Логотип
Проза

Күзгә-күз

Зур тимер ишек фонында хатынның кызыл пәлтәгә төренгән сылу гәүдәсе тагын да зифарак, нәфисрәк күренде. Ул бер мизгелгә генә икеләнеп калды: «Нишләргә? Керергәме, юкмы?» Озак уйлап тормады, тиз генә һушын жыйды: алсу тырнаклы нәзек бармагы кыңгырау төймәсенә үрелде...

Күкрәгендә бөреләнеп, аның саен зурая, куәтләнә барган тыелгысыз ярсу көчне иярли алырлык халәттә түгел иде Зәринә: аяклары басмаларга әллә тиде, әллә очып кына үтте инде, бишенче катка кадәр бер тында йөгереп менде.
«Җитмеш ике... Җитмеш өч... Әһә, менә ул ишек! Җитмеш өч!»
Зур тимер ишек фонында хатынның кызыл пальтога төренгән сылу гәүдәсе тагын да зифарак, нәфисрәк күренде. Ул бер мизгелгә генә икеләнеп калды: «Нишләргә? Керергәме, юкмы?»
Озак уйлап тормады, тиз генә һушын жыйды: алсу тырнаклы нәзек бармагы кыңгырау төймәсенә үрелде.
«Нигә куркып торам әле? Мин түгел, ул курыксын!»
Күз алдына Ниязның куе бөдрә чәчле зур башы, мускуллары уйнап торган көчле киң күкрәге һәм баһадир гәүдәсенә бер дә туры килмәгән зәңгәр күзләре килде.
Өч ай – аз гомер түгел. Зәринә үзен сөяркәсенең холкын шактый яхшы өйрәндем дип саный иде. Ир-егетнең беләгендәге егәренә йомшак ихтыяры бөтенләй тәңгәл килмәгәнгә, бик күп тапкырлар ачуы кабарып, җаны үртәлгән чаклары мул булды Зәринәнең. Ниязның сүзсез буйсынучан эчке халәтеннән нәкъ менә бүген иркенләп файдаланып калачак әле ул. Зәринә янына бөтенләйгә күченеп килүе хак булсын! Әлегә иң әһәмиятлесе шул! Бергә яши башлагач, Зәринә аны үзенчә тәрбияләр, үзенчә боргалар. Кирәкле дип санаса, билгеле. Кирәкми икән – шулай кала бирсен. Дөнья көтү өчен җитәрлек акыл Зәринәнең үз башында да тулып ашкан – дилбегәне генә тарта белер ул. Иң мөһиме – аты чыгымчыламасын да, дуламый-тибенми генә дилбегә каккан якка юаш кына атлый бирсен.
...Ишекләре шәп! Бу сиңа Зәринә яшәгән тулай торак бүлмәсенең калтыр-колтыры түгел инде. Фатирларын да өч бүлмәле дигән иде. Эх, шундый иркен фатирларда яшәп рәхәткә тиенүләр булыр микән бер? Дөрес, Нияз белән очраша-йөрешә башлауга бу шәп фатирның бер катнашы да булмады анысы. Иреннән аерылган, балалы яшь чибәр хатынга вакыт уздыру, күңелен күтәрү өчен генә кирәк иде Нияз. Утыртып йөрергә машинасы, анда-санда бүләк бирергә, ресторанда сыйларга бераз акчасы булса, Зәринә шуннан артыгына өметен дә сузмады баштарак. Бай ир-атны аулаучы йөз, миллион кыз чиратка тезелгәндә, Зәринә кебек балалы хатыннарга ни исәп тә, ни сан ди бу дөньяда! Күкрәкләрен кабарткан ярымшәрә кызларның иртә-кич телевизордан яңгыраткан җырларын ишетә, күрә бит ул!
«Ка-я-я барыр-га-а-а? Кая гына ятарга-а-а-а?
Бай татарны табарга-а-а-а !!!...»
Юк инде! Зәринә үз кадерен үзе белә торганнардан! Бервакытта да бу  дәрәҗәдә үк түбәнгә тәгәрәмәс...
...«Җитмеш өч» янәшәсендәге ишек тавышсыз гына ачылды да, аннан бөрешкән йөзле бер баш үрелде. Төсе уңган күзләрнең кызыксынучан шикле карашы кызны бораулап алды. Зәринә «дерт» итте: калтыравык бармагының түгәрәк төймәгә төртелүен сизми дә калды. Ишекнең теге ягында: «Это – я! Это – я! Открывайте! Это – я!» – дип, кыңгырау көе аваз салды.
Ачучы – Ниязның хатыны иде. Зәринә аны шундук танып алды. Урамда бу хатынны әллә ничә рәт кача-поса күзәткәне булды аның. Ул чакларда хатыны ярыйсы гына кебек тоелган иде дә – әлләние юк икән лә!
Теге курку-каушаулар шул мизгелдә үк меңесе мең якка чәчелеп сибелде дә, ишек төбендә алар икәү генә йөзгә-йөз басып калды.
– Исәнмесез! – дип елмайды Зәринә, көндәшенә төбәлеп.
Үз өстенлеген сизү өчен аңа бер секунд та җитеп ашкан иде, энҗе тешләрен тагын да балкыта төште.
«Менә күрәсеңме, мин нинди чибәр!» – дип пышылдады аның һәр күзәнәге. Шактый таушалган халат кигән, чәчләре тузгый төшкән, сипкелле битле бу хатын күзләрендәге көнләшү катыш соклануны Зәринә шундук тоеп алды.
«Корова!» Күңелдән генә Ниязның хатынын шулай үчекләде ул:
«Ха-ха-ха! Ни муен да, ни бил!» Зифа буйлы башка сылулар кебек Зәринә дә, тулырак гәүдәле хатыннарны үртәп юаныч таба иде.
«Корова»га карап, тагын бер елмайды:
– Мин поликлиникадан!
(Тавышының матур яңгырашы үзенә дә ошап куйды.)
– Ә-ә... поликлиникаданмыни... Әйдәгез, узыгыз... уз...
Узды, нигә узмасын! Шуңа килде лә! Җитез генә пальтосын салып элде: кызыл роза иде, ап-ак лаләгә әверелде. Көзгедән үзенә төбәлгән ак халатлы чибәр кыз сурәтенә күз кысмый түзә алмады.
«Эх! Медицинскийда укып шәфкать туташы булсаммы?... (Мең дә беренче тапкыр үкенеп куйды.) Берәр врачны тәгаен эләктергән булыр идем! Йөрмәс идем болай, шофер сөяркәләрне юллап».
Биек үкчәле модный итекләрдән нәфис аяклары шуып кына чыкты да, хуҗабикә тәкъдим иткән башмакларны элеп, түргә узды.
Фатир зур, иркен, шактый зәвык белән җиһазланган иде.
«Менә нинди “хорома”ларда яшәп ята икән аның сөяркәсе!»
Зәринә үзенең мең бәлаләр белән кулга төшергән тулай торактагы куышын күз алдына китерде. Күңелдәге канәгатьлелек хисен нидер чеметтереп-тырнап узды.
– Кулны юарга иде...
Нияз хатыны ванна ишеген ачып җибәрде. Юыну бүлмәсе, фирүзә төс белән балкып, күзне иркәләде.
«Да-а-а! Мондый шартларда яши белер иде ул!»
Зәринәне иң шаккаттырганы шул булды: бөтен җир ялт иткән! Мондый чисталык операция бүлмәләрендә дә юктыр. Гаҗәп, беренче карашка җыйнаксыз гына тоелган хатын нинди тәртип урнаштырган бит! Зәринә үзе никадәр чибәр, нәзакәтле булса да, өйдәге чисталыкка әллә ни игътибар биреп бетерми иде...
– Ә авыру үзе кайда?
– Ул йокы бүлмәсендә ята. Менә монда үтегез...
Шактый суырылып, йөзләре агарып калган Нияз, ак халатлы Зәринәне күргәч, тораташ булып катты. Чибәр хатын канәгать елмайды. Бу тынлыкны озаккарак сузарга теләп, ашыкмый-кабаланмый гына тәкъдим ителгән урындыкка утырды, сумкасыннан, озак актарынып, тыңлый торган приборын алды. Шуннан соң гына, ирнең күзләренә төбәлеп, назлы пышылдады.
– Йә... авыру, нәрсәдән зарланасыз?
Киеренке тынлык буена сулыш та алмый торган ир аңлаешсыз авазлар чыгарып мөгрәп куйды.
– Хәзер алга таба инде. Баштарак температурасы кырыкка кадәр җитте! – дип әйтеп калырга ашыкты хатыны. – Врач язган даруларның барысын да эчәбез, сәгать саен тамагын чайкый...
Китте тезеп, китте тезеп... Зәринә әздән генә кычкырып көлеп җибәрмәде.
– Тамагын карарга чиста кашык бирегезче.
Хатын кухнядан урап килгәнче пышылдашып алырга да өлгерделәр:
– Барыбер эзләп таптым бит үзеңне. Миннән качып котыла алмассың хәзер!
– Ник качыйм ди... Чирләп киттем лә...
...Алар кыш башларында танышты. Зәринәнең концерттан кайтышы иде. Тукталышта автобус көткән халыкның исәбе-хисабы юк. Зәринә, машина тотмакчы булып, читкәрәк каерылды, якынлашып килгән иң беренче ут көлтәсенә үк кул болгады. Тегесе туктагач, сорап-нитеп тә тормыйча, ялт менеп тә утырды. Юл буе бер авыз сүз сөйләшмәделәр диярлек. Тиешле акчасын руль артындагы ир-егеткә сузгач, тегесе бер генә җөмлә әйтте:
– Мондый чибәр кызлардан акча алмыйбыз без!
«Алмыйсың икән – бигайбә! Ялынып торучы юк!»
Төшеп калдым да, шуның белән оныттым дигән иде. Юк икән... Атна да үтмәгәндер, Нияз аны тагын туктап утыртты. Аннан китте, китте... Әрсезләнеп, Зәринәнең җанын биздермәде Нияз, вакытына карап сабыр һәм мәктәп баласыдай тыңлаучан да була белде. Ир-ат игътибарына тансыклаган хатынның көннәрен шактый гына ямьләндереп җибәрде ул. Гаиләсе, баласы булуын да яшермәде, өйләнәм дип тә ышандырмады. Шушы танышлыктан икесе дә канәгать, икесе дә риза иде. Зәринәнең тулай торактагы шыксыз бүлмәсендә шактый рәхәт мизгелләр кичерде алар. Ниязның юмартлыгы да ярап куйды Зәринәгә, ярдәме дә тигәләде. Барасы җире булса, кесә телефонына бер басуы җитә: тегесе сөйләшенгән вакытка – «ялт!» Кул астында машина булгач, рәхәт бит! Нияз йөрткән начальник нинди җаваплы вазыйфалар башкаргандыр, анысы Зәринәне кызыксындырмады, хуҗа абзыйның иң уңай ягы шул булды – эш сәгате беткәч һәм шулай ук ял көннәрендә дә шоферына машинадан файдаланырга рөхсәт бирә иде. Тора-бара Зәринәнең улы Илдар да бу зур, юмарт абыйның үзләрендә еш булуына ияләшеп китте. Бер-ике көн күренми торса, «Нияз абый ник килми?» – дип сорап, аптыратып бетерә иде.
Менә шул ярыйсы гына тормышның бер җайсыз ягы Зәринәне гел-гел чеметкәләп килде. Илдар йокыга китеп, өстәлдәге Нияз алып килгән тәмле мәмиләр янына берәр шешә яхшы вино да менеп кунаклаган матур мизгелләрдә, ирнең кесә телефоны чылтырап, бөтен рәхәтлекне чәлпәрәмә китерә дә куя. Нигә сүндерергә онытадыр шуны! Ә җавап һаман бер үк:
– Мин юлда инде, ярты сәгатьтән өйдә булам.
Аннан ашыга-кабалана тизрәк китү ягын карый.
Иреннән аерылганчы, Зәринә бик күп нәрсәләрне төшенеп җитмәгән икән. Менә хәзер аңлады... «Иң бәхетле хатын кем? – дип сорасалар, ул, тәгаен: «Уянып киткәндә, янында ире йоклап яткан хатын!» – дияр иде. Гарык, гарык булды ул бу сөяркәлектән! Җитте! Туйды!
Сорауны Зәринә кабыргасы белән куярга булды: «Йә бөтенләйгә күчеп киләсең, йә юлларыңа ак җәймә!»
Нияз сүзсез генә чыгып китте һәм... югалды! Зәринә үз-үзенә урын табалмады: «Кара син хәйләкәрне! Өч ай буе аның мәхәббәтеннән, иркәләү-назларыннан файдаланып килде дә, тиз генә эзен суытты». Ә Зәринә – юләр баш – аның күченеп киләчәгенә чын күңелдән ышана иде. Нияз үзе дә: «Гел синең янда гына торыр идем», – дип, ничә тапкырлар кабатлады югыйсә. Зәринәсе ул чакта сер бирмәгән булды. Ялындыра, имеш. «Миңа болай да начар түгел», – дип, боргаланды. Димәк, икесе дә «боргаланган».
Ниязны атна буе юкка гына көтте ул. Тегесе шалтыратмады, килмәде, күренмәде... Нияз турындагы уйлар башыннан ник бер минутка чыксын ла! Юк, бу сагыну да, юксыну да... һәм ярату да түгел иде. Нәрсәдер (кем белгән!) аны Зәринә үзе дә төгәл генә аңлата алмас иде. Ирсез хатыннарда гына була торган, үзеңнең ялгызлыгыңа, беркемгә дә кирәксезлегеңә бәргәләнү, бәгырьне телгәләү дәрәҗәсендә үртәлүдер, мөгаен?
Бүген, җанын кая куярга белмичә, поликлиникадагы ахирәте янына сугылган иде, ишеткән яңалыгы күңеленә сары май булып ятты: Нияз больничныйда, ди! Ангина! Ә ул әллә ниләр уйлап бетерде.
Зәринә, дустының ай-ваена карамыйча, аның ак халатын җитез генә салдырып, үз өстенә элде дә, пәлтәсен эләктереп, чыгып та йөгерде.
Сөяркәсенең кайсы йортта торганын ул күптән белә иде.
...Урлашып очрашуның мондые да була икән! Хатыны аш бүлмәсендә савыт-саба шалтыратканда, Зәринә, ирнең муенын кытыклап, колак йомшагыннан үбеп алырга да өлгерде. Бүтән чакта бу рәвешле назларга эреп китә торган Ниязның куркуы көчле иде, ахрысы, йөзен борып, читкә тартылды.
«Ах, син шулаймыни әле!»
Зәринә теге эч пошуларының, йокысыз төннәр, үртәлүләрнең үчен кайтара белер хәзер! Синең тузган чәчле, сипкелле «корова»ң түгел ул! Менә ул нинди кайнар һәм беркемнән дә курыкмый! Урындыгын якынрак тартып, иргә тагын да елыша төште. Эче-тышы ялкын белән тулы дәртле хатынның ирексезләп кочагына бәреп керүеннән өркеп, тегесе куырылып килде... Ярый әле хатыны кереп өлгерде, югыйсә Нияз бу вулканның көйдергеч утында янып көл булыр иде.
Инде Зәринә дә урыныннан кузгалды. Авыру янында шуннан да озаграк тоткарланса, шикләндереп куюың да бар бит! Дәвалануны дәвам итәргә кушып, ишеккә юнәлде.
Шунда көтелмәгән хәл булды: аны чәй эчәргә чакырдылар. Зәринә бер генә секундка каушап калды. «Әллә сизенде инде? Кухняда – аулакта... Күзгә-күз... Юк, юк бугай... Әнә ничек эчкерсез елмаеп тора...»
Чәйләп торулар планга кермәгән иде, шулай да ризалашты Зәринә.
– Бүген ял көнем булгач, рәхәтләнеп пешерендем. Улым да әтисенә охшаган, шимбә җитте исә: «Әни, камыр исе чыгар!» – дип кенә тора. Бүгенгә – пәрәмәч, ә иртәгә гөбәдия пешерергә исәп.
Пәрәмәчләре телеңне йотарлык иде. Чәе дә эчеп туймаслык. Бер чынаякны бушаткач, кыстый-кыстый, тагын берне ясады хатын. «Корова» гына булса да, аш-суга оста иде Нияз хатыны!
Зәринә үзе плитә тирәсендә кайнашырга бик үк яратып бетерми. Коймак пешерсә, әллә нигә йә төерле була, йә төбе көеп китә. Аннан катлаулырак «блюдо»ларга кыюлыгы да, теләге дә җитеп бетми аның. Улы да, үзе дә бакчада тамагын туйдырып кайткач, ярамаган тагын майлы күмәч белән чәй! Анысы ялыктырса – кайнар суга салып ала торган «ширпотреб» белән кибет тулган.
Ире Марат белән аралары суыну әллә ничек кенә килеп чыкты шунда. «Иртән – ботка, кич – ботка. Минем токмачлы аш ашыйсым килә. Безнең әни фәлән нәрсә пешерә иде, төгән нәрсә пешерә иде», – дип бәйләнеп җанына тиде Марат, Зәринәдән гомер ишетмәгән кыстыбыйлар сорап аптыратып бетерде.
Авыл кибетенә кыстыбый каян килсен дә, шәһәр кызы каян токмач баса белсен, ди! Кибет токмачы салып пешергән шулпасыннан: «То ли ботка, то ли аш!» – дип көлде ире. «Ботка ашаганнан берәү дә үлми әле! – дип җаваплады Зәринә.
«Нәрсә? Кухаркамы әллә ул? Тәмле ашыйсы килсә, акча түләп, махсус повар ялласын үзенә!»
Әйберләрен җыйнап, малайны кыстырып, өйдән чыгып китү әллә ни авыр түгел, билгеле. Вакланып җанына тигән ирен акылга утыртып, ә үзенең бераз гына булса да кадерен арттырып аласы килгән иде. Сумкасына вак-төяген генә салды да, шәһәрдә яшәгән дус кызына кунакка килеп төште. Исәбе буенча, чыгымчы ирне тынычландыру максатыннан кулланыла торган мондый алымнар гаилә тормышын көйләп-майлап җибәрергә тиеш иде кебек.

Тик Марат дигән тинтәк андый ысулларны аңлый белүчеме! Зәринәгә ник бер тапкыр шалтыратып карасын! Ә улына иртә-кич шалтырата, рәхәтләнәләр генә сөйләшеп. Зәринә турында ник бер авыз сүз чыксын! Ә кунакның вакыты чикле – атналап-айлап ятып булмый. Серне дустына чишәргә туры килде. Ә тегесенең әллә ни исе дә китмәде. Ике-өч тапкыр кияүгә барып кайткан тәҗрибәсеннән чыгып, ирсез тормышның рәхәтлекләрен авыздан су китерерлек дәрәҗәдә кызыктырып сөйләде, Зәринә көннән-көн аның ягына авыша барганын сизми дә калды. Кыскасы, әллә кайдан гына эше дә табылды: балалар бакчасына тәрбияче булып урнашты да куйды, Илдары да үз янына сыйды, тулай торактан бер бүлмә дә эләктерде.
Баштарак бу рәхәт иркенлеккә тиенде генә ул. Илдарын атналык садикка биргәч, дөньялар тагын да җиңеләеп китте. Кичләрен концерт-театрларга йөрде, әллә никадәр яңа дуслар, танышлар тапты. Ир затлары да аны игътибарсыз калдырмады: матурлыгын күреп сокланучылар, төче елмаеп комплимент әйтүчеләр чутсыз-чамасыз иде. Тик алар барысы да хуҗалы егетләр шул. Юньлерәкләрне күптән кулга төшергәннәр, ә әтрәк-әләмнәрнең сукыр бер тиенгә дә кирәге юк аңа!
Ә ул – ялгыз. Җаны, рухы, тәне ялгыз. Тулай торакның шыксыз бүлмәсенә кайтып салкын ятагына аугач, күкрәкнең сулкылдавына ничек түзәргә дә, ялгызлыктан үрсәләнгән ярсу дәртне ничек тыярга!
...Маратка яратып чыккан иде югыйсә. Үзсүзле, бераз «властныйрак» егет булса да, Зәринә дигәндә юашланып кала иде ул. Университет бетереп, Казанның үзеннән кайткан укытучы кыз сиңа якты чырай күрсәткән икән, принципларыңны бер читкә куеп торырга туры килә инде, чибәр егет. Чабып та карады соң Марат Зәринә артыннан! Барыбер үзенекен итте: борынын чөеп йөргән укытучы кыз өч сеңлесе булган егет йортына килен булып төшкәнен сизми дә калды.
Башта матур гына яшәделәр. «Бәхет» дип аталган хыялдагы теге зәңгәрсу зур дәрья нәкь менә шушыдыр кебек тоелган иде Зәринәгә. Рәхәтләнеп чум, йөз, йомшак дулкыннарында иркәлән... Тик бу рәхәтлек озакка сузылмады. Кайнана тиешле кеше университет белемле киленне диңгез ярына тартып чыгаруны кирәк тапты: иртә таңнан сыер савып көтү куарга, яшелчә бакчасына су сибәргә, утыз сутый бәрәңгенең мәңге бетмәс чүбен утарга, иң яманы – җирәнгеч кортларын чүпләргә өйрәтә башлады.
Зәринәне шаккатырганы тагын шул булды, өч каенсеңел дә бу эшләрне уйнап кына эшли, кулларына күз иярми. Шаяралар, көлешәләр, тиз-тиз юынып-бизәнеп, кич клубка да чыгып йөгерәләр. Ә Зәринә, җеп өзәрлек тә дәрманы калмыйча, арып хәлдән тая. Иртән, ватылган тәнен көч-хәл белән җыеп, урыныннан кузгалганда, теге чыркылдыклар инде әллә ничә буразна бәрәңгенең төбенә өяргә дә өлгергән. «Син ашыкма, Алма апа, ял итә-итә генә эшлә!» дип, акыл саткан булалар тагын! «Университет бетергән килеш чүп арасында йөрмә инде!» – дияргә ник берсенең башына килсен! Имеш, эшкә өйрәтәләр! Җитмәсә, Мараты: «Авылда яшәп тә, мал-туар тотмыйча булмый инде. Шәһәрнекеләр бакчаны бездән дә яхшырак үстерә», – дип нервыга тия.
Университет белемле кыз бит Зәринә! Синең бакчаларың, сыер-сарыкларың кирәкми аңа. Үзе теләгәнчә генә яшәргә ирек бирегез, зинһар. Җәйге ял вакытында сәяхәтләрдә йөрүче, диңгез буйларында ял итүче кешеләрдән аның кай җире ким, ди? Ашыкты, ашыгыбрак кияүгә чыкты ла.
Әнә шулай аптырыбрак йөргән мәлдә, көтмәгәндә-уйламаганда мәктәп квартирасы бушап куймасынмы! Бәйләнчек кайнанадан котылу өчен моннан да уңайрак вакыт тагын буламы әле. Маратын шунда күчәргә тәки ризалаштырды бит. Кайнанасының да каршы килмәвен күр әле, серле генә елмаеп: «Яшәп карагыз», – диде.
Башка чыгып тора башлагач кына, усал кайнана әйткән «Күкәй эчендәге сары кебек» дигән сүзләрнең мәгънәсен аңлады университет белемле килен. Тагын шул ачыкланды: яраткан ирең көненә өч-дүрт тапкыр ашарга сорый икән бит! Зәринәнең үзенең чәй белән дә тамагы тук. Илдарын ашатканда, бер-ике кашык манный кабып куйса, бүтән берни дә кирәкми аңа. Маратның шулай күп ашавы әтисез үскән Зәринәгә чып-чын ачыш булды. Җитмәсә, һәр иртәне чиста күлмәк, носки да әзер булырга тиеш. Шуңа елак балаңны көйләүләрне дә өстәсәң... Зәринә боларның барысына да ничек өлгерсен, ди! Каенсеңелләр белән бергә яшәгәндә дөньяның шундый мәшәкатьләре дә булуы башына да кереп чыкмаган икән лә. Юк, яраклаша алмады мондый гаилә тормышына Зәринә. Дөресрәге, теләмәде...
...Ә Нияз хатыны яраклашкан. Зәринә тагын бер тапкыр сый белән тулы өстәлгә, ялт иткән кухняга күз салып алды. Ничек өлгерә диген! Хатын елмая-елмая гел аны кыстый:
– Менә монысыннан авыз итегез әле... Каен җиләге...
Зәринә үрелде. Үз гомерендә беренче тапкыр кыш уртасында каен җиләге уртлады.
– Сез, врач булгач, беләсез инде: туңдырылган  җиләк-җимешнең витаминнары озак саклана бит. Җәен суыткычны тутырып куям да, кыш буе үземнекеләрне рәхәтләнеп сыйлыйм. Җиләкле шундый аланнарны беләм! Теләсәгез, сезне дә алып барырмын... Тик бу җәйдә булмый инде... Алдагы җәйгә, Алла боерса...
Хатын әллә ничек серле итеп елмайды. Битләре алсуланып, әллә сипкелләре дә шунда эреп тарала инде? Шулчак тышкы ишек ачылып китте дә, бүлмәгә мәктәп рюкзагы аскан туп кебек бер малай тәгәрәп керде.
– Әни, әни! Мин бер шигырь өйрәнеп кайттым! Нәкъ безнең турыда инде... Сөйлимме?
Ак халатлы Зәринәне күргәч, ул кисәк туктады. «Исәнмесез!» – генә диде дә, уктай йокы бүлмәсенә атылды. Малай, ике тамчы су кебек, Ниязга охшаган иде.
– Әти, тыңла әле! Нинди шигырь!
«Бер иптәш кирәк миңа, энекәш кирәк миңа...»
Малайның шат тавышы белән  бөтен өй күмелде.
Зәринә кисәк үзенең Илдарын исенә төшерде. Яңа гына биш яше тулган малайның мөлдерәмә яшь тулган күзләре хәтердә яңарды. Улы инде ничәнче кат сорый-сорый аптыратып бетерә:
– Без нигә әти белән тормыйбыз?
Зәринә һәрчак сүзне бүтәнгә борып җибәрә килде, бу юлы да җавабын тиз тапты:
– Безгә болай да начар түгел бит! – дип, улын кочаклап алды.
– Ә бу рәсемне хәзер кемгә бирәм инде?
Бакчага йөрүче һәр сабый әтисенә бәйрәм бүләге әзерләгән икән. Илдарның тавышы ул чакта әллә ничек бик мескен һәм кызганыч ишетелде Зәринәгә. Нәни бармаклары кысып тоткан кәгазьгә күз салды да үзе дә чак кына елап җибәрмәде. Башына каска кигән, кулына автомат тоткан солдат рәсеме ясаган икән улы, ә читенә кәкре-бөкре хәрефләр белән «Әтигә!» дип язып куйган.
– Әйдә, Нияз абыйга бирәбез! – диде Зәринә, малайның күңелен күтәрергә теләп.
Малай, аптырап, бер әнисенә, бер рәсемгә карап торды. Аннары ишетелер-ишетелмәс кенә:
– Ул минем әти түгел... – дип пышылдады.
Әнисе дәшмәгәч, ишетмәде дип уйлады, ахры:
– Ул минем әти түгел! Түгел! – дип, тагын берничә тапкыр кабатлады.
Икесе дә күңелсез һәм бик бәхетсез иде ул минутта.
...Рәсем әле дә шкаф тартмасында ята...
Улының нәүмиз күзләрен хәтерләп, Зәринәнең йөрәге сулкылдап куйды. Шул бердәнбер якын кешесен кысып-кысып кочаклыйсы, юатасы, шатландырасы килеп, ул урыныннан сикереп торды.
– Миңа китәргә вакыт!
Йокы бүлмәсеннән килгән шат тавышларны ишетмәскә тырышып, ашыга-кабалана өстенә киде.
– Монысы белән улыгызны сыйларсыз...
Хатын каен җиләге салынган савыт тоттыргач, Зәринә дерт итте. Улы турында бер сүз дә әйтмәгән иде бит! Каян белә? Әллә таныганмы? Каушый-каушый, күзләрен хатынның йөзенә күтәрде. Йа Хода! Сипкелле дип уйлаган хатынның битенә тут төшкән ләбаса! Түгәрәкләнеп килгән корсагы да тиздән, бик тиздән әни булачагын хәбәр иткән икән лә! Ә Зәринә, үз кайгысын гына кайгыртып, хәтта шуны да сизмәгән!
Әллә хатынның сынаулы карашы кисәк читкә тибәрдеме, әллә теге бүлмәдән килгән шат авазлардан качу теләге шулай көчле булдымы, Зәринә бишенче каттан очып кына төште дә, уктай урамга атылды.
Урамда исә яз хәбәрдары кояш патшалык итә иде. Зәринә күзләрен чытырдатып кысты да, йөзе белән шул нурларга иркәләнеп, бер генә секунд тын торды. Кинәт әсәренеп китте: кулына автомат тоткан, каска кигән, рәсемдәге теге солдат әллә кай җире белән чынлап та ире Маратка охшаган иде...

Фото: Зур тимер ишек фонында хатынның кызыл пәлтәгә төренгән сылу гәүдәсе тагын да зифарак, нәфисрәк күренде. Ул бер мизгелгә генә икеләнеп калды: «Нишләргә? Керергәме, юкмы?»
Озак уйлап тормады, тиз генә һушын жыйды: алсу тырнаклы нәзек бармагы кыңгырау төймәсенә үрелде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар