Логотип
Проза

Гомер – озын ул...

3 бүлек. Зифа 

1 бүлек - http://syuyumbike.ru/news/proza/gomer-ozyn-ul

2 бүлек - http://syuyumbike.ru/news/proza/gomer-ozyn-ul2
3 бүлек. Зифа 

 

         Машина бәргән кыз һаман да аңына килмәде әле. Инде бер тәүлек вакыт үтеп бара, ә ул һаман күзләрен ачмый. Аңа караган саен, Зифа дертләп куя. Кайсы ягы беләндер ул авыру  кызны үзенең Зиләсенә охшата. Әллә борыны, әллә иреннәре шунда... Шушы ап-ак бүлмәдә исеме дә билгесез ят кыз түгел, ә аның Зиләсе ятадыр кебек тоелып китә... 

«Аның Зиләсе кайда икән хәзер?Ярабби, исән генә була күрсен!» 

 Тынычлана алмавын сизеп, ашыга-кабалана кызының номерын җыя. 

«Недоступен!» 

«Нигә недоступен? Нигә телефонын «тавышсыз»га гына куймаган? Гел шулай итә иде югыйсә, ә  хәзер – «недоступен!» 

Эх, шушы аналарның тынычсыз күңеле! Баласы телефонга җавап бирмәүгә  дә борчылып, әллә ниләр уйлап – гасабиланулары! 

Аңа тынычланырга кирәк иде. Зифа бер генә секундка күзләрен йомды. Йомды да күңеленә килгән ниндидер бер көйне ишетелер-ишетелмәс кенә көйли башлады... Бу көй бераздан хатынның бөтен күңелен биләп алды. Күкрәк кочагында туып, аның җан авазына әверелгән бу моңның нинди көй булуын ул үзе дә төгәл генә әйтә алмас иде. Әмма ул көй бар. Ул яши! 

...Авыру кыз ыңгырашып куйдымы, Зифа ниндидер тавыштан дертләп китте. Кызның хәрәкәтсез йөз сызыкларына, сизелер-сизелмәс дерелдәгән керфекләренә күз салды. Әллә аңына килдеме? Юк, килмәгән. 

       – Күзләреңне ач, акыллым! Яшәргә кирәк! Ач, күзенне! 

      Үзенең Зиләсен иркәләгәндәй, исемсез кызның чәчен сыйпап, ак җәймәсен рәтләгәндәй итте. Шунда кулына тиеп киткән  ниндидер юеш-дымны тоеп, ток суккандай сискәнеп куйды: 

«Нәрсә ул – шулай юеш? Әллә канмы? Каян? Ничек? Юк, кан түгел. Ә менә өстенә ябылган җәймәнең күкрәк турысы  юпь-юеш! Күлмәге дә «лыч» булган! Абау! Нинди юеш соң бу?» 

Зифа, кызның таштай каткан күкрәкләрен капшады да кызганудан сулкылдап  куйды: 

– Сөт түгелме соң?! Әйе, күкрәк сөте бит! Иии-и, җаным... Бала имезәсең икән бит син... Кечкенә сабыең бар икән бит синең! 

Ашыга-кабалана авыруның кәгазьләрен актара башлады. 

«Менә бит, карточкасына да шулай язылган икән, «рожавшая» диелгән. 

– Әти-әниеңнән бигрәк, сабыең  көтә икән бит үзеңне... 

Кылт итеп тагын Зиләсе исенә төште... Кызын тапкач, декрет ялында ел буе утырмады, эшкә чыкты Зифа. Бала караучы хатын, ул кайтып керүгә, тизрәк китү ягын карый иде. Ә кызчыгы, нәни куллары белән күкрәгенә ябыша да, сулыгып-сулыгып имәргә тотына, озак йөргәненә үпкәләгәндәй, ыңгырашып-ачуланып имә...  Шулай имә-имә йокыга китә  сабый. Менә хәзер дә шул хатирәләр яңарып, күкрәкләре чымырдап киткәндәй булды. 

