Логотип
Проза

Африкада өрәңге үсәме?

Юк, еламыйм мин! Тик нигәдер күземнән бертуктаусыз яшь ага... Мин әниемә борылып карадым. Аның да күзләре яшьле...

Дәвамы. Башы: http://syuyumbike.ru/news/proza/afrikada-orange-usame

Туган көнемдә безне бәлеш белән сыйлый ул. Дүрт яшем тулганда да шулай итте. Әлфия апа күрше бүлмәдә генә яши. Безнең тулай торакта күршеләр бик күп. Озы-ы-ын коридор, ике яклап бүлмәләр тезелеп киткән. Барысы да безгә күрше. Әни шулай ди. Әлфия апа инде зу-у-ур апа! «Илле тулып китте миңа», – дип кабатларга ярата. «Гомерем шушы тулай торакта үтте, әле ярый монысы эләгеп калды», – ди. Ире авариядә үлгәч, әшәке абыйлар: «Син үзең бездә эшләмисең», – дип, аны ... «сызганнар». Күз алдыма куллары, аркасы, аяклары гел сызыктан торган Әлфия апа килде. «Ничек ... сызганнар?оМин аңлап бетермәдем.

– Нәрсә белән сыздылар? Фломастер беләнме? Күрсәт әле! – дигән идем, Әлфия апа белән әни бер-берсенә карап көлеп җибәрде. 

– Күрсәт, ди! Сиңа күрергә язмасын, балакаем! – ди Әлфия апа. – Яшь бала белән менә шушы тулай торакта утырып калдым, – ди.

Аның улы инде әллә кайчан үсеп җиткән, «очучы булам» дип, еракка китеп барган. Дамир исемле ул. Самолет тавышын ишетсәм, мин гел күккә карыйм, күзләрем белән шул самолетны эзләп табам, аңа кул болгыйм. Анда Әлфия апаның улы утырадыр, ул безне күрәдер кебек тоела... Дамир абыйның фотосы да бар. Самолеты янында басып тора. Киеме дә, фуражкасы да шундый матур! 

«Шундый зу-у-ур самолет ничек күккә күтәрелә ала икән? Ничек җиргә егылып төшми ул?»

Кайтмый калмас әле Дамир абый. Кайткач, үзеннән сорармын, бәлки, самолетына утыртып та йөрер әле. 

– Дамирдан хат алдым, – ди Әлфия апа, – Бәлки, кайтып та килермен, дигән...
– Абау! – дим мин куркып. – Самолетын кая куярбыз? Безнең ишегалдынамы? Ә сыймаса? Әлфия апа көлә:
– Урын табарбыз! – ди.

... Өстәл янына утырыштык. Әни торттагы шәмнәргә ут кабызды. Шундый матур яналар!
– Йә, Бәйрәм, – ди Әлфия апа, – теләк телә дә, шәмнәргә өр!
– Әни, Африкада яшәүчеләр туган көннәрендә шәмгә өрәләрме?

Әлфия апа кычкырып көлеп җибәрде:
– Үләә-ә-м! Синең бу вундеркиндың әллә нинди сораулар бирә!
– Туган көндә шәмгә өрүне иң беренче кем уйлап тапкан? – дим мин.

Минем әнием шундый: ул бер соравымны да җавапсыз калдырмый. Хәзер дә әз генә уйлап торды да сөйләп китте.

– Аны төрлечә сөйлиләр. Имештер, кү-ү-ү-п еллар элек Греция дигән илдә Артемида исемле ай патшабикәсе яшәгән ди. Кешеләр, аны котлап, ай туган көндә тулган айдай түм-түгәрәк бәлеш пешерә торган булганнар. Ә бәлеш өстендә ай нурларын хәтерләткән шәмнәр яндырып куйганнар, ди... Әнә шул нурлар буйлап һәркемнең теләге күккә күтәрелә торган булган... Менә шундый хикәят... Әллә әкият микән?

Мин күземне шәмнәргә төбәдем. Теләкләрем шундый күп икән бит минем! Кайсын сайларга белми аптырап калам.

«Очучы буласым килә!» Монысы беренче теләк. «Африкага барыр идем!» Монысы – икенчесе! Ә тагын берсе, иң-иң кадерлесе... Анысын берәүгә дә әйтмим әле... Үзем генә белим. Эчтән генә шул теләгемне пышылдыйм. Иреннәрем генә селкенә. Әнием дә, Әлфия апа да минем хыялымны ишетми. Бу – сер. 

Аннары мин шәмнәргә өрдем. Биш шәм дә сүнде, төтене бөтерелеп торды да өскә күтәрелде, таралды. Хыялым да югары күтәрелгәндер инде... Күтәрелә дә... Килер бер көн, минем хыялым, чынга әверелеп, җиргә төшәр! Күктә бит хәзер җир йөзендә Бәйрәм исемле малай яшәгәнен беләләр.
 
* * *
Туган көнемә әнием аквапаркка еллык абонемент алган. 
– Аквапаркка хәзер көн саен барырга була. Теләсәң, бассейнда иртәдән кичкә кадәр йөзә аласың, – ди ул.

Мин «урр-рра!» кычкырып җибәрдем. Димәк, мин һәр көнне суда чума, йөзә алам! Моңарчы без әни белән бассейнга йөрдек. «Атнага дүрт тапкыр, кырыгар минут», – ди иде әнием. Кырык минут – ул шундый аз! Тренер күрсәткән күнегүләрне эшлисең дә үтә дә китә.

«Йөрдек» дидем дә, тагын тынып калдым. Йөрдек без... Мин нигәдер гел шулай сөйләшәм: йөрдек, бардык, килдек... Ә чынлыкта мине бит әни йөртә. Коляскама утырта да, тарта, этә, өстери... «Колясканың бер тәгәрмәче бик җайсыз», – ди әнием. Шул җүнсез тәгәрмәчне әллә ничә тапкыр төзәттереп карады, барыбер файдасы булмады. Әнә, тагын «җайсызланган». Әнием кызарып ук чыга. Эх! Аякларым тыңласа, әнинең тирли-пешә коляскамны сөйрәгәнен карап утырыр идеммени мин? Сикереп торыр идем дә үзем дә этешер идем! Кулларым бик көчле бит минем. Мускулларым да нинди нык. Тукта, тукта! Алай түгел икән лә... Аякларым йөрсә, колясканың бер кирәге дә калмый түгелме соң! Әнием белән икәүләп җитәкләшеп йөгерер генә идек!

О-хо-о-хо-о-о! Бераз башым әйләнеп китте кебек...

Кы-зы-ык! Йөгерү ничек була икән ул? Машинада барганда, муенымны гел җил кытыклый минем. Чапканда да шулай була микән? Мин, кытыкланып, иңбашларымны җыереп куйдым. Ә менә җиргә «дык-дык» басып йөгергәндә үкчәләр авыртмый микән соң? Юктыр, нишләп авыртсын ди. Ә авыртса? Авыртса авырта инде! Мин бер дә зарланмас идем. Чабар гына идем!

О-хо-о-хо-о! 

Йөзәргә мине Зоя Петровна өйрәткән. Өйрәткән дим, чөнки мин кайчан йөзә башлаганымны хәтерләмим дә. Әллә-ә-ә кайчан ук! Бик күптән! «Аяклар ныгысын өчен йөзәргә кирәк!» – дигән врачлар. Әни мине күтәргән дә бассейнга илткән, анда Зоя Петровнага тапшырган. Шуннан бирле йөзәм мин.

Суда рәхә-ә-әт! Аякларымның тыңлаусыз икәнен дә онытып җибәрәм хәтта. Йөзәм дә йөзәм, йөзәм дә йөзәм... Кайчакта минем башыма әллә нинди уйлар килә: «Мин, бәлки, су малаедыр? Шуңа күрә суда йөзәргә яратамдыр. Бәлки, мин үзем дә суда туганмындыр? Кы-зы-ы-ык! Әгәр дә кешеләр суда яшәсә, алар йөзеп кенә йөрер иде... Балыклар кебек... Аякларның кирәге дә булмас иде... Ул чакта мин нәкъ башкалар кебек булыр идем... Бәлки, дуслар да табар идем...

