Логотип
Сәламәтлек

Табигый транквилизатор

Бу үләннең берничә төрле атамасы бар. Мәсәлән, безнең якта аны шөпшә гөле дип атыйлар. Игътибар итсәгез, җәен аның җете алсу чәчәкләреннән шөпшәләр гөжли-гөжли бал җыя. Хан үләне дигән исеме дә бар.

Кырлыган дисәм –  сүзнең кайсы үлән турында барганын шунда ук аңларсыз. Биологик атамасы – кипрей узколистный.

Ни өчен иван-чәй?

Русларда аны иван-чай дип йөртәләр. Болай атауларының тарихы болайрак: кырлыган яфракларыннан ясалган чәйне Россия күпләп Европага сата торган булган. Руслардан кергән товар булганга, аны бу халыктагы иң популяр исем белән бәйләп, иван-чай дип атый башлыйлар. 

Иван-чәй нәрсәсе белән үзенчәлекле?

Европада да сатып алырлык булгач, кырлыганның гади генә үлән булмавын шул чакта ук белгәннәр, димәк. 

  • Чынлап та, аның составы бик бай. 
  • С витамины анда лимонга караганда алты тапкырга күбрәк. 
  • В витамины төркеменә караган витаминнар бар.
  • Тимер күп.
  • Никель, марганец, бакырның табигый чыганагы. 
  • Калий, магний һәм натрий да җитәрлек күләмдә. 
  • Яфраклары һәм тамырлары (бигрәк тә тамырлары) үзенә танин туплый. 
  • Иван-чәйнең бурсытып киптерелгән яфракларыннан ясалган чәйдән чәчәк катыш бал тәме килә. Ә иң мөһиме: бу чәйдә кофеин юк. Шуңа күрә аны балалар да, кофеинлы эчемлекләр эчү тыелган кешеләр дә эчә ала. 

Иван-чәйнең файдалы үзлекләре

Бу үлән нәкъ менә андый үзенчәлекләренең күп һәм төрле булуы белән аерылып тора да. 

  • Ул – табигый транквилизатор, ягъни тынычландыручы.
  • Йокыны яхшыртырга булыша. 
  • Гастрит, ашказаны җәрәхәте (язва) вакытында кешенең хәлен җиңеләйтә.
  • Эч чәнчүен, эчкә газ җыелуны киметә.
  • Эч киткәнне туктатырга булыша.
  • Составындагы танин булуы белән, ашкайнатуны яхшырта. 
  • Тирләтә.
  • Югары тын юллары ялкынсынуын баса. 
  • Кардионевроздан һәм нейроциркуляр дистониядән шифа бирә. 
  • Анемияне дәвалаганда кулланыла. 
  • Иван-чәйнең порошогы яраларның тизрәк төзәлүенә ярдәм итә. 
  • Яфракларыннан әзерләнгән чәй баш авыртуын баса.

Иван чәйне ничек кулланалар?

  • Дару буларак, аның яфракларын һәм чәчәкләрен җыеп киптерәләр. 
  • Чәй буларак, яфракларын шиңдереп, җылы урында берничә сәгать бурсыталар. Аннары киптереп, чәй кебек эчәләр. 
  • Кырлыган яфракларын салатларга да кушалар.
  • Элек аның тамырын да он итеп тарттырып, камырга кушып пешергәннәр. 
  • Кырлыган тамырын турап кыздырып, аны кофе итеп эчәргә була. 

Иван-чәйдән салат

100 г кырлыган яфрагы һәм яшь сабаклары. 50 г кыяклы суган, 2 аш кагышы уылган керән тамыры, 20 г кибет каймагы, тәменчә тоз. Барысын бергә болгатып, бераз гына лимон суы сибеп җибәрергә була. 

Кышка иван-чәйнең яфракларын кузгалак һәм күкебаш (медуница) үләне белән бергә банкага тозлап куярга, аны ашлар пешергәндә кушарга мөмкин. Тоз барлык яфракларның 10 проценты күләмендә алына. Мәсәлән, 100 г яфракка 10 г тоз. 

Кырлыган чәенең рецептын моннан карагыз:
https://syuyumbike.ru/news/desert/makhsus-kyrlygan-che


 

Теги: дару үләннәре

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар