы сызыктагы егетләр өчен сугыш кирәк-яракларын, азык-төлекне илтеп җиткерә яки яралыны алып чыга ала. Фронтта моңа ихтыяҗ ифрат зур икән. Фонд тагын шундый биш платформа илтергә җыена. Тагын бер ярдәм төре – турельләр конструкциялиләр. Пилотсыз аппаратларны бәреп төшерү өчен пулеметларны яки кечкенә калибрлы автоматик пушкаларны беркетә торган җайланма ул. Пулемет шактый авыр, аны күтәреп тору зур көч таләп итә, турельләр менә шунда ярдәм итә. Бүгенге көнгә алты төрле бер меңнән артык турель ясап җи-бәргәннәр. Хәзер инженерлар, программистлар белән бергә эш-чәнлек алып барып, аларны тагын да камилләштерергә, ясалма интеллект кертергә планлаштыралар. Болар барысы да СВОда егетләребезнең гомерләрен саклап калу өчен эшләнә.
– Фонд һич тә Оборона министрлыгы белән көндәшлек итәр-гә җыенмый. Без бер-беребезне тулыландырабыз гына. Министрлыкның да бик күп кораллары, техникалары бар. Ә безнең волон-терларның өстенлеге шунда – алар ярдәмне тизрәк илтеп җиткерә. Бүген заявка килә икән, иртәгә чыгып китә алабыз, – ди Тимур Николаевич. Аларга рапортлар язасы, төрле бюрократик процедуралар үтәсе юк. Шуңа фронттагы егетләр дә: «Безне ташласагыз, авыр булачак», – ди икән.
Фонд бик күп волонтерлар хәрәкәтен берләштерә. Күптән түгел аларга Динар һәм аның «ЧП Татарстан» төркеме, Ринат һәм аның төркеме кушылган. Егетләр СВОга авто- һәм мототехника эзләү, ремонтлау, җибәрү буенча эшли икән. Быел гына да 18 автомобиль җибәрелгән. Әле 7 се ремонтта икән. Фронттан бик зур запрослар килә: генераторлар, тепловизорлар, төзелеш кораллары, төзелеш материаллары... Исемлек ифрат зур, вак хәрефләр белән язсаң да бер биткә генә сыеп бетәрлек түгел.
Фонд фронтка гына түгел, хәрби бәрелешләр барган җирләрдә ничек тә тормыш алып барырга тырышканнарга да ярдәм кулы суза. Луганск өлкәсенең Стаханов шәһәрендәге балалар йортында тәрбияләнүчеләргә бер фура гуманитар ярдәм җыеп җибәргәннәр. Ул чакта Тимур Николаевичның хатыны Маргарита да утырып барган. Укытучы булып эшләгән Маргарита анда тәҗрибәсе белән уртаклашкан, элемтәләр булдырган (Тимур Николаевичның улы да волонтерлык хәрәкәтендә. Фондтагы күпләр шулай гаилә белән ярдәм итә икән. – Ч. Г.). Хәзер менә Донецк өлкәсендәге картлар йортына ярдәм җыялар. «Ярдәм сораучыларга «юк» дип әйтә алмыйбыз», – ди фонд җитәк-чесе. Татарстан канаты астында булмаса да, Старобельск шәһәренә дә ярдәм иткәннәр. Балалар мәй-данчыгы илтеп урнаштырганнар. «Сезнең кадәр кураторларыбыз да ярдәм итә алмый», – дигән сүзләре рәхмәт булып яңгырый.
Фонд яңа социаль юнәлешне алып бара башлаган – СВО ветераннарын һәм инвалидларын эшкә урнаштыру. Тыныч тормышка кайтканнан соң кешегә үз һөнәрендә яңадан үз урынын табу җиңел булмаска мөмкин. Бигрәк тә сәламәтлегенә зыян килеп инвалидлык алган очракта. Фонд ветераннарга, инвалидлык төркеменә кергән мөмкинлекләрен һәм тәҗрибәләрен исәпкә алып, үзләренә туры килгән эш табарга ярдәм итә. Фонд ярдәме белән инде 15 хәрби хезмәткәр эшкә урнаштырылган. «Бу юнәлеш аеруча мөһим, чөнки кешегә ярдәм ул өенә кайтуга тәмамланырга тиеш түгел. Алда бит аны гадәти тормышка кайту, эш, гаилә һәм яңа планнар көтә», – ди фонд башлыгы.
Фондка ярдәм сорап язучы хәрби частьлар саны инде сиксәннән артып киткән. Гуманитар ярдәмне җыеп, кайсы юнәлешкә җибәрүне фонд хезмәткәрләре координацияли. Хезмәт хаклары юк, эшләре – тәүлек әйләнәсендә. Алар, нигездә – хатын-кызлар. Фронттагы егетләр, аларның эшчәнлекләре, каршы яктан килгән дроннарны алдау буенча нинди хәйләләр корганнары, гомумән, аларның төрле җайланмалар уйлап чыгаруы турында сәгатьләр буе сөйли ала. Үзләре тылда булсалар да, җаннары белән фронтта алар. Фондтагы меңнән артык волонтерның барысы да шундыйдыр, мөгаен.
Без Залесныйдан килгән Фәрит абый Гыйльфанов белән дә таныштык. Тельняшка киеп куйган. 78 яше белән барса да, энергиясенә яшь егетләр кызыгырлык. Күршесе белән буржуйкалар ясаудан башлаган ярдәме, машинасына прицеп тагып, ялгызы фронтка гуманитар ярдәм илтүгә кадәр үк барып җитә. Ә бит ул чакта аңа 75 яшь була. Әле хәзер дә барыр иде: «Җитте анда йөрергә, Фәрит абый, сез безгә монда кирәк», – дип кенә туктатканнар. Фондтагылар ача алмаган ишекләрне ачып, егетләр өчен ярдәм җыеп йөри ул. Әле дә буржуйкалар ясавын, маскировкалау җәтмәсен үрүне оештыруын дәвам итә.
Балык Бистәсеннән Рәсүл абый Гыйләҗиев тә 2023 елдан бирле гуманитар ярдәм ташый. «Бармый калган ай юк», – ди. Тәгәрмәч өстендәге мунчалар илткәннәр. Уртак эштә Тимур Николаевич белән танышып, инде бер-берсенә ярдәм итәләр. Менә хәзер дә киләсе атнага фронтка җыеналар икән, егетләргә кирәк әйберләрне фондтан килеп алганнар. «Егетләргә ярдәм итәргә йөрәк кушты. Бер генә барып кайтам дигән идем, үзләрен күреп танышкач, хәзер гел шуларга ярдәм итәсе килеп тора. Җиңгәнче йөриячәкбез», – ди ул.
Фондның мессенджерлардагы төркемендә мең ярымнан артык кеше. Күбесе – укытучылар, табиб-лар. «Өлкәннәр бик булыша. Алар – космос! Пенсия алуга ки-терә башлыйлар. Бер апа инвалид кызы белән яши. Ай саен 5 мең сум китерә безгә», – дип сокланып сөйли Тимур Николаевич. Ул моны совет тәрбиясенең дәвам итүе белән аңлата. «Бөек Ватан сугышы михнәтләрен кичергән әби-бабаларыбыз тәрбиясе эләкте безгә. Шуңа да өлкәннәр аеруча ярдәм итәргә тырыша. Бер-береңә, илеңә ярдәм итү традициясен сакларга һәм үстерергә кирәк», – ди Тимур. Эткеев. Шуңа да үсеп килүче яшь буынга патриотик тәрбия бирүгә аерым игътибар итә. Мәктәпләргә йөри, укучылар үзләре киләләр. Килеп карап, барысын да үз күзләре белән күрәләр, СВО ветераннары белән аралашалар.
Фондка фронттан кайткан егетләр һәрвакыт килеп йөри. Гуманитар ярдәм җибәрер вакытта төяшергә дә киләләр, бергәләп чәй артында сөйләшеп утырырга да. Штаб диварындагы төрлетөрле полк байраклары – ярдәм итүләренең кайтавазы. Хәтта трофейлар киштәсе дә бар. Егетләребезгә очып килгән дроннар, каршы як солдатларының каскалары, «бандеровец» дип язылган кружкалар, шевроннар... Ул шевроннарда нинди генә ил флаглары төшерелмәгән!
– Фонд эшенең зур тарихы меңләгән кеше кылган игелекле гамәлләрдән тора. Һәркемнең үз роле бар, әмма нәтиҗә бер – ярдәм аны көткән урынга барып җитә. Без бергә булсак кына җиңә алабыз. Без тыныч күк йөзе, илебезнең бөтенлеге өчен тырышабыз. Бергәләп! – ди, менә инде биш елдан артык егетләргә гуманитар ярдәм илтүне оештырган Тимур Николаевич Эткеев. Аның сүзләрендә җиңүгә ышаныч һәм өмет яңгырый.
Фото: Юлия Калинина һәм шәхси архивтан
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Комментарий юк