Ә бәби йоклаганда эшлисе эшләр тау булып өелә кайчак. Керләрен дә гел төнлә юып - үтүкләргә дә туры килде Зифага. Өй җыештыру дисеңме, башка вак-төяк эшләр - барысы да төнгә калды. Ярдәм итәрдәй берәү дә булмады шул янәшәсендә. Әниләре – еракта, Зифа иреннән аерылуны шактый вакыт чишми йөрде әле, якыннарын борчыйсы килмәгән иде ул чакта... 

«Ә бу «исемсез кыз» – япь-яшь ана – нигә кибеткә төн уртасында чыгарга булган? Ни өчен – төнлә белән? Әллә... Әллә ул да ялгыз микән? Сабые йокыга киткәнне көтеп, шулай соңармагандыр бит? Сабые кайда икән аның? 

Кап-караңгы бүлмәдә үксеп елап яткан бала күз алдына килеп, Зифа калтырап куйды. 

Аннан ул тагын авыруга төбәлде: 

– Сеңелем... Кызым... Уян, балам, уян! Ач  күзләреңне!Сине сабыең көтә бит... 

Шулчак колагына бала елаган тавыш ишетелгәндәй булды. Бала тавышы?Якында гына сабый елый түгелме соң? Әнә бит, үкси-үкси елый! Зифа хәтта, сагаеп, тыңланып та торды әле. Юк икә-ә-ән лә... Тоелган гына... Кисәк күңеленә килгән шундый шөбһәле уйлардан бөтен эче өшеп, ул тагын дерелдәп куйды. 

Яңа хәбәрне тизрәк дежур врачка җиткерде дә, аңардан яңа күрсәтмәләр алып, киредән кыз янына ашыкты.. 

– Бәби үстерәселәрең алда әле, балам, күкрәкләрне сакларга кирәк. Мастит-мазар булып куймасын. 

Шулай сөйләнә-сөйләнә, аңсыз яткан кызның күкрәк сөтен аппарат белән  суырта башлады... 

... Менә Зифаның эш сәгате дә тәмамланды. Ә кыз һаман да аңсыз. Исеме дә, адресы да билгесез. Ә вакыт бара! Вакыт бара бит, хәерсез! Ничек кенә ярдәм итәргә соң бу исемсез кызга? Аның сабыена ничек булышырга? 

 Иң башта капитан Назировның телефон номерын эзләп тапты ул. 

Тик Зифаның сүзләренә капитанның исе дә китмәде: 

– Бала имезә? Йә, шуннан? Бөтенебез дә ими имеп үстек! – дип бүлдерде ул аны. – Әйттем бит: мин бүген – ялда, дип. Сез полицияне эшсезлектә гаепләргә ашыкмагыз әле. Юк! Берәү дә эзләп килмәде! Гариза язучы да юк! Ә менә бәрдергән машинаны таптык без! Гаеплене сак астына алдык! Калганын  дүшәмбедә сөйләшеп бетерербез... 

«Тапканнар! Гаеплене кулга алганнар! Монысы – әйбәт, билгеле... Тик менә сабый... Сабый берүзе, ялгыз булса?» 

Әнә шундый хәвефле уйлар Зифаның бөтен вөҗүден биләп алды. 

Иң беренче эш итеп «Пятерочка»га сугылырга булды ул. Халык «гөж» килә, касса янында су буе чират. Шик-шөбһәләрен сөйләп биргәч, Зифаның хәленә керделәр тагын, гозерен тыңлап, теге төндә эшләгән кассир кызны да табып китерделәр. Камера язмаларын алар бергәләп карады. 

– Менә ул! 

Зифа шатлыгыннан кычкырып ук җибәрде. Экранда – ул! Теге исемсез кыз бит! 

– Әнә, күрәсезме? Бу – ул! Кассада акча түли... Аңа нидер әйттегез бугай...  Көлешеп тә алдыгыз... 

– Әә-ә-ә... Бу кызмы? 

