Абазин язучысы Роза Хамиш кызы Пазова 1953 елда Карачай-Чиркәс Республикасының Кубина авылында туа. Педагогика институтын тәмамлап, физика-математика укытучысы дипломы ала. Чечен-Ингуш Республикасының Самашки, туган авылы Кубина мәктәпләрендә математика, физика, сызым, рәсем, этика дәресләре алып бара, директор урынбасары булып эшли. Төгәл фәннәр белән мавыгуы язучы, журналист булып китәргә дә комачауламый. Аның турында талантлы язучы, шәп журналист диләр. «Абазашта» газетасының үз хәбәрчесе булып, туган авылы, катлаулы язмышлы авылдашлары турында яза. Ихлас, киң күңелле геройларының психологик кичерешләрен оста итеп тасвирлый. Күп язмалары «Дни моего аула» китабында урын ала. «Верность» китабы исә – билингваль басма: абазин һәм рус телләрендәге хикәяләре гади, матур, аңлаешлы тел белән язылган.
Карлы куаклар арасыннан көтмәгәндә җанварның зәһәр күзләре ялтырап күренде. Аларның салкын ялтыравыннан Зурәтнең бөтен тәне бер мизгелгә куырылып китте. Тик бер генә мизгелгә! Һушын җыеп, ул бөтен көченә ыргылып чапты...
Хәтта көчле ай яктысында да кар астыннан чак сизелерлек колеяны югалтып, озак йөгерде ул. Кар галошларга гына түгел, бәйләнгән йон носки эчләренә дә тулды, җиңел мамык фуфайка астында аркасы лычма су булды, сулышы хырылдап, өзек-өзек чыкты.
Ниһаять, Зурәт туктап калды һәм куркынып як-ягына каранды. Җанвар күренмәде. Карлы зур кырның чит-читләрен йөнтәс куаклар каймалап алган, ерактан тау тезмәләре сузылган, һәм шушы күренеш ай яктысында могҗиза кебек искиткеч матур күренә. Бер җан әсәре дә юк. Караңгы күк йөзендә якты йолдызлар да, ялтырап торган түгәрәк ай гына. Әйтерсең Зурәт бөтен дөньяда, исәпсез күп йолдызлар арасында – берүзе. Ничектер шомлы булып китте. Кабат теге җанварны искә төшерде: мөгаен, ул бүре дә булмагандыр, Эльтаркачның кыргыйлашкан этедер. Карачайларны биредән җибәргәннән соң, Джегуттан Кызыл Шәрыккача урманнарда адашып йөрүче сукбай этләр бик күбәйде хәзер.
Кубинага кадәр алып килгән колеяны табарга тырышып, хатын як-ягына каранды. Ерак китмәгән икән. Егыла-атлый, көч хәл белән генә үтте аннан, бозланган носкиларыннан карны какты, сулыш алуы тигезләшкәнен көтеп, бер тын басып торды һәм арып-талып Кызыл Шәрыкка таба атлады. Ярты сәгать элек кенә ул Эльтаркач авылы буйлап бара иде. Сугышка кадәр ул карачай кешесенә кияүгә чыккан Айшат апасына керергә ярата иде. Нинди матур, бай авыл иде бит! Нинди шат күңелле, кунакчыл кешеләр яши иде анда! Хәзер инде бушап калган. Ашыгып ташлап калдырылган өйләр җимерелә, караучысыз калган терлекләр кайсы кая таралган, урамнарда, урманда кыргыйланган этләр, мәчеләр өере. Авыл урамнарыннан хәтта көндез узу куркыныч – ташландык өйләрдә качаклар, дезертирлар, җинаятьчеләр качып ята дип сөйлиләр. Мескен Айшат апа кайда икән хәзер? Ул хәтта Кубинадагы туганнары белән хушлашырга да өлгермәде. Бала-чага һәм карт-коры белән китеп барды. Ә бит кала ала иде – ул абазин бит! «Ярар, сиңа кайгырыр сәбәп юк әле, – дип, үзен-үзе юатты Зурәт, – кайчан да булса Айшат апасы белән күрешми калмас».
Иртәгә Зурәтне балалары һәм шундый ук унбер гаилә белән абазин авылы Кубинадан күз күрмәгән якларга җибәрәчәкләр. Берәүләр – Урта Азиягә, ди, икенчеләре Себергә дип сөйләнә. Менә шуңа күрә ул берничә сәгать инде төнге карлы юлдан Кызыл Шәрыкка, көндәше Мәдинә янына ашыга...
Көндәш. Бик еракта калган сугышка кадәрге хәлләр Зурәт күз алдыннан үтте.
...Җәйге җылы кич. Зурәт көянтәсенә мөлдерәмә тулы чиләкләр асып Кубаньнан кайта. Менә хәзер суын кертер, сыерларын савар – җәйге озын көн шулай тәмамланыр да. Еракта мәктәп тәрәзәләре балкып күренде. «Тагын җыелыш аларның, – дип уйлады кәефе китеп. – Ул җыелышларда озаклап ни турында сөйләшеп буладыр?»
Соңгы вакытта ире Мурат үзоборона отрядына кергән иде. Шушы көннәрдә инде аны начальник итеп тә куйдылар. Шуннан бирле ул колхоз җыелышларыннан кайтып та керми башлады. Дөрес, ул элек тә бу җыелышларга еш йөрде. Тик менә Зурәткә күрше хатыны әйткән сүзләр ошамады. Имеш, ул җыелышларда авыл чибәре – тол хатын Цаца еш күренә башлаган. Һәм ул гел Мурат янында утыра, ди.
– Шуннан ни булган, – дип каршы төште Зурәт. Ире янына кем генә утырмас? Хәзер барысыннан да көнләшергәме инде?
Көнләшүен көнләшмәде, ә күңелендә юшкын калды. Капка төбендә кызы Зәлинә көтә иде:
– Әни, мин дә җыелышка барыйм әле?
– Анда ни калган сиңа!
– Кызык бит. Ни дисәң дә, мин хәзер колхозда укучылар бригадасында эшлим. Барыйммы? Карап кына кайтам. Тиз кайтам.
– Ярар. Бар. Озаклап кына утырма.
Сыерын савып, Зурәт учак янына елышты, ямау эшенә кереште. Әйтергә генә ансат – уллары дүртәү бит! Менә хәзер дә кайда йөриләрдер. Ачыгып, йолкышланып кайтып керерләр инде ул малайлар!
Ямап бетергәч, тары ярмасын аралый башлады. Иртәгә иртәнгә паста әзерләр. Ул арада малайлар да кайтып керде. Ашаганнан соң кайсы кая йокларга ауды. Кемдер учак янындагы чыптага, кемдер стена буендагы агач сәкеләргә. Ә Зәлинә һаман юк. Зурәт инде юллый чыкмакчы иде, кыз үзе кайтып керде.
– Әни! Шундый җыелыш булды! Ә әти чыгыш ясады анда. Бөтенесе тын да алмый тыңлады. «Кулакларны юк итәргә кирәк, атарга үзләрен!» – диде ул. Янында бик чибәр бер хатын утыра иде. Чуклы яшел яулыктан, безнең сандыкта да бар андый...
– Тапкансың чибәр хатын! – дип сүзен бүлде ачуы чыккан Зурәт. – Сары йөзле Цацамы чибәр? Яңакларын чөгендер белән кызарткандыр әле! Оятсыз, ирен җирләргә өлгермәде, инде аны үтерүчеләр каршында койрык болгап йөри! Шушы кабахәт кенә Умарның башына җитте, дип сөйлиләр!
Артыгын ычкындырганын абайлап, сүзне башкага борды:
– Ә син нигә шаккатып торасың әле? Марш йокларга!
Зәлинә үпкәләп әнисенә карады һәм дәшми генә йокларга җыена башлады.
Соң иде инде. Зурәтнең генә күзенә йокы кермәде. Бәйли башлаган носкиен бер читкә куеп, учакта янган кызыл күмерләргә төбәлде. Кухня ишеге артында шау-шу, тояк тавышлары, ирләр сөйләшкәннәр ишетелде. «Мурат тагын дуслары белән, – дип уйлады Зурәт, – хәзер инде үлсәң дә йоклап булмаячак». Соңгы вакытта ире дуслары белән өендә бик еш кич утыра башлады. Шуңа күрә хатын балаларын зур өйгә түгел, кухняга йокларга сала башлады. Ишек шыгырдап ачылды, һәм Зурәтнең туганнан туганы, Муратның якын дусты Хусинның башы күренде.
– Апа, керергә ярыймы?
– Ярый, ярый. Кер, Хусин. Зарумхан апаның хәлләре ничек? Күптән күргән юк аны...
– Әйбәт. Ашарга берәр әйбер бармы?
– Булмаса – булыр. Ә син уз әйдә.
Зурәт шулай сөйләнеп, учакка сулы казан асып, табаны утка шуыштырды һәм стенада эленеп торган какланган итне алды.
– Зурәт... – Хусин ни әйтергә белми тукталып калды. – Әйтәсе сүзем бар иде...
– Сөйлә, Хусин, нидер булдымы әллә?
– Юк ла... тик менә аңлыйсыңмы... Ничек әйтергә дә белмим инде!
– Әйт инде тизрәк, нәрсә булды?
– Кыскасы... кыскасы, илчегә үлем юк – Мурат сине һәм балаларны ташларга җыенмый. Сез шушында ук яшәячәксез...
– ???
– Мурат өйләнде!
Зурәтнең кызу-кызу ит кискән пычагы туктап калды.
– Ничек инде... өйләнде?! – дип кенә әйтә алды ул.
Ә күңелендә: «Оятсыз җилбәзәк тәки үзенеке иткән! Җиңгән! И Аллам! Мурат мине бөтен авыл ләгънәт укыган Цацага алыштырганмы? Мине – Цацага!» – дигән нәфрәт кайнады.
Хатынның агарынган йөзен күреп, Хусин тагын да ныграк югалып калды:
– Ярар, син нәрсә инде? Әйттем бит – сине дә җибәрми, балаларны да ташламый. Аннары шәригать буенча мөселман кешесе дүрт хатынга өйләнә ала. Ярар, яраткандыр! Була торган хәл.
– Буладыр, – дип сыгылып төште Зурәт, – буладыр, Хусин. Ә син безнең тормышны шул сары чырайлы Цаца белән ничек күз алдыңа китерәсең инде? Нәрсә, ул хәзер безнең өйдә үкмени?
– Кем сары чырайлы? – дип кайтарып сорады Хусин. – Аһ, мин әйтмәдем бит: Мурат Мәдинәгә өйләнде, Пшимахоның кече кызына.
– Нинди Мәдинә? Ул бит әле бала гына! Безнең Зәлинәдән әз генә олырак. Ул акылдан язганмы әллә?
– Шул шул менә. Атларга атланып отряд белән җыелыштан кайтып барганда Мурат минем янда тукталды. Сөйләшеп киттек. «Күз алдыңа китерәсеңме, – ди бу, – миңа әллә нәрсә булды. Акылдан язам дип торам. Үсмер егет кебек гашыйк булдым. Мәдинәне күрсәм, үзем белән берни эшли алмыйм. Безнең белән янәшә чатан Исмаил да бара иде. Сөйләшүне ишетеп: «Эш нәрсәгә терәлеп калды соң? Тот та өйлән!» – дип кысылды. «Зурәт кызганыч. Ни генә димә, биш бала үстердек бит», – ди Мурат. «Кызганыч булса – телеңне тый», – ди тегесе. Ул да булмады, почмактан арбалы ат килеп чыкты. Анда егет һәм кыз утырган. Якынлашкач, шәйләп алдык – Мәдинә һәм ике туганының улы Губед. Каяндыр кайтышлары. Мурат минем кулдан кыса: «Хусин – бу язмыш! Урлыйбыз аны. Хәзер яки бүтән беркайчан да!» – ди. Без арбаны камап алдык. Нәрсә эшли алсын инде ике бала җиде җайдакка каршы? Тик без уйлаганча гына булмады шул! Губед бер кулы белән сеңлесенең биленнән тотты, икенче кулына кечерәк ярма яргычны эләктерде дә кизәнепме кизәнә! Берәүне дә якын җибәрми. Көчкә эләктереп алдык үзләрен, тик бер-берсеннән һич аера алмыйбыз. Икесен дә атның сыртына ыргыттык. И аның кычкырулары! Ул тавыш һаман колак төбемдә яңгырый: «Үтер мине, – дип кычкыра, – үтер, зинһар, бу этләргә генә бирә күрмә!» Менә шундый гөнаһ җыйдык җанга, – дип авыр сулады Хусин. – Без аларны Эльбурганга, Муратның апасына илттек. Мәдинәнең туганнарын ризалатканчы шунда булачаклар...
Зурәт таң атканчы йоклый алмады. Нишләргә дә белмәде. Биш бала. Алардан башка кая китәсең? Малайлар булмаса икән. Хәзер алар белән кая барасың?
Ул төнне Мурат аның янына кермәде. Икенче көнне дә күренмәде. Өченче көнне иртән иртүк кухня ишеге шыгырдап ачылды. Мурат! Аның артында – башы түбән иелгән кыз. Бер адым артка чигеп, Зурәт иренә текәлде һәм ирексездән (кайсыдыр бер мизгелдә!) аңа сокланып, яратып карады: төз гәүдә, кара мыеклары бу көннәрдә агарып киткән йөзендә аеруча күзгә ташлана. Ишек тоткасын тоткан озын бармаклары хыянәтчел калтырый. Бу кулларны ничек ярата иде Зурәт! Хәтта хәзер дә ярата әле! Әйе, яратмаса, монда ике көн утырмас иде ул. Нишләргә? Ә теге кыз... Озын кара керфекләре яңакларын күләгәли. Кашлары кыйгач. Уймак кебек борын һәм агарынган алсу иреннәр. Йә Хода, ничек бер-берсенә туры килеп торалар! Мурат өзек-өзек тавышы белән сүзен әйткәнче, шулай күпме басып торырлар иде.
– Бергә буласыз. Икегез дә. Һәм безнең хакта беркем берни белмәсен! Мин үз сүземне әйттем!
Шулай дигәч, Мурат чыгып китте. Зурәт каршысында басып торган хатынга карады. Бөтенләй бала гына. Зәлинәсе кебек, кемнеңдер кызы инде. Аның ни гаебе инде?
Кинәт үзе дә сизмәстән тыз-быз йөренә башлады:
– Уз әйдә. Утыр. Менә бу урындыкка.
Мәдинә күндәм генә бүлмәгә узды, кечкенә кулларын тезенә куеп, урындыкка утырды. Зурәт һаман әрле-бирле йөгергәләп, алдына өч аяклы кечкенә өстәлне алып килде, тирән чынаякка куе ак чәй ясап, яссы тәлинкәгә кабартмалар тезде. Үзе каршына утырып, кулына агач кашыкны алды:
– Эч.
Мәдинә селкенмәде дә. Зурәтнең ачуы кайный башлады. Шушы ике төндә кичергәннәрен тышка чыгарырга әзер иде:
– Чәй суынганчы эч! – диде тавышын күтәрә төшеп.
Кызның яңагы буйлап кайнар яшь тәгәрәп, кулына тамды.
– Елый ул, – дип ярсыды Зурәт. – Елап торган була! Ә син менә аларны күрәсеңме? – Тәгәрәп, идәндә йоклап яткан балаларына күрсәтте. – Күрәсеңме? Миңа алар белән нишләргә хәзер? Кайсыбыз еларга тиеш – синме, минме?
Мәдинә бер сүз дә дәшмичә урыныннан торды да кухнядан чыгып китте. Бераз ишегалдында басып торганнан соң зур йортка таба атлады.
Зурәт иртәдән йорт мәшәкатьләре белән әвәрә килде: ашарга әзерләде, җыештырды. Балаларны ашатканнан соң, аларны ерак басуга фасоль җыярга җибәрде. Аннары үзе капкалап алырга булды. Тик тамагыннан ризык үтмәде. Озак кына уйга чумып утырды, аннары торып зур йортка юнәлде. Анда беркем дә юк иде. Ишегалдына чыккач, сарай ишегенең ачык булуына игътибар итте. Зурәт аны иртән япкан иде югыйсә. Сарайга керде һәм тораташтай катып калды: Мәдинә тәбәнәк эскәмиягә баскан да, түбә астыннан балка аша сузылган бауны ашыга-ашыга бәйләп маташа.
– Син нишлисең? – дип кычкырып җибәрде Зурәт һәм аны эскәмиядән төшерергә тырышты. Әмма Мәдинә аны этәреп, элмәк бәйләвен дәвам итте. Зурәт тартыша-тартыша аны эскәмиядән төшереп, каршысына бастырды. Иреннәреннән менә-менә усал сүзләр очып чыгар сыман, ул хәтта Мәдинәгә сугып җибәрергә дә әзер иде, ләкин елаудан кызарып беткән яшьле күзләренә карап туктап калды. Берара хатыннар күзгә-күз карашып тордылар һәм кинәт, сүз куешкандай, бер-берсенең кочагына ташланып, икәүләп елап җибәрделәр. Зурәт көндәше иңсәсенә башын салып елап, күңелен бушатты...
Берничә көннән соң кичен Зурәт өй артындагы шау-шуга игътибар итте. Тавыш-тынсыз гына шул якка – кукуруз үскән кырга таба атлады, таш коймалар артыннан ялварган тавыш ишетелде:
– Әнием, әнекәем, ничек шулай эшли алдың? Эльбурганда без Губед белән сине йә Газизнең килүен көттек. Нигә килмәдегез? Нигә алып китмәдегез?
