Логотип
Шәхес

НИНДИ УЛ АЛИНА?

Алина Заһитова турында ниләр генә язмыйлар да, ниләр генә сөйләмиләр! Бу көннәрдә аның фигуралы шуу буенча Россия җыелма командасында калу-калмавын тикшерделәр.


Алина Заһитова турында ниләр генә язмыйлар да, ниләр генә сөйләмиләр!
Бу көннәрдә аның фигуралы шуу буенча Россия җыелма командасында калу-калмавын тикшерделәр. Фигуралы шуу буенча федерация башкарма комитетының почетлы президенты Валентин Писеев ачыклык кертте: дөньяны таң калдырган Алина әлбәттә җыелма команда составында!
Ә Алина фанатлары аның Cosmopolitan журналында чыккан фотолары, иньервьюсы турында фикер алыша.
Мин дә ул журналны укып чыктым. Тышлыгында безнең Алина елмая! 
Shiseidoның халыкара амбассадоры, Олимпия чемпионы, барлык турнирларда җиңгән иң яшь Россия фигуристкасы Алина Заһитованың журналист Юлия Черновага җаваплары, бәлки, сезгә дә кызыклы булыр.
- Мин элеккечә үк тренировкаларда, үземне эзлим. Яңа әйберләргә дә тотынып карыйм. Минем рәсемнәр матур килеп чыга. Ләкин ул бары хобби гына. Парашюттан да сикерәсем килә. Тик аның өчен миңа авырлыгымны арттырырга кирәк.
- Пауза алганчы, мин алга томырылып чапкан ат хәлендә идем. Көн саен башка фигуристкалар белән бозда шуабыз. Аралашсак та, якын дуслар булдык дип әйтә алмыйм. Индивидуаль спорт төре бит безнең: һәркем үзе өчен.
- Спорт мине дисциплинага өйрәтте. Күңел ачулы кичәләр минеке түгел, мин анда үземне ничек тотарга белмим! Өйдә әбием белән чәй эчү ныграк ошый миңа!
- Кәефем төшкәнне күрсә, әтием һәрчак киңәшләр бирә. Ул профессионал хоккейчы. Бик күп травмалар да алганы бар. Шундый хәлдә дә бозга чыгарлык көчне каян табадыр ул?! Берчак ул матч вакытында аяк бармагын сындыра, авыртуны баса торган дарулар эчеп уйнавын  барыбер дәвам итә.
- Ике ел элек Олимпия уеннары сезонында минем күчү чоры башланды. Мин дә үсәм, минем куллар да озыная. Аларны каядыр "җыеп кую" бик катлаулы. Бозга чыгасың, ә аяк-куллар әйтерсең бөтенләй башка!
- Бер тапкыр тренировканы ташлап кайтып киттем! Ләкин ул хәл башка кабатланмады.
Холкым җиңелләрдән түгел. Ижаудан минем белән Мәскәүгә күчеп килеп, мин катнашкан барлык шоуларны калдырмый карап барган әбием белә инде! 
- Медальләр яулыйсым килде. Аннары гаиләбезнең Мәскәүгә күчүен бик теләдем. Баштарак бик кысылып яшәргә туры килде: хәтта автобуста барырга да акча җитмәгән чаклар булды. Көн саен Мәскәүнең икенче башына тренировкаларга йөрим: иртән 7 дә китәм, төнлә 11 дә кайтам. Медальләр акча да китерде.
- Җиңелүдән курыкмадым! Ләкин тренировкаларда 100 тапкыр уңышлы килеп чыккан хәрәкәтләрне чыгышлар вакытында башкара алмасаң кәеф кырыла инде. 4 әйләнешле сикерүнең травма ясау куркынычы бар. Алай ул сикерүне башкара алуыма шатланам. Балачакта бозга чыгу да куркыныч тоела иде бит әле. Ә монда судьялар: "Әйдә, карыйк әле, ниләр күрсәтерсең икән?!" - дигән сыман утыра җитмәсә.
- Хейтерлар комментарийларына, тәнкыйтьләренә башта игътибар итмәскә тырыштым. Ләкин уңышсыз стартлардан соң алар артык күбәеп китте. Син шулай итәргә, болай итәргә тиеш дип яза башладылар. Ләкин мин беркемгә дә бернәрсә тиеш түгел! Минем үземнең дә әйбәт чыгыш ясыйсым килә ләбаса! Башта бик үртәлә идем, тренерларым да, әти-әнием дә твнычландырды, бөтен кешегә дә ярап булмый, исең китмәсен диделәр.
- Бүләк уенчыкларны чемоданнарга тутырып,  зур капчыкларга урнаштырып, артык багаж өчен түләп кайту гадәти хәл. Сеңелем Сабина сөенә ул уенчыкларга! Кайберләрен балалар йортларына җибәрәм. Миңа караганда, аларга кирәгрәк ул уенчыклар.
Әзерләде Эльмира Закирова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар