Логотип
Проза

Яшьлегем Казаны

Әйберләремне җыюым булды, эскәмия артындагы куе куаклыкка чумуым булды. Көләгеш буеннан бер дә ким түгел икән лә. Монда әле шәбрәк тә: ни озынборын, ни кигәвен борчымый. Болонья плащымны җәеп салам да йокларга әзерләнәм. Бераз шүрләтә. Шунда күзем «яшь Ульянов»ка төште. Ялгыз түгел икән лә мин! Менә бит – Володя Ульянов минем янәшәдә!

(Көндәлек)
 

30 июль, 1976 ел. «Саумы, Казан!» – дип язып куйдым тез өстемдәге дәфтәремнең беренче битенә. «Ниһаять, мин сиңа килдем! Озаккамы? Бәлки, атна да үтмәс, миңа Актанышыма кайтып китәргә туры килер?»
Мин университет каршындагы эскәмиядә утырам. Янәшәмдә – егетләр, кызлар. Кемдер шаяра-көлә, кайберсе китабына төбәлгән. Имтиханга әзерләнәләр... Миңа монда утыру шундый ошый! Кызык итеп эшләгәннәр бу эскәмияне дә... Ярымтүгәрәк формада итеп... Әллә нинди якты хыял белән университетның ап-ак колонналарына төбәләм: «Бер... ике... өч...» Үзәктә – төп-төгәл унике колонна. Бераз арырак, уң якта – алтау... Сулда – тагын алты колонна... Искиткеч архитектура!
Колонналы открытканы мин көндәлегем арасында ел буе йөрттем. Алып карыйм да хыялга биреләм. Эх! Шунда укырга иде!
«Безнең авылдан әле берәүнең дә Казан кадәр Казан университетында укыганы юк!» Монысы – әни сүзләре. 
– Укытучы буласың килсә, Минзәлә педучилищесына бар! Инде институтка ук китәм дисәң, әнә Чаллыда да институт бетмәгән, – ди әни. Аннары өстәп куя: – Кайтып йөрергә дә якын... Казан түгел инде! Бәрәңгесен, итен-маен җибәрәм дисәң дә җайлы. «Апчежития» бирмәсәләр, Рәсимә апаңнарда торырсың...
Менә шулай... Әни сүзе – безнең өйдә закон. Аңа каршы әйтү юк! Шуны белгәнгә, университет турындагы хыялым барысы өчен дә сер булып калды. «Әнисә, син укырга кая барасың?» – диючеләргә, «Чаллыга! Пединститутка!» – дип котылдым. Укытучылар да: «Әнисә укытучы була!» – дип, әллә кайчан тәгаенләп куйганнар. Ә минем йөрәк: «Казан! Университет!» дип сулкылдый. «Ак мәрмәр колонналар тезелеп киткән...» дип җыр юлларын кабатлый.
...Ямалы пристаненнан билетны Казанга кадәр алдым. Мине пристаньга матае белән китереп куйган Радик та, йөз күкәйне иске газетага төреп кәрзинен тутырган әни дә моны белми калды. Метеор Чаллыга да җитте, узып та китте...
 Казанга килеп җиткәндә, кичке җиделәр иде... Бер кулыма йөз күкәй салынган кәрзинне тотып, икенчесенә – әнинең күчтәнәчкә дигән каймаклары белән бергә, китап-дәфтәрем һәм тагын әллә никадәр вак-төяк тутырылган чемоданымны күтәреп, трамвайдан трамвайга күчеп, сораша-сораша килеп җиттем мин сиңа, университет! Йөрәк дөп-дөп тибә, менә хәзер атылып чыгар кебек. Кып-кызыл чәчәкләр арасында басып торган яшь Ульянов та нәкъ минем кебек ак колонналарга төбәлгән. Аңа да нәкъ минем кебек – 17 яшь!
– Укырга керә алсам, һәр колоннаңны берәм-берәм кочаклап чыгар идем, университет! – дип пышылдыйм.
...Инде караңгы да төшә башлады. Төнне кайда үткәрергә? Казанда исә бер туганым, танышым да юк. Булган очракта да, адрессыз гына эзләп табарга бу сиңа Актаныш түгел лә! Тирә-ягыма каранып, аптырап калдым. Теге түгәрәк эскәмия дә бушады. 
Чү, башыма искиткеч бер фикер килде! Ай буе шалашта йоклап, Көләгеш күле буенда печән чапкан кеше бит мин! Җылы җәй көнендә нидән куркып торам соң әле? Әйберләремне җыюым булды, эскәмия артындагы куе куаклыкка чумуым булды. Көләгеш буеннан бер дә ким түгел икән лә. Монда әле шәбрәк тә: ни озынборын, ни кигәвен борчымый. Болонья плащымны җәеп салам да йокларга әзерләнәм. Бераз шүрләтә. Шунда күзем «яшь Ульянов»ка төште. Ялгыз түгел икән лә мин! Менә бит – Володя Ульянов минем янәшәдә!
