Логотип
Арабыздан беребез

«Үзгәрәсем килә...»

Язманы укыгач, мөгаен, шулай уйлап куючылар булмый калмас. Әйе, беренче мөрәҗәгать иткәнчегә кадәр кирәге юк. Ә аннан... Шопер турында әйтәм.

Миңа аның кирәге юк...

Язманы укыгач, мөгаен, шулай уйлап куючылар булмый калмас. Әйе, беренче мөрәҗәгать иткәнчегә кадәр кирәге юк. Ә аннан... Шопер турында әйтәм. Голливудта барлыкка килгән бу һөнәр менә безгә дә килеп җитте. Шопер-шәхси стилист чынлыкта психотерапевт белән бер ул: берсе – күңелеңнең түренә үтә, анда тәртип сала, икенчесе – гардеробыңда. Шопер кием шкафыңның ишеген ачуга, аның синең тормышта шулкадәр җитмәгән булуын шунда ук аңлыйсың...

Лилия ИСМӘГЫЙЛЕВА – Казанда исеме күпләргә билгеле шәхси стилистларның берсе. «Татарстан–Яңа гасыр» каналында баручы «Мин» тапшыруының эксперты. Аның эш урыны – шәһәрнең барлык сәүдә үзәкләре, бутиклар, шоурумнар... Һәм Казанныкы гына да түгел! Айдар Галимов, Гүзәл Уразова кебек сәхнә йолдызлары: «Ничек киенергә?» – дип киңәш сораган белгечтән шопер һөнәренең үзенчәлекләре турында сорашабыз.

 

Лилия, синең ничек стилист-шопер булып китү тарихыңны ишетәсе килә.

Белемем буенча икътисадчы мин. Казан химия-технология институтының икътисад факультетын тәмамладым. Кечкенәдән җырлап үстем – бу юнәлештә дә үсәргә уем бар иде. Ләкин әни ягы җиңде – ул да бухгалтер безнең. IV курста укыганда кияүгә чыктым. Беренче баламны тапканчы, автосалонда эшләргә туры килде. Ул чакта стилист-шопер сүзенең ни икәнен ишеткән юк иде әле, әмма таныш-белешләрне, дусларны киендерә идем инде. Әлбәттә, бушка. Бу эш ошый иде миңа! «Син бит кием сайлый беләсең, булышмассыңмы?» – дип сораган берәүне дә кире бормадым. Кемдер ябыккан – 100 килограммнан 60 ка калган: бер киеме дә ярамый, икенчеләре фотосессиягә барырга җыена – нәрсә кияргә белми... «Ә нигә син моның өчен аз булса да акча алмыйсың?» – ди башладылар. Бер уйласаң, чыннан да, дөрес: мин бит моңа вакытымны сарыф итәм.

Бала тугач, бу эш белән чынлап торып шөгыльләнә башладым. Казанда андый курслар юк иде әле, мастер-классларга күбрәк Мәскәүгә йөрдем, Беренче канал стилистларына – Марианна Елисеевага, Александр Роговка.

Кемне нәрсә, ә мине матурлык рухландыра! Бу миңа, мөгаен, гаиләдән киләдер. Бер яктан, безнең һәркайсыбыз икътисадчы, әмма шул ук вакытта иҗат кешеләре дә. Балтач районы Көкшәкбаш авылында туып-үстем. Бик кечкенә генә авыл ул. Мин мәктәпне тәмамлагач, безнең гаилә район үзәгенә күченде. Әти гомер буе диярлек районның сөт-май комбинатында өлкән бухгалтер булып эшләде, әмма ул җыр-моңга гашыйк – баянда уйный. Ә әнинең ике югары белеме бар: ул – икътисадчы һәм педагог. Дизайнер курсларын да тәмамлады. Кайда яшәсәк, шунда өебез матур булсын дип тырышты. Матурлыкны күрә дә, таба да, тудыра да белә! Абыйның да (ул инженер-архитектор һөнәрен сайлады), минем дә матурлыкка тартылу – тумыштан. Юлда машина белән барганда туктап, табигатькә яки шәһәрнең берәр матур почмагына сокланып озак карап тора алам. Күз белән яратам! Матур киемгә тартылуны да миндә әни тәрбияләде. Мәктәптә укыганда иң күп күлмәк миндә иде.