– Кызым, кичер мине. Бердәнбер абыеңны харап итәсем килмәде. Яшь әле ул. Бәхеткә, еракта булды. Юкса баш бетәрлек эшләр китереп чыгарыр иде. Берүзе зур бер үзоборона отрядына каршы тора ала димени! Юк итәрләр иде үзен. Нәселебез тамыры корыр иде. Ә син исән калуыңа сөен. Соловкида азмы әллә халык? Гафу ит, кызым... Кара аны, Зурәтнең хәтерен калдырма. Ул бик әйбәт хатын. Аңа тагын да авыррак... – Таш коймалар артында шулай ишетелерлек итеп пышылдап сөйләшәләр иде.
Зурәт сак кына читкә китте.
...Ике хатын әнә шулай бер өй эчендә яши башлады. Күршеләрнең гаҗәпләнүенә каршы, алар беркайчан әрепләшмәде, хуҗалыкны бергә алып бардылар, балаларны бергә үстерделәр. Мәдинәнең улы һәм кызы тугач, Зурәт аларны үзенеке кебек итеп карады. Ләкин Мурат яшь хатын белән озак яши алмады. Үзоборона отрядындагы үз кешеләре үк башына җитте – атып үтерделәр. Бар мөлкәтен конфискацияләделәр. Шундый вакытлар да булды...
Ире үлгәннән соң Мәдинә үз өенә, әнисе янына кайтып китте. Соңрак аны Кызыл Шәрык егетенә кияүгә бирделәр.
Авылга немецлар килгәч, Зурәт утызынчы елларда ирләре шулай ук атып үтерелгән башка хатыннар белән бергә элеккеге колхоз председателе йортына барып, кайчандыр үз өеннән конфискацияләнгән әйберләрен алды. Кызыллар кире әйләнеп кайткач, бу хәлне гафу итмәделәр. Һәм менә кичә аның янына Хусин кереп (ул авыл советында каравылчы иде), кисәтеп чыкты: «Иртәгә унике «сатлык җан» гаиләләрне авылдан сөрәчәкләр. Алар арасында балалары белән Мәдинә дә бар».
– Ул кияүдә бит инде. Яңа ире сугышта. Немецлар килгәндә, ул инде Кубинада да яшәми иде.
– Ләкин ул да исемлектә бар. Синең белән бергә. Мин күрдем, – дип кабатлады Хусин.
Төнлә, балаларны йокларга яткыргач, Зурәт Кызыл Шәрыкка юлга чыкты. Мәдинәне кисәтергә...
Кызыл Шәрыкның беренче йортлары күренде. Караңгы булса да, алардан әле зәңгәр төтен күтәрелә иде.
Зурәт хәзер генә шактый арыган булуын тойды. Салкын капкага сөялеп, менә шулай басып торасы иде...
Капка төбенә Мәдинәнең кайнатасы чыкты. Зурәтне тыңлаганнан соң, сүзсез генә аны өйгә җылынырга алып керде, үзе абыйсы янына китте. Шулай хәл ит-теләр: Мәдинәнең кайнатасы Зурәтне Кубинага илтә, ә абыйсы Мәдинәне балалары белән иске карачай сарык абзарына яшерә. Ничек тә сөргенгә китүчеләр поездына гына эләкмәскә. Ә тегендә – тик эзләсеннәр...
Иртән иртүк Кызыл Шәрыктан чаналар кузгалды. Берсендә дилбегә тоткан карт утыра, хуш исле җылы печән арасына Зурәтне качырганнар. Икенче чанада – балалары белән Мәдинәне сарык абзарына алып баралар.
Иске Джегут янында чаналар Кубинадан Кызыл Шәрыкка Мәдинәне алырга баручы уполномоченныйлар чанасы белән аймылыш булды...
Зурәткә җылы печән арасында рәхәт иде. Куркыныч авыр төн артта калды. Көндәше коткарылды. Ә аның үзен ниләр көтәсен бер Аллаһы гына белгәндер.
Зурәткә озак еллар Урта Азиядә яшәү насыйп була. Бу куркусыз хатын шактый гомер узгач, ике баласын шунда җирләп, өенә кайта. Сөргеннән кайтышлый, Кызыл Шәрыкта көндәше янында туктала һәм балалары авыр юлдан соң рәткә килгәнче ай буе шунда кунак була...
Картлык көнендә Зурәт авырый башлагач, Мәдинә аның иң кайгыртучан караучысына әйләнә. Үлгәч тә аның өчен ачынып елаучы шул Мәдинә була... Аның көндәше...
Эльмира ЗАКИРОВА тәрҗемәсе.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Комментарий юк