– Бездә бәяләрне тагын арттырдылар...

Зоя Петровна белән әнием сөйләшә.
– Тагын? Күпмегә?

Әниемнең тавышы ишетелер-ишетелмәс кенә, мин ишетмәсен дип, шулай акрын сөйләшә... Ул һәрвакыт шулай: «акча, бәя» турындагы сүзләрне миңа ишеттерәсе килми аның. Ә минем колак – о-хо-хо-о! Әллә ниләр ишетә! Кайчакта әнинең акча җитмәүдән борчылуын, уфтанганын, үзе әйтмәсә дә, сизеп алам мин.

Зоя Петровна ниндидер саннар әйтте. Аңларга бик тырышсам да, төшенеп җитә алмадым, әниемнең күзләре моңсуланып китүен генә тойдым.

– Син хәзер чын тренерга әйләнеп беттең, Алинә, методиканы да яхшы беләсең. Бәйрәм белән үзең дә шөгыльләнә аласың. Кирәк дисәң, мин һәрвакыт ярдәм итә алам... Бәлки, аквапаркта шөгыльләнә башларсыз. Үзлектән... Мин белештем, еллык абонемент юнәтсәң, арзангарак та төшә әле... Андагы бассейн менә дигән! 

Туган көнемә нинди кыйбат бүләк алган әнием – аквапаркка еллык абонемент! 

Бик рәхәт үтте бу туган көн. Кичен әни мине компьютерга өйрәтә башлады. Кайсы клавишка басарга, нишләргә икәнне мин шундук эләктереп алдым. Әнием үзе дә шаккатты. 
– Вундеркиндым минем! – дип кочаклап үпте.

Ул күрмәгәндә, мин ноутбукта бер сүз җыйдым: А-Ф-Р-И-К-А...

Шунда ук филләр, жирафлар, мин зоопаркта гына күргән зебралар экранны тутырды! Кечкенә негр малайларының шат чырайлары шаккатырды! Тәннәре кап-кара, ә тешләре - ап-ак. Үзләре нинди шат! Тик... Тик әтием генә күренми...

Ә иртән без аквапаркка киттек.Аквапарк без белгән бассейнга бөтенләй охшамаган булып чыкты. Мин шаккаттым! Анда нәрсәләр генә юк! Әллә нинди матур агачлар үсеп утыра. Әллә ничә су шугалагы! Бассейннар да әллә ничәү! Берсе – кечкенәләр өчен. Үзе сай гына. Миннән дә кечкенә балалар шунда чупыр-чупыр уйнап йөри. Мин ул якка бер генә борылып карадым. Һи-и-и! Бер тамчы да кызыкмадым үзләренә. Кирәкми! Минем тирән суда йөзәсем килә! 

Шулай дигәч, әнием бер дә каршы килмәде. Ул бит минем ничек оста йөзгәнне белә. Зур бассейнга таба борылдык. Бассейннарның берсеннән икенчесенә күчә-күчә, бөтен аквапарк белән танышып чыктык, шарлавыкта да коендык. Соңыннан рәхәтләнеп туп уйнадык. Икебезгә – бер бассейн! Әллә бик иртә булганга, аквапаркта кеше шундый аз: «Бармак белән санарлык», – ди әнием. Ул ыргыткан тупны мин «ялт» кына эләктереп алам да, кире аның үзенә җибәрәм.« Хоп-п!» та «хоп-п!» 

Бераздан әнием әйтә:
– Бәйрәм, бераз ял итикме?
– Әйдә! – дим мин.

Әнием бассейн янәшәсендәге ятакка чыгып ятты. Үзе ята, ә үзенең күзләре миңа төбәлгән. Гел шулай ул: миннән бер дә күзен алмый. Әллә батар дип курка инде? Минме соң суга батучы!

Мин бит су кешесе! Суны бик яратам! Ә суда ял итү – тагын да кызыграк. Кулларымны як-якка җәям дә, күзләремне югарыга төбәп, рәхәтләнеп ял итәм. Су мине үзе күтәреп тора. Әллә мин шулай җиңел микән? Су өстендә йөзеп йөргән теге алсу туп кебек... Күзләрем аквапарк күген иңли. Шундый биеклек! Анда әллә нинди кызыклар бар кебек. Иң-иң кызыгы, мөгаен, теге яшел һәм кызыл торбалардан төшүдер. Әнә-әнә... Бер малай баскыч буйлап өскә үк менеп китте. Үзе минем кадәр генә... Бер абый белән җитәкләшкән. Мөгаен, әтиседер... Ул малай шундый тиз атлый! Әнә-ә... менеп тә җиттеләр. Күп тә үтмәде, яшел торбадан су өстенә нидер атылып чыкты. И-и-и... Түм-түгәрәк кабартылган көймәгә утырып төшкәннәр икән торба буйлап... Теге малайны әтисе чытырдатып кыскан. Әнә, көймәсе бассейн буйлап йөзеп тә китте.... Бик рәхәттер аларга! Мин үзем дә шул рәхәтлекне кичергәндәй калтыранып куям. Бөтен тәнем чымыр-чымыр итә. Эх! Аякларым йөрсә! Шул баскычлар буйлап югарыга ук менә алсам! Аска кадәр шуып төшәргә бер дә курыкмас идем кебек! Юк, курыкмас идем! Әгәр... Әгәр әти белән булсам...

– Әй, малай!

Карасам, бассейнның сайрак җирендә бер кыз басып тора. Кай арада килеп кергән! Зәңгәр коену костюмыннан үзе, башындагы калфагы да зәп-зәңгәр. Зур да, кечкенә дә түгел ул кыз, нәкъ минем кебектер. Үземә «малай» дип дәшүләрен яратып бетермәсәм дә, кызга җавап бирәм.

– Мин Бәйрәм исемле! – дим.

Кыз көлеп җибәрде:
– Кызык исем! Бәйрәм! Ә мин – Сандугач!
– Сандугач та кызык исем!

Хәзер инде бергәләп көлешәбез.
– Әйдә, туп уйныйбызмы? – ди Сандугач, бассейнда йөзеп йөргән алсу тупка ишарәләп.

Мин «ялт» кына йөзеп тә киттем, тупны алып, чөеп тә җибәрдем. Туп «ә!» дигәнче Сандугач кулына күчте. Аннан – миңа... Аннан – Сандугачка... Тагын миңа... Сандугач белән рәхәтләнеп туп чөйдек. Без шундый тиз дуслашып алдык, хәтта үзем дә аптырап калдым. Дуслар табу бик җиңел икән бит! Ничек моңарчы дусларсыз яши алдым икән? Дуслар белән уйнау ничек рәхәт! 

– Кем остарак йөзә! Әйдә, ярышабыз! – ди Сандугач.

Киттек йөзеп. Сандугач аякларын чап та чоп китерә, су тамчылары чупырдап әллә кая кадәр чәчри. Күренеп тора, аквапаркка беренче генә килүе түгел. Шундый оста йөзә! Әллә ул су кызы микән? Исемә су кызы турындагы әкият килеп төшә. Ул – Су кызы! Ә мин – Су малае! Без – дуслар!

Мин Сандугач янәшәсеннән йөзеп барам. Кулларым шундый тиз хәрәкәтләнә. Йөзгән шикелле дә түгел! Әллә очам инде?! Дөресен әйткәндә, мин Сандугачны узып та китә алам. Тик нигәдер Су кызын калдырып китәсем килми. Су кызы белән Су малае янәшә йөзә. «Дустым Сандугач!» – дип дәшәсем килә үзенә. Дустым! Кара, нинди матур сүз!

Бассейн читендә безнең әниләр басып тора. Алар инде танышып та өлгергән. Сөйләшеп, көлешеп тә алалар, икесенең дә күзләре бездә. 

– Әйдә, Сандугач, тизрәк! Уз аны! Уз! – дип кычкыра Сандугачның әнисе.

Минем әнием дәшми, моңсу елмаеп карап торуын белә.

Сандугачны узмадым мин, бассейн читенә икебез дә бер үк вакытта килеп җиттек.
– Молодец, минем кызым! 

Әнисе Сандугачны аркасыннан чап та чоп сөеп куйды.
– Йә, Сандугач, дустың белән таныштыр инде!
– Бәйрәм! – дим мин. – Минем исемем Бәйрәм!
– О-о-о! Исем шәп синең! Ә мин – Светлана!

Ул миңа карап елмайды. Без бассейнда шактый озак йөздек. Бераздан Сандугачның әнисе югарыга ишарәләде:

– Әйдә, Бәйрәм! Торбадан төшәбез! Киттекме?

Сандугач белән икесе бассейннан чыктылар да туктап калдылар.

Сандугач кул болгый:
– Тизрәк! Тизрәк инде, Бәйрәм!

Алар мине көтә... 

Мине көтәләр...
– Юк... – дидем мин. – Мин монда йөзәм...

Алар китте.

Әнисенең Сандугачка борылып:
– Нинди үзсүзле малай! – дигәнен генә ишетеп калдым.

Үзләре белән бөтен рәхәтне, кызыкны алып китте Сандугач.
– Кайтыйк инде, әнием, – дидем мин күңелсез генә...

Әнием мине бассейннан күтәреп алып чыкты да стена буенда торган коляскама илтеп утыртты. Без киенү бүлмәсенә юнәлдек.

Шул чакта... шул чакта баскычтан менеп баручы Сандугачның әнисе артына борылды! Борылды да безне күреп алды! Кинәт аның кашлары җыерылды, аннан әллә ничек сәер итеп елмаеп куйды ул.

– Карале, Сандугач! Күрәсеңме теге малайны? Инвалид икән бит! – диде ул гаҗәпләнеп.

Аннары, миннән җирәнгәндәй, йөзен чытты.
– Тапкансың уйнар кеше! Аксак малай белән дуслашырга сиңа запрещаю!

Әнием дә, мин дә ишеттек. Әмма дәшмәдек. Юеш чәчемнән агып төшкән тамчылар әллә күз яшем белән буталдымы? Юк, еламыйм мин! Тик нигәдер күземнән бертуктаусыз яшь ага... Мин әниемә борылып карадым. Аның да күзләре яшьле. Ә үзе елмая, елмая әнием!

Минем әнием шундый гаҗәеп кеше инде ул! Яшь аралаш та көлә белә ул!

* * *
Теге биек баскычка барыбер мендем мин. Дөрес, әлегә үз аякларым белән түгел, әлегә – әтием җилкәсендә. Чөнки минем әтием Африкадан кайтты! Зур, көчле әти! Миңа кайтты! Әниемә кайтты!

Минем хыялларым, чынга әверелеп, әнә шулай җиргә төшә башлады. Бөтен хыялларым да тормышка ашачагына ышанам мин. Дамир абый кебек самолетта да очасым бар әле минем.

Менеп җиткәч, түбәнгә карадым да шатлыктан кычкырып җибәрдем:
– О-хо-хо-хо-о-о!

Кемнәрдер миңа борылып елмайды, кемдер күз кысты. Шунда мин Сандугачны күреп алдым! Ул да аквапаркка килгән!
– Са-ан-ду-у-га-а-ач!

Ул мине ишетте! Ишетте дә күтәрелеп карады, карады да елмаеп кул болгады:
– Бәй-рә-ә-әм! Дус-ты-ы-ым!

Фото: Изображение от freepik

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар