Логотип
Проза

Гомер – озын ул...(2)

2 бүлек. Миңзифа Гаязовна 

1 бүлек: http://syuyumbike.ru/news/proza/gomer-ozyn-ul

2 бүлек. Миңзифа Гаязовна 

«Безнең кебек авылда чиләнмәс бу, шәһәрски берәр җүнле кеше чыгар моннан», – дип уйлый иде гел «биш»кә укыган кызы турында Миңнурый. Исеме әнисенеке кебек «Миң»ле булса да, Миңзифа әнисенең гел капма-каршысы  булып үсте: күп сөйләшмәде, ачулансаң да – акланмады, каршы дәшмәде. 

 Миңнурый үзе гомер-гомергә батыр булды. Колхозга эшчеләр сорап разнарядка килгәндә, исемлек башына иң беренче итеп аны теркәделәр. «Үзе – умырып эшли торган уңган-булган, үзе урысчаны да хәйран шәп сукалый!» – дип үсендерде җитәкче абыйлар. Кыз Казанның «соцгород»ын да салышты, Магнитогорск төзелешләрендә дә эшләп кайтты, кыюлыгы тагын да артты, урысчасы да шактый ныгыды, өс-башы да яңарды.  Кәрәкәшле кызларыннан иң беренче булып үкчәле ботинка алып киде, нечкә билен күн каеш белән буган «шәһәрски» затлы пәлтәгә тиенде. Төс-кыяфәте карап тормалы инде менә! Ул арада яңа хәбәр таралды: Бөгелмәдә тракторчылар курсына кызлар җыялар, ди! Әлеге дә баягы – тагын Миңнурый! Ни арада иптәш кызларын үгетләп өлгергән! Биш кыз Бөгелмәгә чыгып та китте, дүрт ай дигәндә, тракторчы таныклыгы тотып, кайтып та төштеләр. Иң беренче булып тракторга утырды Миңнурый. Гел беренчеләр рәтендә булды ул. 

– Минем трактор чыгымлый бит. Әйдәле, Миңнурый, бергәләп карыйк әле, җаен табып булмасмы? – дип, кемнәр генә килми иде янына. 

        – Һиии, җебегән, шуны да белмәскә! Тимер генә бит ул! Кеше түгел! – дип көлде Миңнурый. 

       «Җебегән» диюенә дә беркем үпкәләми, белеп торалар, яратып кына әйтә ул аны. Әллә шул «җебегән» дип үчекли-үчекли каратты инде Гаязны үзенә, әллә егет аның кыюлыгына кызыктымы, кыскасы, Миңнурый егетне барыбер гашыйк итте. Гаяз үзе дә дөньяның ачысын-төчесен шактый татыган егет иде. Егерме беренче елгы ачлык вакытында ятим калып, апа-җизни тәрбиясендә үскән малайга шактый ил гизәргә туры килгән икән заманында. Амурдагы Комсомол шәһәрендә дә, Владивосток, Ташкент, Нәманган шәһәрләрендә эшләп чыныгу алган егет бит ул! Тракторчы Миңнурый белән комбайнчы Гаязны әнә шул Бәйрәкә МТСы кавыштырып та куйды. Кызлары Миңзифа тугач да, «тимер ат»тан төшмәде әле Миңнурый, тракторын комбайнга гына алыштырды. 

Сугыш башлангач, авыл үкси-үкси ир-атларын фронтка озатты. Гаязга исә бронь бирделәр: урып-җыюның иң кызган чагы бит, комбайнчылар алтын бәясенә йөри! Гаяз белән Миңнурый кырдан кайтып кермәде ул чак... Соңгы башаклар җыелып урнашкач кына, Гаязын сугышка озатты Миңнурый. 

– Малай туса, Вәгыйз кушарсың... – дип пышылдады ир аның колагына...   

Хатын, ризалык белдереп, баш кына какты. Кырык бернең зәмһәрир суыгында туган сабыйга Вәгыйз дип исем куштылар. Миңзифа шулай энекәшле дә булды. 

Авылдагы һәр йортта «фронттан хәбәр көтү» дип аталган хәвефле халәт патшалык итә иде. Борчылып, шомланып һәм хәсрәтләнеп көтте авыл. Күпме гаиләгә кара кәгазь килде, күпме хатын-кыз тол калды... 

Авылда Миңнурый иң бәхетле хатын саналды. Гаязы хатларын еш язды, өчпочмаклы хәбәрләр Смоленск, Могилев, Витебск якларыннан да гел килеп торды. Инде озакламый сугыш та  бетәр дип өметләнгән бер чорда – кырык дүртнең җәендә хат килү кисәк туктап, хатынны кайгыга салды. Оза-а-ак көтте Миңнурый... Шөбһәләнеп, сыкрап көтте... 

Әгәр берәрсе: «Иң бәхетле көнең кайсы?» – дип сораса,  Минурый һичшиксез: «Гаяз госпитальдән язган хатны алгач!» – дип җавап бирер иде. Сигез ай ятты Гаяз госпитальдә. Инде рәтләнде дигәч, туп-туры Мәскәүне төзекләндерергә җибәрделәр үзен... Әтисе кайтканда, Миңзифа инде мәктәптә укып йөри, ә   Вәгыйзе исә тәмам үсеп килә  иде.   

Гаилә дә ишәйде. Бер-бер артлы тагын ике малай тугач, Гаязның борын тагын да күтәрелде. Өч егетнең әтисе бит ул хәзер! Аннары Миләүшәсе белән Гайшәсе туды, өйләр тагын да ямьләнеп китте. 

Тик менә Миңзифасы укырга Казанга ук китәм дигәч, батыр Миңнурыйның йокылары качты. 

