Казанның Боратынский музее террасасында «Горький +» фестиваленең ачылышына багышланган матбугат очрашуы узды. Спикерлар сыйфатында фестивальнең арт-директоры, Россиянең халык артисты Евгений Миронов һәм программа директоры Оксана Ефременко чыгыш ясады. Казанда күп мәйданнарда 30 га якын чара оештырылган фестиваль шәһәрдә инде өченче тапкыр уздырыла.
Евгений Миронов: «Быел без Горькийның бөек замандашлары белән мөнәсәбәте турында уйланачакбыз»
Евгений Миронов белдергәнчә, быелгы фестивальнең төп үзәгендә Максим Горькийның бөек замандашлары һәм аның зәвыгын формалаштырган шәхесләр белән җылы һәм катлаулы мөнәсәбәтләре тора. Оештыручылар Лев Толстой, Антон Чехов, Федор Достоевский кебек классикларның Горький дөньясына йогынтысы турында фикер алышырга чакыра.
«Без үзебезнең күпжанрлылык принцибына тугры калабыз. Фестиваль форматы драматик театр кысаларыннан чыгып, бөтенләй төрле телләр аша безгә кызыклы булган темалар турында сөйләшергә мөмкинлек бирә. Биредә музыка да, хореография дә, опера да, курчак театры да урын алды», – диде Евгений миронов.
Фестиваль программасы Камал театры сәхнәсендә Юрий Башмет җитәкчелегендәге «Музыка солистлары» ансамбле, Евгений Миронов һәм актриса Юлия Хлынина катнашындагы «Мескен кешеләр» («Бедные люди») дип аталган музыкаль- әдәби спектакль белән ачыла. Евгений Миронов билгеләп үткәнчә, Горький фигурасы Россия чикләреннән тыш та яхшы таныш (элек Германиядә аны хәтта безгә караганда да ешрак сәхнәләштерәләр иде), шуңа күрә киләчәктә бу фестиваль халыкара статус алырга тиеш.
«Киселешләр» һәм тере классиклар
Фестивальнең программа директоры Оксана Ефременко ассызыклаганча, «Горький +» –гастрольләр туры гына түгел, ә яңа мәдәни продуктлар тудыручы мәйданчык. Шуларның берсе – «Киселешләр» (Перекрестки) проекты. Бу заманча яшь режиссерлар күзлегеннән бөек шәхесләрнең чор фонындагы үзара мөнәсәбәтләрен өйрәнү. Проект кысаларында режиссер Галина Зальцман – Горький белән Чеховның иронияле дуслыгы, Дмитрий Мульков – Горький һәм Толстой мөнәсәбәтләре, Лилия Нурель – Горький һәм Шаляпин тандемы турында үз күзаллауларын тәкъдим итәчәк.
Яшьләр өчен форматлар: Сторителлинг һәм Горькийны «кыздыру»
Катлаулы классик текстларны яшь аудиториягә җиткерү өчен оештыручылар заманча һәм кызыклы форматлар сайлаган. Шуларның берсе стендап форматында – «Прожарка». Чыгышы ясаучылар башта Горький тормышыннан һәм әсәрләреннән көләчәк, ә аннары «шартлы Горький» аларга җавап бирәчәк. Түбән Новгородта сынау үткән бу формат яшьләр арасында зур уңыш казанган. Тагын бер формат – Сторителлинг. Режиссер һәм драматург Константин Кожевников яшьләр өчен бер сәгать эчендә Виктор Гюгоның «Отверженные» романын сөйләячәк! Бу очраклы түгел – Горький Гюго иҗатын үлеп яраткан. Максатлары исә яшьләрне шундый заманча сөйләм аша зур классик китапларны укырга рухландыру. Шулай ук Бауман урамында зур курчаклар йөриячәк. Мәскәүнең Театр бульварын яулаган зур курчаклар Казанга да килә. Төп яңалык — нәкъ менә Казан өчен махсус рәвештә Максим Горькийның да зур курчагы ясалган. Бауман урамында Пушкин, Толстой, Достоевский, горький курчакларын күрергә аларның диалогларын тыңларга мөмкин булачак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Комментарий юк