Кассир кызга да җан керде: 

–  Әйе, хәтерлим мин аны. Ул гел безнең кибеткә йөри. Көн саен диярлек... 

– Димәк, якында яши! 

Зифа сөенеченнән «аһ!» итте. 

-Исемен дә әйткән иде... Әллә Дилбәр диде инде... 

«Дилбәр исемле!» 

– Ой, белмим. Точно әйтә алмыйм...  Ире  кайдадыр командировкада бугай аның. Гел бала белән килә иде... Әле бу төнне: «Охранаң кайда соң?» – дип  сорадым. «Йоклап калды», ди... «Ялгызын калдырдыңмы?» – дим. Ә ул: «Мин якында гына торам, хәзер кайтып җитәм бит!» – диде дә чыгып йөгерде... 

Чыгып йөгергән! Тик баласы янына гына кайтып җитә алмаган! Сабые өйдә йоклап калган... Ирен командировкада ди бит! Бала  берүзе калган булса? Инде икенче тәүлек китте бит! Бала – ач, ул - япа-ялгыз! Димәк, Зифаның шөбһәләнүе юкка гына булмаган... Каян, ничек табарга шул гөнаһсыз сабыйны! 

Кибеттән чыккач, тирә-ягына каранып, бер тын таптанып торды Зифа. Казан каласының шундый зур шәһәр булуын беренче тапкыр күргәндәй аптырабрак калды ул. Тезелешеп киткән иске хрущевкалар да, унике, уналты катлы яңа йортлар да бихисап икән бу районда. 

«Кайсы йортта яшәде икән ул Дилбәр исемле кыз?  Бәлки әле ул «Дилбәр» дә түгелдер. Эзләүне каян башларга соң?» 

Аллага тапшырып, эшкә тотынырга булды. Эш дигәне – бик гади тоела үзе. Иң элек йортның адресын дәфтәренә теркәп куя, аннары исемсез кызның кесәсеннән табылган домофон ачкычын кулына ала. Ишектәге махсус уентыкка түгәрәк ачкычны терәгәндә, Зифаның йөрәге тагын да ешрак тибә башлый. Менә-менә домофон тавыш бирер дә, ишек ачылып китәр кебек тоела аңа.  Юк шул, юк! Берсе дә ачылырга уйламый... Домофон дигәнең һаман дәшми. Тагын... Тагын юк. 

Инде күпме йортта, күпме ишекләр янында булды, тик домофоннарның берсе дә аңа серен ачарга ашыкмый. Өметләнеп, зарыгып көтелгән теге аваз – домофон келтерәве – һаман яңгырамый! Шул аваздан да тансыграк һәм кадерлерәк, шуннан да моңлырак тагын берәр көй бармы икән бу дөньяда шушы минутта! Ишетелсен иде ул! Иркәләсен иде колакны! 

Биш йорт... унике... егерме сигез йорт номеры дәфтәргә төште. Янына зур итеп плюс билгесе дә куелды. Димәк, болары – тикшерелгән... Тик домофоннар гына тавыш бирмәде... Димәк, бу йортларда ул кыз яшәми ... 

Зифа, башын күтәреп, тагын, тагын хисапсыз тәрәзәләргә күз салды. 

«Кайсы йорт, кайсы тәрәзә синеке икән? Эх, белергә иде шуны!» 

Телефон тавышына Зифа кинәт сискәнеп куйды. 

– Әнием, син миңа шалтыраткансың! Хәлләрең ничек? 

– Син кайда югалдың, кызым? Мин борчылам бит? 

– Ә син борчылма! Беләсеңме, без группабыз белән искиткеч операциядә булдык. Утыз биш хирург катнашында! Унҗиде сәгатьлек операция! Ышанасыңмы, әни! Бер баланың киселгән кулын ялгадылар. Искикеч! Ой, әнием! Мин сиңа соңыннан барысын да сөйләрсен. Син үзең кайда соң? 

Биш минут та үтмәгәндер, Зиләсе килеп тә җитте. Ана белән кыз җитәкләшеп алга атлады. 

Биек-биек йортлар арасында алар әле  шактый  озак йөрде. 

Ана белән кыз, Зифа белән Зилә. Ә ишекләр –  дәшми. Алар – чукрак! Җансыз ишекләр «ана», «бала», «яшәү», «үлем» кебек сүзләрне  аңламый... 

 Инде караңгы да төште. Өмет дигән ымсындыргыч халәт тә  әллә ничә кат сүрелеп, әллә ничә кабат терелде. 

...Кинәт... Күптән көтелгән таныш чылтыраү! 

– Әнием! 

– Кызым! 

Зур тимер ишек тавышсыз гына ачылып китте дә, ана белән кыз караңгы һәм шомлы салкынча подьездга үтте. 

Уналты  катлы йорт... Этаж саен – дүртәр фатир... Барысы – алтмыш дүрт була... Алтмыш дүрт кенә лә! Алтмыш дүрт үк? Йә Хода! Чиксез күп тоелган – йөз, меңнәргә тиң алтмыш дүрт фатир! 

Кыңгырау төймәсенә Зифа басты. 

– Гафу итегез, без шушы йортта яшәгән бер кызны эзли идек. Аның кечкенә баласы да бар... 

– Белмим... 

– Хәерле кич! Борчуым өчен гафу итегез! 

– Не знаю! 

– Борчып йөрмәгез! 

– Чо надо? 

– Мин каян белим ди! 

– Хәзер полициягә хәбәр итәм! 

Ниһаять, берсе хәленә кергәндәй сорап куйды: 

–  Баласы бар дисезме? Да! Да! Беләм, күргәнем бар... Югары катта тора ул!     Йөз кырык биштә түгел микән?... 

 Ана белән кыз, ниһаять, 145 саны сугылган ишек төбендә туктап калды. Кыңгырауга кат-кат бассалар да, ишекне  ачучы булмады.  Тагын, тагын чыңлый кыңгырау. Ишек артында исә – тып-тын. Әллә йоклыйлар, әллә берәү дә юкмы? Кинәт янәшәдәге ишек ачылып китте дә, яулыгын татарчалап бәйләгән  карчыкның ап-ак башы күренде. 

– Дилбәр янына килдегез мәллә? 

«Дилбәр! Димәк, чынлап та – Дилбәр!» 

Зифа бермәл каушап калды, ә карчык,  аның җавабын да көтмичә, тезеп китте: 

– Әллә өйдә юк инде ул, бүген гел күренмәде. Әллә баласы чирләде микән ? И елады, и елады сабый... Көне буе акырды. Тикмәгә генә шулай еламас – чирләгәндер, ахры... Бүлнискә киткәндер Дилбәр... 

Дилбәр... Чыннан да Дилбәр икән... 

       Зифа, кулындагы ачкычка төбәлеп, бераз гына уйланып торды. Нишләргә? Ачаргамы ишекне? Әллә – юкмы? Ул ачар, ә анда... 

  Әнисенең уйларын укыгандай, кызы аның күзләренә төбәлде: 

– Әнием, без закон бозмыйбызмы? Бу фатирга керергә хакыбыз бармы? 

«Хакы бармы? Хакы бармы аның?» 

Шунда Зифа «Гиппократ анты»н хәтерендә яңартты: 

– «Мин кайсы гына йортка керсәм дә, ниндидер файданы күздә тотып түгел, ә авыруга ярдәм кулы сузар өчен керәм!» 

Ачкыч җиңел генә борылды да, ишек ачылып та китте... 

Дивардагы  рәсемдә, кияү егетенә сыенып, ап-ак туй күлмәге кигән «исемсез кыз» елмая иде. 

Бала караватындагы сабый да нәкъ  шулчак күзләрен ачып җибәрде. 

Бүлмәне бала тавышы тутырды... 

Мәхәббәт... Тормыш... Яшәү авазы! 

 

* * * 

 ...«Шышш –шышш»... «Шышш-шышш»... 

...Мин сабыемның нәни йомшак бармакларын үбәм, алсу битләренә иреннәрем белән кагылам. Үзем сөйләнәм дә сөйләнәм: 

   – Ии-и... минем нәни кошчыгым! Син бит әле берни дә белмисең! Тагын өч көннән әтиең кайтачак... Күп тә калмады – бары тик өч кенә көн! Кайтыр да – шаккатыр! Кемнең зу-у-ур кызы бу дип, исе китәр. Ә мин аңа: «Бу бит безнең Дилә, –  диярмен. Йә, йокла инде, кызым! Инде яктыра да башлады... Йә инде, йом күзеңне... Менә шула-а-а-ай... Син йоклый тор, ә мин тиз генә кибеткә чыгып керәм... Ун минутта кайтып та җитәрмен... Йокла, балам, йокла, күз нурым... 

...Мин йөгерәм!Тиз генә ипи белән сөт алам да... Йөгерәм генә! 

...«Охранаң кайда?» 

...«Йоклап калды»... 

...”Үзе генәме?” 

...«Мин якында гына торам бит»... 

 ...Хәзер кайтып җитәм!   

...Мине кызым көтә! Мин йөгерәм! 

...Менә бу чатны борылам да – анда безнең өй... 

...Аа-а-а-а.... Кызы-ы-ы-ы-ым... 

...Мин шунда күзләремне ачып җибәрдем... 

«Йә Хода! Мин кайда?» 

– Мин... кайда? 

Шул чакта тәрәзә янында басып торучы ак халатлы фәрештәне күреп алдым. 

Фәрештә кулында – бала! Минем балам! 

– Кыз-ы-ы-ы-ым! 

Фәрештә миңа карап елмайды. 

– Менә, әниең дә уянды! – диде ул. 

–  Әниең уян-ды-ы-ы-ы... 

* * * 

Суыксуга безне Зифа апа әйдәкләп кайтарды. Нәни кызым Дилә белән мине һәм Дамирны. 

– Әйдәгез! Сез аны күрергә тиеш! – диде. 

– Кемне? 

Фәрештәм көлеп җибәрде. (Теге вакыйгадан соң минем аңа гел «Фәрештә» дип дәшәсем килә). 

– Ничек инде – кемне? Миңзифа Гаязовна исемендәге чаңгы ярышын! Һәм, билгеле инде, героиняның үзен дә! 

...Менә без, чаңгы эзләре белән чуарланып беткән ап-ак мәйданда басып торабыз. Исем китеп тирә-ягымны күзәтәм. Ха-лык! Кышкы Сабантуй диярсең. Иң кызыгы: һәркем чаңгыда. Бала-чаганы, яшьләрне әйтеп тә тормыйм инде! Чаңгычы әби-бабайларны да күргәч, күңелем тагын да күтәрелеп китә. Әнә, нәни кызым Дилә дә чаңгыда беренче адымнарын атлый. Аны туксан яшьлек карт җитәкләп алды. 

– Бу чаңгычылар барысы да Суыксуданмы? – дим, гаҗәпләнеп. 

Фәрештәм елмая. 

– Түгел! Алар бөтен Татарстаннан җыйналган. Тик шунысы хак – килгән кунакларның барысы да диярлек  медиклар. Һәр елны шулай! Миңзифа Гаязовна башлап җибәргән ярышка халык агыла гына! Күрәсеңме, тукымага ни дип язылган? 

Башымны күтәрәм дә андагы сүзләрне кычкырып укыйм: 

– Көчле буласың килсә – йөгер, 

Матур буласың килсә – йөгер, 

Акыллы буласың килсә – йөгер.(Гиппократ) 

Әнә беренче төркем инде финишка якынлашып килә! Уртада – Миңзифа Гаязовна үзе, янәшәсендә – хезмәттәшләре... Әлфия, Лена, Тәгъзимә, Наиләләр... 

Мин аларның күбесен  таныйм да кебек... 

      Алар – күп! Бик күп! Туксан еллык тарихы булган  Татар Суыксуы больницасы медиклары! 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар