Логотип
Шигърият

Яратам шул...

«Хәерле көн, якыннарым!» Интернет халкы танып алгандыр инде: бу, әлбәттә, Оксана Ильюп! Һәр көн иртән ул шулай сәламли. Чиләбедә яшәүче талантлы бу яшь ханым тумышы белән Башкортстанның Салават районындагы матур табигатьле Лаклы авылыннан. Әнисе Оксана дип исем кушкан, ә мулла азан әйтеп биргән аты – Аксанә. Мәктәп елларында шигырь язучы бу кызны Аксәнә Гыйләҗева буларак күпләр хәтерли. Бик популяр автор-башкаручы. Ире гитарада уйнарга өйрәткән.Сәяхәтләр ярата, мотоциклда, автомобильдә чаба, кулдан татарча открыткалар ясый, буш вакытларында скрапбукинг белән шөгыльләнә. «Елмай һәм дөнья да сиңа елмаер!» – монысы аның тормыш шигаре. Елмаеп, үз дөньясына, иҗатына алып кереп китә дә шигырьләре, җырлары, фотосурәтләре белән тәмам сихерли Оксана.

Яздан такыялар үрәм

Ә мин яздан такыялар үрәм.
Мин яз белән бизим күңелне.
Кара әле, әнә аяз күктән
Мамык карлар ява түгелме?

Алмагачлар акка төренгән чак:
Ап-ак таҗлар җиргә коела.
Бу хуш искә изрәп күңелем дә
Чәчкә ата кебек тоела.

Шундый таныш миңа язның моңы.
Мин үзем дә назлы яз гөле!
Кара әле, мин дә оча беләм
Күктән яуган таҗлар шикелле.

Язны сулыйм башым әйләнгәнче.
Язны эчәм, танып тәмендә
Һәр нотасын. Һушым китеп чумам
Искитәрлек дөнья яменә.

Бар галәмгә үлеп гашыйк булып
Яратамын һәрбер мизгелне!
Мин бу яздан такыялар үрәм.
Мин яз белән бизим күңелне!

Йә атлыйм, йә очам

Җиденче күкләргә җитәрлек
Халәтем. Йә атлыйм, йә очам.
Сүз генә әйтмәгез, карагыз –
Ак каурый болытлар мин кочам.

Сүз генә әйтмәгез, мин аңлыйм
Нәрсәдә булганын ялгышым.
Бер атлап, бер очып, белмәссең,
Кай якка бу китеп барышым.

Мин синең алдыңда, әйтерсең,
Яшь яфрак җилләрдә тибрәлгән.
Син якын. Җилеңнән тоямын –
Янымда җәяүли күләгәң.

Тының да шифалы. Сулышың...
Дулкыны бәлзәмгә әверелә.
Күргәнем бар сине – бик күптән...
Бу тәүге очрашу түгел лә...

Кайчандыр, ниндидер дөньяда
Уяулы-йокылы халәттә,
Күзгә-күз карашып, бер гомер
Йөзгәнбез коенып ләззәттә.

Хатирә төбенә уелган
Күзләрең, карашың ырымлы.
Бер очкын да җитә – онытылып
Яныңа кабаттан барырмын.

Иләсле йөрәгең шашуын
Мин сизеп бер очам, бер атлыйм.
Елмаеп, ишетелер-ишетелмәс:
«Яратам шул...» – диеп кабатлыйм.

Иренем кагыла ир(е)неңә –
Күңелең ишеген мин ачам.
Җиденче күкләргә җитәрлек
Бу шашу, миндәге исәрлек!..


Яңгырның да бардыр җаны...

Көне буе, төне буе яңгыр.
Төбе төште әллә күкләрнең?
Хисләр белән тулы йөрәгем...
Булыр микән чиге үпкәнең?

Яңгырның да була икән җаны.
Ул да ярсый үлеп сагынудан.
Ул да шаша, ул да белә синсез
Бу дөньяда ялгыз калудан.

Яңгыр ява. Көне-төне яңгыр.
Аннан гына качып булыр ул.
Китмә! Очма! Күкләр синсез яшәр,
Ә мин менә яши алмам шул...

Яңгырның да бардыр җаны...
Җаным...
Шалтыратма. Язма. Бул гына!
Яшә генә җирдә. Китмә генә.
Яшә генә җирдә.
Шул гына...

   ...Яңгыр ява. Нигә елый икән?
Сөйли микән истә калганын?..
Тыныч кына сине тирги-тирги
Мин күзәтәм яңгыр яуганын...

Ниндидер икенче

Ниндидер икенче мин бүген 
(бигрәк хыялый, и Аллам!):  
Ят күзләр көзгедән текәлгән,
Мин хәтта бүтәнчә тын алам.  
Дөньяны танымыйм – 
 Әй, кызык!
Әй, ошый үземә шул халәт!
Мин гашыйк кемгәдер – мин юләр
Һәм үзем үземә канәгать.

Дөньялар үзгәрдеме кинәт?
Әллә бу икенче чынбарлык?
Уйларым да бүтән. Әлләсе
Бу әзрәк дуамал булганлык?
Котыплар алмашканмы шунда?
Кузгалган күчәреме Җирнең?
Таный алмыйм бүген дөньяны –
Ниндидер икенче мин бүген...

* * *
Миңа сине көтәргәме?
Күпме вакыт?
Уйлар синсез дөрес акмый.
Йөрәк – ватык.
Синле булган мизгелләрдә
Калдым торып.
Әйдә, вакыт агылышын
Карыйк борып.
Иң беренче хатың кабат
Язып кара:
«Ике сәгать минем белән
Синең ара...»

Илһам тулган  күңелемә

Илһам тулган булган күңелемә.
Шуны сизми икән йөргәнмен.
Уттай янган тугры йөрәгемнең
Ялкыннары инде сүнгәнме?
Сүнмәгән шул. Әле бүген дә мин
Язгы гөлдәй хуш ис таратам.
Әле бүген дә мин элеккечә
Өзгәләнеп, өзелеп яратам.
Ә күңелем, сусап илһамына,
Гөлләр яңгыр суын көткәндәй,
Синең кайтканыңны һаман көтә,
Саклап назларыңны үткәндә.
Ә күңелем сиңа тугры кала,
Илһам аңа тугры булгандай.
Сагышларым күпкә көчәйгәндәй,
Төнге күктә ак ай тулганда.
Хатирәләремне күмеп булмый –
Алар бәйсез, алар ирекле.
Ә син хәзер булган яклар кайда?
Еракмы юл? Таулар биекме?
Барам дисәм, барып җитәрменме?
Әллә килерсеңме? Үзеңме?
Мин бит әле тере. Җәфалама.
Сал җилләргә тик бер сүзеңне.
Алып килер түкми-чәчми. Минем
Өчен шундый мөһим хәбәрең.
Сагышларым сүрелерлек түгел...
Ә син ничек? Ничек хәлләрең?

Илһам белән тулган күңел. Ә мин
Тыным бирәм язган җырыма:
Кара белән язмыйм, каләмемнең
Очын манып язам ярама.
Сине сагынулар, тере җандай,
Миңа ияләшкән, яраткан.
Югыйсә бит хәтта илһамым да,
Хәтта ул да синең тарафтан...


Бүлмә

– Бүлмәңдә коточкыч караңгы!
Күрергә, сизәргә син өйрәт.
Кем синең күзләрдән һаман да ояла?
Кем хайван, кем кеше? Кем өрәк?

– Дөньяңда искиткеч яктылык!
Кайлардан, нәрсәдән бу ялкын?
Кем якын буларак хәтсез чит һәм ерак?
Кем ерак булса да – бик якын?

– Бүлмәңдә үлгән ат исе бар.
Чарасыз, һавасыз – чык аннан!
Бу төксе диварлар уйларны чуалта.
Мин алай күнмәгән. 
Мин куркам.

– Сириннәр исе бар дөньяда.
Тупсадан әллә язмы атлый?
Ничек соң бу салкын кышларның төбеннән
Сириннәр исләреме аңкый?

– Бу бүлмәң бик тыгыз – тын кыса...
Чык моннан!
Күрсәтимме юлын?
Тәрәзләр капланган, яктылык юк. 
Әйдә мин сине коткарам!!
бир кулың!

– Бу дөньяң искиткеч! Бик телим
Шәрабын татыплар эчәргә.
Әмма бу бүлмәдә мин туган, мин үскән – 
Күнеккән кояшсыз яшәргә.

– Иңеңдә нәрсә ул? Канатлар?!
Димәк, син бит оча аласың!
– Очкан бар. Тик төшеп җирләргә канатның
ялыймын сыкраган ярасын.

– Яралы канатың төзәлер.
Бу читлек. Кач моннан!!!
Син!! Юләр!

– Гафу ит.
Мин инде күнеккәнмен күптән.
Гафу ит!
Гафу ит һәм...
...җибәр...

Илһамия җыры

Иҗатыңның чыганагы нидә икән?
Кемнәрдән соң илһам алдың миңа хәтле?
Югыйсә бит мин үзем дә шул ук юләр,
Минем дә бит канатларым бик куәтле!
Кышларның да иң чатнама салкынында
Талпыныплар куйган булам язлар диеп.
Тик син генә очкын нәрсә икәнлеген
Аңлатырга булдың бугай төшкә кереп.
«Адашыплар йөрегәнмен», дигән булдың,
Ә үзеңнең мине табар компасың бар.
Синең иҗат чыганагы (мин төшендем!) –
Минем канат асларыннан чыккан җырлар.
Телисеңме, әйдә бергә очып карыйк.
Мин кышын да (ышанамсың?) язлар табам.
Әгәр күкләр артык кебек тоелмаса,
Калдыр мине. 
Илһамияң булып калам.

Мең дә бер

Мин сине мең тапкыр очраттым.
Мең тапкыр! 
Бер гомер эчендә.
Без мең кат күрешеп, мең кабат
Аерылу афәтен кичергән.

Кемнәрдән көч алдың яшәрлек
Сөюсез, миннәрсез төннәрне?
Кемнәргә шигырьләр багышлап,
Иркәләп назладың кемнәрне?

Ничә мең китаплар укыдың,
Күзләрең сукраеп беткәнче?
Тагын бер күрешеп калыйкчы
Кышыбыз узыплар киткәнче.

Аннары без барган сукмактан
Бер-берен кочаклап кемнәрдер
Үтәрләр. Ә безнең тарихта
Бу уйлап чыгарган 
мең дә бер... Кичәбез!

Куйдым сине йөрәгемә кадап

Сагышларым икән бит син,
кара әле!
Ничек шулай килеп чыкты?
Аңлат!
Аңсыз, уйсыз –
бары йөрәк хәле...
Йөрәгемә куйдым сине кадап.

Тарсыныплар качтым көндәлектән
Аңсыз, уйсыз...
Синең якка карап.
Ә син сөеп кочагыңа алдың.
Куйдым сине йөрәгемә кадап...

Күптән микән?
Бер ай... бер ел... гасыр?
Искә төшми...
Булсын. Тик син...
ярат.
Башкаларны күрми яшим, хәер,
Сине куйгач йөрәгемә кадап...

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар