Логотип
Күңелеңә җыйма

Көнчелек

Без кара көнчелек, ак көнчелек бар дип беләбез. Кара көнчелек дигәндә, кешенең уңышларыннан, бәхетеннән көнләшеп, аңа начарлык теләү дип аңларга кирәк. Ә ак көнчелек – уңышы берәүгә карап, аннан үрнәк алып, андагы сыйфатларны үзеңдә булдырырга омтылу.

Ислам дине башкалардан көнләшмәскә кирәк дип өйрәтә. Ләкин адәм балалары шулкадәр зәгыйфь итеп яралтылган, көнләшмим дисәң дә, кайчагында үзеңнең эчке хисләреңне кулда тотып бетереп булмый. Кара көнчелек, начар, әлбәттә. Ә менә ак көнчелек күп очракта булышып та куя. 

Кызымның классташы Әмирә (исемен үзгәрттем) – бик әйбәт кыз иде. Акыллы, тәртипле, тырыш. Әти-әниләр җыелышында укытучылар да гел мактады аны. Класстан тыш чараларда да ул гел актив булды. Шушы кызның бер үзенчәлеге бар иде – әгәр классташларының берсе ниндидер кызыклы эш белән шөгыльләнә башласа, кайсыдыр өлкәдә уңышка ирешсә, бу кыз чын-чынлап чиргә сабыша. Башкаларның үзеннән тырышрак, уңышлырак булуын, башкаларны үзеннән уздырып мактауларын һич кенә дә күтәрә алмый. Бары аны гына мактасыннар, бары ул гына игътибар үзәгендә булсын. Мәктәптә спектакль куялармы? Төп рольне һичшиксез аңа бирергә тиешләр. Классның старостасын сайлыйлармы? Башка кеше турында сүз дә була алмый, бары тик Әмирә генә. Укытучылар да аның беренче булуына ияләнгән, башка вариантны карап та тормыйлар. Әгәр инде икенче бер бала үз ролен Әмирәдән яхшырак башкарып, ялгыш аны мактап куялар икән, кызда истерика башлана, башкаларны мактаганны ул тыңлап тора алмый. 

Уйлап карасаң, тормышта андый кешеләр еш очрый бит. Синең эшләрең начаррак барганда, тормышыңда авырлыклар булганда, алар сиңа хәтта ярдәм итә, кайгырту күрсәтә. Син аларны бар яктан да үрнәк булырдай чын кеше дип уйлыйсың. Әгәр инде язмышның мәрхәмәте килеп, сиңа да бераз елмая икән, кичә генә сине кайгыртып, синең өчен борчылып йөргән бу үрнәк кешене алмаштырып куйганнар диярсең. Синең уңышыңны күтәрә алмавы тышка ук бәреп чыга. Шуңа күрә җырлыйлар бит инде: кайгы бүлешүчеләр күп, шатлык бүлешүче юк, дип. 

Менә Әмирә дә шундыйрак кыз иде. Безнең кызыбыз кечкенәдән спортка тартылды, бокс белән шөгыльләнде. Яшүсмерлек чорында башкалардан аерылып тору өчен кирәк булды ахрысы аңа бокс белән шөгыльләнүе. Тора-бара инде гадәтенә керде, яраткан спорт төренә әверелде. Төрле ярышларда, сборларда катнашып, ил гизде. Төрле-төрле шәһәрләргә барды. Җиңеп кайтса, игътибар үзәгендә булды.  Аның игътибар үзәгендә булуы Әмирә өчен күтәрә алмаслык гарьлек иде, күрәсең. Мондый вакытларда ул кызыбызны төрлечә хурларга, ямьсез сүзләр белән мыскылларга, классташларын аңа каршы котыртырга тырышты.

«Әни, ни өчен Әмирә шундый икән? Минем аңа начарлык эшләгәнем юк бит», – дип елаган кызыма ак һәм кара көнчелек турында сөйләргә, кешеләрнең башкалар уңышын төрлечә кабул итүләрен аңлатырга туры килде. «Ник көнләшергә? Бокска ул да языла, һәм мин катнашкан ярышларда ул да катнаша ала бит», – дип гаҗәпләнде кызым. 

Классыбыздагы әти-әниләр белән табигатькә ял итәргә чыккан араларда, Әмирәнең бу гадәте хакында башкалардан да ишетергә туры килде. Берсендә үзем дә аның әнисенә бу хакта әйттем. «Аны тормышта гел мактап кына тормаячаклар бит. Уңышсызлыкларга да очрап куюы бар. Сез аны гел җиңүче булачаксың дип үстереп, ялгыйшмыйсызмы?» – дидем. «Аның холкы шундый. Ул – гел җиңүче булачак!» – диде әнисе. Бирсен Ходай, чынлап та юлында Әмирәне гел күтәреп алып мактый торган кешеләр генә очрасын. 

Көнчелек барлык кешегә дә хас. Мин дә үземне изгеләр рәтенә һич кенә дә кертә алмыйм. Иҗат итүчеләр арасында көнчелек булмый кала да алмый торгандыр. Кемдер кызыклы тема тапкан, шәп мәкалә язган. «Эх, ник бу теманы мин дә күрмәдем соң?» – дип уфтанасың. Талантлы кешенең язганнарын көнләшеп укыйсың, аның сүз белән  шулкадәр оста итеп образ тудыруына, детальләрне, хисләрне тасвырлый белүенә гаҗәпләнәсең. Әлбәттә, көнләшәсең. Аның бу уңышлы образларын хәтердә калдырырга тырышасың, аның кебек осталыкка омтыласың. Менә монысы, минемчә, ак көнләшү булырга тиеш. 
Әгәр бу көнләшү сиңа да, башкаларга да зыян китерми, үзеңне үзгәртер өчен этәреш бирә икән, димәк, борчылырга кирәкми. 

Ә инде көнләшү аркасында башкаларга начарлык эшләүдән берүк Аллаһ үзе саклый күрсен. Бу хакта сез ничек уйлыйсыз? Языгыз әле үзегезнең дә фикерләрегезне. 

 

Фото: ясалма интеллект белән эшләнде.

Теги: мөнәсәбәтләр

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар