Зур тимер ишек фонында хатынның кызыл пәлтәгә төренгән сылу гәүдәсе тагын да зифарак, нәфисрәк күренде. Ул бер мизгелгә генә икеләнеп калды: «Нишләргә? Керергәме, юкмы?»
Озак уйлап тормады, тиз генә һушын жыйды: алсу тырнаклы нәзек бармагы кыңгырау төймәсенә үрелде...