Кызганыч, әмма факт – барлык хатын-кыз да яратышканда ләззәтнең иң югары ноктасына җитә алмый, ләкин бу халәтне бик оста уйныйлар. Ни өчен?
Әлбәттә, яраткан кешеләренең мәнфәгатьләрен кайгыртып (бу үзаңга сеңгән инде). Хатын-кызга ләззәт биргән ир-атның үзбәясе арта, үзеннән канәгать калып сөенә. Әгәр дә инде ялганны сизеп алса, чын-чынлап үпкәли. Һәрхәлдә, эгоист булмаган теләсә кем шулай эшләр.
«Салкын» булып күренүдән курку
Фригидлык – хатын-кыз өчен дә, ир-ат өчен дә түбәнсетү булып кабул ителә. Шул бәяне алудан куркып, яратышкан вакытта уңай эмоцияләр алмаса да, күпләр үзләрен кайнар һәм дәртле итеп күрсәтергә омтыла. Ләззәт ала алмаган кайсы хатын-кыз ир-атта дәрт уятсын инде?! Яраткан кешесен югалтудан куркып та алдашу очраклары була.
Ләззәт – яраткан кеше өчен бүләк
Яратышканда күп ир-ат хатын-кызда якты эмоцияләр тудыру өчен тырыша. Һәм, әлбәттә, моның өчен мактау көтә. Ә алар өчен иң зур мактау – партнерның канәгать калып, ләззәтнең иң югары ноктасына җитүе. Бу хакта хатын-кызлар белә һәм ир-атның күңеле булсын өчен «уйныйлар».
Яратышуны тизрәк тәмамлау өчен
Хатын-кызга яратышу өчен кәеф кирәк. Ә ул вак кына пазллардан тора. Кечкенә генә әйбердән дә кәеф китә икән, аның инде мәхәббәт уенына бернинди теләге калмый. Кире каксам, үпкәләтермен, дип, ирнең теләгенә каршы килми. Бу очракта бары тик симулянтлык кына коткара, чөнки хатын-кызның ләззәт алганын күргән ир яратышуга нокта куя.
Ныграк дәртләнер өчен
Еш кына оргазмны имитацияләү аңа тизрәк килеп җитәргә ярдәм итә. Ул үзен иркенрәк тота башлый, киеренкелек бетә. Өстәвенә, оргазм имитациясе күп ир-атларны тагын да дәртләндерә.
Болай башкача булмый, дип, интим мөнәсәбәтләрне яңа биттән башларга уйласагыз:
ачыктан-ачык сөйләшегез. Иң яхшы юл шул булыр. Яраткан кешегезгә хисләрегезнең югалмавын, аның белән якынлык элекке кебек үк рәхәт икәнен әйтегез.
Кылануыгызның» сәбәпләрен дә җайлап кына белдерегез. Бу хәлдән чыгу юлының үз вариантларын тәкъдим итегез. Яратышканда нәрсә ошаганын, нәрсә ошамаганын аңлатырга тырышыгыз. Бәлки сезгә озак назлану җитмидер. Гомумән, кыенсынмыйча, ачыктан-ачык сөйләшү бик күп аңлашылмаучылыкларны хәл итә. Әмма яраткан кешегез белән сөйләшә башлаганчы иң элек үз-үзегезне аңларга тырышыгыз. Бәлки сезне нинди дә булса комплекслар борчыйдыр?
Инициативаны үз кулыгызга алыгыз. Әгәр ачыктан-ачык сөйләшәсегез килмәсә, партнерыгызга интим мөнәсәбәтләрдә яңалык кертәсе килү теләген белдерегез. Экспериментлар аңа да ошамый калмас. Ә сез үзегезне өр-яңадан ачарсыз. Ләззәтнең югары ноктасына җитү – тәннең ял итүе генә түгел, баш миендә дә киеренкелек бетү ул.
Сер итеп кенә. Интим якынлык вакытында театраль тамаша кую – үзеңә ышанмауның бер билгесе. Ә чын хатын-кыз беркайчан да моңа бармас. Ул үзенә нәрсә кирәген бик яхшы белә һәм аны яраткан кешесеннән сорый да белә.
Бер-ике тапкыр «ялганлау» куркыныч түгел әле, әмма бу даимигә әйләнсә, нәтиҗәсе бигүк яхшы булмаска мөмкин.
Үпкәләшү. Партнер ләззәткә җиткерү өчен, аңлы рәвештә бернәрсә дә эшләми кебек тоела башларга мөмкин, бу мөнәсәбәтләргә тискәре йогынты ясаячак. Мөнәсәбәтләрдәге упкынны көчәйтә. Мөнәсәбәтләрегез болай да киеренке икән, алдашу араларны тагын да суытачак.
Сексуальлек югалу. Хатын-кыз тәнен өйрәнми икән, киләчәктә рәхәтлек кичерә алуы шикле. Рәхәт эмоцияләр тудырган һәрнәрсәгә игътибарлы булырга киңәш итә белгечләр. Һәм, әлбәттә, бу хакта яраткан кешегез белән уртаклашырга кирәк.
Гормональ фонга тискәре йогынты. Ләззәткә ирешүне имитацияләү бәхет гормоннары – эндорфиннардан мәхрүм калдыра. Организм бу очракта башкача эшли башларга тиеш була. Нәтиҗәдә, химик процесслар үзгәрә, эндокрин система эшчәнлеге бозыла, депрессиягә китерә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Комментарий юк