Ак колонналарга төбәлеп, әбием өйрәткән доганы кабатлыйм: «Әгүүзү билләһи минәш-шәйтаанир-раҗиим. Бисмилләһир-рәхмәәнир-рахиим...» Яшь Ульянов та әнә сакта тора! Йокы килә... Күзләрем йомыла...
31 июль. Көндәлегемне университетның Кызыл Позиция урамындагы тулай торагында дәвам итәм. Төнне тыныч кына үткәрдем. Уянып китәм дә күзләремне агач яфраклары арасыннан күренеп торган һәйкәлгә төбим: «Яшь Ульянов, кадерлем, саклый күр мине», – дип пышылдыйм. Көн яктыра башлагач, бөтен куркулар да таралды. Университет ачылганны көчкә көтеп җиткердем дә, зур авыр ишекне ачып, каушый-каушый эчкә уздым.
Менә ул – мин хыялланган университет! Гадел Кутуйның «Тапшырылмаган хатлар»ы искә төшә, Галия сүзләре хәтергә килә: «Шушы коридорлар буйлап кайчандыр китап, дәфтәр тотып Ленин йөргән, шул бинада Толстой укыган. Шунда укырга дип, яшь Горький хыял корган. Шул бинадан дөньяның атаклы галимнәре чыккан...»
Диварда эленгән абитуриентлар почмагына күз салам... О-һо-о-о! Иң күп документ – юрфакка! Минем бүлеккә дә теләк белдерүчеләр шактый. Бер урынга – алты кеше! 
Документларны тапшырганда, көтелмәгән хәл булды. Кыяфәте бик рәсми, кырыс күренгән апа, минем йөз күкәй салынган кәрзинемә карап, елмаеп куйды.
– Әллә урнашмадың дамы?
– Юк әле... Бүген генә килдем, – дим кызарынып.
Ишеткән яңалыктан егылып китә яздым: абитуриентларга имтихан чорында тулай торактан урын бирелә икән бит! Бәхет дими ни дисең инде моны! 
Дүрт кешелек бүлмәгә урнаштым. Анда инде минем кебек өч кыз яшәп ята. Таныштык. Таня – биофакка, Лена – тарих бүлегенә, Наилә мехматка керергә җыена.
– Мин бит сине таныдым! Син – Актаныштан! Хәтерлисеңме? Район олимпиадасында күрешкән идек!
Наилә исемле бу кыз минем дә исемә төште. Эчкә җылы кергәндәй булды.
– Син дә мехматкадыр инде? Балларың ул чакта минекеннән дә күбрәк иде бит.
Минем татар бүлегенә керергә җыенуымны белгәч, Наилә, күзләрен түгәрәкләндереп, миңа ябырылды:
– Ты что? Дурочка что ли? Синең татар телең кемгә кирәк? Хәзер үк барабыз да документларыңны мехматка күчерәбез. Бергә укырбыз! Син бит башлы кыз! Татфакка кереп, авыл гыйбатлары арасында йөрер идеңме әллә?
Күңелсез булып китте. «Татар телең хәзер кемгә кирәк!» диючеләргә ачуым килә минем. Шуны да аңламаска! Әнкәм теле! Ана телем бит ул! Наилә кебекләрне кызганып та куям, тик алар белән бәхәсләшә генә алмыйм. Мин ана телемне үзем дә тиешенчә бәяләп бетермим кебек әле. Килер бер көн, «Кемгә кирәк ул татар телең!» дигән кешеләр белән көрәшерлек, туган телемне якларлык көч туплый алырмын дип ышанам. Шуның өчен дә килдем сиңа, университет!
5 август. Мин – бәхетле! Ике имтиханнан тугыз балл җыйдым. Бүгенге имтиханны «бишле»гә тапшырдым. Кемгә диген? Мөхәммәт Мәһдиевкә! «Мин сезнең «Фронтовиклар»ны яттан беләм», – дип, үзенә әйтәсем килеп китте хәтта. Ул шундый күркәм, шундый затлы, шундый... Сүз табалмый туктап калдым... Кыскасы, ул әдәбият укытачак! Кыскасы, ул миңа «биш»ле куйды. Ә менә иншамны «дүрт»кә бәяләгәннәр. Мин иншаны ирекле темага язармын дип уйлаган идем. Теманы ишеткәч, үзем дә аптырап калдым ул чакта...
«Күңелем Ленин белән сөйләшә»... Кара, нинди тема тапканнар! Сибгат Хәким шигыре икәнен дә беләм... Әмма күңелем... Күңелем Ленин белән сөйләшәме соң? Күңелдә исә – дога, әбием догасы... Ленин белән доганы ничек бәйлим ди мин? Аптырадым да калдым шунда. Куаклар арасында төн кунганда, Ульянов һәйкәленә карап укыган догам турында языйммы? Юк, алдашасым да, ялганчы да буласым килми. Хыялыма – университетка бәйләнгән барлык уйларым да саф, ихлас минем. Димәк, бүтән теманы сайларга туры килә. «Тирән тамыр-лар»га тукталырга булдым. 
20 август. Ур-р-р-ра!!! Мин – студент! Университет каршындагы егерме дүрт колоннаның һәрберсен кочаклап чыктым. Шундый нәзер әйткән идем бит!  
16 сентябрь. Төркемебезне «бәрәңге десанты»на колхозга юлларга җыеналар. Бер айга! Тик таралышырга өлгерә алмый калдык, аудиториягә җыйнак кына гәүдәле, искиткеч хәрәкәтчән бер абый килеп керде.
– Мин Ирнис Рәхимуллин булам. Университетның татар халык хоры җитәкчесе...
Рояль янына килеп басты да, берәм-берәм җырлата да башлады, берничәбезне сайлап та алды. Шулай итеп, мин «хорчы» булып киттем. «Хорчы»ларны исә бәрәңгегә җибәрмәделәр, атнага өч тапкыр «җыр сәнгате гранитларын кимерәчәкбез». Көндезләрен «Спартак»та босоножкалар җитештерсәк, кичләрен без – «артистлар»!
Ма-тур бул-сы-ы-ын, / ямь-ле бул-сы-ы-ын, / гөр-ләп тор-сы-ы-ын / ми-и-не-ем та-вы-шы-ы-ым!
Бу распевка Ирнис абыйның яраткан музыкаль күнегүе.
17 сентябрь. Бүген язучы Атилла Расихның 60 яшьлек юбилей кичәсенә бардык: Разалия, Тәзкирә, Газинур һәм мин. Төзүчеләр мәдәният сарае халык белән шыгрым тулы. Монда кемнәр генә юк! Әмирхан Еники, Сибгат Хәким, Гомәр Бәшировлар... Шунда күзем тагын берәүгә төште. Ап-ак чәче тубалдай тузгыган, озынча аксыл йөзле чандыр карт... Хәсән Туфан түгелме соң? Үзе! 
– Туфанны күрдеңме? – дип Газинурга ымлыйм...
Газинур Моратов – төптән таза чыккан, нык бәдәнле егет, Туфанга төбәлеп катып калган. Ә күзләре – яшьле! Җитди булып күренергә тырышып йөрүче Газинурыбыз әллә елый инде? Кичәдән соң трамвайда тулай торакка кайтканда да Газинур төнге Казанга төбәлгән күзләрен тәрәзәдән алмады. Туфан белән очрашудан егетебез нигә шулай тәэсирләнде икән? Әллә ул да күңелендә шигырь йөртәме? Әлегә бер-беребезне бик аз беләбез шул. Бәлки, Газинур да танылган шагыйрь булып китәр... Кем белә...
15 октябрь. Укулар башланды. Без группада төп-төгәл утыз икән, кызлар арасында җиде егет тә бар. Кызларыбыз берсеннән-берсе чибәр, сайлап алганнар диярсең. Безнең факультетта шундый бер мәзәк йөри: «Студентларга карап, кабул итү комиссиясендә ул елны кайсы укытучы эшләгәнен ялгышмыйча әйтеп була, имеш. Мөхәммәт Мәһдиев группасындагы кызлар – бик матур, ә егетләр акыллы була, ди. Мәһдиев дигән язучы матур кызларга начар билге куя алмый, имеш...» Ә менә егетләребез чыннан да – төрледән-төрле! Имтиханнар биргәндә апак капитан кителеннән йөргән Әминне мин берәрсенең абыйсы дип уйлаган идем. Юк икән! Бездән шактый олы булса да, ул да хәзер студент. Аны группа старостасы итеп куйдылар. Кызлар аны «Әмин Дәминович» дип йөртә. Тагын ике егетебез гел бергә йөри – агылый белән тагылый кебек. Берсе шундый озын, бакыр башлы Рәшит Минһаҗев – Мөслим егете; икенчесе – кеп-кечкенә, ут борчасы кебек җитез Фәрит Бәширов, Арчадан килгән. Болар икесе дә шигырьгә мөкиббән егетләр, үзләре дә яза кебек, гел бәхәсләшергә генә торалар. Дүртенче егетебез Газинур Моратов исә күп сөйләшмәс, җитди, безнең белән хорга да йөри... Тагын Альберт, Рахип, Рафаэль... Группа-бызга куратор итеп Хатип Миңнегуловны билгеләделәр.
21 ноябрь. Әдәбият белеменнән безгә профессор Ибраһим Нуруллин керә. Җыйнак кына гәүдәле агай вәкарь генә атлап аудиториягә үтә. Башта кулындагы таягын мода өчен генә тотып йөри дип уйлаган идек. Юк икән! Хәзер инде беләбез: Ибраһим абый 18 яшендә үзе теләп сугышка киткән, Сталинград фронтында каты яраланып, аягын югалткан. Әнә ул, сөйли-сөйли, тәрәзә буен урап килә. Аның тыныч, ягымлы, вакыт-вакыт кырыс кебек тоелып киткән тигез тавышына тагын бер аваз өстәлә... Шыгыр-шыгыр...  Протез аяк үзен гел искәртеп тора...
Ибраһим абый Тукайның иҗатын гына түгел, тормыш юлын да тирәнтен өйрәнгән галим. «Казан утлары»нда басылган әсәрен аерыла алмыйча укыганым хәтердә. Үзе фәнни, үзе әдәби дә әсәр, теле дә искиткеч! 
20 апрель. Мин бүген искитмәле бер ачыш ясадым. «Татар теле кемгә кирәк?» дигәндә, җавапсыз калуымның сәбәбен аңлый башладым кебек. Халкымның тарихын да, телен дә, әдәбиятын да бик аз беләм икән бит! Дөрес, XVIII–XIX гасыр, хәзерге чор турында мәгълүмат бар бераз. Ә тарих бит искиткеч киң! Урысның Иван Калиталары, Грозныйлары турында укыталар, ә безнең Болгар дәүләте, Алтын Урда, Казан ханлыгы? Сөембикә турында берни дә белмим бит мин!  
Миңнегулов менә хәзер күзне ача башлады... Предметыбыз «Борынгы һәм урта гасырлар әдәбияты» дип атала. Алтын Урда дәүләте турында шундый итеп сөйли, авыз ачып тыңлыйбыз... Алтын Урдада хәзерге татарларның ерак әби-бабалары яшәгән. Сарай шәһәре – Евразиянең мәдәни үзәге саналган!.. Алтын Урда чорыннан безгә килгән ядкарьләр – зур учакның очкыннары кебек кенә... Мәхмүд Болгари, Рабгузый, Хәразми, Котб, Сараи... Бу исемнәрне санап кына калмый мөгаллимебез, һәрберсенең иҗатыннан өзекләр китерә. Яттан сөйли! Тавышы шундый көр, күңелгә ятышлы. Бүген Сараиның «Сөһәйл вә Гөлдерсен» дастаныннан юллар китерде.
– Дастан 1394 елда язылган, – ди ул. – Кояш тирәли әйләнгән Җир, ди Сараи. Ә Җирнең кояш тирәли әйләнүе турында беренче булып кем әйткән?
 – Коперник! – дип кычкырабыз хор белән.
– Әйе, дөрес! – ди Хатип абыебыз, һаман да елмаеп. – Ә Коперник кайсы елларда яшәгән соң? Хәтерлисезме?
Хәзер, хәзер, белә идек лә!
– XVI гасырда! Мең биш йөз дә ничәнчедер елда...
«Тукта, тукта! Монда нәрсәдер аңлашылып бетми түгелме соң?» Мөгаллимебез нәтиҗә ясый:
– Алтын Урда дәүләте шулкадәр алга киткән ил була. Шагыйрь һәм галим Сәйф Сараи өчен Җирнең Кояш тирәли әйләнүе Коперникка кадәр үк, 1394 елда ук билгеле булган инде... Менә нинди безнең халкыбыз, безнең әдәбиятыбыз! – ди ул, озын бармагын югары чөеп...
30 декабрь. Бүген бездә бәйрәм! Казан шәһәрендәге иң-иң биек бинаны ачу тантанасы! Егерме катлы! Ул – безнең университетның яңа бинасы. Анда уку заллары, ашханә, зу-у-ур китапханә... Баскычтан да йөрисе түгел – лифт белән генә «чыж» да «выж»... Югары кат тәрәзәсеннән карасаң, бөтен Казан уч төбендә кебек. 
Март, 1978 ел. Казан, Казан! / Син якты җыр сыман. Хорда яңа җыр өйрәнәбез. «Казан турында җыр» дип атала. Казанга багышланган җырлар бик күптер анысы, ә бу җыр – безнеке, үзебезнеке! Чөнки җырның шигырен безнең арада утыручы Роберт Миңнуллин язган. Уртача буйлы, интеллигент йөзле, мыеклы бу егет өч-дүрт ел элек татар бүлеген тәмамлаган да, «Казан утлары»ында эшләп йөри. Студент яшеннән чыкса да, хорны ташламаган, репетицияләргә килә, үзен бик гади тота, бер дә һаваланмый. Кызлар аңа «Роберт абый» дип дәшә. 
Роберт Миңнуллин – күпләрне әсир иткән яңа җыр авторы! «Әнкәй безне Сөннән алып кайткан» дип атала. Ирнис абый биш минутлык тәнәфес игълан итсә, без «Әнкәй»не көйли башлыйбыз. Сара Садыйкова шәп тә көй язган соң! Ә Роберт абый мыек астыннан гына елмаеп утыра. Хәзер инде беләбез: әнисе аларны – биш баланы ялгыз үстергән икән... Биш бала – бер йодрык... Безнең хорда аның сеңлесе Люция дә җырлый. Люциянең Миң-нуллин сеңлесе икәнен яңарак кына белдем.
Сүзем – «Казан турында җыр» бит әле! Безнең җыр дидем лә! Ниһаять, сер ачылды: җырның көен Ирнис абый үзе язган икән бит! Шул турыда сорагач та, «Әйе!» дип, өзеп кенә әйтми ул. «Без бит бергәлә-ә-әп яздык...» – ди. Менә шундый кеше инде ул! 1968 елда, консерватория студенты чагында, Ирнис абый университетка килеп, татар яшьләрен хорда җырлау серләренә өйрәтә башлый. Нотаның нәрсә икәнен дә белмәгән егет-кызларны дүрт тавышка җырлатып кара әле! Безнең хор Халык хоры дәрәҗәсенә күтәрелгән, төрле фестивальләрдә лауреат исемнәренә лаек булган. Ирнис абыебыз үзе Муса Җәлил исемендәге опера һәм балет театрында хормейстер булып эшли, консерваториядә дә дәресләре бар аның. Кичләрен безнең университетка ашыга ул. Кулында еш кына ипи-сөт салынган сетка була. Өйдә аны гаиләсе көтүен, улы Рөстәм үсеп килүен беләбез... Хатыны – Зилә Сөнгатуллина! Мин моны ишеткәч шаккаттым! Искиткеч чибәр ханым – опера һәм балет театры солисткасы. Кайчандыр ул да безнең хорда җырлаган, диләр. «Салкын чишмә» җырына солист кирәк булгач, Ирнис абый студент кыз Зиләне чакырган булган. И-и-и... язмышлар...
Хорыбыз күпме егет-кызларны дөньяга чыгарган. Без, Казаннан ары китмәгән студентлар, Вильнюс, Уфа, Ленинградларда җырладык, Мәскәүне күрдек! 
12 июль, 1978 ел. Арып-талып, Свердловск өлкәсеннән диалектология экспедициясеннән кайтып төштек. «Кызыл Позиция» тукталышында троллейбустан төшүебез булды, хуш истән аңны югалта яздык. Юкәләр чәчәк аткан! Казан хуш искә күмелгән! Кү-ү-үп итеп коймак пешердек, чәй кайнаттык та, Флера апаны кунакка дәштек. Ун минуттан килеп тә җитте, ул күрше йортта гына яши. Флера Сафи-уллина бездә тел белемен укытты, ә хәзер бергәләп экс-педициядә йөреп кайттык. Узган ел, фольклор җыеп, Ульяновск өлкәсендәге татар авылларын айкасак, быел Свердлау татарларының сөйләшен өйрәнеп мәш килдек.   
Бер кызык хәлне дә язып куйыйм әле. Аккүл дигән авылда булды бу хәл. «Без Казаннан!» – диюгә, бар халык: «Сәмси нисек? Арумы?» – дип сораша башлый. Анда шулай «ч», «ш»ны «с»лаштырып сөйлиләр. Башта аптырап калдык: «Нинди Сәмси?» Шуннан Флера Садриевна аңлатып бирде: Аккүл авылы – «Социалистик Татарстан» газетасы редакторы, Татарстан Верховный Советы депутаты, Журналистлар берлеге рәисе Шәмси Хамматовның туган авылы икән! Монда ярты авыл аңа туган тиешле! Шуннан үзебез дә остарып киттек, малай! Исәнләшеп килеп керәбез, «Шәмси абый күп сәламнәр әйтеп калды», – дип сүз башлыйбыз. И-и-и... шатланалар да соң әби-бабайлар, чәйләр эчертәләр, сыйлыйлар. «Казанда Шәмси абыйны бик яраталар, хөрмәт итәләр», – дибез! Улы Шамил белән кызы Дамираны да кыстырып мактыйбыз инде. Исемнәрен үзләреннән үк белеп алдык. Туганнары куана, без шатланабыз! Икенче көнне Шәкүр авылына юл алабыз. Монда тагын: «Сәмси нисек? Арумы?» Шәкүрдә Шәмси Хамматов кайчандыр мәктәп директоры булып эшләгән икән. Хәзер дә сагыналар үзен.
...Флера апаны култыклап, юкә чәчәге исеннән исереп, ярты төнгә кадәр Казан урамында җырлап йөрдек. Әллә Флера апа да безнең белән бер яшьтә инде?
24 сентябрь. Казанның  10 нчы интернат-мәктәбендә практика узып йөрибез. Мингаян белән миңа алтынчы сыйныф җитәкчелеген тапшырганнар иде, тырышып-тырмашып шуларны «тәрбиялибез». Класста 36 укучы. Үзләре шундый шук, шаян! Сүз тыңламаган чаклары да булыштыра... Күңелләрен күрәбез дип, беркөн зоопаркка алып бардык. Берсе шунда мороженое алган да, бүтәннәрне кызыктырып, ашап тора. Башкалар исә мороженоега караган да каткан! Читлектәге маймылда да, арысланда да эше юк аларның. Менә шул... Студент халкы бай була бит ул – кесә тулы акча! Кичә стипендия алган идек... Утыз алтысына да мороженое алып бирдек. Кесәгә бераз сукты сугуын. Зато мороженое тәмле иде... «Эскимо»! «Во!» дигән!
Хәзер сүзем бүгенге кичә турында. Без аны «Дуслык кичәсе» дип атадык. Чөнки чит илдән килеп, безнең университетта укучы студентларны кунакка чакырдык. Куба егетләре Луис белән Леонардо, немец кызлары Катарина белән Мартина, тагын Төрекмәнстан гүзәлләре Айгөл белән Зөлфия. Шундый чибәрләр! Миңа бигрәк тә аларының милли орнаментлар белән бизәлгән күлмәк киеп йөрүе ошый. Башка студентлардан әнә шулай аерылып торалар. Аралашуы да бик күңелле шулар белән: без – татарча, алар – үзләренчә! Сиптерәбез генә! Безнең телләр шундый охшаш икән бит!
Нинди генә сорау биреп бетермәде безнең алтынчы класс. Берсе Луистан сорый: «Сездә кар нинди төстә?» – ди. Кызык сорау! «Бездә кар юк», дигәч, шундый кызгандылар үзен. Чаңгы шуа белмисеңмени, диләр. Кышын интернатка кил, чаңгы шуарга үзем өйрәтәм, дип аптыратып бетерделәр.
16 ноябрь. «Чыбыксыз телефон»нан хәбәр килгән. Имеш, Казанда миллионынчы кеше туган! Кызы-ы-ык! Кем икән ул? Малаймы, кызмы? Исеме ничек? Кайчан рәсми рәвештә игълан итәрләр? Кызлар кызып-кызып бәхәсләшә. Төркемебездәге бакыр башлы Рәшит кенә бәхәскә катнашмыйча читтә йөри. Кызлар кинәт аңа ябырылды:
– Әйт әле, Рәшит, менә син ничек уйлыйсың?
Аның еш кына «саллы-саллы» сүзләр әйтеп, безне шаккаттыра торган гадәте бар.
– Хы-ы...– ди ул исе китми генә, – аны бит өстә билгелиләр... Сайлап алалар...
– Ничек инде – «өстә»? Сайлап?
– Менә шулай... Әллә Казанның «фәлән» роддомында миллионынчы бала туганны көтеп торалар дип уйлыйсыңмы? Политика бу, дустым! Соңгы ун көндә туган йөзләп бала арасыннан иң «подходящиен» сайлап алалар. Ул, мөгаен, интернациональ гаиләдән булырга тиештер...
– Нигә – интернациональ?
– Политика, дустым...
– Малаймы, кызмы? Син ничек уйлыйсың?
– Билгеле, малай! Нәсел дәвамчысы! – ди, озын бармагын югары чөеп.
– Ә исеме, исеме ничек булыр?
– Мулла чакыртып, исем кушарлар дип уйлыйсызмы? 
Теге озын бармак тагын өстә чайкала.
– Исемне дә өстән тәкъдим итәрләр! Мәсәлән, Азат... Илдус... Ирек...
...Кичен исә бөтен Казан шау килде. Радио-телевизор гөрләп тора. Казан – миллионер шәһәр! Бүгеннән СССРның егерме шәһәрендә миллионнан артык кеше яши. Миллионынчы казанлының исеме – Ирек Мостафин икән.... Ирек! Нәкъ Рәшит әйткәнчә түгелме соң? Ирекнең әтисе – Шамил, ә әнисе Надежда исемле, ди! Бакыр башлы Рәшитне әүлия дими ни дисең!
22 гыйнвар, 1980 ел. Бу семестр да тәмамланды, бүген соңгы имтиханны бирдек. Барысы да «биш»ле минем! Шул хөрмәткә кинога киттек... Бер егет белән... Ул тарих бүлегендә укый. Мәктәптә дә укыткан, армиядә хезмәт итеп кайткач, университетка кергән, миннән биш яшькә олырак. Ул безнең хорга йөри. Солист! Хордан без гел бергә кайтабыз. Миңа аның белән янәшә атлау ошый... Ул – ышанычлы... Менә шул!
«Татарстан» кинотеатрында «Мой ласковый и нежный зверь»не карадык. Матур фильм төшергәннәр! Кино бетсә дә, музыкасы колакта яңгырап тора. Вальс әйләнәсе килә! Биеп тә алдык. Аннан ул: «Әйдә, җәяү кайтабыз!» – ди. Җитәкләшеп, Лобачевский урамыннан күтәрелдек. Физ-корпус, химкорпусларны үттек. «Черек күл»гә җиттек... 30 нчы елларда анда каберлек булган, дип, әллә никадәр имеш-мимеш ишеткән бар иде. Исеме дә ямьсез – «Черек күл». Шул турыда әйткән идем, егетем көлеп җибәрде.
– Черек күл – заманында Казанның иң тирән, чиста сулы, балыклы күле булган. Анда кара аккошлар йөзгән...
Почмактагы чәчәк кибете яныннан үтәбез.
– Синең бу чәчәк кибете турында ишеткәнең бармы?
Ул Казан шәһәрендәге иң-иң ка-а-арт кибет. Аны сәүдәгәр Квасников 1900 елда ук салдырган. Бу почмакта ул чакта шыксыз полицейский будкасы торган. Казанны бозып тора, дип, сәүдәгәрнең моңа эче пошып йөри икән. Шуннан ул шәһәр башлыгы белән сөйләшкән дә, менә шушы чәчәк кибетен төзеп бүләк иткән!
– Моны каян беләсең? – дип, сокланып аңа төбәләм.
– Казан турында курс эше яздым, – ди, көлеп.
Без кибеткә кердек. Гөлләрнең ниндие генә юк! Шунда күзем берсенә төште. Миләүшә гөле! Әнием аны шулай атый, ә чын исеме примула! Авылдагы өебезнең тәрәзә төбендә дә, шәмәхә чәчәкләргә күмелеп, әллә ничә чүлмәк утыра. Ә монысы – ап-ак чәчәктә! Кыш уртасында!
Кәгазьгә төрелгән миләүшә гөлен кочаклап, урамга атладык. Алдыбызда – Черек күлгә керә торган дуга-капка.
– Ә бу капканың серен беләсеңме? Бу – «Арка влюб-ленных», ягъни «Гашыйклар аркасы».
– Әле генә уйлап таптыңмы? – дим, шаярта дип уйлап, көлеп җибәрәм.
– Юк ла инде! Бу арканы утызынчы елда ук төзегән-нәр... Моннан илле ел элек... Ә менә арканың сызымнары бөек математик Лобачевский кәгазьләре арасыннан табылган дигән фараз яши.
– Кызы-ы-ык! «Гашыйлар аркасы» дип тә Лобачевский атаганмы?
Ул көлеп җибәрде.
– Хәзер тикшерәбез аны.
Егетем үзе арканың бер башына басты, ә мин исә – икенче башта торам. Аралар ун-унбиш метрлап бардыр. Шунда мин аның: «Әнисә, ишетәсеңме мине?» – дигән сүзләреннән дертләп куйдым. Ул бит әнә кайда ук басып тора! Ә үзе шундый якында гына пышылдый кебек!
– Әнисә, арканың серен төшендеңме инде? Аның акустикасы үзенчәлекле: пышылдап кына әйтелгән сүзләр дә яңгырап ишетелә. Тик чит-ятларга түгел! Икебезгә генә!
«Аның тавышы да ошый икән миңа» , – дип уйлап куям. Без «Гашыйклар аркасы»нда торабыз. Инде караңгы да төшеп килә... Эңгер-меңгердә аның йөзе дә, күзләре дә бигүк ачык шәйләнми... Ә сүзләре – янәшәмдә генә...
– Әнисә! Мин сине яратам! Бик яратам!
Сискәнеп киттем. Үзем дә сизмәстән:
– Мин дә! – дип пышылдыйм. – Мин дә яратам!
20 апрель. Бүген актлар залында шаулап-гөрләп фестиваль концерты узды. Татар фестивале! Үзебезнеке! Безнең хор концертны башлап та җибәрә, тәмамлый да. Хәзер факультетта үзебезнең бию ансамбле дә бар. «Каз канаты» дип атала. Ә Камал театры артисты Хәлим Җәләлов бездә театр түгәрәге алып бара. Гөрли безнең татар бүлеге!
Концертта бер кызыклы номер булды. Конферансье «Егетләр» ансамбле дип игълан иткәч, зал, аптырап, пышылдашып алды: «Егетләр» диме? Нинди ансамбль? Ник белмибез?» Шунда «егетләр» үзләре дә күренде. Иң алда – Мөхәммәт Мәһдиев, аның артыннан профессорлар Гомәр Саттаров белән Вахит Хаков, Шәйхи Садрет-динов, Альберт Яхин, Хатип Миңнегулов, Марсель Баки-ров тезелешеп чыкты. Иң соңгы булып Сәгадәт абый Ибраһимов күренде. Тезелеп басты болар. Солдатлармы-ни! Аннары, уң аякларын бераз алга чыгарып, биюче позициясен алдылар. Конферансье шунда солистны да игълан итте: «Флера Ганиева!» Зал гүләп ала... Озын чәчләрен таратып, Флера Әкрамовна килеп чыга. Заманында татар хорының солисткасы булган бит ул. Сәхнәдән моң агыла...
Ал Зәйнәбем, гөл Зәйнәбем, / Рәхәт үтсен җәйләрең.
Ә без егетләрнең дә җырга кушылуын көтәбез... «Егетләр» ансамбле бит! Бер куплет бетте... Икенчесе башланды... Көтәбез... Хәзер өченче куплет... Һәм җыр тәмам?! Шунда «егетләр» кулларын алга таба селтәп, югары чөйделәр дә... «Һ-е-ей!» диделәр. Бу «Һ-е-ей!» бөтен актлар залын тутырып, кайтаваз булып яңгырап торды: «Һ-е-ей!»... Зал тәгәрәде генә! Андагы алкышлар! Ярый әле патша заманындагы борынгы люстралар төшеп ватылмады!
Концертны Татар халык хоры йомгаклый. Визит карточкасына әйләнгән «Туган ягым» җыры яңгырый. Рамазан Байтимеров шигыренә Рөстәм Яхин искиткеч көй иҗат иткән. Җырны солист – тарихчы егет Ринат Шакиров башлый. Тенорлар белән баслар дәвам итә, аларга сопрано белән альт кушыла. Финал искиткеч яңгыраш ала: дүрт тавышлы аккорд!
Тик син генә яшәү матурлыгы,
Гүзәллеге як-ты дөнь-я-ның!

1 декабрь. Бүген безнең татар бүлегендә искиткеч кичә узды. Шигърият кичәсе! «Бәйлисе бар йөрәкне» дип атала. Хәсән Туфанның 80 яшьлек юбилеена багышланды. Бик тырышып әзерләндек: Хәсән Туфан үзе киләчәк бит! Авырып китмәсә генә ярар иде дип теләкләр теләдек. Һәм ул килде! Дуслары Гомәр Бәширов һәм Сара Садый-кова белән бергәләп. Үзе шундый ябык, ап-ак йөзле... Бүгенге кичә, күңелдә туган уйлар мәңге-мәңгегә хәтердә калыр күк тоела миңа! Үзебезнең шагыйрь егетләребез дә чыгыш ясады. Алар бездә өчәү – безнең Газинур, беренче курстан Ркаил Зәйдуллин белән Ләис Зөлкәрнәев. Егетләр өчесе дә поэмадан өзекләр укыды. Үзенә сүз биргәч, Хәсән Туфан елмаеп әйтеп куйды: «Яшь чакта мин дә поэмалар яза идем», – ди. Көлештек... Бергәләп фотога төштек... Кайттым да киштәдән Туфан җыентыгын эзләп алдым... Төне буе шигырь укып чыктым...
25 июнь. Бүген безгә диплом тапшырдылар. Без хәзер – югары белемле филологлар, татар теле һәм әдәбияты укытучылары! Әле кайчан гына керү имтиханнары тапшырып йөргән идек, төннәр буе сессиягә әзерләндек, лекциядән качып, кинога йөгердек, каушый-каушый диплом якладык... Биш ел үткән дә киткән... Ап-ак колонналар һаман да төз, матур... Яшь Ульянов һаман да унҗи-дедә... Профессор Тумашеваның бәрхет тавышы яңгырый:
– Шакирова Әнисә Әнвәр кызы...
Мин сәхнәгә күтәреләм. Диләрә Гарифовна кулымны кыса... Тавышы шундый ягымлы, безне укыткан чактагы кырыс ханымга бөтенләй охшамаган.  Әллә нигә күңелем йомшап китә... Елап җибәрмәскә тырышып, иреннәремне кысам. Үзем, елмаеп: «Рәхмәт... Рәхмәт...» – дип пышылдыйм... Тиздән төрле тарафларга таралышырбыз. Соңгы көннәрдә гел «Казан кичләре»н җырлыйбыз:        Озатып калырсың безне, Казан, Баласын очырган кош сыман...

* * *
...40 елдан соң кабат очраштык... 40 ел элек, университет тәмамлап, төрле җирләргә таралган яшьләр идек...
– Беребез дә югалып калмаганбыз! – диде гомер буе мәктәп директоры булып эшләгән Альберт горур гына. – Йә, санап карагыз әле, группадан ничә укытучы чыккан?
– Разалия белән Раушания – Татарстанның атказанган укытучылары!
– Егерме биш укытучы!
– Газинур Морат – шагыйрь! Тукай премиясе лауреаты!
– Рәшитебез – танылган журналист!
– Фәрит Бәширов профессор... Иде...
Шактый озак шаулаштык без...
Шунда Фирая көлеп җибәрде:
– Карагыз әле, кара! Әнә тегендә! – Ул университетның ап-ак колонналарына ымлады: – Күрәсезме, ак күлмәкле кызны? Колонналар кочаклап йөри! Әнә, әнә!
– Минем оныгым ул... – диде Әнисә елмаеп. – Бүген документларын тапшырды... Татар бүлегенә... Мәктәпне алтын медальгә тәмамлаган иде...
Барысы да сокланып аңа карады.
...Яшь Ульянов һәйкәле янында хатирәләр яңарды, хисләр ташыды, күңелләр тулды... Гарәп-фарсы телләре укытучыбыз Мостафа Ногман сүзләренә язылып, гимнга әйләнгән җыр кабат-кабат яңгырады:
Кая китсәк тә онытылмас
Универ-си-тет.
Сакланыр һаман күңелдә
Безнең факуль-тет!..

Фото: https://pixabay.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар