Логотип
Актуаль тема

Көзен чәчәк аткан алмагач без

«Бала баласы балдан татлы», диләр. Онык сөяр яшькә җиткәч, үзләре бәби алып кайтучылар исә төпчекләрен шулай «балдан татлы» дия-дия сөя икән.

Үземә дә шундый бәхет насыйп булды: 47 яшемдә бар кешене шаккаттырып, дүртенче бәбиебезне алып кайттык. Бәбчегемне коляскага салып, көн дә урамга йөрергә чыгабыз, күрешкән яшь әниләр белән балаларның яңа һөнәрләре, төн йокламый теш чыгулар, тәне бозылса, нинди крем куллану яхшырак, һәм башкалар турында сорашабыз, сөйләшәбез. Мине яшь­ләр тәҗрибәле әнигә саный, ә мин гүя тәүге сабыемны үстерәм: бала ялгыш төчкерсә дә, эчкә курку йөгерә; ешрак еламсыраган кебек булса да, эче авыртамы әллә дигән шөбһә чеметә башлый. Ничәнче балаңны алып кайтсаң да, ничә яшьтә алып кайтсаң да, нарасыең өчен бер дәрәҗәдә янасың да, көясең дә, борчыласың да икән.

Өлкәнәеп бәби алып кайтуның үз хикмәтләре бар. Инде дөньяң шактый түгәрәкләнгән, йорт-фатир-мал дип борчыласы, карьера дип үрсәләнәсе юк – бу яшькә булдырырдай эшләрең эшләнгән, күңел тынычланган. Балалар да инде үскән, кайсы мәктәп тәмамлау яшенә якынлаша, кайсы югары уку йортында, кайсы эшкә урнашкан. Һәм менә шушы тыныч, бер көйгә салынган тормышыңа кинәт ыргылып килеп кергән яңалыкны кем ничек кабул итәдер... Мин исә бәби көтүемне аңлагач бик сөендем. Аллаһ бүләге дип кабул иттем. Курыкмадым да, бар да әйбәт буласына тирән ышаныч бар иде. Шулай да барлык тиешле тикшеренүләрне уздым. Скрининг үткәндә, ирем үзе дә керде (беренче тапкыр!). Экран аша нәни сабыеның тәмләп бармак суырып ятуын күргәч, табибның: «Сезнең бар да яхшы, борчылыр сәбәп юк», – дигәнен ишеткәч кенә тынычланды.

Әти-әниләребез өчен бу уш китмәле яңалык булды, билгеле. «Кызым, сиңа ничә яшь соң әле?» – дип сорады әнием. «Балагыз укырга кергәндә сезгә ничә була соң әле?» – диде кайнанам. Алга таба исә үзебезгә дә, туачак нәниебезгә дә бәхет юрап, саулык теләп кенә тордылар. Чаллыдан бала тудыру йортыннан кайтканда капка төбендә кочагы белән чәчәкләр күтәргән әтиемнең күзләрендә яшь бөртекләре ялтыравын күргәч, аларның моңарчы ничек борчылып торганнарын, бары тик сиздермәүләрен генә аңладым.

Бәбиемне бик җиңел күтәрдем, бала тудыру йортына китәр атнага кадәр эшемне ташламадым. Бик яхшы табибларга туры килдем, сабыемны үзем һәм җиңел таптым, Аллаһка мең шөкер! Ике апасы һәм абыйсы инде сеңелләрен сөеп-яратып туймый. Әтисе яныннан да китми! Ә мин... мин бәхетемә шөкер кылып, үземне яшәргәндәй хис итеп, очып-очынып йөрим. Сөтем мул, балам ай үсәсен көн үсә. Ару-талу да юк, бәбиебезне тизрәк үстереп, утырта башлау, тәпи киткәнен көтү дигән нәрсә дә юк. Һәр минутның, һәр көннең кадерен белеп, ашыкмыйча, тәмләп үстерәбез кызыбызны. Иреннәр бары бер дога пышылдый: «Аллаһым, үзең биргән шушы бүләгеңне тигезлектә, саулыкта үстерергә насыйп ит! Балаларыбыз акыллы, иманлы, тәүфыйклы, сәламәт һәм бәхетле булсыннар! Гомерләрен озын, ризыкларны мул кыл!»

Актанышыбызда 40 яше бусагасын үтеп барганда бәби алып кайтучы яки алып кайтырга җыенучы әниләр байтак икән. Дусларым, танышларым арасында гына да әллә ничә шундый әни бар. «40 тулгач, бәби алып кайту куркыныч» дигән киң таралган фикерне юкка чыгарып, дөрес эшләгәннәренә сөенеп, үзләренең бәби табар һәм үстерер көчләренә ышанып яши алар. Бу язмамда – дүрт бәхетле хатын, бәхетле ана хис-кичерешләре. Язмада аларның исемнәрен үзгәртеп бирдем, бәхетлә­ренә ялгыш күз тимәсен...

Римма: «Ирем үзен, миннән малайлар гына туарга тиеш, дип тынычландырды»

– Беренче балабызны без бик озак көттек, ә икенчесен озакка сузмый алып кайттык. Ә өченчесенә инде иремне озак үгетләргә туры килде – минем өчен курыкты ул. Аны ризалатып бәбигә узганчы, 40 яшем тулып китте.

Ходай Тәгалә хатын-кызга бәби алып кайту вазыйфасын биргән икән, теләге бар икән, нигә тапмаска? Әбиләр 48 яшьтә дә тапкан бит әле. Медицина көчле, бала үстерү өчен бөтен шартлар бар – кием дисеңме, ашау дисеңме, нинди кирәк – шундый коляска алырга була. Шуңа, Аллаһы Тәгалә бала биргән икән, хатын-кыз аны күтәрергә, үзе дә, бәбие дә сау-сәламәт булса, үзе табарга тиеш дип уйлыйм. Беренче-икенче баламны үзем карап үстерә алмадым, яшь тә ике айда икесен дә бакчага бирдем, үзем гел эштә булдым. Шуңа монысын тәмләп үстерәсем килә. Мин инде дүрт ягымда дүрт егет басып торыр дип өметләнәм – ирем һәм өч улым. Улларым-киленнәрем килүгә мунчалар ягып, пироглар пешереп, ашлар салып, оныклар карашып, әнием шикелле сөенеп яшәргә насыйп булсын иде дип гел теләк телим.

Бәби көтүемне белгәч, әти-әнием дә, балалар да бик сөенде. УЗИга бардык. Малай икәнен белгәч, улларым: «Эх, әни, кыз булмаган, сиңа бер иптәш булыр иде, ә без мәктәптән кайтуга чәй куеп торыр кеше булыр иде», – диләр. Менә малайлар ничек уйлый! Әтиемнең күңеле тулды, ирем кыз дип өметләнгәндер инде, миннән гел малайлар гына туарга тиеш, дип тынычландырды ул үзен.

Безнең район бала тудыру йорты җитәкчесе – табибым Рөстәм Хәләф улы икенче улымны тапкач ук, башка тапмыйсың, синең өчен куркыныч, дигән иде. «Балага уздым», – дип килүгә, «ай» да димәде, «вай» да димәде, исәпкә куйды, аның күзәтүе астында, әлегә бар да әйбәт, баламны үзем тудырам, дип торам. Ләкин шундый фикергә килдем: әгәр Ходай Тәгалә кушса, сау-сәламәт, икең дә тигез булсаң, иң әйбәте – 25–35 яшь арасында алып кайту кирәк икән.

Тулгак вакытында теләгән теләк кабул була, дигән иде бер туганым. Анда теләрлек хәл дә калмый бит, шулай да, мин ике улым белән тулгак тотканда да теләдем: бәбиләре булмаган танышларыма, исемнәрен атап, Аллаһтан бәби сорадым. Алып кайттылар бит! Икесе дә! ЭКО белән! Монысында тагын бер танышыма шуны ук теләячәкмен. Балага уза алмыйча, еллар буе тилмерүне үз башымнан кичердем. Бик авыр. Кеше арасына чыгасы килми башлый, бала елаган тавыш ишетсәң, үзең елыйсың. Шуңа хатын-кыз бәби алып кайтырга тиеш. Бөтен хатын-кызга да насыйп булсын ул бәхет. Берне генә булса да. Ә инде дүрт-биш бала алып кайткан, тулы, мул тормышлы гаиләләргә бик сокланып карыйм.

Эльмира: «Ходай насыйп иткәч, бәбигә узганымны сизми дә калганмын»

– Ике малайдан соң берәр кыз алып кайтсак, дип, биш ел элек ниятләгән идек, аналыктан тыш йөклелек (внематочная беременность) булып, барып чыкмады. Аннан берничә ел элек тә бәби алып кайтасым килеп тикшерелгән идем. Ходай насыйп иткәч, бу юлы узганымны сизми дә калганмын. Бәби көткәнне белгәч, беренче уй «табарга!» булды. Алдан планлаштырмасаң да, барыбер диспансеризация үтеп, тикшерелеп, анализлар биреп торабыз бит инде. Үзем сәламәт, барысы да тәртиптә булгач, ниятләдек.

Ирем дә, балалар да сөенделәр. Малай икәнен әйткәч тә, ирем, ярар, дүртенчесе кыз булыр әле, диде. Аптырамый ул, ничәне алып кайтсаң да, сөенә генә. 

Олы улыбызга инде 15 яшь хәзер, икенчесенә – 10. Минем апам да 42 яшендә бәби алып кайтты, хәзер ул бәләкәчкә яшь тә сигез ай. Күргәч, сөеп туя алмыйбыз, безнеке дә шулай иркә, кадерле булыр дип өметләнәм.

Баламны җиңел күтәрдем. Күңелдә, билгеле, курку дигән әйбер бар – сау-сәламәт бала туармы, 40 тан соң патология белән туган балалар күп, дип язып торалар бит. Табиблар исә тыныч кабул итә, хәзер 40 тан соң бала табу модада бугай бит инде ул. Тикшерелеп тордым, 12 атнада Түбән Камада генетик чирләргә анализ тапшырдым һәм УЗИ үттем. 40 яшьтән узган әниләр риск төркеменә керә, шуңа 20–30 атнадагы скрининг тикшеренүне Чаллыда перинаталь үзәктә үттем. Табиблар кушкан витаминнарга өстәп, апам белән киңәшләшеп, ул тәкъ­дим иткәннәрне дә эчтем. Сау-сәламәт, үзең табасың, диләр инде, исән-сау гына җиңеп чыгарга язсын!

Зөлфия: «Өебезгә кояш керде!»

– Балаларым үскәч, иркәләнеп, тәмен белеп кенә тагын бер бәби алып кайту теләгем бик күптән бар иде.

43 яшемдә теләгемә ирештем – нәни улыбыз дөньяга килде. Бик җиңел күтәрдем, җиңел таптым – курыкмадым да, берәр начар хәл чыгар дип уйламадым да! Барысы да әйбәт буласына ышанып йөрдем. Аны алып кайткан көннән өебезгә кояш керде! Бөтенесе шуның тирәсендә бөтерелә, апа-абыйсы сөеп туймый, әтисе яныннан да китми, кайчагында аны сөяр өчен чират көтәм хәтта. Сөтем генә иртә бетте, алты айга кадәр дә имезә алмадым. Әмма бәби алып кайтуыма бер генә тамчы да үкенгәнем юк.

Әлфия: «Бишенче сабыебыз – уйлап эшләнгән адым, теләп, көтеп алган бала»

– Ялгыш кына, сизми калып кына бала табып булмыйдыр инде ул. Авырга очраклы рәвештә узып була, ә менә уйламый-нитми бала тудыру – бу, кимендә, акылсызлык. Әлбәттә, бишенче сабыебыз – уйлап эшләнгән адым, теләп, көтеп алган бала. Бәбигә узганымны белгәч тә, бик сөендем! Шыпырт бәхетеңне белү хисе шулкадәр рәхәт – син бәләкәчне әлегә сизмисең, кагылып тотып карый алмыйсың, әмма ул инде бар! Безнең зур гаиләбездә һәр яңа нәнине сөенеп, нык шатланып көтеп алалар. Балалар аның белән үзләренең уенчыклары, кием­нәре, бердәнбер конфетлары белән бүлешергә әзер.

Авырлы чакта үзем өчен курку түгел, бала өчен, аны сәламәт итеп тудыру өчен бик зур җаваплылык хисе бар иде. Бәби көтү вакыты алдагыларыннан артык аерыла димәс идем. Дөресен генә әйткәндә, һәр бәби көтү үзенчә уза. Монысында күбрәк, ныграк арыганмындыр, мөгаен. Өйдәгеләр якларга-сакларга тырыштылар, бу – зур ярдәм.

Актаныш район үзәк хастаханәсенең акушерлык бүлеген җитәкләүче табиб-акушер-гинеколог Рөстәм Закирҗанов
Актаныш район үзәк хастаханәсенең акушерлык бүлеген җитәкләүче табиб-акушер-гинеколог Рөстәм Закирҗанов

– 40 яшьтән соң бала табучы хатын-кызлар – сирәк күренеш түгел, аларга тыныч карыйбыз. Ләкин бу яшьтә балага узуны алдан планлаштыру кирәк. Терапевтта хроник чирләрне тикшертергә, табиб-генетикка мөрәҗәгать итәргә, гинекологка күренергә, УЗИ үтәргә туры килә. Ярты ел алдан туклануга игътибарны арттырырга, тәмәке, исерткеч эчемлекләрдән тыелырга, өч ай алдан витаминнар кулланырга кушабыз.

Әгәр хатын-кыз бәбине планлаштырмаган, әмма балага узгач, аны алып кайтырга карар кылган икән?

– Ул очракта иң элек табибка исәпкә басарга, бәби көтү вакытында җентекле тикшеренү узарга тиеш.

Яшь барган саен хатын-кызның гормональ фоны үзгәрә, баланың патология белән туу куркынычы арта: йөрәк, үпкә зәгыйфьлеге, хромосомалар тайпылышы нәтиҗә­сендә Даун синдромлы балалар туу... Андый аянычлы хәлләрне кисәтү максатында, йөклелекнең 11–12 атнасында скрининг тикшеренү үткәрелә: махсус үзәктә УЗИ үтәләр, анализлар тапшыралар. Хромосомалар тайпылышы табыла икән, андый ханымнарны Казанга юллыйбыз, анда җентекләбрәк тикшеренү узалар. Һәммәсе бушлай, дәүләт программасы буенча эшләнә.

Шундый тикшеренүләр вакытында бик җитди проб­лемалар барлыгы ачыкланса?

– Андый тайпылышларның нәрсәгә китерүен белгәнгә, йөклелекне өзәргә тәкъдим итәбез, ләкин ахыргы карарны әти-әниләр үзләре кабул итә. Техника да бит ялгышырга мөмкин: анализлар тайпылыш барын күрсәтсә дә, дөньяга сау-сәламәт бала килә яки, киресенчә, бернинди шик-шөбһә булмаган килеш тә авыру бала туа кайчак. Чөнки генетик тайпылышлар тикшеренү вакытында үзләрен сиздермәскә дә мөмкин. Минем практикада андый хәлләр булганы бар. 100% гарантияне беркем дә, бернинди тикшерү дә бирә алмый.

Өлкәнәеп бәби көтүнең үзенчәлекләре нинди?

– Һәр кешенең организмы төрлечә. Яшьләр арасында да бик авыр күтәрүчеләр бар, һәм киресенчә. Шулай да 40 яшь тирәсендә бала табучылар арасында бала төшү очраклары – еш күренеш. Югары кан басымы, кул-аяклар шешенү күзәтелә.

Мондый әниләр бәбине үзләре таба аламы, ярып алу ысулы тәкъдим итәсезме?

– Элек ярып алалар иде, хәзер аңа тискәре караш. Мин үзем дә аның тарафдары түгел. Ул махсус күрсәтмәләр булганда гына эшләнә һәм хатын-кызның яшенә бөтенләй дә бәйле түгел.

Өлкәнәеп бәби көтүче әниләргә нинди киңәшләр бирер идегез?

– Хәзер кеше организмы яшәрә – элек хатын-кызларда менопауза 41–42 яшьләрдә башланса, хәзер 50–51 яшьтә. Районыбызда 45, 46, 47 яшьтә бала табучылар булды. Куркырга кирәкми, бары тик вакытында гинекологка мөрәҗәгать итәргә, ныклабрак тикшерелергә, эмоциональ яктан тыныч булырга, борчылмаска кирәк. Диета турында онытмагыз – сыеклык, тозлы-борычлы азыкларны чикләү, туклыклы һәм файдалы ризыклар куллану дигән сүз. Эчү-тарту турында сүз дә була алмый. Иң мөһиме – хатын-кыз авырга узганчы ук саулыгын тикшертсен, бала көткәндә проблемалар килеп чыкмасын. Өлкән яшьтәге­ләргә генә түгел, бала көтүче бар хатын-кызларга да кагыла бу.

Татьяна ШИҺАБЕТДИНОВА, Казандагы 7 нче шәһәр клиник хастаханәсенең акушерлык һәм гинекология буенча баш табиб урынбасары
Татьяна ШИҺАБЕТДИНОВА, Казанның 7 нче шәһәр клиник хастаханәсенең акушерлык һәм гинекология буенча баш табиб урынбасары

Заманча тормышның шартлары һәм медицинаның зур тизлектә үсеше бала табарга планлаштырган хатын-кызларның яшенә тәэсир итми калмады. Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы әни булу өчен иң яхшы чор 19 яшьтән 35 яшькә кадәр дип киңәш итсә дә, соңлап, ягъни 35–45 яшьтә бала табу тенденциясе бөтен дөньяда күзәтелә.

Дәүләт статистикасы федераль хезмәте күрсәткечләренә караганда, безнең илдә беренче тапкыр әни булган хатын-кызларның яше арта. 28 яшьләр тирәсе ул. Бәбиләүне тагын да соңракка калдыручылар да күбәя: соңгы елларда 40 яшьтә бала табып беркемне дә гаҗәпкә калдырмыйсың. Бу инде гадәти хәлгә әйләнде. Күп кенә илләрдә 40 яшьтә бала табучылар, 20 яшьтә бәбиләүчеләргә караганда, күбрәк була башлады хәтта.


Соңлап бала тапкан хатын-кызлар яшәреп китә дигән фикерләр дә очрый. Мондый эффект көмәнлелек вакытында гормональ фон үзгәрү һәм бала имезү белән бәйле. Авырлы чакта организм күп күләмдә эстроген, прогестерон, үсеш гормоны эшләп чыгара. Алар матдәләр алмашын, иммунитет эшчәнлеген стимуллаштыра, шулай ук тән тиресе һәм чәчне яхшыртып, яшәрү эффектын бирә. Бала имезгәндә бүленеп чыккан окситоцин – шатлык гормоны да организмны яшәртеп җибәрә. Бала туу – хатын-кыз тормышында яңа максатлар булдыра, ул да сәламәтлеккә уңай йогынты ясамый калмый. Соңлап бала табуның тагын бер уңышы – әни булуны югары дәрәҗәдә аңлау һәм рухи яктан тагын да үсү. Бу исә балага тагын да ныграк игътибар бирүгә, аны тагын да ныграк кайгыртуга китерә. Фәнни һәм социологик тикшеренүләр күрсәткәнчә, әти-әнисе урта яшьтә тапкан бала яшь әти-әниләре булган яшьтәшләренә караганда тизрәк үсеш ала.

Ләкин соңлап бала табуның куркыныч яклары да бар. 35 яшьтән соң хатын-кызның гормональ фоны үзгәрә.

Болар исә билгеле бер проблемалар тудырырга мөмкин. Авырга узу йөрәк-кан тамырлары системасына начар тәэсир итәргә, вакытыннан алда бала табуга, шикәр авыруы китереп чыгарырга, туачак балада хромосома тайпылышларына китерергә мөмкин.

Соңлап әни булуның бар якларын анализлагач, 40 яшьтән соң бала табу хатын-кыз организмы өчен үти алмаслык бурыч түгел дигән нәтиҗә чыгарырга була. Заманча медицина мөмкинлекләре, җитди өзлегүләр килеп чыгуга карамастан, сау-сәламәт бала табарга мөмкинлек бирә. Әлбәттә, проблемалар вакытында ачык­ланса. Шуңа күрә сәламәтлеккә аеруча иътибарлы булырга һәм даими медицина күзәтүе астында булырга кирәк.

«Сөембикә» журналы. 2024 ел.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар