Әтине мин бөтенләй хәтерләмим. Аны командировкага җибәргәндә, кеп-кечкенә булганмын әле.
Туганда мин кило да алты йөз булганмын икән...
«Кило да алты йөз?» Ни дигәнне аңлата микән бу?
Әни белән Әлфия апа сөйләшеп утыра. Шулардан ишеттем. Әлфия апаның исе китте:
– Китче, бигрәк кечкенә булган бит! – ди.
Мине йоклый дип беләләр инде болар. Йоклатырсың мине – бар! Күзләремне йомып, шыпырт кына сүзләрен тыңлап ятам әле.
Кило да алты йө-ө-ө-өз? Нишләп кечкенә булсын ди! Алты йөзнең бик кү-ү-үп икәнен беләм лә мин. Мин инде әллә кайчан санарга өйрәндем. Меңгә кадәр саный алам. Ә менә «кило»ның нәрсә икәнен белеп җиткермим... Әнидән сорарга кирәк... Сорарга кирәк... Әнидән... Әни... дән...
Йоклап киткәнмен икән. Күзләремне ачсам, әни бүлмәдә үзе генә.
– Әни! Әни! «Кило» нәрсә ул?
Әни мине аңламый торды.
– Нинди кило?
– Соң үзең әйттең бит! Туганда мин кила да алты йөз булганмын!
Әни елмаеп куйды.
– Әәәә... Шуны ишеттеңмени... Иеее... Кило да алты йөз генә идең... Син алты айдан, җитлекмичә тудың... Шуңа бик кечкенә идең...
Мин һаман аңламыйм:
– Үзең алты йөз дисең лә... Алты йөз бик күп бит! Ә кечкенә – никадәр була ул?
Шунда әни диванда утырган Алсуны кулына алды. Алсу – безнең өйдәге бердәнбер курчак. Анысы да әле әнинең бәләкәй чактагы курчагы. Курчак белән уйнарга сез мине кем дип беләсез? Бер дә исем китми минем аларга. Алсуны әнигә нәни чакта ук бүләк иткән булганнар. Әни аны бик яраткан, ватмаган да, югалтмаган да. Дөрес, борыны бераз ямьшәйгән дә, бер күзе өскә карый башлаган. Барыбер матур ул Алсу! Әни курчагы ла! Әнә хәзер дә диванда утыра.
– Менә шушы курчак кадәр идең...
Мин Алсуның кулын, аякларын үземнеке белән чагыштырып карыйм. Шундый нәниме? Алсуның башы да кеп-кечкенә – алма кадәр генә. Мин шундый кечкенә булдым микән?
– Бөтен бәбиләр дә шулай бәләкәй буламы?
Мин күзләремне әнигә төбим:
– Әйт инде. Бүтән бәбиләр никадәр була?
– Эх, син! Минем вундеркиндым! Барысын да беләсе килә аның.
Әни мине кочаклап алды.
«Вундеркинд»ның нинди сүз икәнен дә беләм мин. «Үзе кечкенә генә булса да, бик күпне белә торган малай» дигәнне аңлата ул. Әни әйтте. Кечкенә дип инде... Нишләп кечкенә булыйм ди. Тиздән миңа биш яшь тула! Мин инде бөтен хәрефне дә таныйм, укырга да өйрәндем. Меңгә кадәр санау минем өчен чүп кенә! Куша да, ала да беләм, тапкырлауны да өйрәнә башладым. Әни мине юкка гына «вундеркинд» дип атамый ла. Ул миңа төрле-төрле кызыклы китапларны ташып кына тора. Китап укырга, андагы мәсьәләләрне чишәргә бик яратам мин... Тик менә аларның берсенә дә бәбиләр турында язылмаган шул. Эх! Компьютерым да булса, әллә ниләр белер идем кебек. Тик әлегә безнең өйдә бер генә ноутбук бар. Ул – әнинеке! Аңа кагылырга ярамый.
– Анда минем эш документларым! – ди әнием.
Мин китап укыганда, әни гел компьютерда. Ул өйдә торып эшли. Мин аның компьютерда эшләгәнен карыйм да аптырыйм. Ул клавишларга баса да баса, баса да баса, баскан саен саннар тезелә бара. Андагы сан! Шундый кү-ү-үп!
– Әни, син нәрсә саныйсың?
– Мин – бухгалтер, – ди әни. – Минем эшем – санау.
Әнием нинди зур нәрсәне саный микән? Саный да саный, санап бетерә генә алмый. Көннәр буе санап утырып, ничек туймый микән ул?
Бүген әнием компьютерын ябып куйды да яныма килеп утырды.
– Әни, бәбиләр турында сөйлә инде! Минем беләсем килә бит...
Шуннан әни миңа күп нәрсәләр сөйләде.
...Бәбиләр әниләрнең эчендә тугыз ай буе үсә икән...
Мин инде исәпли дә башладым... Бер айда утыз көн икәнен беләм мин... Саный-саный буталып беттем. Очына гына чыга алмадым. Ә мин ничә көн үскәнмен? Әни мине алты айдан тудың, ди. Бармакларымны бөгеп, тагын саный башладым. Алты ай да бик күп икән лә! Тик менә мин бик кечкенә, хәлсез һәм зәгыйфь булганмын. Әни әйтә: «Врачлар сине бик тырышып тәрбияләде», – ди. Туңмасын дип, мине җылы сандыкка салып куйганнар!
– Сандыкка?
Сандыкта яткан кеп-кечкенә бәби күз алдыма килде...
– Абау! Караңгыда ятканмынмы?
– Юк, юк! – ди әнием, ашыгып. – Ул – пыяла кебек, үтә күренмәле... Сандыкка охшаган гына... «Инкубатор» дип атала! Мин гел синең яныңда булдым... Синең белән сөйләштем, сиңа җырлар җырладым...
Миңа бик күп витамин эчергәннәр, хәтта укол да кадаганнар икән!
– Әни! Укол кадаганда елый идемме мин?
Әнинең «Юк!» диюен шундый телим!..
– Юк! – ди әнием, мине аңлагандай. – Син бит – минем батыр улым!
Витаминнарның файдасы тигән. Шуннан мин үсеп киткәнмен! Теге сандыкка сыймый башлаганмын! Үсә-үсә яшьтәшләремне куып та җиткәнмен! Моны сөйләгәндә, әнием никтер елап җибәрде. Үзе көлә, үзе елый. Аңламассың бу олыларны? Көлеп тә, бер үк вакытта елап та була микәнни ул? Әнием менә шундый минем. Үзе елмая, ә үзенең күзеннән яшь ага. Үзенең бармаклары – минем аягымда: балтырымны, үкчәмне, табанымны кытыклый, уа, ышкый ул. Миңа шундый рәхәт!
– Кытыгым килә! – дим, шыркылдап.
Кытыкланып җилкәмне җыерам, корсагымны кабартам, аякларым чемер-чемер итә, бөтен тәнем буйлап ниндидер калтыравык йөгереп йөри. Ә әнием шуңа да шатлана. Бармаклары тагын да җитезрәк хәрәкәт итә башлый.
– Менә күрдеңме? Син нинди сизгер! – ди.
Әнием гел шулай: бераз буш вакыты булса, аякларыма массаж ясый башлый ... Чөнки... Чөнки... Аякларым тыңламый мине... Әлегә мин чаңгыда да, тимераякта да шуа алмыйм... Йөгерә дә белмим... Атлыйм дисәм, аякларым бөгелә дә китә... Киребеткән, тыңлаусыз минем аяклар! ДЦП, диләр...
– Килер бер көн, – ди әнием, – синең аякларың ныгыр! Аларның көче шундый артыр, йөгергәндә син барысын да узып китәрсең! Чаңгыда да иң шәп шуучыга әйләнерсең.
Эх! Кайчан җитәр микән ул чаклар! Мин, хыялланып, күзләремне йомам. Югарыга таба, әллә кая өскә үк күтәрелеп киткәндәй хис итәм үземне. Әнә хыялдагы бер малай би-е-е-к таудан чаңгыда түбәнгә ыргыла! Билгеле инде, ул малай миндер әле! Мин булмый, кем булсын ди! Аяклары нинди җитез, нинди көчле ул хыялдагы «мин»нең!
...Мин ике кулым белән караватыма таяндым да, аягыма басмакчы булып, алга таба талпынып куйдым. Идәнгә басармын да атлап китәрмен күк! Менә-менә... Атлыйм да китәм хәзер! Нигә мин генә атлый алмаска тиеш ди? Бүтәннәр әнә йөгерә дә, сикерә дә бит! Минем дә сикерәсем килә! Бик килә! Хәзер, хәзер... Менә болай итәм дә... Шунда мин чайкалып киттем дә... йөзем белән идәнгә капландым...
Әнием шундук йөгереп килде, мине күтәреп алып... коляскама утыртты...
– Без хәзер паркка барабыз! – диде ул. – «Саф һава, чиста су тәнгә файда, бик файда, бик файда...» – дип җырлап та җибәрде.
Мин еламадым, бәрелгән маңгаемны ышкып алдым да аңа кушылдым:
– «Безнең кебек көчлеләр, юк һич беркайда! Юк беркайда!»
Бу – безнең җыр. Без аны көненә ничә тапкыр җырлыйбыздыр.
Менә паркка да җиттек. Шыгыр-шыгыр, шыгыр-шыгыр... Аяк астында сап-сары яфраклар кыштырдый. Кинәт миңа ул яфраклар бик тә кызганыч тоелып китте. Коляскам тәгәрмәче аларны сыта, авырттыра микән? Шыгыр-шыгыр, шыгыр-шыгыр...
Әллә әнием мине ишетте инде, яфракларның иң-иң матурларын җыеп алды да кулыма тоттырды. Кичә без әни белән яфраклардан гербарий ясаган идек. Ниндиләре генә юк анда. Каен, имән, тополь яфраклары... Сары, кызыл, көрәннәре бар... Ә менә миңа бигрәк тә миләш яфрагы ошады. Бигрәк матур булып тезелеп киткән алар! Үзләре – кып-кызыл! Ә кулымдагы яфрак аларның берсенә дә охшамаган. Каен да, имән дә түгел ул...
«Карале, бу яфраклар бит гел башка төрле! Мондыйны әле беренче генә күрүем. Кызык!»
– Әни, безнең альбомда мондый яфрак юк, – дим мин.
– Күреп тә алган! – ди әнием, елмаеп. – Өрәңге яфрагы бу! Гербарийга монысын да өстәп куярбыз. Күрәсеңме бу агачны? Ө-рәң-ге!
Башымны күтәрәм дә, бер күземне кысып, сарылы-кызыллы яфракларга төренгән агачка карыйм. Ө-рәң-ге! Аннан исем китеп кулымдагы яфракны күзәтәм. Нәни йодрыгымны ачам да, биш бармагымны тырпайтып, шул яфрак белән чагыштырып карыйм.
– Әни, бу яфрак минем кулым кебек! Менә, кара! Яфракның да биш бармагы бар!
Үз ачышымнан үзем үк көлеп җибәрәм.
«Саф һава, чиста су –
Тәнгә файда, бик файда, бик файда...
Безнең кебек көчлеләр
Юк һич беркайда! Юк беркайда!»
Без бүген шундый бәхетле! Күктә кояш елмая...
Коляскам тәгәрмәче сап-сары яфракларны кыштырдата...
Башымда мең төрле сорау туа.
«Ә чыршының нигә яфрагы юк?»
«Африкада өрәңге үсәме?»
* * *
Миңа бүген биш яшь тулды. Әни бик матур торт пешерде, өстенә исемемне язды. Бәй-рәм! Бәйрәм – минем исемем. Кызык исем, шулай бит? Мин үзем Бәйрәм исемле бер генә малайны да белмим. Малайларны гына түгел, абыйларны да, бабайларны да очратканым юк. Димәк, мин Бәйрәм исемле бердәнбер кеше! Бердәнбер... Миңа әллә ничек җайсыз булып китте. «Бердәнбер» – син берүзең, син ялгыз дигәнне аңлата бит. Ә минем бер дә ялгыз буласым килми! Килми!
– Минем дусларым юк шул...
Шулай дип уйлавым булды, тагын күңелсезләндем. Ялгыз шул мин, япа-ялгыз. Өйдә дә үзем генә, паркта да... Дөрес, әни гел минем белән... Тик ул бит – әни! Ә миңа дуслар кирәк! Мин кайчан үземә дус табармын икән? Әллә гел-гел шулай берүзем булырмынмы?
Мин тагын шуңа бик аптырыйм: «Нигә авыру малайларны берәү дә яратмый?» «Нигә алар белән беркем уйнамый?»
Шулай дип сорыйсым килеп, авызымны ачтым:
– Әни... нигә... Нигә миңа Бәйрәм дип куштыгыз?
– Син тугач, мин бик шатландым, улым! Син – минем шатлыгым. Бәйрәм ул – бәхет, шатлык дигәнне аңлата!
«Аякларым йөрмәсә дәме?» (Монысын да мин эчтән генә әйттем.)
Минем әнием әллә сихерче инде? Кайчакта ул минем эчтән генә әйткән сүзләремне дә ишетә. Бу юлы да шулай булды. Мине күтәреп алды да кысып-кысып кочаклады.
– Синең аякларың йө-ри-я-чәк! Ышан миңа! Һичшиксез йөриячәк! Без синең белән хоккей уйнарбыз әле!
«Аякларым йөри башлагач, әти дә кайтамы?»
Билгеле, бу сорауны да мин кычкырып әйтмәдем. Әти турында сүз башласам, әнием нигәдер моңсуланып китә. Ә мин бүген аның гел елмаеп торуын гына тели идем. Теге фотодагы сыман. Ул фотода әнием ап-ак озыы-ы-ын күлмәктән, башындагы ак яулыгын җил туздыра. Үзе шундый шат! Елмайганда ул тагын да чибәрләнеп китә. Әтием аны кулларына күтәргән! Зур, матур, көчле әти! Минем әти! Ул да елмая. Алар шундый бәхетле! Мин әнә шул әтине көтәм. Зур, көчле әтине...
Әтине мин бөтенләй хәтерләмим. Аны командировкага җибәргәндә, кеп-кечкенә булганмын әле. Бер яшем дә тулмаган. Бик-бик еракка киткән ул... Африкага ук... Шунда эшли. Телевизордан Африка турында сөйли башласалар, мин кычкырып җибәрәм:
– Африка-а-а! Әни! Африканы күрсәтәләр!
Күзләремне экранга төбим дә кыймылдарга да куркып катып калам. Менә-менә әтиемне күрсәтерләр дә, ул, елмаеп, миңа күз кысар кебек. Мин шунда ук куркып калам. Әгәр ул үзгәргән булса? Мин аны танымасам?
– Әни! Әтине күрсәт инде! Кайда ул?
Телевизор каршында шактый озак утырабыз. Африка турындагы тапшыру инде бетеп, экранда бер апа сөйли башлый. Мин һаман утырам әле. Кузгалмыйм да.
Әни мине тынычландыра.
– Африка ул би-и-ик зур... Монда бер урынын гына күрсәттеләр... Әтиең башка җирдә эшли...
– Зур... Никадәр була ул? Безнең Казан кадәрме?
– Йөз... мең тапкыр... Миллион тапкыр зур...
– Миллион тапкыр?
– Африка шундый еракта-а-а... Әтиең яшәгән җирдә, телефоннар да тотмый...
Мин күңелсезләнәм.
– Ә менә почта Африкада да бар. Карале, әтиең сиңа нәрсә җибәргән!
Әнием кулыма ялтырып торган зур тартма тоттыра.
– Сиңа! Бүләк!
Тартмадан өр-яңа ноутбук килеп чыга.
– Урр-ра-а-а!!!
Әтием минем ни теләгенне каян белде икән? Мөгаен, әнием хатка язгандыр. Ул да әнием кебек, ахры. Минем әйтмәгән сүзләремне дә ишетә торгандыр. Шундый ерактан, Африкадан ук аңлаган мине!
Аннары, ноутбукны кочаклаган килеш, үзалдымда пышылдыйм:
– Минем әтинең үзен күрәсем килә... Аның белән сөйләшәсем килә...
Шул чакта безгә Әлфия апа килеп керде. Кулында – бәлеш!
– Бу бәлешне Бәйрәмнең туган көненә пешердем, – ди.
Ноутбукны күргәч, ул да шаккатты.
– Ай-яй! Шәбен җибәргән әтиең! – ди. Үзең остаргач, мине дә өйрәтерсең, яме! – ди.
Өйрәтмимме соң?! Өйрәтәм, билгеле!
(Дәвамы: http://syuyumbike.ru/news/proza/afrikada-orange-usame-1717149018)
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Комментарий юк