Казанда «Горький+» сәнгать фестивале Истанбул шәһәр театры гастроле белән башланып китте. Алар тамашачыга «Дядя Ваня» спектаклен тәкъдим итте.
Казанда өченче тапкыр үткәрелүче фестивальнең быелгы төп темасы – «Горький һәм классиклар». Программа кысаларында Максим Горькийның Лев Толстой, Антон Чехов, Леонид Андреев, Фёдор Шаляпин кебек бөек замандашлары белән иҗади диалоглары һәм уйланулары чагылыш табачак. Фестивальнең Антон Чеховның «Дядя Ваня» спектакле белән башланып китүе дә шул хакта сөйли. Истанбул театры килүе чараның халыкара дәрәҗәдә узуын ассызыклый.

Рус классигының сәхнә әсәрен төрек режиссёры Мәхмәт Биркий куйган. Профессор Александр Серебряковның һәм аның яшь хатыны Елена Андреевнаның усадьбага килүе анда яшәүчеләрнең тормышын тулысынча үзгәртә. Бу усадьба бик озак еллар дәвамында Софья Александровна һәм Иван Петровичның авыр хезмәте белән сакланган була. Биредәге кешеләрнең бертөрле, дөньяга битараф тормышына зур үзгәрешләр керә һәм бу һәркемнең эчендәге ялгызлыкны уята. Алар дөрес яшәгәнме? Өметсезлектән чыгу юлы бармы? Бар да кебек, әмма аларның моңа көчләре җитми. Нәтиҗәдә, усадьба тормышы кабат иске хәленә кайта, кешеләр соры тормыш белән яшәвен дәвам итә.

Төрекләр сәхнәдә нәрсә генә куйсалара да, мәхәббәт һәм шашкын хисләре уйныйдыр. Холыклары шундый. Әлеге спектакльдә дә мәхәббәт өчпочмагы алгы планга чыгып, тамашачыда зур кызыксыну уята алды. Мәхәббәт геройлары – бик чибәр артистлар – Елена Андреевна ролендәге Дилара Демирдюзен һәм табиб Михаил Львович ролендәге Толга Эвренга (үз-үзен тотышы, киенү рәвеше, кояшта янган матур тән төсе, дәрте белән ул хәтта итальян ир-атларына охшаш иде!) карап утырганда, төрек сериалларына мөкиббән булган тамашачы ирексездән әнә шул кинолар белән параллельләр сызгандыр. Белә инде төрекләр тамашачының нинди кылларын чиертергә!
Сценографиядәге минимализм, актёрларның үтә стильле киенүләре, ташкын хисләр (елау, кочаклашу, өстәл төюләр), чын-чынлап яңгыр яудыру, сәхнә буйлап яфраклар сибелүе һәм, әлбәттә, татар теленә якын булган төрек теле – яңгыраш сүзләр белән истә калыр бу спектакль.
Спектакль тулы аншлаг белән узды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Комментарий юк