«Хәерле көн, якыннарым!» Интернет халкы танып алгандыр инде: бу, әлбәттә, Оксана Ильюп! Һәр көн иртән ул шулай сәламли. Чиләбедә яшәүче талантлы бу яшь ханым тумышы белән Башкортстанның Салават районындагы матур табигатьле Лаклы авылыннан. Әнисе Оксана дип исем кушкан, ә мулла азан әйтеп биргән аты – Аксанә. Мәктәп елларында шигырь язучы бу кызны Аксәнә Гыйләҗева буларак күпләр хәтерли. Бик популяр автор-башкаручы. Ире гитарада уйнарга өйрәткән.Сәяхәтләр ярата, мотоциклда, автомобильдә чаба, кулдан татарча открыткалар ясый, буш вакытларында скрапбукинг белән шөгыльләнә. «Елмай һәм дөнья да сиңа елмаер!» – монысы аның тормыш шигаре. Елмаеп, үз дөньясына, иҗатына алып кереп китә дә шигырьләре, җырлары, фотосурәтләре белән тәмам сихерли Оксана.