– Казанга ди бит! Казанга ук китәм, врач булам ди. Врач булу – ул трактор ремонтлау гына түгел! Кеше диләр аны! Шөребен борып, свичәсен алмаштырып кына төзәтеп булмый! – дип хәвефләнде ана. 

Миңзифа анда да дәшмәде. 

– И-ии... Шушының дәшмәүләре... – дип үртәлде Миңнурый. – Атаң көн-төн эштә, мин мал-туардан, җылак кызлардан арына алмыйм... Кемгә ияртеп җибәрим сине Казан кадәр Казанга! 

Әнә шунда көтелмәгән хәл булды. Укытучы Гөлсинә кереп, Миңнурыйны үгетли үк башлады: 

– Үзең соң! Үзең! Казанда да, Магниткада да эшләгәнсең... Сине җибәргәннәр бит! Син борчылма, Миңнурый, Миңзифаны Казанга үзем алып барам. Кызыңны институтка, тулай торакка урнаштырмыйча кайтмыйм. Безнең Кәрәкәшледән дә бер врач чыксын әле. Ә Миңзифа менә дигән врач булачак. Тырышлыгы – сокланырлык, ә үзе... 

Гөлсинә, сүз таба алмагандай, бераз гына тынып торды да, әллә нинди ят сүзләр тезә башлады: 

– Целеустремленная... решительная... эрудированная! Кәрәкәшленең беренче медалисты бит ул. Алтын медалисты! 

Миңнурый укытучы Гөлсинәгә каршы әйтергә базмады. Аның кызы турында әйтә бит, дипломлы укытучы Миңзифасын шулай дип мактап торгач! 

 Сүзендә торды Гөлсинә, Миңзифаны тулай торакка ук урнаштырып кайтты. Институтта укый башлагач та ярдәменнән ташламады әле, Казанга юлы төшкән саен, кызны эзләп тапты, деканатына кереп, укуы белән кызыксынды. Ә Миңзифа йөзгә кызыллык китерүчеләрдән түгел, гел алдынгылар рәтендә булды. 

 Студентлар арасында морг турында әллә никадәр  сүз йөри. Кайсы  дөрес, кайсы  ялгандыр – белгән юк. Әмма куркыта, каһәр суккыры. Һәр студент кебек,  Миңзифа да моргта үтәчәк иң беренче практик дәресне дулкынланып көтте. Морг ул – шундый бусага, шундый имтихан, диләр! Атлап үтәсеңме син аны, әллә инде абынып, егылып каласыңмы, менә шунда тәгаенләнә инде студент язмышы. 

 Тик менә Гөлсинә апасы мактаган «целеустремленная, решительная, эрудированная» Миңзифаның бөтен Кәрәкәшле халкыннан яшереп килгән бер сере барлыгын кем генә белде икән! Үзе курка, ә үзенең шул куркаклыгын бүтәннәргә сиздерәсе килми. Миңзифа барыбер җиңәчәк ул караңгыдан куркуны.  Ул курку дигән явыз дошман караңгыда гына яши микән? Бәлки ул, әкияттәге кайбер геройлар кебек яктылыктан куркадыр? Иң җаваплы мизгелдә, мәсәлән, моргка кергәндә, кызга иярмәсме икән ул? Миңзифага көтмәгәндә   һөҗүм итмәсме? Моннан да явыз, моннан да мәкерлерәк дошман булырга мөмкинме соң? 

Миңзифа барыбер җиңде аны! Иң четерекле минутларда үзен кулга алырга, салкын канлы булып калырга тәки өйрәнде ул. Үтте ул теге бусаганы! Укытучысы Николай Ефимовичтан иң беренче мактау сүзен моргтагы практик дәрестә ишетте Миңзифа.   

– Красноречие врача – в краткословии! – диде,  кызның  төгәл һәм кыска җавабына сокланган доцент.  – Так сказал бы великий Гиппократ, услышав Минзифу. 

«Красноречие врача – в краткословии!» 

Миңзифа бу сүзләрне кат-кат кабатлады. Гиппократ шулай әйткән бит! 

 Остазлары Гиппократ исемен еш кабатлый иде. Лекция, семинарларда дисеңме, Гиппократ тормышыннан мисалларны гел китерә тордылар. Медицинаның атасы булган Гиппократ турындагы китапларны студент халкы чират торып өйрәнде. Миңзифа да шулар арасында иде. Үзенә яңа бер шөгыль уйлап тапты – Гиппократ дәфтәрен башлап җибәрде. 

«Гиппократ дәфтәре!» Яшел тышлы калын дәфтәрен ул шулай дип атады. 

Табиб нинди булырга тиеш? Гиппократ хезмәтләрендәге  иң бәһале сүзләр акрынлап дәфтәренә күчә барды. Көннәр, айлар үткән саен, дәфтәр тулыланды. Имтиханга әзерләнгәндә еш актарылды, әһәмиятле гыйбарәләр сайлап алынды, файдаланылды, аңа  яңалары өстәлә торды... 

     «Кечкенә генә Косс утравында туган бу кешенең бөтен нәселе табиблардан торган. Буыннан-буынга күчеп килгән табиблык серләрен Гиппократ та үзенең балаларына, оныкларына һәм  күп санлы шәкертләренә мирас итеп калдырган.... 

      ...Гиппократ, иң беренчеләрдән булып, фәлсәфә һәм медицина төшенчәләренең чикләрен билгели һәм  медицинаны фәнни яктан нигезли... 

   ...Су, һава, җир, азык кебек табигый факторларның кеше сәламәтлегенә йогынтысын да иң беренчеләрдән булып Гиппократ  өйрәнә башлый... 

    ...Гиппократ кешенең үз  гаебе белән килеп чыккан авыруларның сәбәпләрен ачыклауга ирешә... 

Гиппократның ерак бабасы Асклепий (Эскулапа) табиблар антын тәүге тапкыр дөньяга яңгыратучы  дип исәпләнә... 

 Язмача варианты булмаган бу сүзләр телдән-телгә күчеп, буыннан-буынга тапшырылып килгән. Ә Гиппократ исә бу антны, бераз тулыландырып, үзенең   шәкертләренә язма рәвештә тапшырган. Шул чордан башлап безнең эрага кадәр дүрт йөз ел элек барлыкка килгән  бу язма «Гиппократ анты» дип исемләнгән... 

...Еллар узган саен, «Гиппократ анты» үзгәрешләр кичерә, әмма анда чагылган  иң мөһим әдәп-әхлак приниплары сакланып кала. Табиблар өчен генә түгел, ә бөтен кешелек дөньясы өчен дә – мәңгелек әхлак кагыйдәләре булып исәпләнә... 

...Халыкара медицина ассоциациясенең Генераль Ассамблеясе 1948 елда Женева декларациясендә Гиппократ антының заманча вариантын тәкъдим итә. Кайчандыр бары тик латын телендә генә яңгыраган ант сүзләрен һәр табиб үз туган телендә файдалана башлый...» 

     Менә шундый дәфтәр ул  Миңзифаның «Гиппократ дәфтәре!» Гиппократныкы дип исәпләнгән  күпме әйтем- кагыйдәләр тупланган анда. Дәфтәрнең беренче битенә калын хәрефләр белән язып куелганы иң әһәмиятлеседер, мөгаен. 

         Ярдәм итә алмыйсың икән, зыян салма! 

          Аның артыннан башкалары тезелеп китә... 

         ...Табиб – дәвалый, ә табигать – терелтә; 

    ...Кеше башына төшкән һәр чир – табигать кануннарының бозылу нәтиҗәсе; 

    ...Табиб кыюсыз һәм икеләнүчән булырга тиеш түгел. Авыру кеше йомшак рухлыларга ышанмый; 

         ...Өметсезлеккә бирелгән авыру кеше үзен үлемгә якынайта; 

       ...Табиб авыруны үзенең сүзе белән дә, кыяфәте белән дә дәвалый... 

                                               

                                                     * ** 

 

...Кызыл диплом белән бергә Миңзифага Актаныш районына юллама тоттырдылар, анда исә Суыксу дигән авылга билгеләделәр. 

Миңзифа Суыксуга караңгы төшкәч кенә килеп җитте. Идән юып йөргән санитарка хатын, җыйнак кына чемодан тотып, ишек төбендә басып торган кызны күргәч, башын чайкап куйды. 

– Иии...үскәнем... Суңга калгансың бит. Кем янына килдең суң? 

Миңзифа бераз каушады, ничегрәк аңлатырга белмичә аптырап торды. 

– Мин... врач... 

– Иртәгә, иртәгә, үскәнем. Хәдер монда дижур систыра гына. Ә бырач – юк, наным... Үдебед дә бик көтәбед... Актаныштан хәбәр килгән иде килүен. Үде күренмәй әле. 

  – Мин үзем врач, апа... Врач Гыйздетдинова... 

  – Гыйддетдинуа?.. 

  Хатын,  Миңзифага төбәлеп, бер мизгел тынып торды. Тал чыбыгыдай нәфис, ябык кызны баштанаяк күздән кичергәч кенә аңына килгәндәй дертләп куйды: 

– Иеее...Иеее... Сүләгәннәр иде... Яшь кыд, диделәр... Үтегед...Үт әйдә... 

Миңзифа эчкә атлады... 

Менә шушы була икән ул эшләячәк хастаханә... Бүрәнәләрдән салынган  иске генә бина... Утыз еллар элек салынган диделәр... Шактый зур күренә үзе. Әйе, илле урынлы диделәр... Мич ягып җылытыла... Суы – ишегалдындагы коеда... 

Кинәт борынга бәрәңге боламыгы исе килеп бәрелде. Нәкъ әнисе пешергән кебек, сөткә изелгән,  уртасына чокыр ясалып, сары май салынган боламык күз алдына килгәч, кыз төкрекләрен йотып куйды... Миңзифа шунда гына үзенең ач булуын искә төшерде. Иртүк эчкән чәйләр инде күптән онытылган, әнисе хәстәрләп салган ризыклар исә  чемодан төбендә ята... 

– Ииии...наным... Сүләнеп торуымны күрче! Юлдан килгән кешенең әүвәл тамагын туйдыр, дигән борынгылар. Иптәш Гыйддетдинуа, менә бу бүлмәгә үтегед әле... 

Миңзифа елмаеп куйды. Аңа әле берәүнең дә «Иптәш Гыйздетдинова» дип дәшкәне юк иде 

– Утырыгыд, иптәш Гыйддетдинуа, утырыгыд... 

Ул арада тәлинкә тутырып тәмле боламык, сөтен-маен китереп тә куйдылар. 

– Ашагыд, иптәш Гыйддетдинуа... Үдебеднең бальнис соте, бальнис мае... Балы да – үдебеднеке... Алмасыннан да авыд итегед, – дип сөйләнде санитарка хатын. – Беднең бальнис үде бер калхуд кебек бит ул. Алты сыерыбыд, алты атыбыд бар, үдебеднең умарталык, алма бакчасы... 

Урамда инде караңгы. Авырулар да йокларга яткан. Больница тып-тын. Хастаханә янәшәсендә генә хезмәткәрләр өчен махсус торак  бар икән,  дежур сестра аны шунда урнаштырды. 

– Килгән врачлар, сестралар монда яши. Хәзергә беркем юк. Яңарак кына ике кызыбызны кияүгә бирдек. Бик бәхетле бүлмә бу: эшкә килүләренә ел да тулмый, кияүгә дә чыгып куялар. Безнең Суыксу авылы бик зур бит, егетләр дә күп, кызлар да... 

Арыган-талчыккан Миңзифа үзенә әзерләп куелган бүлмәдә япа-ялгыз калды. 

       Тышта – дөм караңгы август төне. 1962 нче елның 12 нче августы... 

Миңзифа кинәт калтырап куйды: шундый  зур, шыксыз бу йорт аңа бик  куркыныч кебек тоелып китте. Таныш түгел диварлар, шомлы бүлмәләр... Нәрсәдер кыштырдый да сыман... Әллә якында гына кемдер еш-еш сулыш та ала инде? Кыз дерелдәп куйды. Ничә еллар буе көрәшкән, инде җиңдем дип уйлаган теге дошман хис – караңгыдан курку – баш калкытмакчы буламы әллә?  Нишләргә!? Шулай калтырап төн үткәрергәме? Әллә... әллә больницадагы берәр палатага кереп кенә йокларга микән? Ни дисәң дә, анда ялгыз булмыйсың, янәшәңдә кеше булу куркуны баса.  Бәлки, чынлап та шулай итәргәдер? Кинәт урыныннан сикереп торды да үзен оялтырга кереште: 

– Иптәш Гыйздетдинова! Казан медицина институтын кызыл дипломга тәмамлаган врач башың белән куркып утырасыңмы? Эх, син! Куркак куян! Онытма! Син бүгеннән Татар Суыксу хастаханәсенең баш табибы! 

Шулай диде дә «Әпипә» көенә такмаклый-такмаклый биеп тә китте. 

Бас, әйдә, Миңзифа, 

Син басмасаң, мин басам... 

Берәрсе шул чакта качып кына күзәтеп  торса, мөгаен, бу кызый чын-чынлап акылдан язган дип уйлар иде. Андыйлар да булды бит! Тулай торактагы иптәш кызлары баштарак аның бу сәер гадәтенә ияләшә алмый интекте. Соңрак кайберләре үзләре дә «Әпипә»гә тыпырдый торган булып китте. Караңгыдан курку дигән дошманга каршы көрәшергә дә ярдәм итте аңа ул тыпырдап биюләр. Кәефе төшеп, күңелен сагыш басамы, төшенкелеккә бирелә башлавын тоямы, «Әпипә» күңелсез уйлардан арындыра иде. 

– Миңзифа стрессын чыгара! – дип көлә иде иптәш кызлары... 

 

Миңзифа шактый тыпырдады. Бушанып, иркенәеп калды. Әллә кайда еракта, Кәрәкәшледә калган әти-әнисен, туганнарын юксыну тойгысы да басыла төште.  Җәһәннәмдә урнашкан бу авыл да ничектер үз кебек тоелып китте. 

Ул да булмады, берәү ишекне төя башлады. 

– Иптәш Гыйздетдинова! Зинһар, ачыгыз әле! Срочный вызов! 

Дежур сестра икән. Үзе борчылган, үзе кабалана. «Срочный вызов» дигәннәре чыннан та бик срочный булып чыкты: япь-яшь егет асылынган! 

– Исән, исән ул! – ди ата тиешле кеше, яшьләрен сөртә-сөртә. – Күрше егете күреп алып, шул кисеп төшергән... Ясалма сулыш ясый калды... Армиядә үрәткәннәр икән... Динһар... Динһар, коткарыйк инде... Ерак түгел... 

  «Ерак түгел» дигәне Миңзифага йөз чакрым кебек тоелгандыр. Әллә нинди түмгәкләргә абынып, чокыр-чакырларда сөртенеп, төн карасын сөзеп барды да барды ул. Башында гел бер уй әйләнә: «Асылынган кешегә беренче ярдәм күрсәтү... Асылынучыга ярдәм»... Бу турыда күп укылды. Барысын белә дә кебек... Тик аның практикасында бу очрак – беренчесе... 

 Ничә минут асылынып торган икән? Әйтүләре буенча, тиз күреп алганнар... Миңзифа яхшы белә: асылынучы җиде-сигез минуттан артыграк буылып торса,  берничек тә коткарып  булмый. Ә менә муен сөяге  имгәнгән булса, тагын  да яманрак. Нишләргә? Ничек ярдәм итәргә? 

    Армиядән кайтканына әле атна да тулмаган икән егетнең. Күрше егете белән капка төбендә утырганнар. Бауга менәрлек ни турында сөйләшкәннәр? Аннары егет саубуллашып ишегалдына үткән. Иптәше утырып калган. Бераздан  нәрсәгәдер  шомланып, артыннан  керсә... тегесе инде сарай баганасында асылынып тора ди! 

 Бөтен йөзе шәмәхәләнеп бүртенгән егет аңсыз килеш җирдә ята иде. Коткаручы дусты авыздан авызга ясалма сулыш алдырып маташа. 

      – Дәвам ит! –дип кычкырды Миңзифа аңа. – Туктама! Дәвам ит! 

      Үзе тиз генә җирдә яткан  егетнең муен умырткаларын капшап чыкты. 

      «Төзек! Берсе дә сынмаган кебек! Бар да урынында! Димәк, өмет бар! Йөрәге атылып чыгардай булып тибә... Мөгаен, минутына йөз кырыктан да артыграктыр... Ритмы  тигезсез...Эх, саклап калып булса икән бу тиле егетне!»... 

       Кан тамырына тиешле уколны җибәргәч, Миңзифа үзе дә ясалма сулышка тотынды. Авызына мул итеп һава алды да егеткә иелде, тетрәнеп, бер генә секундка катып калды. Егет шундый яшь, бала гына диярлек әле, мыек дигәне дә йомшак төкләрдән тора. 

«Йә Хода! Япь-яшь көенчә мондый адымга нәрсә этәргән? Ап-аек килеш бауга менүнең сәбәбе нидә? Нинди гаделсезлек... һәм акылсызлык...» 

...Реанимация биш сәгатьтән  дә артыгракка сузылды. Егетнең сулыш алуы тигезләште  дип куанганнар гына иде, кинәт... йөрәк тибүдән туктады! Пульс югалды! Йөрәккә массаж  башлады Миңзифа. Бер секундка да тукталырга ярамый! Массаж, тагын массаж… Ниһаять, куркыныч узды сыман. Егетне хастаханәгә  алып кайтып, тиешле уколлар кадалды. Аның йокыга киткәнен көтеп тә шактый вакыт узды әле. 

Суыксудагы беренче таңын асылынган егет янәшәсендә каршылады Миңзифа. Йөрәк тибешен кат-кат тыңлап, сулышын тагын-тагын тикшергәч кенә, бераз тынычланды. 

«Йоклый. Сулыш алуы да тигез».    

 Авыл халкы инде көтү куарга чыккан икән. Миңзифа да үкчәле түфлиләрен кулына тотып, шешенгән аяклары белән яшел чирәмгә сак кына  басып, бүлмәсенә юнәлде. Кайтып керүгә, иң беренче эш итеп, тезләре ертылган  капрон оегыннан арынды. Аякларын күргәч, «ах!» итте: ничә сәгатьләр тезләнеп тору үзенекен иткән, шешенгән, шәмәхәләнеп күгәргән балтырлары сулык-сулык  сызлый иде. 

«Менә сиңа – беренче эш көне!» 

 Ә күңеле күтәренке иде аның. Яшәячәк теге егет, яшәячәк! Үз  акылсызлыгына оялып, Миңзифа Гаязовна белән очрашудан шүрләп, гомер буе «врач апа»сыннан качып йөриселәре алда әле аның. 

«Мин иң беренче пациентыма ярдәм иттем. 13 август, 1962 ел.» 

«Гиппократ дәфтәре»нә шулай дип язып куйды ул. 

Яңа эш көне башланырга төгәл ике сәгать вакыт калып бара иде... 

 

 * * * 

       Суыксу  шактый зур авыл булып чыкты. Дөресрәге, ул ике авылдан тора.  Чишмәнең бер ягында татарлар яши, икенче ягында исә мари халкы үз авылын төзегән. Исемнәре дә ике төрле: Татар Суыксуы һәм Мари Суыксуы. Ә теге тешләрне сындырырлык суы белән танылган  чишмәне марилар памаш дип атый икән. Татар Суыксуында ике йөзләп хуҗалык булса, мари авылында – йөз иллеләп гаилә яши. Икесендә дә – сигезьеллык мәктәп бар, икесенең дә - үз клублары. 

Икенче көнне үк Миңзифа үзенең биләмәләре белән таныша башлады. Зур, агач больницаны утызынчы елларда төзегәннәр икән. Әле дә шактый нык күренә  бина. Дөрестерме-юктырмы, мондагы халык күңелендә шундый ышану яши – агач бинадагы авырулар, таштан салынганга караганда, тизрәк терелә, дип саный алар.   

Егерме биш авыруга исәпләпгән палаталар, шуңа өстәп, бала тудыру бүлеге дә бар, аерым керү-чыгу юлы булган йогышлы авырулар өчен махсус бүлек...  Миңзифага терапевт белгечлеге белән беррәттән гинеколог, педиатр вазыйфаларын да башкарырга туры киләчәк. Бүгеннән ул киң профильле врач. Әле теге алты ат белән алты сыерны да исәпкә алсаң, тезелеп киткән умарталарны, кып-кызыл алмадан сыгылып торган алма бакчасын да кушсаң... 

Больница унсигез авыл халкына хезмәт күрсәтә икән! Бер ай да үтмәде, Миңзифа аларның барысында да булып чыкты. Кайчагында үзенә кучер булырга да туры килә: ат караучы абзый җигеп биргән тарантаска менеп утыра да кулына дилбегәне ала: «На-а-а, бахбай!» 

Авылларның Адай, Урҗады, Татәҗби, Чат, Чынык дигәннәре ярый ла әллә ни ерак түгелләр. Ә менә исемнәре колакка бик ятышлы булып, җырдагыдай яңгыраган Каенлы Җиләк, Чирәмколак дигәннәре Агыйделнең дә аргы ягында ук  икән. Монда инде тарантастан төшеп көймәгә күчеп утырмый чараң юк.  «Агыйделнең аръягында бер энәгә – бер сыер!» – дип такмакларга ярата иде әтисе, Агыйделне барып күрмәгән булса да. Миңзифа менә – күрде! 

Алдан тезелгән график буенча унсигез авылда да профилактик чаралар үткәрү монда инде күптән гадәткә кергән. Суыксу больницасының гомер-гомергә врачлардан бәхете булган. Якын-тирәдә яшәүчеләр Миңзифага кадәр эшләп киткән врачларны хәзер дә яратып искә алалар. 

«Ии-и... Искәндәреф абдый булмаса, әллә кайчан сукырайган  идем. Ул гына күдле итте», – диючеләрне  күп күрде, күп ишетте Миңзифа. 

«Трахоманы җиңгән кеше бит ул Искәндәров абый! Аны эзләп, Мәскәү хәтле Мәскәүдән үк киләләр иде! Киләләр дә, күзле булып кайтып китәләр!» 

Мәскәүдән үк килүчеләр чынлап та булгандырмы-юкмы, әмма Искәндәров абыйның тылсымлы куллары турында әллә никадәр хатирәләр йөри Актаныш-Минзәлә төбәгендә. 

 «Инде үлдем дигәндә, Муза Бакировна гына коткарды бит мине! Шуның аркасында гына исән калдым да әни була алдым!» – ди әнә күпме хатын-кыз. 

 Балалар табибәсе Гөлшат Мостафина дигәннәре исә күпме сабыйны үлемнән коткарган! 

Әнә шуларны ишетә дә Миңзифа,  халык хәтеренең гаҗәеп тирәнлегенә исе, акылы китә. Әнә шул истәлекләр  аңа кышкы бураннарда юлга чыгарга көч-куәт бирә. Утыз градуслы суыкларда, адәм күтәрмәслек олы авыр толыпны иңенә асып, тире бияләйләрен киеп ала да чыбыркысын селтәп җибәрә: 

– На-а, бахбай! 

Яшел тышлы дәфтәрдәге Гиппократ кагыйдәләренең әле берсен, әле икенчесен авыз эченнән генә кабатлап бара Миңзифа: 

   ...Табиб – дәвалый, ә табигать – терелтә... 

    ...Табиб кыюсыз һәм икеләнүчән булырга тиеш түгел, авыру кеше йомшак рухлыларга ышанмый... 

   ...Йомшак рухлыларга ышанмый... 

*  *  * 

 Бәби көтүче хатыннар Суыксу хастаханәсен аеруча якын итә иде, берсе дә утыз чакрымдагы Актанышка барырга атлыгып тормый. Югыйсә анда шартлары да  - шәһәрчәгә якынрак, акушерлары да тәҗрибәлерәк. 

– Әйтмә дә, нитмә дә! Нәмәдәй Актанышта бәбәйләү ди ул! Әни мине үдемне дә Муда Бакировна даманында Суксу бүлнисендә тапкан. Үдебеднең Әлфиякәебед менә дигән! Мәскәүски бырачларга биргесед! 

«Әлфиякәй» дигәннәре үзе дә япь-яшь кыз, медучилище бетереп килгәненә ике-өч ел да юктыр. Әллә нинди сөйкемле сөяге булды шул кызның, «Әлфиякәй»гә әйләнде дә куйды. 

Мондагы халык яраткан, якын күргән кешесенә генә «кай-кәй» ләрен кушып сөйләшә: «Әлфиякәй» дә «Гөлгенәкәй»... Әле кайчакта «Рәсимәкәем», «Фәндиләкәем» дип тә җибәрәләр. 

Хөрмәт иткән кешесен дә үзенчә зурлый  белә безнең халык. Авыл җиренә, бигрәк тә татар авылына, бик үк хас булмаса да, исеме янына әтисенең исемен дә кушып куя  – «Миңдифа Гаядовна» дип дәшә. Монысы инде - кешене ихтирам итү, олылау һәм хөрмәт билгесе. 

 Миңзифа Гаязовна... 

...Гыйнварның салкын бер көнендә әле декрет ялына да чыкмаган яшь хатынның тулгагы башланды. Нишлисең – була торган хәл. Нәни курчактай  кечкенә генә бер сабый туа дөньяга. Үлчәп карасалар, җиде йөз грамм! Уч төбенә сыешлы гына булса да, яшәргә тырышуы, аваз салып, елаплар маташуы тагын үзенең! 

«Килога да тулмаган бит!» – дип өзгәләнә әнисе. –  Яшәр микән?» 

Өмет тулы күзләр Әлфиягә төбәлгән. Әлфия дәшми. Кирәк вакытында бик җитди дә, бик сабыр да була белә ул. Баланы йомшак  җәймәләргә кат-кат төрә дә, кайнар су салынган җылыткычлар белән урап та куя. 

– Тырышырбыз! – ди. 

Искитмәле хәл булды ул! Актаныш больницасы ремонтта чак – баланы анда кабул итмиләр, ә Минзәләгә барыйм дисәң,  җитмеш чакрым юл үтәргә кирәк. Шушы зәмһәрир салкында – бар! – барып кара  Минзәләгә кадәр  ат белән. Суыктан куркып, машиналар туктап калган көннәр лә! Бөтен больница белән тәрбияләделәр сабыйны. Биш кенә граммга артса да, килога үскәндәй куаныштылар. Бала исән калды! 

Апрельнең кояшлы бер көнендә, тып-тып тамчылар тамып, бөреләр яшелләнә башлаган бер мәлдә, сабыен күтәргән яшь ананы озатырга больницадагы бар халык чыкты. 

– Исеме ничек була бу нәни кызның? – дип кызыксынды Миңзифа. 

Ана кеше аңа елмаеп карады. 

– Зифа исемле ул минем кызым... Ул  сезнең янга килер әле... Чәчәкләр күтәреп килер... 

* * * 

«Больницага машина  кирәк! Үз машинасы! Көндез дә, төнлә дә минут эчендә җыенып чыгып китәрдәй транспорт булу шарт!» Иртә-кич шул сүзләрне кабатлады Миңзифа: «Машина  кирәк!» Теге  нәни кыз вакыйгасыннан соң кереп утырды бу уй. Дөрес, колхозда машиналар шактый, гозерең төшкәндә, председатель дә  кире бормаска тырыша. Әмма, соранып йөреп, иң кирәкле моментны кулдан ычкындырсаң? Кеше гомере диләр бит аны! Гиппократ нәрсә дигән әле? 

 «Безгә кыска гомер бирелмәгән, без аны үзебез кыскартабыз!»  – дигән. 

Әйе! Кеше гомере диләр аны! 

...Миңзифаның моңарчы райком кешеләре белән аралашканы юк иде, райком секретарен да трибунадан гына күреп белүе. Җае чыкты тагын үзе: беренче секретарьга ук барып керде. Зур гәүдәле, симез, күз кабаклары шешенгән Сабирҗанов аңа, күзләрен кысып, шактый озак карап торды, авыз читен кыеклап, мыскыллы елмаеп та куйды кебек. Миңзифа бу караштан каушады. Кыз гозерен әйтеп бетерүгә, райком секретаре, кашларын җыерып, бер генә  сүз  ыргытты: 

– Син – кызый! 

– Мин кызый түгел, иптәш Сабирҗанов. Мин – унсигез авыл халкын дәвалаучы Татар Суксуы больницасының баш табибы, комсомолка Миңзифа Гыйздетдинова булам. 

Сабирҗанов, тамагы тыгылгындай, кинәт тынып калды да бала башы кадәр йодрыгын югары чөйде... 

Миңзифа, үзе дә сизмәстән,  күзләрен чытырдатып йомды.   

«Доңңң!!!» 

 Каты төште секретарьның йодрыгы өстәлгә.  Тавышы, диварларга бәрелеп, тәрәзәләрне зеңгелдәтеп алды. Өстәл өстендәге әллә ниләр әллә кая таба очып китте. Кызыбыз күзен ачса,  секретарьнең кара савыты нәкъ аның аяк астына төшеп чәлпәрәмә килгән икән! Миңзифа ап-ак түфлиендәге кара тапка сәерсенеп карап куйды. 

 «Нинди тап ул? Бу түфлине бүген беренче тапкыр гына киюе иде югыйсә.... Әәәә... Кара чәчрәгән икән лә!» 

Кесәсеннән  җитез генә кулъяулыгын алды да, түфлиендәге тапны «ялт» итеп сөртеп тә куйды. Аннан, каушавын сиздермәскә тырышып, нәкъ  Сабирҗановның үзе кебек итеп, аның күзләренә төбәлде: 

– Хушыгыз, иптәш Сабирҗанов! 

Борылды да ишеккә юнәлде. Үтеп барышлый,  пычрак кулъяулыгын чүп чиләгенә ата китте... 

Шул кичне Миңзифа ярты төнгә кадәр хат язып утырды. 

 «Уважаемый Алексей Николаевич!» 

Аннары шактый вакыт уйланып утырды. 

Миңзифа бу хатында райком секретаре Сабирҗановны да телгә алмады, берәүдән дә зарланмады, Ул бары тик унсигез авыл өчен җаваплы булган үз больницасы турында язды, үз профессиясен үлеп яратуы, «Гиппократ анты»на гомер буе туры калачагы турында да  язылды хатта. Хат ахырында тагын бер юл өстәп куюны кирәк тапты: 

«Медицина - поистине есть самое благородное из всех искусств». Гиппократ. 

Конверт тышындагы адрес бик кыска иде: ”Москва. Кремль. Косыгину Алексею Николаевичу». 

     ...Нәкъ ике ай үткәч, Миңзифага Казаннан телеграмма килеп төште: Мәскәүдән  җибәрелгән «Москвич» машинасын килеп алырга кушылган иде. 

     Анысы исә шактый мәшәкатьле эш булып чыкты. Тиешле адрес буенча Казанга барып, яңа «Москвич»ны иярләп кайтачак шоферны табалмый җәфаландылар авылда. Районнан ары чыкмаган,  басу юлыннан гайре җирдә йөрмәгән шофер халкы да шүрли калды: 

 – Казангамы? Ээээ.... Юк, анда баралмыйм мин. Аннары ул «Москвич» дигәненә  утырып та караган юк бит... 

Мәсьәлә шулай хәл ителмичә калды, тагын ниндидер «срочный вызов»ка чакырып алдылар үзен. Миңзифа тагын тарантасына менде, тагын дилбегәне кулына алды. Әйләнеп кайтуына, сөенечле хәбәр җиткерделәр: «Москвич»ны алырга  баручы бер «батыр егет» табылган икән. Яңа гына армиядән кайтып төшкән егет «Москвич» машинасында бер командирны йөрткән булып чыкты. 

Ничәдер көн узгач, төнлә тәрәзә шакыган тавышка уянып китте Миңзифа. Сикереп торса, шаккатты –  кояш чыккан диярсең! – бөтен бүлмәсе – яп-якты! «Москвич» фараларын нәкъ аның тәрәзәсенә юнәлткән икән шаян егет. 

– Үскәнем, Миңзифа Гаязовнаны чакыр әле, – диде ул, ишек ачкан кызга, шат елмаеп. – Күрәсеңме? Косыгин бүләге кайтып җитте бит! 

Каршында басып торган тал чыбыгыдай зифа кызның бөтен тирә-як авылларда хөрмәт казанып өлгергән  Миңзифа Гаязовна булуы аның башына да кереп карамаган, күрәсең. 

 Машинаны шәп йөртә иде егет, машинадан бигрәк, кызның үзен ошатты Самат... 

 

* * * 

   ...Шактый еллар узды. Миңзифа ул елларны бик еш  искә ала  иде. Әнә шул Самат исемле егет белән өйләнешеп гаилә коруларына да күпме гомер үтеп киткән, инде ике уллары да үсеп, егет булып килә. «Шофер егет» дигәнебез гел руль артында булды – хастаханәнең алыштыргысыз шоферына әйләнде. Бергә-бергә узган ул юлларны исәпләсәң – исең китәр. Җәйге челләләрдә, язгы-көзге пычракларда, кышкы бураннарда... Кырык елдан артык... 

Гаилә булгач, төрле чаклар була: ачуланышу, үпкәләшүләр дә читтә йөрми. Саматын бүтәнчәрәк итеп күрәсе килгән минутлары да була аның. «Нигә  болайрак, ә тегеләйрәк түгел ул!» – дип үртәлеп тә куйгалый кайчак. 

– Иии-и... Баланы мин үзем генә дә үстерә алам!Аның өчен ир-ат нәмәгә?! – дигән акылсыз хатыннарны да ишеткәли Миңзифа. Шундый чакта Саматын искә ала да, үзенчә нәтиҗә ясап куя ул: «Ир балага хатын-кыз тәрбиясе генә җитми шул!»  Малайларына чын әти була белде ире. Нинди булса да, ул – ышанычлы. Аңа таянырга була... 

Бер вакыйганы Миңзифаның мәңге онытасы юк. Клубтан Әлфия Авзалова концертыннан чакырып чыгардылар аны. Күрше авылда берәү бәлага юлыккан да, шуңа ашыгыч ярдәм кирәк дип шалтыратканнар. Миңзифа Саматына ым гына какты, тегесе исә, җырчыга әзерләгән чәчәкләрен күршесенә тоттырып, ашыга-кабалана ишеккә юнәлде. 

Әлфиянең кабатланмас моңы аларны озатып калды... 

...Шомырт чәчәк аткан тугайда-а-а-а 

Йөргән идек икәү нур кичеп... 

Авыруның хәле шәптән түгел иде, кичекмәстән операция кирәклеге көн кебек ачык. Тиешле ярдәмне күрсәткәч, машина туп-туры Актанышка юнәлде. Авыруны хирург кулына  тапшырып, кайтуга таба борылганда, ярты төн узган иде инде. Колак төбендә гел теге җыр яңгырый: 

...Шомырт чәчәк аткан тугайда-а-а-а 

Йөргән идек икәү нур кичеп... 

Әнә шул көй дулкынында тибрәлеп, Миңзифа йоклап киткәнен сизми дә калган. Төшендә исә (каян килеп кергән диген, әй!) Самат белән икәүләшеп  чәчәкле тугайда йөриләр, имеш... 

Күзләрен ачып җибәрсә – Саматының иңенә башын терәп, йоклап киткән икән бит! Машина инде әллә кайчан капка төбенә кайтып туктаган, кояш  та шактый күтәрелергә  өлгергән. 

– Нигә уятмадың? - Беренче сүзе шул булды Миңзифаның. 

– Бигрәк тәмле итеп йоклый идең шул... Йокыңны бүләсем килмәде... 

Миңзифа, иренә сыена төшеп, күңеленә кереп оялаган теге җырны көйләде: 

...Шомырт чәчәк аткан тугайда-а-а-а 

Йөргән идек икәү нур кичеп... 

*** 

«Москвич»ын күптән инде бүтән машиналар алмаштырды. Атка утырып йөргән чаклар акрынлап онытыла барды, тик... 

...Тик һаман да шул утызынчы елгы иске агач торак... 

...Көянтә белән су ташып җәфаланучы чыдам санитар апалар... 

 ...Кышкы салкыннарда миченә икешәр-өчәр кат ягып җылытыла торган бүлмәләр... 

      «Үзгәртеп кору» җилләре Татар Суыксуы хастаханәсенә дә үзгәрешләр алып килде – илле урынлы заманча җиһазландырылган ике катлы таш бинага күченделәр. Андагы һәр кирпеч, һәр такта, һәр кадак  Миңзифага шундый таныш  иде. Моның рәхәтлеген, мәшәкатен һәм борчуларын үзе йорт салып чыккан кеше генә аңлыйдыр. Ниһаять, яңалыклар белән уртаклашып, куаныч һәм кыенлыклар белән бүлешү мөмкинлеге дә туды: Миңзифа Гаязовнаны табибларның Бөтенсоюз съездына делегат итеп сайладылар. Мәскәүнең Кремль сараенда узган бу форумда илнең төрле почмакларыннан биш мең табиб җыйналган иде. Шул биш меңнең берсе – Миңзифа! Никадәр яңалык, белем, энергия туплап кайтты ул Суыксуга. 

Форумдагы фикерләр белән уртаклашасы килү теләге аны мәктәпкә әйдәде. 

«Сәламәт яшәү рәвеше» дип язып куйды Миңзифа кара тактага. Форумда күтәрелгән иң зур сөйләшүләрнең берсе әнә шул турыда иде. Ул әйтерсең ак халатлы укытучы! 

– Мин сезгә бүген диктант яздырырга булдым. Үз гомеремдә беренче тапкыр диктант яздыруым. Менә күрерсез, бик кызыклы диктант ул. Әйдәгез, башлыйбызмы? 

«Акыл белән яшәсәң,  гомер – озын ул. 

Сәламәт булып, файдалы һәм бәхетле гомер итәсең килсә, һәр көнең хәрәкәткә бай булсын. 

Көчле буласың килсә – йөгер, 

Матур буласың килсә – йөгер, 

Акыллы буласың килсә – йөгер, 

Сәламәтлек ул – кешенең иң кыйммәтле байлыгы. 

Сәламәт кеше хәерче булса да, иң  бай патшадан да бәхетлерәк». 

Менә, бетте дә! Сез язган бу афоризмнар авторы – медицина атасы бөек Гиппократ... 

...Сөйләшү-аралашулар шактый озакка сузылды. Соңыннан укучылар арасыннан берәү аерылып чыкты да Миңзифага ап-ак чәчәкләр  сузды. 

– Мин дә Зифа исемле, – диде ул, кызарып. 

– Без адашлар икән, – дип елмайды Миңзифа. 

– Минем исемем сезнең хөрмәткә кушылган... Нәни курчакны хәтерләсәгез... Теге... җиде йөз граммлы булып туган курчак... 

Хәтерләмиме соң? Миңзифа кызны кочагына кысты... 

 

(дәвамы булачак)

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    "Ак чэчэклэр" романынын яна варианты!!! Бик зур рэхмэт!

    • аватар Без имени

      0

      0

      Безнен Зифа Гаязовна турында язуыгыз өчен зур рәхмәт. Аны без яраттык һәм хөрмәт иттек, урыны оҗмазта булсын. Үзенә үзе кебек алмаш та калдырды

      Хәзер укыйлар