Һәр көнне иртәдән кичкә кадәр шушы эш белән мәшгульмен хәзер. Ялым да юк. Улым кайчак: «Әни, син нигә бер дә ял итмисең?» – дип сорый. «Улым, мин көн саен ял итәм!» – дим. Бер яктан, әйе, арыйм: иртәнге сәгать уннан кичке унга кадәр – кибетләр ябылганчы эшлим бит. Икенче яктан – бу эшне яратам: ул минем өчен хобби кебек. Көнгә өчәр клиент киендергән чакларым бар. Айга 90 кеше дигән сүз бу. Ул гардеробның нинди зур булуын күз алдына китерәсезме?! Һәм моның өчен күпме кибет ураганымны! Бер сәүдә үзәге генә түгел, Казандагы бөтен кибетләрне дисәң дә ярый. Фотосессияләргә әзерләү буенча да бик күп мөрәҗәгать итәләр. Анысын күбрәк онлайн эшлим: клиент белән күзгә-күз очрашмыйбыз, алар миңа фотоларын гына җибәрә. Кибеттә киемнәр җыеп калдырам – алар шуннан барып кына ала. Бу очракта элегрәк фотосурәтләр белән мавыгуым бик ярдәм итә. Фотограф һөнәренә декрет ялында утырган чакта укыдым. Сүз уңаеннан, инглиз теле курсларына да шул вакытта йөрдем. Бик иҗади эш ул фотосурәткә төшерү, аннан китәрмен, фотоппаратны ташлармын дип уйламаган идем. Ләкин гаилә, балалар белән авыррак шул: бер сәгать төшергәнеңне төннәр буе эшкәртергә дә кирәк. Ике мавыгуымның берсен сайлау алдында калгач, стилист-шоперга тукталдым. Монысы рухыма якынрак, әмма җиңелрәк дип әйтә алмыйм. Сине ишетсеннәр, аңласыннар өчен психолог та булырга туры килә. Тагын – икътисадчы да: мин клиентка аның акчасын һәм вакытын янга калдырырга булышам. Кибетләрдә нәрсә барын, аларның урынын – кайсы-кайда эленеп торганын беләм. Шуңа күрә клиентыма: «Син андый күлмәкне монда таба алмыйсың, әйдә, фәлән кибеткә киттек, анда ул шул бәягә», – дип әйтә алам. Вакытны беркайчан бушка уздырып, кибетләр буенча эзләнеп йөрмибез: туп-туры кирәк элгечкә барабыз. Һәм ике сәгать эчендә илле меңлек тә, йөз меңлек тә кием сатып алырга өлгерәбез. Ни өчен ике сәгать дим, чөнки клиентны шуннан артык йөртмәскә тырышам. Ул арый, киеп карыйсы килми. Озакка китсә, кием ошыймы-юкмы икәнен дә аңламый башлый.


 

Клиентка яңа образ сайлау нәрсәдән башлана?

Миңа башта аның эчке дөньясын күрергә кирәк. Нәрсә белән шөгыльләнүен, кайда эшләвен, ниләр белән кызыксынуын сорашам. Гардероб базасы кешенең тормыш рәвешенә бик нык бәйләнгән, ул һәркемдә бертөрле була алмый. Кемдәдер бары тик костюм гына, икенче берәүдә – күлмәкләр, өченчесендә – спорт киеме, чөнки ул тренер булып эшли... Кеше белән аралаша башлауга аның образы инде күз алдыма килеп баса: уем белән аны «киендерергә» керешәм. Әйбәт стилист булып җитешү өчен иң беренче чиратта тәҗрибә кирәк. Һәр көнне төрле-төрле фигура белән очрашасың, һәм синең максатың – андагы кимчелекләрне кием ярдәмендә яшерергә ярдәм итү. Кемдер: «Эше бигрәк җайлы. Кибет буйлап йөреп, кешегә матур кием сайлауның нәрсәсе бар инде аның?» – дияргә мөмкин. Модадагы соңгы яңалыклардан хәбәрдар булу, кайсы кибеттә нәрсә сатканнарын белү – нәрсә кияргә икәнен беләм дигән сүз түгел әле ул. Әйткәнемчә, һәр кеше индивидуаль. Бөтен нәрсәне дә исәпкә алырга кирәк: гәүдәсен, буй-сынын гына түгел, чәч, күз, тән төсен дә. Әйтик, алсу төснең әллә ничә төсмере бар, һәм аның берсе тән тиресен – саргайта, икенчесе – кызарта.

Ничек киенүебез күңелебездәге хисләргә бәйле: һәркем кием аркылы башкаларга үзе турында нидер җиткерә. Әйтик, эшлекле очрашуга барасың: әңгәмәдәшеңнең ничек кабул итүен теләр идең? Яки гашыйк булдың, ди, беренче тапкыр якыннан күрешәсез: сөйгән ярыңа ничек күренәсең килә? «Мин бик тыйнак шул, күләгәдә калуны хәерлерәк күрәм», – дияр кемдер. Моның белән килешмим: һәркем кием белән үзе турында «сөйләргә», нидер җиткерергә тиеш. Кайберәүләрне дөрес юлга кертеп җибәрү дә стилист-шоперның бурычы дип саныйм. Әйтик, шактый ачык кием-салым сайларга тырышучылар бар. Андыйларны ябындыру бик авыр. Мондый очракта алтын урталык табарга тырышам: кешенең үзенә сиздермичә генә психолог вазыйфасын да башкарам. Турыдан-туры: «Сиңа җилбәзәк дип караячаклар, шундый тәэсир тудырасың», – дип әйткән чаклар да бар. Әйе, клиентка болай әйтә алам, чөнки безнең арада шактый якын мөнәсәбәтләр урнаша. Башкача була да алмый: кеше синең алда чишенә, барлык кимчелекләрен күрсәтә. Мин кайчак хәтта үземне табиб кебек хис итәм. «Эчем чыгып тора», «бер аягым кыскарак», «күкрәгемнең бер ягы кечкенәрәк» ди алар. Бөтен тормышларын сөйләп чыгарга өлгерәләр!

Стилист клиентның җанын, күңелен үзгәртү белән дә шөгыльләнә. Моның өчен аңа үз сүзеңне ишеттерә белү кирәк. Кайчак башта: «Тәнкыйтьне кабул итәсеңме?» – дип сорыйм. Чынлыкта, миңа килгән кеше аны ишетергә инде әзер.

 

Кемдер аерым бер төсне ярата, тик күп вакыт аның үзенә бөтенләй килешмәгәнен аңламый.

 

Сиңа мөрәҗәгать итү өчен кешенең кесәсендә күпме акча булырга тиеш?

  • Һәр клиент белән очрашкач: «Бюджетыгыз ничегрәк?» – дип сорыйм. Бу миңа беренче чиратта, вакытны чамалау өчен кирәк. Әгәр аңа кышкы кием дә, җәйгесе дә кирәк икән, гадәттә, бер сәүдә үзәге белән генә чикләнмисең, башка кибетләргә, шоурумнарга да китәсең. Һәркем үз бюджеты белән килә, әлбәттә. Ким дигәндә 20 мең кирәк, дим. Бер-ике ел элек «распродажа» вакытында 6 меңгә дә киендергәнем булды: 1 меңгә чалбар, 500 сумга итәк, футболка... Шактый кием җыйган идек. Берьюлы 300 меңгә дә киендергәнем бар. Клиентларым белән Мәскәүгә дә баргалыйм. Анда да килүемне көтеп торучылар бар. Киләчәктә хыялым – клиентларны Миланга алып бару. Аның өчен миңа кибетләрнең кайда урнашканын гына белергә кирәк, ә брендларны онлайн аша карыйм – һәр кибеттә өйдәге кебек йөри алам. Шуңа дә кулымнан телефон төшми – эшем тәүлек әйләнәсе дәвам итә.


 

Хатын-кыз кайсы яшьтә үзгәрү турында күбрәк хыяллана?

  • Клиентларым төрле яшьтәгеләр. Бала тапкач килүчеләр бар. «Моңарчы гел ак күлмәк белән кара итәктән йөрдем. Хәзер тормышым, яшәү рәвешем бөтенләй үзгәрде, нәрсә кияргә белмим», – диләр. Яки, киресенчә, декреттан чыгучылар мөрәҗәгать итә: «Әле бер көн дә эшләгәнем юк. Офиста утырачакмын, кием сайларга булыш», – диләр. «Соңгы вакыт тазардым, үземне яратмыйм. Бәлки, яңа кием аша үземне ошата башлармын», – диючеләр бар. Берничә килограммга артуга, хатын-кызда комплекс башлана. Мондый очракта минем янга күбесе ирләренең киңәше, алар теләге буенча килә.


 

Гардеробка ревизия ясаганда күп әйбер ташлыйсыңмы? Барлык хатын-кызларда да проблема бер үкме: «Шкаф тулы, тик кияргә генә кием юк»мы?

  • Төрле гардероблар була. Мәсәлән, кемдер 20 ел элек базардан шундый күп кием алган һәм: «Тузмаган, әйбәт бит әле», – дип, ул бүген дә һаман шуларны киеп йөри. Клиентның өенә баргач, шкафны тулысынча бушатабыз. «Болар инде хан заманыннан калган», – дип, кайсын бер күчкә өям. 20 һәм 40 яшьләрдәге хатын-кыз бертөрле киенә алмый бит. «Болары инде яшеңә дә, статусыңа да туры килми», – дим. Кыйммәтлерәк кием-салым алу турында сүз бармый. Дөрес киенгән очракта аңлашылмаска тиеш: әллә 1 миллион сум тора ул күлмәк, әллә 1000 сум... Гардеробны бушаткач, исемлек төзибез: нәрсәләр алырга кирәк? Икенче көнне исә кибеттә очрашабыз, яки клиент шул исемлек буенча үзе ала. Гардеробка ревизия ясар өчен бер ай алдан язылырга кирәк: даими клиентлар өчен мин аны онлайн гына ясыйм.


 

Син сайлаган киемнән клиентның баш тартканы бармы?

Андый хәл булганы юк дисәм... Бер очракны хәтерлим. 40–45 яшьләрдәге бер ханым: «Соңгы вакытта шактый тазардым. Нәрсә кияргә дә белмим, булышмассыңмы?» – дип мөрәҗәгать итте. Беренчедән, ул үзен һаман да утыз яшьтә дип уйлый. Яңа трендларны әле кабул итә алмый. Сыланып торган киемнең инде үзенә килешмәвен, элеккечә утырмавын да аңларга теләми. «Барыбер шундыйны киясем килә, ул миңа бара», – ди. Без, әлбәттә, аңа нәрсәләрдер алдык, әмма авырлык белән. Үз яшен, үз фигурасын кабул итәргә әзер булмаучылар сирәк булса да очрый.

Беркайчан беркемне ирексезләгәнем юк: «Бу киемдә үзеңне рәхәт хис итмисең икән, алмыйбыз, чөнки син аны кимәячәксең», – дим. Матур икәнен белсәм дә, әйтәм. Клиент аны киеп чыгарга әзер түгел икән, шкафта эленеп тору өчен генә нигә кием алдыртырга?


Ирләрне миңа күбрәк хатыннары җибәрә: башта үзләре килә, аннары ирләрен кодалый.

 

Кием сайлаганда, гадәттә, нинди ялгышлар ясыйлар?

Кызганыч, киенә белүчеләргә караганда, белмәүчеләр күбрәк шул... Киемгә акча түгүне мәгънәсез эш дип санаучылар байтак. Элек кием-салымга акча күп тотмаганнар, бала-чагага, гомумән, бер-берсеннән калганны гына кидерткәннәр. Кешенең психологиясендә бу әле дә бар. Әмма бүгенге җәмгыятьтә киемгә карап каршы алалар, киемгә карап озаталар. Чынлыкта, кием – үз-үзеңә ясаган иң зур инвестицияләрнең берсе. Әйтик, кемдер әллә кайларга барып белем ала, мастер-класслар уза, әмма киемгә игътибар итми икән, ул барыбер зур уңышларга ирешә алмаячак. Яңа кием алсам, акчасыз калам дип куркучылар бар. Бу күренешне «хәерчелек синдромы» дип атыйм. Чынлыкта, күпме акча туздырасың, шуның кадәр кире керә ул. Гомумән, алган акчаңны өчкә бүләргә кирәк: бер өлешен – үз кирәк-ярагыңа, икенчесен – хәйриягә, өченчесен гаиләңә тотарга. Кирәкмәгән кием-салымны мохтаҗракларга таратсаң да, алар урынына яңа кием кайтачак.

Бездә күпләр ни өчендер җете төсләргә туктала. «Кычкырып» торган, табигатьтә булмаган төсле күлмәк киеп барсам, туйда иң матуры мин булам дип уйлый. Чынлыкта, алай түгел шул... Кара төстән куркучылар күп. Ә бит ул шундый затлы төс! Минем үзем өчен иң төп төсләр икәү – ак һәм кара. «Бу төс миңа килешми», – дип кырт кисәргә ярамый: һәрбер төснең әллә ничә төсмере бар. Кемгәдер шуның салкынрагы, ә кемгәдер җылырагы килешә.


 

Сиңа кемне киендерү җиңелрәк: ир-атнымы, хатын-кызларнымы?

Әлбәттә, ир-атларны. Аларга сумка, алка кебек вак-төяге кирәкми бит. Күбесе очрашуга әйтеп куя: «Киенеп-чишенергә яратмыйм. Бер кибеткә генә керик тә, шуннан бөтен әйберне алыйк. Ничек тизрәк булса, шулкадәр әйбәтрәк», – диләр. Хәер, шопинг ярата торган ирләр дә бар. Андыйлар беренче образны күрүгә: «Карале, мин нинди икән! Әйдә, тагын нинди киемнәрең бар, алып кил», – диләр. Ир-ат бу мәсьәләдә бала кебек: азрак мактап та җибәрсәң, бөтенләй үсенеп китәләр.

Хәер, хатын-кызлар да шулай. Сайлаган беренче образымны күрүгә: «Мондый чалбар миңа ошар дип уйламаган идем», – диючеләр бар. Кайсы, сөенечтән, примерка бүлмәсендә үк кочаклый башлый.


Синең белән очрашканнан соң, тормышым үзгәрде дип әйтүчеләр бармы?

Бик күп! Хәтта икенче көнне үк шулай дип язалар. «Берәүнең дә сүз кушканы юк иде, ә бүген лифтта ук таныша башладылар», – диләр. Яңа киемнән хатын-кыз үзен башкача хис итә бит ул. Күңеле генә түгел, күзләренә кадәр үзгәрә. Тирә-юньдәгеләр исә моңа игътибар итми калмый. «Бүтән синнән башка кибеткә бармыйм. Акчамны гел юк-барга әрәм-шәрәм иткәнмен икән», – дип тә язучылар бар. Кайберәүләр кибеткә кергәч югалып кала: «Мин монда нәрсә карарга белмим», – диләр. «Кечкенә кибеткә генә барыйк, зурларында башым әйләнә. Нигә берьюлы 20 джинсы карарга?» – дип аптырыйлар. Көн саен кибеттә йөреп ияләшмәгән кешегә, чыннан да, стресстыр. Ә стилист белән ул мондый стресс кичерми: ияреп кенә йөри – телефоннан сөйләшеп, эшен эшләп... Нинди матур әйбер күрсә, барысын да алырга теләүчеләр бар. «Нәрсәгә сиңа моның кадәр кием? Соңрак тагын алырбыз», – дип туктатам. Кием бит ул гел яңарып тора.

Бер-ике тапкыр миңа шопингка килүчеләр киемгә башка төрле карый. Үз стильләрен табып бирәм: инстаграмдагы рәсемнәрдән алар аны таный, таба башлый. Нәрсәдер ясарга өйрәнгән кебек, моңа да өйрәнеп була. Кием дә кешене үстерә дип гел кабатлыйм. Тормышын үзгәртә! «Алмыйм, аны киеп барыр урыным юк», – диләр. «Кием булгач, андый урын табылачак!» – дим. «Бу күлмәкне кияргә сәбәп юк», – диючеләргә: «Чөнки синең моңарчы күлмәгең юк иде!» – дип җавап бирәм.

 

Галерея

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк

Хәзер укыйлар