Үзе – шкаф, үзе – карават, үзе – өстәл. Йә, табышмакның җавабын кем белә? Сандык ул! Яшь киленнең бар дөньясын сыйдырган бирнә сандыгы! Туган йорт җылысы да сыйган үзенә, күз нурларын түгеп чиккән сөлге-тастымалы, яулык-күлмәкләре, сабын-кершәне дә...